Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 9 page





— Юк, Әнисә, юк. Сез барысын да уйлап чыгаргансыз. Әйдәгез болай вәгъдәләшик: мин кушкан даруларны эчәсез, тәмәкене ташлыйсыз, көн саен саф һавада йөрисез...

— Юк, снимокта ниндидер бер томан бар...

— Томан, Әнисә, һәр снимокта була. Мондый юләр уйларны башыгыздан чыгарып ташлагыз.

Профессор урыныннан торып ишеккә таба китә башлагач, моңарчы бер сүз әйтмичә караватында челтәр бәйләп утырган Кәримә, башын күтәреп (аны да бу палатага күчергәннәр иде):

– Әбүзәр абзый безне санга да сукмый, ә мин тагы, бармакларымның җитезлеген күрсәтим дип, челтәр бәйләп утырган булам. Без фәкыйрьләргә бер җылы сүзегез дә калмаган икән, — диде.

— Кәримә апа фәкыйрьме? — Профессор, иңбашы аша карап, кашларын күңелле генә сикертте.

— И, тагы картайтасыз инде, Әбүзәр абзый. Балаларымны бик сагындым, өйгә кайтасым килә.

Профессор аның кулындагы челтәрне алып карады да бармакларын кыймылдатырга кушты.

— Авыртамы? Менә болай? Яхшы! Ә сез әле канәгать түгел, чая җан. Кичә фабрикагыз белән дә сөйләштем. Путевка бирәбез, дип әйттеләр. Хастаханәдән чыгуга туп-туры санаторийга — грязьгә барырсыз.

Чая хатын аптырап калды һәм күз яшьләрен сөртә башлады.

— Менә мә, менә син аңа җылы сүз әйт, — диде профессор, көлеп.

— Терелтүегез өчен дә мең рәхмәт инде... Тагын путевка. Мария Митрофановнаны да квартиралы иткәнсез икән. Кичә килгән иде, сөенеченнән нишләргә белми, бичаракай.

Әбүзәр абзый тумбочка өстендәге китапны алды. Такташ.

— Моны кем укый, Асияме?

— Соң мин шигырь укымам инде, — диде Кәримә, көлеп. Асияне коридорда Сәлах Саматов белән сөйләшеп торган җирдә күрделәр. Профессор аңа бармак янап узды.

Маһирә ханым профессорны тагын бер яңа авыру янына алып китте. Бу авыру табиб белән сестраны бер генә минутка да яныннан җибәрми, китсәләр, разбой сала, Тютеевка, тагын әллә кемнәргә зарланачагын әйтә, әгәр аңа бер-бер нәрсә була калса, бөтен табибларның башы китәсе, имеш, алай гына да түгел, бөтен дөнья җимереләчәк, янәсе.

— Андыйларга исегез китмәсен, — диде профессор.

– Үзе генә сөйләсә, бер хәл иде. Тютеев та тиргәде. «Күп нәрсәне оныта башладыгыз», — ди.

– Әгәр тагын шалтыратсалар, профессор белән сөйләшегез, дип әйтегез, үзегез сөйләшмәгез.

Алар палата ишеге төбенә килеп җиткәннәр иде. Профессор Маһирә ханым күрсәткән авыру янына утырды, исәнләште.

— Ханзафаров Мөстәкыйм Максутович, илле биш яшь, хезмәткәр, — дип таныштыра башлады Маһирә ханым. — Илле тугызынчы елдан бирле гипертония белән җәфалана. Йөрәк пристубы эштә чакта башланган. Хастаханәдә дүртенче көн, пристубы кабатланганы юк. Электрокардиограмма ике тапкыр алынды.

— Хәзер сез сөйләгез, — диде профессор Ханзафаровка.

— Иң башлап шуны әйтергә тиешмен, иптәш профессор, минем никадәр таләп итүемә, хәтта протест ясавыма да карамастан...

— Шикаятьләр кабул итмим. Хәлегез турында сөйләгез.

Ханзафаров, турсаеп:

— Минем хәлем бик авыр, иптәш профессор, — диде. — Шуңа да карамастан истериямдә должностемны...

— Без сезне эшкә алырга җыенмыйбыз, моның әһәмияте юк.

— Ник булмасын, номенклатурный работникка мөнәсәбәт...

— Бездә бар кешегә мөнәсәбәт бер. Ләкин сез, күрәм, авырмыйсыз, — дип, профессор урыныннан тора башлады.

— Ничек авырмыйм?! — дип кычкырып җибәрде Ханзафаров. — Менә йөрәк ничек кыса, чәнчи... Обкомда чакта кадый башлады.

— Анда бераз борчылган идегезме әллә?

— Беразга гына безнең мыек очы да селкенми, иптәш профессор. Анда ни булганын искә төшерсәң дә...

— Кирәкми алайса. Шуннан туры хастаханәгә озаттылармы?

— Што сез, иптәш профессор. Партийный органда сер бирергә... Өйгә кайткач хатынга: «Аяк астыннан бәлаләр чыгарга тора әле, әллә һавалар аязганчы курортка-фәләнгә барып кайтыйммы», — дигән идем, ул: «Ярты юлда кәкрәясең килсә, бар», — ди. Хатын минем медицинада грамотный кеше, табиблар үзләре дә аның белән бәхәсләшә алмыйлар. Шуннан йөрәк тагын обкомдагы кебек чәнчеп куйды. Ә төнлә уянып китсәм, сулыш ала алмыйм, күкрәкне тәмам каплаган... Хатын — телефонга. Ишетеп торам, тиз булыгыз, хәзер үлә, дип кычкыра. Мин, конечно, тоже шыр җибәрдем..

Профессор тыңлый-тыңлый электрокардиограмма тасмасын кулына алды. Тасмаларның берсен профессор озаграк карады кебек. Ханзафаров тынып калды, җаны табаннарына төшкән хәлдә, Әбүзәр абзыйның йөзен күзәтте. Аңа калса, пленка кара урыннарда профессорның да йөзе караңгылана төшә, пленка агарса, профессорның да йөзе яктыра кебек. Ә кара урыннар пленкада күбрәк! Ханзафаровның аскы ирене калтырый башлады:

– Әллә шул үземе?!

Профессор канәгатьсезләнеп аңа таба борылды: «Кайда ишеткән идем мин бу лыбыр тавышны?» — дип уйлап алды.

— Юрганыгызны ачыгыз, — диде профессор авыруга һәм фонендоскобын колагына җайлый башлады. Ләкин, авыруның күкрәгендә ялангач хатын сурәте күреп: — Ябыгыз бу шакшыны! — диде һәм авыруны күлмәге аркылы гына тыңлады. Аннары, Маһирә ханымга мөрәҗәгать итеп: — Sanus, — диде. — Авыртулар туктамаса, новокаин блогы ясарга мөмкин. Ә сезгә, Мөстәкыйм...

— Максутович...

— Куркырлык, борчылырлык урын юк. Тизрәк тереләсегез килсә, тыныч кына ятыгыз. Онытмагыз, монда хастаханә, сезнең белән янәшә бүтән авырулар ята. Аларны да хөрмәт итәргә, тынычсызламаска кирәк. Эшегез бик мәшәкатьлеме?

— Минекеннән дә мәшәкатьлерәк эш дөньяда бармы икән?! — диде Ханзафаров, берьюлы җанланып китеп. — Снабсбыт! Көне буе колактан телефон төшми. Әле дә ничек телефон трубкасы түзә...

Хәзер профессор танып алды. Солтанморатованың әнисен хастаханәгә салмаган өчен менә шушы абзый да аны телефоннан теткән иде.

— Тәмәке тартасызмы? — дип сорады профессор.

— Көненә бер «Алтынчәч», бер «Шүрәле».

— Диләфрүз, — диде профессор сестрага, — тумбочкадагы барлык «Шүрәле» ләрне, «Алтынчәч» ләрне чүплеккә ташлагыз. Ә аракы белән дуслык ничек? — дип сорады профессор авырудан.

— Чамалы.

— Диләфрүз, карагыз әле тумбочкасын ачып. Снабсбытлар запассыз булмаска тиеш.

Һәм чыннан да Диләфрүз аннан унлап пачка папирос белән бер бутылка коньяк чыгарды.

Хастаханә режимын бозган өчен, профессор Ханзафаровны бик каты кисәтте, әгәр яңадан бер тамчы эчемлек тапсалар да, хастаханәдән бер минут тотмый чыгарып җибәрәчәкләрен әйтте.

— Менә шул, Мөстәкыйм! Моннан соң тәмәке тартмаска, бер тамчы аракы эчмәскә.

— Бөтенләйгәме? — дип куркып сорады Ханзафаров.

– Әйе, бөтенләйгә!

— Ул чагында дөньяда яшәүнең ни кызыгы кала? Үлгәнең артык.

— Менә мин аракы да эчмим, тәмәке дә тартмыйм. Ә үләргә ашыкмыйм. — Профессор урыныннан тора башлагач, Ханзафаровның аскы ирене тагын калтырый башлады.

– Әбүзәр Гиреевич, авырта бит, — диде ул, ялварып. — Сез, зинһар, әйтегез инде аларга, — табибларга ишарәләде, — мине ялгыз калдырмасыннар инде. Яки хатынга дежурить итәргә рөхсәт бирегез. Югыйсә котым оча.

— Ышанмыйм. Сезнең шикелле таштан яралган егет куркырга тиеш түгел.

– Әллә мине беләсезме? — дип шатланып сорады Ханзафаров. — Миңа зур-зур галимнәр килгәли... Буш кайтармыйм.

— Белмәгәнмен. Миңа да өч-дүрт табак түбә калае кирәк иде, — дип, ак мыегы астыннан көлемсерәде профессор. — Түбәне атна саен килеп төзәтәләр, төзәткән саен ярты литр алып китәләр.

— Жуликлар! — диде Ханзафаров. — Менә мин үземнең Йөзмөхәммәтемне җибәрим әле сезгә.

— Зинһар, кирәкми, — диде профессор. — Безгә килеп йөри торган слесарьларның да берсе Мөхәммәт. Йөзәү килсәләр, бөлдереп бетерерләр. Бигайбә. Хатыныгызга дежурить итәргә рөхсәт юк. Бүтән чакта хатыныгызның сүзеннән чыкмагыз, әмма медицинага килгәндә, аның сүзенә колак салмау әйбәтрәк. Табиб белән киңәшкән булсагыз, сез хәзер курортта йөрер идегез.

Соңыннан, кабинетына кайткач, профессор Чибәркәева белән Ханзафаров турында Маһирә ханымга менә нәрсәләр әйтте:

— Чибәркәева ипохондрия[5] белән авырый. Җитмәсә, «футболчылар» кулына эләккән. Кызганычка каршы, авыруларны футбол тубы кебек тибеп йөртүче табиблар бездә очрап куя әле. Күрдегезме, Чибәркәева күпме кәгазь җыйган. Коточкыч бит бу! Хәзер ул үз чирен түгел, кәгазьдәге чирне дәвалауны таләп итә. Һичшиксез, ниндидер рухи травма кичергән, хәзер шуны яшереп маташа. Хәзергә аңа тынычландыра торган дарулар гына бирегез. Ләкин ул безне җәфа чиктерәчәк әле. Бу Асия генә түгел. Асия моның янында алтын. Әлбәттә, холкын әйтәм.

Профессор хаклы иде. Чибәркәеваның хәсрәте бар иде. Моннан ике ел элек аның ире үлә. Ире үлеп ел үткәч, Чибәркәева яшьлегендә күзе төшеп йөргән бер ирне очрата. Ул Мәскәүдән командировкага килгән була. Алар бакчаларда йөриләр, ресторанга кереп утыралар, аннары... гостиницага кайталар. Беркадәр вакыттан соң Чибәркәева буйга уздым дип уйлый башлый, эшендәге иптәшләреннән, өй халкыннан бик каты ояла. Кабаланып табибка чаба. Табиб аңа: «Сез чыннан йөкле», — дип әйтә. Коты очкан Чибәркәева аборт ясатырга йөгерә. Икенче табиб карый да юк сүз дип кире кайтара. Чибәркәева тәмам аптырап өченчесенә бара. Шулай итеп, ул унлап табибка җитә, хатын-кыз авырулары буенча шәһәрнең атаклы профессоры Горшковка күренә. Ул Чибәркәеваны карый да:

— Минем дөньяда бик күп юләр хатыннарны күргәнем бар, әмма сезнең кебек акылсызны һич очратканым юк иде, — ди. Кайтырга, табибларга йөрмәскә куша. — Сез йөкле түгел, — ди.

Чибәркәева өенә кайта, әкренләп тынычлана, ләкин бераздан яңадан шиккә төшә. Очраклы рәвештә ул «Хатын-кызларда рак» дигән темага лекция тыңлый. Лектор ракның симптомнарын бәйнә-бәйнә саный. Чибәркәева аны тирләп-пешеп тыңлап утыра. Икенче көнне рак турындагы брошюраларны җыя һәм үзендә рак симптомнарын эзли башлый. Вәсвәсәгә бирелгән күңелгә ниләр килми. Ул яңадан табибларга чаба, үзенең авыруы турында китапта язылганча сөйләп йөри. Әгәр бу юлы да аңа профессор Горшков шикелле каты куллы бер табиб очрап, юк авыруны эзләп йөрмәгез дип әрләп кире кайтарса, ихтимал, шуның белән Чибәркәева сәламәтләнгән дә булыр иде. Кызганычка каршы, ул, профессор әйткәнчә, «футболчылар» кулына эләгә һәм... йөри торгач, хастаханә койкасына килеп егыла.

— Ханзафаровта да шушы чирнең башлангычы бар, — дип сүзен дәвам итте профессор. — Ләкин ул авыруын уйлап чыгармый, ул чын авыруын зурайтып күрсәтә. Гади агравация. Йөрәгендәге спазмалар бетү белән үк, ул сәламәтләнә башлаячак. Аны Николай Максимович янына күчергәндә яхшы булыр иде. Ханзафаров шикелле тәкәббер бәндәләр кеше сүзеннән бик куркалар.

— Ул чагында «кызыл чалмалы» авыруны бүтән палатага күчерик, — диде Маһирә ханым.

— Юк, ярамый, аны кузгатырга ярамый, ханым. Аның хәтере калуы бар. Ул чыккач.

Кич, аш янында, Фатихәттәй гадәтенчә өй салкын дип зарланырга тотынгач, профессор Ханзафаровның Йөзмөхәммәтен исенә төшерде һәм шул турыда Фатихәттәйгә көлә-көлә сөйләп бирде.

— И Әбүзәр, Әбүзәр, — диде Фатихәттәй аңа каршы. — Бала да бала, син дә бала тормыш мәсьәләсендә. Шундый зур начальник үз кешесен җибәрәм дип торганда баш тарталармыни. Әнә кара, бөтен стена юп-юеш, бармак белән төртсәң, ышкатуры коелырга тора. Шул бетмәс сыйрыстан үзең авырыйсың, Мәдинә бичаракай саулыкка туймый, минем күкрәкләрем чәнчеп тора. Кунак та сызлана башлады. Аннары бу шомлык башы — батареялар... Җылысы юк, суы тама. Иртәнчәк базардан кайтсам, чиләк тулган да идәнгә күл булып су җәелгән. Астагы күршеләр гауга күтәрделәр.

— Иртәгә домоуправлениегә кереп Мөхәммәтне чакырырмын, — диде профессор.

— Ул исерек баштан юньле эш көтеп буламыни? Уклау белән башына кундырасы гына бар.

– Ә йөз Мөхәммәт килсә нишләрсең? — дип елмайды профессор. — Уклау белән генә кыйнап озата алмассың бит.

— Начальнигы юньле кеше булсын. Юньле булса, синең сүзеңә генә карап тормас әле. Мин дә сөйләшә белер идем, — дип сөйләнде Фатихәттәй үзалдына.

Профессор җитдиләнеп китте:

— Юк, Фатихәттәй, килсә дә ишектән кертмә. Әйткән булсын!

— Ярар, миңа боерык биреп утырма, пажалысты. Мин сиңа табиб та, сестра да түгел. Фатихәттәй — вольный казак.

Әбүзәр абзый эче катып көлә башлады.

— Көлмә, — диде Фатихәттәй, кырыс кына. — Беркөнне Мәдинә Яңгураларга йомыш белән җибәргән иде. Өйләренә барып керсәм, таңнар калдым. Күзләрем сукырая дип торам. Ул җиһазлары! Безнеке шикелле сырлы-мырлы тузан оясы түгел, бар да бер очтан, бар да импорт, палированный, көзге кебек ялт-йолт итеп кенә тора. Мин әйтәм, боларга тузан да кунмый торгандыр инде, кунса да бер генә сыпырырлык. Ә безнекеләрнең сырларыннан тузанны сөртә-сөртә җаннарың чыга. Ул китапларыбыз тагы. Аларныкы пыяла шкаф эчендә генә. Ул абажурларын күрсәң! Безнеке кебек тутыгып бетмәгән, калфагы ватылмаган. Кайчан алган идек ул люстраны? Мансур да юк иде әле ул чакта. Пыяласы череп беткәндер.

— Пыяла, Фатихәттәй, мең ел торса да череми.

— Болгар пыяласы гына череми ул, — диде Фатихәттәй, үз сүзен бирмичә. Моннан ун еллар элек ул Болгар хәрабәләрен карарга барып, аннан әллә нихәтле пыяла ватыклары алып кайткан иде. — Инде килеп ул гөлләре, — дип Фатихәттәй дәвам итте: — Безнеке кебек старамодный фикус та микус, пальма түгел, пыяла калфак эчендә генә үсә торган искусственный. Кыягы, тузанын сөрткәндә, кулыңны кисеп бетерми. Көн саен су сибәсе дә юк.

Профессор сәгатькә күз төшерде.

— Булды, Фатихәттәй, сеанс бетте. Аш-суың өчен рәхмәт.

— Аш булсын, — диде Фатихәттәй һәм савыт-сабаларын җыештыра-җыештыра үзалдына сөйләнә бирде: —Начальнигы юньле булса, Йөзмөхәммәте килми калмас әле...

11

Һәркемнең диярлек күңелендә ерак балачактан калган йә берәр бик матур истәлек, йә берәр күңелле вакыйга, йә берәр кызыклы күренеш саклана. Бик озак еллар буенча онытылып, кайдадыр хәтер мәгарәсендә посып яткан ул кадерле истәлекләр беркөн, таң беленгән тын минутларда, кинәт уянып киткәч, һичбер сәбәпсез-нисез кузгалалар да кешенең күңеле әллә нишләп китә, күзеннән татлы яшь бәреп чыга. Әмма кайгы-хәсрәт яше булмаганга, ул йөрәкне көйдерми, бәгырьне телми, кеше, киресенчә, үзендә бер җиңеллек һәм пакьлек хис итә. Бер җире авыртмый, бер җире борчымый, гүя кайдадыр җиһанда йөзеп йөри сыман. Кеше уйга чума, ул хәтерли башлый, очы да, кырые да юк аның хәтеренең... Күзләре ачык, бүлмә эче аз гына яктырган, әмма ул берни күрми, ул кайдадыр бер ямьле болында йөри сыман. Янәшә караваттагы авыруларның авыр һәм борчулы сулышлары, ыңгырашулары аңа ишетелә дә, ишетелми дә. Колак төбендә аның бүтән тавышлар: кемнеңдер назлы иркәләве, гозерләре, челтер-челтер аккан чишмә җыры кебек моңлы музыка...

Бүген таң алдыннан уянып киткәч, Галина Петровна да нәкъ шундый татлы кичерешләр эчендә калды. Әгәр ул табиб булмаса, ихтимал, алданрак та шатланган булыр иде. Ул авыруының җитдилеген яхшы белә, шатланырга ашыкмый, бөтен хисләрен нык тезгендә тота, көче җиткән кадәр тыя иде. Табиб кешегә сер түгел, күп очракта шулай да була: хастаханәгә кергәч, теге-бу даруның вакытлы сихәте нәтиҗәсендә авыруның хәле җиңеләеп киткәндәй тоела, ул инде тереләм, аякка басам дип тора. Шунда чир кинәт элеккедән дә яманрак котырына башлый, һәм котылгысыз үлем үзенең кара эшен эшләп бетермичә туктамый. Аннары һәр чирнең диярлек медицина тарафыннан бүгенгә әле ачылып бетмәгән яшерен мәкерле яклары да юк түгел. Бер карыйсың, медицина теге яки бу чирнең бөтен табигатен, асылын, нечкәлекләрен өйрәнеп бетергән кебек, һәр очрагына каршы чарасы бар шикелле. Икенче карыйсың, шул ук мәгълүм чир алдында медицина яки аның белгечләре көчсез булып калалар, чөнки мәгълүм чир үзенең моңарчы сиздерми килгән яңа бер мәкерле ягы белән кабатланмас җирлектә күтәрелеп чыккан була...

Шундый четерекләрне белгәнгәме икән, табиб авырса, аны дәвалау читен дә, ансат та, диләр. Һәрхәлдә, медицинадан хәбәрдар булмаган кешеләр авыр чирне пошынмыйчарак кичерәләр, чөнки алар табиб әйткән бөтен нәрсәне саф көмеш дип кабул итәләр.

Профессорның яңа диагнозы Галина Петровнаны чиксез шатландырды. Аннары антибиотиклар да сихерле көчләрен күрсәтә башладылар. Галина Петровна үзе дә хәле көннән-көн яхшыра баруын ачык сизде. Җанын зынҗырлап һәм өшетеп торган зәмһәрир салкын боз эри башлагандай булды һәм бетмәс борчу белән генә тулы күңелендә, язгы җылы җилләр исеп киткән чактагыча, үзенә бертөрле шат җилкенү, ашкыну туды. Онытылган хатирәләр яңарып, йөрәктә истәлекләр уянып китте.

Яшь чагында Галина Петровна табиб булам дип һич уйламады. Аңа берни дә кирәкми иде. Алмаш-тилмәшкә ике ситсы күлмәге, чәч үрергә тасмасы, аягына арзанлы ак тапочкасы бар. Уналты-унҗиде яшьлек авыл кызына тагын ни кирәк? Табында ипи, сөт, бәрәңге — авыз тутырып ашыйсың да, дөнья түгәрәк, рәхәтнең чиге юк, телисең икән, болынга төшәсең дә җырлый-җырлый чәчәк җыясың, ак ромашкаларның исәбе-хисабы юк... Ул хөр. Кояш кыздыра икән, кыздырсын, яңгыр ява икән, яусын, җил-буран котыра икән, туйганчы котырсын. Галкага ни, эссе дә, суык та түгел.

Әйе, ул чакта ул Галина Петровна да, хәтта Галина, Галя да түгел, бәлки Галка гына иде, һәм бу исем аңа яшьлекнең иләс-миләс чагы кебек чиксез ошый иде.

Менә шулай син дә бер, мин дә бер дип яшәгән чакларда Галинаның апасы авырый башлады. Ул бик чибәр, бик уңган кыз иде. Эшкә дисеңме, уен-көлкегә дисеңме, җыр-биюгә дисеңме, авылда гына түгел, бөтен тирә-якта аның тиңе юк иде. Менә шул чәчәк кебек апасы бер заман күз алдында кибә башлады. Баштарак мәхәббәттән саргая дип гайбәт саттылар, аннары күз тидерделәр, боздылар дип сөйләделәр. Галина да, шул сүзләргә ышанып, кемнәрдәндер үч алу тойгысы белән яшәде.

Беркөнне, җәйге таң атып килгәндә, апасы Галинаны йокысыннан уятты.

— Галка, Галка, карале, су буйлары нинди ямьле, — диде ул, ачык чолан тәрәзәсеннән караган килеш.

Галина йокылы күзләрен тырнап тәрәзәдән бакты: су буенда таллыклар арасында алсу-ак томан йөзә, елга аръягындагы тау башына салынган тегермәннең канатлары күренә. Әнә өскә таба баскан канатының очы яктырып китте, әнә карт өрәңгенең ябалдашы да алтынсуланды — кояш чыга башлады, һава яңа сауган сөт кебек җылы да, бал кебек татлы да.

— Галка, әйдә кешеләр тормас борын буага төшеп коенабыз, — диде апасы. — Хәзер су тонык... Мин төш күрдем. Төшемдә буада коендым, имеш. Коенып чыксам, бер җирем дә авыртмый, бер чирем дә калмаган, элекке кебек тап-тазамын, имеш.

Һәм алар апалы-сеңелле буага төштеләр. Әрәмәлектә өздереп-өздереп сандугачлар сайрый иде. И сайрыйлар да инде былбылкайлар! Берсеннән-берсе моңлырак, берсеннән-берсе дәртлерәк сыздыралар.

Юл ераграк булдымы, сандугачлар үзәген өзделәрме, буага барып җиткәнче, апасының хәле китте. Ул бер карама төбенә сыгылып утырды да хәсрәтле тавыш белән:

— Галка, син үзең генә коен инде. Мин сиңа карап кына утырыйм, — диде.

Әллә үтә гамьсез иде инде ул чакта Галина, әллә апасына яхшылык итәм дип белепме, тотты да суга керде. Көзге кебек шоп-шома, тып-тын һәм салкынча суда коенуның рәхәте гомергә онытылмаслык икән. И йөзде, и чумды, ак балык кебек җан рәхәте белән уйнады Галина.

— Апа, апа, син дә коен! Рәхәт, апа бәгырем, рә-хәттт! — дип кычкырды ул, тын су буйларын яңгыратып.

Судан чыгып, юеш тәненә юка күлмәген кигәч, Галина, бөрешеп, дер-дер калтырый башлады. Апасы аны кочты да колагына пышылдады:

— Галочка, минем өчен дип тагын бер тапкыр су керәсеңме? Төшемә тикмәгә генә иңмәгәндер бит. Югыйсә үкенечкә калыр.

Галина апасының күзләренә карады: аның саф зәңгәр күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде.

— Апа бәгырем, бер түгел, ун керәм, терел генә...

Кинәт апасы аның күкрәгенә капланып үксеп елап җибәрде.

— Галка, син быел унны бетерәсең. Медицина институтына укырга кер, доктор бул. Мине дә, минем кебек бүтән бичараларны да дәваларсың, — диде ул, елап туйгач.

Апасы Галинаны ант иттермәде, ләкин Галина, апасына биргән вәгъдәсен иң изге ант дип, шул ук елны көзен медицина институтына укырга китте. Ләкин ул җәйге каникулга кайтканда, аның сөекле апасын җирләгәннәр иде инде...

Менә шушы алсу-ак томанлы иртә, сандугачлы әрәмәлек, тып-тын буа һәм үзенең шунда ак балык кебек уйнап су керүләре бүген таң беленгәндә Галина Петровнаның исенә төште. Апасы да исән, имеш. Аңа рәхәт булып китте. Әйтерсең яңа гына буадан коенып чыккан да бөтен тәненә, бөтен тамырларына савыктыргыч көч таралган. Урыныннан торса, йөгереп йөри башлар кебек. Бүтән вакытларда апасын сагынса, аның күңеле сагыш белән тула торган иде, бүген сагышы да юк кебек, барын бар да, бик җиңел, борчымый торган сагыш кына.

Date: 2015-12-13; view: 499; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию