Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 10 page





Ә тышта көн туа. Яктылык арта барган саен, Галина Петровнаның күңелендә урыннан тору, тәрәзәдән карау теләге дә үскәннән-үсте. Моңарчы мондый көчле теләк аның күңеленә килми торган иде. Күрәсең, бу да терелә башлауның бер билгеседер. Күңел күп нәрсәне алданрак сизә бит.

Аксинья Алексеевна һәр көн иртәнге сигездә кояш кебек ялтырап килеп җитә. Бүген дә нәкъ шул минутта палата ишеген ачты. Урамда шактый суык, ахрысы, карчыкның борын очы кызарган, күзеннән яшь чыгып, җыерчыклары арасында кысылып калган.

— Менә Фатихәттәй белән Мәдинә Идрисовна сиңа бик тәмле мүк җиләге кесәле җибәрделәр, — диде ул, сумкасыннан пыяла банка чыгара-чыгара.

— Бик рәхмәт инде, — диде Галина Петровна. — Син, Аксинья Алексеевна, әйтер идең, бу кадәр мәшәкатьләнмәсеннәр иде инде. Болай да аларга никадәр бимаза тудырдык.

— Киң күңелле кешеләргә, Галиночкам, мәшәкать мәшәкать булып тоелмый. Тар күңеллесе юк мәшәкатьтән дә зар елый. — Аксюша түти җиңнәрен сызгана башлады. — Әле юынмагансыңдыр бит?

— Буада су кердем, — дип елмайды Галина Петровна. Аксюша түти аңа карап алды да бөтен йөзе белән елмайды:

– Әйтәм йөзләрең алсуланып киткән... Төш күрдеңмени?

– Әллә төш иде, әллә өн иде — белмәдем.

— Алайса, ванна керәсең килгән икән, — дип нәтиҗә ясады Аксюша түти. — Маһирә Хәбировнага әйтеп карармын, рөхсәт итсә, бүген юындырырбыз.

— Юк, бу башка сәбәптән.

— Башкаданмы, юкмы, күңел белән тән бергә инде алар...

 

Профессорның обходыннан соң Чибәркәевада да ниндидер үзгәреш сизелә башлаган иде кебек. Ул инде килгән көннәрдәге кебек минут саен көйсезләнми, шик-шөбһәләрен бөтен палатага кычкырып әйтми, елаулары да кими төште. Табиблар килеп керсә дә, ниндидер афәт көткән кебек, сагаеп һәм чиксез киеренкелеккә бирелеп утырмый башлады, кайчакта хәтта йөзендә зәгыйфь кенә булса да елмаю да чагылып ала иде. Моны күреп Маһирә ханым да куанды. Аны бигрәк тә Әнисәнең йоклый башлавы шатландырды, — бу инде терелү башы. Ләкин Чибәркәевна әле һаман да аяк астында каты җир сизми, һаман шикләнә, һаман миңа дөресен әйтмиләр дип вәсвәсәләнә иде. Табиблар да ялгыша ич. Әнә Галина Петровнага нинди диагноз куйган булганнар бит.

Чибәркәева чын дөресен сестралар гына әйтсә әйтер дип уйлап ята иде. Иң элек ул Диләфрүз белән сөйләшергә булды. Бердән, бик йомшак күңелле кыз, аннары, үз кешебез. Ләкин Диләфрүз Чибәркәеваның сорауларына «белмим» дип кенә җавап бирде. Ачуы чыккан Әнисә:

— Йөрисез шунда сарыклар шикелле. Колакларыгызга ком тутырганмы әллә, — дип тиргәргә тотынды, шәфкатьсез, вөҗдансыз дип гаеп такты.

Әмма Диләфрүз, гаҗәп бер тынычлык саклап:

— Белер-белмәс лыкылдап, сезне борчуга салсам, шул вөҗдан эше булыр идемени, Әнисә апа, — диде.

— Юк, син беләсең, түлке сезне әйтмәскә өйрәтәләр... Мин бит үзем өчен генә сорыйм... беркемгә дә әйтмәм, Диләфрүз, — дип ялынды Чибәркәева.

Шуннан соң да бер сүз әйтмәде бит. Ә башка сестралардан Чибәркәева сорап та тормады. Әллә табиблардан берәрсенә сүз кушып караргамы? Аларның да шәфкатьлеләре бар ич.

Беркөнне кич белән Әнисәләр палатасына Сәлах Caматов килеп керде. Кәефе дә яхшы, ахрысы, гел көлеп, шаярып сөйләшә.

Чибәркәева шунда ук Саматовтан:

— Профессор минем бер чирем дә юк дип әйтте. Алай булгач, мине нәрсәдән дәвалыйсыз соң? — дип, хәйлә белән сорады.

— Кайберәүләрне юләрлектән дә дәваларга туры килә, —дип җавап бирде Саматов, көлеп.

— Мин юләрмени? — дип калтырап китте Чибәркәева.

Саматов Асия белән шаярып сөйләшүен дәвам иттерде. Хәтере калган Чибәркәева стенага таба борылып ятты.

Бераздан аның пышык-пышык елавы ишетелә башлады. Саматов, шактый дорфа итеп:

— Нәрсә стенаны юешләтеп суган суы агызасыз, — дип ачуланды. — Өегезгә кайткач, туйганчы еларсыз әле, монда авыруларны борчымагыз.

Чибәркәева кинәт Сәлахка таба борылды. Аның йөзе кыйшайган, күзләре зәһәрләнгән иде. Әрнеп, ярсып кычкырды: — Чыгып китегез, чыгып китегез! Сез табиб түгел!

— Сезгә табиб кирәкми дә, — диде Сәлах һәм, Асияне дәшеп, палатадан чыгып китте.

Галина Петровна аларның сүзләрен аңламаганга ни дип әйтергә дә белмәде. Кәримә бу вакытта палатада юк иде. Чибәркәева яңадан көйсезләнмәгәч, Галина Петровна да тынычланды. Әмма Әнисәне әйтерсең яшен суккан иде! Ул кич буе өнсез ятты. Төне буена йокламады, икенче көнне дә сөйләшмәде, ашын ашамады. Хәтта әллә ничә тапкыр янына килеп киткән Маһирә ханым һәм Диләфрүз белән дә сөйләшмәде, «җанымны кыйнамагыз!» дип кырт кисте. Йөзе, иреннәре таш булып күгәреп каткан иде шикелле аның.

Кеше еласа, ыңгырашса, әрләшсә, артык куркыныч түгел, чөнки ул шушы юллар белән нәрсәдер даулый, нәрсә өчендер тартыша, көрәшә. Әмма әгәр ул көннәр буе авызыннан бер сүз чыгармыйча стенага карап тавыш-тынсыз ятса, бу инде хәтәр, бу инде аның өмет өзүе, эчтән сына башлавы дигән сүз. Күздән яшь агызмый торган сызлану кешенең бүтән әгъзаларын елата, дип медиклар юкка гына әйтмиләр шул.

Чибәркәева икенче көнне кич белән генә урыныннан торды. Чәче тузгыган, күз карашлары әллә нинди сәер, үзе чайкала иде. Ул стенага тотына-тотына гына коридорга чыкты. Бераздан кире әйләнеп кайтып яңадан урынына ятты һәм таңга кадәр керфек какмады. Ул тәмам каралып бетте. Маһирә ханым, аның бу хәленнән борчылып, психиатр алып килде.

Иртәгесен якшәмбе көн иде. Чибәркәева һаман сөйләшмичә ята бирде. Тик палатада Галина Петровна белән Аксюша түти икәү генә калган аулак минутта ул карчыктан:

— Маһирә Хәбировна алып килгән сары чәчле табиб кем иде? — дип сорады. — Психиатрмы? Аксюша түти аны төрле иркә сүзләр белән тынычландыра башлагач, Әнисә, тагын да гасабиланып:

— Мин хәзер аларның берсенә дә ышанмыйм, алар мине алдыйлар, алар мине юләрләр йортына озатмакчы булалар, ләкин мин юләр түгел, түгел! — дип кычкырды.

Галина Петровна юата башлагач, Әнисә, аңа таба борылып:

— Ax, юанмас күңелне юатмагыз инде, — диде. — Сезне, ичмасам, дәвалыйлар, ә мине кем карый?!

— Шул ук табиблар, Анфисочка, шул ук табиблар, — диде Аксюша түти.

— Ax, сөйләмәгез инде, ичмасам. Сукыр түгел бит, кемне ничек дәвалауларын күрмиммени...

— Күңел күзе күрмәгәч, маңгай күзе — ботак тишеге, — диде ишектән килеп кергән Кәримә.

Чибәркәева тагын стенага таба борылды һәм тынып калды. Көндез аның янына пешкән алма кебек куырылган битле бер карчык килде. Палатада Асия китап укып утыра иде, карчыкны күргәч чыгып китте.

— Бу кызыйның кай төше авырта? — дип сорады карчык, Асия артыннан чытык йөз белән карап калып.

— Бер җире дә авыртмый, бурсык кебек череп йоклап ята, — дип җавап бирде Чибәркәева. — Китердеңме?

— Сорагач, ничек китермим ди. Бишбалтадагы үләнче хатыннан үзем барып алдым. Докторлар кулындагы кешегә бирмим, дип кырт кисте. Мин алдалап алдым, өйгә кайтты инде, дидем. Яңа бистәнең Камали мәзин хатыны Кәүсәрияне белә торгансыңдыр бит? Шул да синең кебек зәхмәткә тарыган булган. Бер табиб та терелтә алмаган үзен, үлә дип әйткәннәр. Шул трабницаның даруын ике генә эчкән идем, ди, йөгереп йөри башладым, ди. Үзем күрдем, чиертсәң, битеннән кан чыгарга тора, шундый тазарган. Шул Кәүсәрия әйтә, беренче көнне әзрәк авыррак була, ди, чыдасын, курыкмасын, ди.

— Мин бик бетеренгәнмени? — дип сорады Әнисә.

— Көзгең бардыр, шәт, кара... Тик, Әнисә кызым, әйткәнем булсын, кеше-карага күрсәтмичә генә эч инде. Дус бар, дошман бар дигәндәй. Күршеңнең түбәсе тишек түгелме?

— Ул безнеңчә аңламый. Палатадагылар әллә инде тоймадылар, әллә тоеп та әйтмәделәр. Ә Диләфрүз иртән палатаның ишеген ачып керүе булды:

— Бу нинди ямьсез ис? — дип сорады һәм шунда ук тумбочкаларны тикшереп чыкты. Чибәркәеваның тумбочкасыннан бер шешә табып иснәде дә борынын җыерып алды. — Кайдан бу шешә?

Әнисә Диләфрүз кулындагы шешәне тартып алмакчы иде, Диләфрүз кулын яшереп өлгерде.

Хастаханәдә авыруның им-том суы эчеп ятуы гадәттән тыш бернәрсә булганлыктан, бөтен дәвалаучы табибларны аякка бастырды, Маһирә ханым борчылып килеп җитте. Баш табиб шундый ачуланды, авыруны бүген үк өенә кайтарып җибәрергә боерык бирде. Сестраларны, санитаркаларны тиргәде.

Әмма Чибәркәеваны хастаханәдән чыгару аны күрәләтә һәлакәткә этәрү булачак. Әнисәнең гаебе чамадан тыш булса да, профессор Таһиров Алексей Лукич белән килешә алмады. Ул, Әнисәне килеп әрләгәннән соң, баш табибны боерыгын кире алырга күндерде.

Михальчук кулын селтәде:

— Сез, Әбүзәр Гиреевич, үз башыгызга үзегез бәла аласыз. Ул-бу булса, безнең баштан сыйпамаслар. Ә чыгарып җибәрсәк, безгә берәү дә бер сүз әйтмәячәк. Законы бар. — Әйе, сүз әйтүче булмас, законы бар, — диде профессор, уйчан гына. — Әмма вөҗданыбыз каршында ни әйтербез? Иң зур судья алдында ни дип җавап бирербез, Алексей Лукич?

Табиблар ачуланганда, Чибәркәева аска карап бер сүз эндәшмичә утырды. Аның бөтен кыяфәте, чыгарсагыз чыгарыгыз, миңа барыбер, дип әйтә иде шикелле. Диләфрүз белән хәзер ул бөтенләй сөйләшми, тик бер генә тапкыр аңа, мыскыллап:

— Сиңа бу батырлыгың өчен медаль бирерләр инде, — диде.

Диләфрүз бик нык гарьләнде, рәнҗеде, әмма авыру белән сүзгә килмәде, тик дежуркага чыккач кына елап алды.

Бер атна вакыт үтте. Чибәркәева сөйләшмичә тын ятты, ләкин күп ашады һәм шуңа күрә аз гына тазара да төште кебек. Моны ул «кара дару» сихәте дип уйлады һәм тагын соратып алды. Аның үз передачаларын карап керткәнгә, бу юлы шешәне аңа икенче бер авыру аркылы бирделәр. Төнге унберләрдә ул бәдрәфкә чыкты, йөзен чытып «дару» ны эчте һәм шунда ук авызын су белән яхшылап чайкады, шешәне форточкадан тышка атып бәрде. Аннары палатага кайтып, караватына ятты. Бүтәннәр барысы да йоклыйлар иде инде.

Тышта давыл котыра. Тәрәзәләр дегет кебек кап-кара, күрәсең, урам утлары да янмый. Кайдадыр коридорның аргы башында кемдер сузып-сузып ыңгыраша һәм бөтен хастаханә дерелдәп киткәндәй була.

Санитаркаларның кайсыдыр коридор утларын да сүндереп китте. Бераздан ярым караңгы коридорда бөкре кара шәүлә арлы-бирле йөренә башлады. Бу Исмәгыйль иде. Төн аның өчен әйтеп бетергесез тоташ газап. Ул, пристубы аяктан екканчы, шулай берүзе йөри дә йөри. Халатын кими, иңнәренә дә салмый, ничектер шәл сыман итеп ябынган була. Шуңа күрә ул ниндидер күз күрмәгән коточкыч бер җанварга охшый.

Чибәркәеваның эче борып-борып авыртырга тотынды. Бераздан тәмам яна, актарыла башлады. Чибәркәева бик курыкты, үлемем килде, дип уйлады. Бөтен хастаханәгә ишетелерлек ачы тавыш белән кычкырып җибәрде.

Бүген сестралардан Лена эшли иде. Ул, тавыш кубарган өчен, Чибәркәеваны аз гына әрләп тә алды.

— Ут кабызыгыз, ут! — дип кычкырды Чибәркәева. — Мин караңгыда куркам.

Лена, үзе генә тынычландыра алмагач, дежур табибны чакырырга китте.

Сәлах Саматов кем беләндер телефоннан бик күңелле сөйләшеп утыра иде. Ул әледән-әле кычкырып көлә, кайчак тавышын әкренәйтеп, трубканы учы белән ышыклап, ниндидер серле сүзләр әйтә һәм тагын көлә иде.

Лена ишекне яртылаш ачып, Чибәркәеваның бик көйсезләнүен әйтте.

— Ярар, хәзер барырмын, — диде Сәлах, үзе телефоннан сөйләшүен дәвам иттерде. Ләкин ишек ачык булганга, Чибәркәеваның кычкыруы монда да ишетелә иде. Саматов трубканы куйды да урыныннан торды.

– Ә сез нигә йокламыйсыз?! — дип җикеренде ул коридорга чыккан берничә авыруга. — Бер юләр акыра, унлабы тыңлап тора. Палаталарга!

Чибәркәева мендәренә капланып үкереп елый иде. Саматов керү белән аны да сүгеп ташлады.

— Минем үләсем килми, үләсем! — дип кычкырды авыру. — Профессорны, Маһирә Хәбировнаны чакырыгыз.

— Бу нинди ис? — дип, Сәлах кинәт аңа таба иелде. — Тагын үлән? Ул исерек, — диде Саматов сестрага, — әгәр тагын акырса, изоляторга чыгарып ябыгыз.

Сәлах үз кулы белән утны сүндерде дә палатадан чыгып китте.

Төнге өчләргә кадәр Чибәркәева тавышланмыйча ятты. Бервакыт ачык ишек турысында яңадан Исмәгыйльнең кара күләгәсе күренә башлады. Башта аның кыштыр-кыштыр атлавы ишетелә, аннары кара күләгәсе сузыла. Тора-бара бу кара күләгә Чибәркәевага өрәк булып тоела башлады. Ул сикереп торып утырды һәм, кычкырып җибәрмәс өчен, юрганы белән авызын каплады. Ә күкрәге ярылырга җиткән, эче яна. Изоляторга чыгарып япмасыннар өчен генә түзеп тора иде ул. Ләкин чыдый алмады, кинәт «а-а-а!» дип сузып кычкырып җибәрде. Нәкъ шул минутта коридорда нәрсәдер дөбер-шатыр килеп бәргәләнә башлады. Күрәсең, Исмәгыйльнең пристубы башланды.

Тавышка Галина Петровна да уянды. Ул күзен ачканда, ак күлмәкле Чибәркәева караватына басып стенага сөялгән иде. Кинәт ул чүгә башлады һәм, яртылаш чүккән килеш бераз торгач, лып итеп авып төште.

Галина Петровна башта саташам дип торды. Аннары кабаланып мендәр астыннан сигнал уты тоткычын эзли башлады. Әллә кая гына тәгәрәгән, һич табар хәл юк. Ниһаять, тапты, сигнал бирә башлады. Әмма барысы да Исмәгыйль белән мавыкканга, тиз генә игътибар итүче булмады. Аннары Лена йөгереп килеп ут кабызды һәм шунда ук йөгереп китеп тә барды.

Әнисә Чибәркәева үлгән иде.

13

Бөтен хастаханә күңелсезлеккә чумган. Санитаркалар, сестралар, табиблар барысы да аска карап, сүлпән генә йөриләр, чырайлары караңгы, шыпырт кына сөйләшәләр. Гадәттә Диләфрүз үзенең җил-җил йөрүләре, шәфкатьле елмаюлары белән палаталарга җан рухы, боек күңелләргә дәрт өрә торган иде. Бүген ул да күләгә шикелле генә атлап үтә. Озын керфекләрен күтәреп берәүгә дә карамый, әйтерсең нурлы күзләрен кайгы пәрдәсе каплаган. Авырулар да тынып калганнар — аларның уйларында һәм күңелләрендә бу минутларда ниләр барын кем генә әйтә алыр икән? Хастаханә эче тып-тын. Кайда булса берәр әйбер төшеп китсә яки ауса, бөтенесе сискәнеп куялар.

Хастаханәдә мәет бар...

Тышта караңгы, салкын. Күгелҗем кара болытлар кояшны каплаган, җил агачларның шәрә ботаклары арасында сызгыра. Аның улавы бөтен палаталарга ишетелә һәм авыруларның күңелләренә тагын да тирәнрәк шом сала. Аларның түшәмгә текәлгән күз карашлары авырая, караңгылана. Мондый чакларда кешеләрнең күзләренә карамау яхшырак, алар бары тик үз уйлары, үз кайгылары белән генә калганнар, бүтәннәрдән алар бу минутта бернәрсә дә үтенмиләр, дауламыйлар.

Алексей Лукич кабинетында иртәнге планерка бара. Табиблар Чибәркәева үлгән вакытта дежурда булган Сәлах Саматовның аңлатмасын тыңлыйлар. Ул бернәрсә дә булмаган шикелле, бик җиңел итеп, исе китмичә сөйли, бөтен гаепне авыруның үзенә аударып калдырырга тырыша, әгәр ул үзе юләр булмаса, бер кисәткәннән соң да үлән эчмәсә, бу хәл булмас иде, ди.

— Ни өчен сез авыру йөрәге ярылып үлгән дип әйтәсез? — дип сорады Әбүзәр абзый, Саматов сөйләп бетергәч. — Минемчә, ул агуланып үлгән. Сез аның үлән эчүен белгәч тә, шунда ук ашказанын юдырырга, агулануга каршы чаралар күрергә тиеш идегез.

— Мин аны просто исерек дип, иртәнгә кадәр айныр дип уйладым. Аннары аның беренче эчүе түгел бит... — Саматовның күзләре тынычсызлана башлады, ул як-ягына каранды, кемнәрдер үзен яклар дип көтте.

— Авыру сәгать унберләр тирәсендә үк борчыла башлаган, — дип дәвам итте профессор, аяусыз шәфкатьсезлек белән Саматовның җинаятен ача барып. — Маһирә ханымны, мине чакыртуны үтенгән. Ни өчен сез авыруның теләген безгә белдермәдегез? Үз-үзегезгә бу кадәр ышану кайдан килгән сезгә?

– Әбүзәр Гиреевич! — дип кычкырып җибәрде Саматов. — Аның өчен генә төн уртасында сезне борчырга...

— Авыруның хәле авыр булса, табиб өчен көн дә, төн дә юк! — диде профессор, кискен итеп. — Сез моны белергә тиеш, Сәлахетдин. Гаҗәпләнәм, сез нишләп утырдыгыз монда? Күңелегез кайда иде сезнең?

— Мин кулымнан килгән барлык чараларны күрдем, Әбүзәр Гиреевич... Монда миңа ниндидер гаеп ташлаганчы, Маһирә Хәбировна бүлегендә тәртип урнаштырырга кирәк иде. Аннары көндез передачалар вакытында дежур булган Сафина ни караган? Чибәркәеваның передачаларын нык тикшерү турында әйтелгән иде ләбаса...

— Сәлахетдин, — дип, профессор аны туктатты. — Бер нәрсәне икенчесе белән бутап, җаваплылыктан качарга маташмагыз. Тәртип турында аерым сөйләшү булыр... Минем уемча, Чибәркәеваны коткарырга мөмкин иде әле. Сез моны эшләмәгәнсез, Саматов! Бу гамьсезлек кенә түгел, бу — җинаять! Оят! — Профессор башын тотып бөкрәеп утырды. — Мин уйлыйм, — диде ул, — сез үзегез дә моның белән килешергә тиешсез... Сез, Сәлахетдин, моннан соң дәвалаучы табиб булып кала алмыйсыз... Мондый намуссыз табибка иң кадерле нәрсәне — кеше гомерен ышанып булмый. Булмый!

– Әбүзәр Гиреевич! — дип кычкырып җибәрде шаккаткан Саматов. Әле генә үзен тәкәбберләрчә тоткан, салкын, әрсез Сәлах кинәт шүрләгән көчек шикелле шыңшырга кереште: — Мин генә гаеплемени монда?.. Барыгызның да гаебен бер миңа тагып, мине гөнаһларны йолу тәкәсе итәргә...

— Юк, Сәлахетдин, алай түгел, мин дә, Маһирә ханым да гаепле. Бәлки, Гөлшәһидә дә карап җиткермәгәндер... Ләкин хәлиткеч минутта авыру сезнең кулда булган. Сез аның язмышына төкереп карагансыз. Хикмәт шунда!

— Сез мине һәрвакыт...

– Әйе, бу беренче кисәтү түгел сезгә! Сез, акыллы булсагыз, күптән нәтиҗә ясарга тиеш идегез. Ясасагыз, мондый фаҗига дә килеп чыкмас иде.

Саматов ялт итеп Алексей Лукичка борылды. Баш табиб Саматовның нинди көчле терәкләре барлыгын белә һәм шуңа күрә аңа каршы барырга курка иде. Ләкин бүген ул да Саматовны ачыктан-ачык якларга батырчылык итмәде.

Саматов Алексей Лукичның күңелендәге икеләнүләрне сизде, ахрысы, ул үзен күп мәртәбәләр кыен хәлләрдән коткарып калган сыналган алымына — шантажга күчте.

— Минем гаебем юк, сез миннән үч аласыз, — диде ул, күзен дә йоммыйча.

– Үзегезне һәм коллегаларыгызны хөрмәт итә белергә кирәк, Сәлахетдин! — диде профессор, рәнҗү белән. — Ахмаклык кешене бизәми.

— Юк, кадерле профессор, сез бүген, Маһирә Хәбировнаны, Сафинаны гаеплисе урында мине гаепләп, үзегезнең чын йөзегезне күрсәттегез. Сез табибларны ике төркемгә бүләсез, берсе — яратканнарыгыз, сезгә тәлинкә тотучылар...

Моңарчы тын гына утырган табиблар нәфрәтләнеп шаулаша башладылар. Алексей Лукич, кара көеп:

— Сәлах Саматович, хәзер ук коллегаларыгыздан һәм Әбүзәр Гиреевичтан гафу үтенегез! — диде.

Сәлах аңа ачы көлемсерәп карады:

— Мин сезнең кебек куркак түгел, — диде. — Үз сүземне кирәк җирдә әйтермен!

Бу инде мәет булудан да әшәкерәк иде.

Чибәркәеваның мәгънәсез үлеме турында курска килгән табиблар арасында да сүз күп булды, мондый сирәк очрый торган вакыйга йомылып каламы соң?! Тик дүшәмбе көн хастаханәгә соңрак килгән Гөлшәһидә генә планеркада үзенә гаеп ташланганын белми иде әле. Ишеткәч, аптырап калды, тизрәк Маһирә ханым янына барып аңардан барысын да бәйнә-бәйнә сораштырырга булды. Әмма терапия бүлегенә баргач, Маһирә ханымны очрата алмады, ул каядыр киткән иде. Сестралар бүлмәсенә кагылды. Диләфрүз нигәдер бик күңелсез утыра иде. Гөлшәһидә хәтта аның артына борылып күз яшен сөртеп алганын да күреп калды.

— Ни булды, Диләфрүз? — дип сорады Гөлшәһидә, аның янына ук килеп Диләфрүз бик сәер җавап бирде:

– Үзегез дә елыйсыздыр әле... — Һәм урыныннан торып чыгып ук китте.

Рәнҗү һәм үпкә белән әйтелгән бу сүзләр, бигрәк тә Диләфрүзнең чыгып киткәндәге иңбашы аша ташлаган яратмаучан салкын күз карашы Гөлшәһидәне шаккатырды. Тукта, нәрсә бу? Авырткан йөрәгенең кылларына саксыз кагылдымы әллә, әллә югыйсә биредә Гөлшәһидә белмәгән тагын бүтән бернәрсә бармы?

Гөлшәһидә коридорга чыкты. Тәрәзә турысында диванда Асия, яңагына таянып, каядыр ерак болытларга карап уйга чумган иде.

— Нишләп монда берүзең моңаеп утырасың? — дип сорады Гөлшәһидә, туктап.

— Палатага керә алмыйм, күз алдымда һаман Әнисә апа тора. Исән чакта җенем сөйми иде, хәзер кызганам. — Асия кулъяулыгы белән күз төпләрен сөртеп алды. — Диләфрүз дә...

Гөлшәһидә, аны тынычландырып, күзләренә туры итеп карады:

— Нәрсә Диләфрүз?

– Әй, инде шунда... Көнләшәме...

— Кемнән?

Date: 2015-12-13; view: 452; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию