Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 6 page





— Шигырьне нечкә күңелле, тирән хисле кешеләр укый.

Асия эндәшмәде. Бу матур табибның нәрсә турында гәп алып баруын, дөресрәге, уклау башы белән ни өчен аркага төртүен ул яхшылап төшенеп тә бетми, төшенергә теләми дә иде. Хәзер инде ул кешеләр белән беркадәр аралаша башлаган, ямансулаулары бераз кими төшкән иде. Ә мондый чакта Асия этеп-төртеп сөйләшә алмый инде. Җитмәсә, әлерәк кенә ул Хәйдәр Зиннуровның яңа повестен укып бетерде. Аннары, дүртенче палата ишеге төбенә барып, ерактан гына булса да, авырып яткан язучыга карап торды. Күңеле нечкәрде һәм, палатага кайткач, тәрәзә төбенә таянды да җырлап җибәрде. Зиннуров ерак җирләргә ашкынучы яшь күңелләр турында язган иде. Ә яшьлек ул — юл дигән сүз, очсыз-кырыйсыз юл. Каты җилгә каршы бару, кеше аягы басмаган салкын чишмәләрнең суларын эчү, елга буйларында туктап, учакта аш пешереп, таңны күксел томанлы урманнарда каршы алу, бер төзелешне тәмамлагач, икенчесенә, өченчесенә китү. Яшь күңелләрнең генә колачы җитә ала торган канатлы романтика... Их, әгәр Асия дә шундый бәхеткә ирешә алса!.. Кинәт ул талпынып китте. Бакчада гармун тавышы ишетелә башлады.

— Бакчага чыгарга рөхсәтме? — дип сорады ул табибтан.

– Әйдәгез, бергә чыгабыз, — диде Гөлшәһидә һәм Асия белән түбән төшеп китте. Ишек төбендә туктадылар. Әзрәк тыңлап тордылар. Гармунчы, ахрысы, өйрәнчек кенә, уенының рәте-чираты юк иде. Асия борынын җыерды. Аннары, баскычтан төшеп, күпереп торган сап-сары яфракларга баса-баса, бакчадагы урындык тирәсенә җыелган авырулар янына китте. Гөлшәһидә дә аңа иярде. Авыруларның олы яшьтәгесе, табибны күрүгә:

— Иптәш доктор, Фәйзи Биккининны чакырып, безнең күңелләрне бер ачтырсагыз иде. Госпитальдә артистлар безнең янга гел киләләр иде, — диде. — Югыйсә әнә Галкәй тарта да, гармуныннан мәче тавышлары гына чыга.

— Миңа уйнап карарга мөмкинме? — диде Асия, эчке сабырсызлык белән дулкынланып, һәм гармунны кулына алу белән сыздырып җибәрде. Ул, башын кыңгыр сала төшеп, түбән карап уйнады һәм тыңлаучыларны гүя барысын да Сарман буйларына, печәннәре җиткән тугайларга алып китте...

Шул көннән башлап күңелсез хастаханә тормышында Асия үзенә бертөрле урын алды. Ул хастаханә шартлары сыйдырган хәтле уйнады да, җырлады да, хәтта биеде дә. Әлбәттә, иске хастаханә халаты, таушалып беткән иске чүәк киеп бию бик сәер иде. Ләкин Асия күбрәк чегәнчә яки һиндча — муеннарын, иңбашларын уйнатып биеде. Аның муен хәрәкәтләре шулхәтле гаҗәп иде, аңа исе китеп карап торган хатыннарның берсе: «Асия, синең муеның камырмы әллә?» — дип сорап куйды.

Асия белән Гөлшәһидә арасында дуслык урнаша башлады. Һәм беркөнне Асия, аны бакчага алып чыгып, үзенең иң яшерен, иң авыр серен дә сөйләп бирде.

— Ничек башларга да белмим, — диде ул, иренен тешләп. — Оят... Бер табиб миңа, бу йөрәк белән... кияүгә чыгарга ярамый, диде. — Асия, ике кулы белән йөзен каплап, шактый озак эндәшми утырды. — Бу бит, Гөлшәһидә апа, кыз кешегә коточкыч... Сездән яшермим, минем сөйгән егетем бар. Мин аңа ни дип әйтергә тиешмен? Ул барыбер ышанмаячак. Ә үземә ни куаныч кала? Ихтыярсыздан монашка булу... Кайчак уйлыйм-уйлыйм да агу эчимме дип тә куям... Мин үз-үземне кызганмыйм, үз-үземә бик аяусыз, шәфкатьсез буласым килә... Мин Горькийның лачыны була алыр идем. Ләкин ул көрәштә яраланган, ә мин... Нигә мин бу кадәр кимсетелгән? Нигә миңа кешеләргә бирелә торган иң гади бәхет тә бирелмәгән? Минем дә яшисем килә бит! Яшисем, яшисем килә кеше төсле!

 

Асиянең яңа борчуы турында Гөлшәһидә икенче көнне үк башта Маһирә ханымга, аннары профессорга сөйләп бирде. Әбүзәр абзый нәфрәтләнеп китте:

— Сүзен уйлап сөйләмәүчеләрне мин гомумән яратмыйм, сүзен уйлап сөйләмәүче табибны мин кызган табага бастырыр идем. Әйе, әйе, ялгыш әйтмәдем, һич! Сүзнең кадерен һәм көчен язучылар белән шагыйрьләр генә түгел, табиблар да белергә тиеш. Чөнки табиблар да кеше белән, аның күңеле белән эш итәләр. Кешене үтерер өчен бер сүз җитә, ә терелтер өчен... — Профессор башын чайкады. — Хәтерлисезме, Гафуров дигән авыру ничек газапланды? Ни өчен? Фәкать Полина Николаевна «сезнең йөрәгегез миңа ошамый» дип әйткән өчен генә! Саксыз сүз — агулы хәнҗәр! Онытмагансыздыр, «сезнең кулыгыз инде төзәлмәс» дип әйткән өчен Хаҗиев Тамара Ивановнага ничек рәнҗеде. Авыру үзенчә уйлый бит: Тихоновның кулы бер елдан соң төзәлгән, Рыжовның аягы ике елдан соң йөри башлаган. Нигә аныкы гына төзәлмәскә тиеш. Игътибар итегез: авыру срок турында сүз алып бармый, чөнки авыруының җитди икәнен ул үзе дә белә. Шуңа күрә дә авыруны теләсә нинди очракта да куркытырга, өметтән аерырга ярамый. Ә Асия... кияүгә дә чыгар, бала да табар. Сез аңа шулай дип әйтегез... — Профессор, ике кулын артына куеп, арлы-бирле йөренә башлады, аннары идән уртасында туктады, башын чайкап алды, елмайды: — Беләсезме, бер уйласаң, Асиянең иң яшерен серен безгә ачуы начар нәрсә түгел бит. Димәк, ул безгә ни дәрәҗәдәдер ышана башлаган инде. Бу сезнең уңыш, Гөлшәһидә. Әйе, әйе. Маһирә ханымның да, әлбәттә. Ләкин алда кыенрагы тора әле. Әгәр без аны дәваларга алынсак, без аның авыру йөрәген генә түгел, бөтен организмын дәваларга тиеш булачакбыз, чөнки аның бөтен организмы авырый. Без аның бөтен нерв системасын һәм, — профессор бармагын күтәрде, — күңелен дәваларга тиеш булачакбыз! Кайсыгыз белә, Асиянең сөйгән егете Казанда яшиме?

— Юк, диңгезче ул, — диде Гөлшәһидә.

— Шулай укмыни?! Димәк, ул хатлар белән генә юанын яши. Ә хатларның юлы кайчак бик озын була... Гел борчу, гел билгесезлек. — Профессор тагын бер тапкыр кабинетны әйләнеп чыкты, сәгатенә карап алды. — Миңа кайтырга рөхсәт итегез инде. Сәгать өчтә Тынычлыкны саклау комитетының утырышы була, дигәннәр иде. Газетага мәкалә язасым да бар.

— Бигрәк күп эшлисез, Әбүзәр Гиреевич. Әзрәк үзегезне саклый төшәргә кирәк. Яшь чагыгыз түгел бит.

— Күңелем яшь әле минем, Маһирә, — дип, каш сикертеп куйды профессор. — Иртәгә Фазылҗан килә. Аңа Исмәгыйльне дә күрсәтик. Тагын кемнәрегез бар? Әзерләгез.

Кулына таяк тотып урам буйлап барганда, Маһирә ханымның кисәтүен исенә төшереп, профессор, көлемсерәп, башын чайкап алды. Бу хатынга ул ачулана алмый иде, әмма үз өе белән хастаханә яки үз өе белән амбулатория арасын гына таптаучы, шуннан башканы белмәгән һәм белергә дә теләмәгән, үз иминлеген генә, үз тынычлыгын гына кайгырткан һәм әкренләп яңа тип мещанга әверелеп баручы табибларны гомере буе җене сөймәде. Табиб профессиясен ул иң тынгысыз, иң халыкчан профессия дип саный иде. Табиб һәрвакыт халык арасында булырга тиеш. Бөек медиклар, табиб профессиясе турында сөйләгәндә, «белем, намус һәм җәмәгатьчелек» дип тикмәгә генә шушы өч нәрсәгә бертигез басым ясамаганнар. Киң җәмәгатьчелек арасында медицина, санитария белемнәрен тарату — табибның иң изге бурычы. Бу эшне безнең көннәрдә аеруча киң җәелдерергә кирәк, чөнки медицина кояшы хәзер профилактикага таба борыла, гигиена беренче урынга күчә.

Соңгы елларда картлыгы сәбәпле Әбүзәр абзый күп кенә җәмәгать эшләреннән читләшергә мәҗбүр булса да, Тынычлыкны саклау комитетында эшләвен туктатмады, моны ул, медицина өлкәсендә эшләү кебек үк, үзе өчен зур мәртәбә итеп санады. Узган сугышның фаҗигасен үз башыннан кичергәнгә генә түгел, сугыш бетеп ничәмә-ничә еллар үткәннең соңында да сугыш корбаннарының биниһая газапларын көн саен күргәнгә генә дә түгел, бәлки яңа атом сугышының кешелеккә китерәчәк зыянын башкалардан тирәнрәк аңлаганга күрә, бөтен көчен биреп сугышка каршы көрәшә иде ул. Бу турыда ул бик күп чыгышлар ясады, мәкаләләр язды. Бүген дә аның чыгышын шыгрым тулы зал гаять зур кызыксыну белән тыңлады. Аксюша түти, Галина Петровна уңае белән сугыш еллары истәлекләре яңаруы аның чыгышына кабатланмас эмоциональ көч бирде.

— Без кешелекнең якты киләчәгенә ышанабыз, шуңа күрә дә тынычлык өчен көрәшәбез, — диде ул. — Сугыш юлы белән якты киләчәккә бару, кешелекнең яртысын корбан итү бәрабәренә калганнарга бәхет яулау — бу акылсызлар, кешелекне сөймәүчеләр эше генә. Мин кешеләрне яратам, мин аларның атом утында көюен теләмим. Канлы акылсызлык бөтен кешелек тарафыннан хөкем ителергә тиеш! — дип, көчле алкышлар астында сүзен тәмамлады ул.

Ә кич белән ул өлкә газетасы өчен «Медицинадагы соңгы яңалыклар һәм им-томчылык» дигән темага мәкалә язарга утырды. Беренче җөмләсен язды да уйга калды. Яратмады, сызды.

Әбүзәр абзый әле революциягә кадәр үк ислам динен фаш итүче мәкаләләр язгалады. Моның өчен мулла-мунтагай аңа нинди генә бәддогалар укымады, аны нинди генә тәмуглар белән куркытмадылар. Хәзер ул чаклар исенә төшкәч, профессор елмая, ләкин шунда ук чырае җитдиләнә дә: аңа бәддога укыган мулла-мунтагайның каберләре әллә кайчан җир белән тигезләнгән булса да, алар чәчеп калдырган агулы орлыклар әле һаман да караңгы почмакларда вакыт-вакыт шытып чыккалыйлар. Динче һәм им-томчыларның мәкерлеге тагын шунда, алар өйдән өйгә кереп йөриләр, кешеләрнең бәхетсезлегеннән, дини хисләреннән, хорафатлардан, медицинада әлегә ачылып җитмәгән яклар булудан бик оста файдаланып, барысын да астыртын рәвештә, битлек киеп эшлиләр. Соңгы елларда дингә каршы көрәшнең йомшаруы, бу эшне үзешчәннәргә генә йөкләп, аларның көлүеннән канәгатьләнү белән Әбүзәр абзый һич тә килешә алмый иде.

Өстәлдә яшел абажурлы лампа гына яна, түшәмдәге утлар сүндерелгән. Урамда караңгы... Әбүзәр абзый урыныннан торды, арлы-бирле йөренеп алды. Күзе шкаф башындагы тонык кына ялтыраган Пушкин бюстына төште. Александр Сергеевичның да йөзе уйчан күренә, әйтерсең ул да төн йокламый нидер яза. Залдагы зур сәгать моңлы итеп кичке сигезне сукты. Өй эче шактый салкынча иде, җитмәсә, тышта яңгыр да явып торганга, бүлмә дым да тарта. Профессор пижама өстеннән мех эчле җиңсез куртка, аягына, чүәкләрен салып, җылы каталар киде. Шуннан соң яңадан өстәл янына килде, яза башлаган мәкаләсенә аяк өсли генә күз ташлады. Аннары, нидер исенә төшкәндәй, тиз генә телефон янына барып, хастаханәгә шалтыратты, авыруларның хәлләрен сораштырды. Бары тик шуннан соң гына, тынычланып, кулына каләм алды.

Һәр иҗат кешесенең ниндидер бер ноктасы була. Бу ноктаның нәрсәдән гыйбарәт икәнен тәгаен генә әйтүе дә читендер: фикер туа башлавымы, җанның үзенә бертөрле тынычланып калып, зиһеннең тышкы тәэсирләрдән вакытлыча котылып, бөтен игътибарның иң кирәкле, шушы минутта бердәнбер мөһим уйга туплануымы яки бүтән бернәрсәме — менә шул нокта табылса, эш җайга китә. Әбүзәр абзый да, азаплана торгач, шул ноктасын тапты, ахрысы, язып китте һәм мәкаләсен тәмамламый — ча урыныннан тормады.

Сәгать унны сукканда, Әбүзәр абзый оеган арка сөякләрен язып рәхәтләнеп киерелде. Күңеле канәгать иде аның. Өй дә җылынган, бүлмә дә яктырган кебек, Александр Сергеевичның да кәефе яхшырган шикелле.

Иртәгесен Фазылҗан Яңгура хастаханәгә әйткән минутында килде. Хирургларның күбесе кебек Фазылҗан да буйга-сынга мәһабәт, йөзгә чибәр, яңакларында сәламәт алсулык уйнап тора. Корсагы калыная башлаган, әмма озын халат астында сизелми диярлек. Аның ничә яшьтә икәнен тәгаен әйтү дә читен. Кырыкны да, иллене дә биреп була торган билгесез яшьтәге ирләр була бит. Яңгура шундыйларның берсе иде. Киң һәм алгарак чыгып торган маңгае өстендәге бер тотам ак чәче дә шул билгесезлекне арттыра төшә шикелле.

Профессор белән күптән очрашканнары булмаганга, медицина әһелләре арасындагы яңалыклар белән уртак — лашып алдылар. Күбрәк Яңгура сөйләде, чөнки аның белмәгән һәм ишетмәгән нәрсәсе юк иде.

Бераз тыңлагач, Әбүзәр абзый жилет кесәсеннән сәгатен чыгарды. Бу аның вакытны әрәм итмик дигән ишарәсе иде. Яңгура аңа матур итеп баш иде:

— Хезмәтегезгә әзермен.

Шәһәр клиникаларының берсендә хирургия кафедрасы җитәкчесе доцент Фазылҗан Яңгура үзеннән түбәнрәк дәрәҗәле кешеләр арасында гына түгел, үзеннән өлкәнрәк дәрәҗәле коллегалары даирәсендә дә исем-абруен югары тота иде. Юк-бар эш белән вакытын әрәм итмәс, һәр чакырган җиргә чабып бармас, әмма кирәк урында баш та тартмас. Аның исеме гыйльми конференцияләрдә — һәм республикада, һәм үзәктә телгә еш алына, матбугат битләрендә еш күренә, җәмәгатьчелек арасында да бик билгеле иде. Җаваплы консилиумнарның берсеннән дә аны калдырмыйлар. Шуларның барысы өстенә аның «кыю хирург» дигән даны да шаулый. Ихтимал, шуңа күрәдер дә аның гыйльми докладлары медицина эшчеләре арасында һәрвакыт зур кызыксыну тудыра, бик күп халыкны тарта. Яшь медикларның күбесе аңа хәтта гашыйк иде. Кыюлыкка яшьләрдән дә күбрәк баш игән кеше юк бит.

Кулына авыруларның тарихлары салынган папка тоткан Маһирә ханым килеп керүгә, Яңгура аңа беренче булып кул бирде. Маһирә ханым үз чиратында аның сәламәтлеген сорады.

— Сезнең хәер-фатихада, — диде Яңгура шаян гына. — Сез әллә гел яшәрә барасыз инде, Маһирә ханым? Күргән саен чибәрләнә генә барасыз. Маһирә ханым чак кына кызарып куйды. Кыз чагында Яңгура аңа күз атып йөргән кешеләрнең берсе иде. Ул, заманның гадәте буенча, мәхәббәт хатлары да язгалады.

Маһирә ханымның кара болыт кебек чәчләре вакыт-вакыт аны акылдан шаштырыр хәлгә җиткерә иде. Маһирә ханым кияүгә чыккач та, Яңгура беркадәр вакыт аны оныта алмый йөрде. Ә хәзер болар барысы да ерак истәлекләр генә иде инде...

— Асиянең тарихын, — диде профессор.

Яшьлеге искә төшүдән бераз уйчанланып киткән Маһирә ханым, аска карап, профессорга саргылт кәгазь сузды.

Әбүзәр абзый авыруның үзенчәлеге һәм диагнозы ту — рында латинча әйтте. Яңгура аңа туры карап һәм ара-тирә «аңлыйм», «төшенәм» дигәндәй ияк очын каккалап тыңлады. Күзләрендә кызыксыну очкыны кабынды.

— Шактый кызыклы очрак икән, — диде. — Нинди степень дип уйлыйсыз?

— Икенче, өченче.

— Анализлар нәрсә күрсәтә?

— Хәзергә актив процесс бара әле... Маһирә ханым, Асияне чакырыгыз әле.

Ишектән керүгә үк, Асия, кабинетта чит кеше барын күреп, Маһирә ханым артына посты.

— Асия, менә монда узыгыз, менә бирегә утырыгыз, — диде профессор, йомшак кына. — Менә Фазылҗан абыегыз сезнең белән сөйләшергә тели.

— Кем ул? — дип сорады кыз Маһирә ханымнан шыпырт кына һәм шуннан соң гына профессор күрсәткән урынга барып утырды. — Мин операция ясатырга килмәдем, пычак астына үлсәм дә ятмыйм.

— Башта өлкәннәр белән исәнләшәләр, — диде Яңгура, коры гына. — Кай җирегез авырта?

– Әбүзәр Гиреевич белә, — диде Асия, киреләнеп.

— Миңа да сөйләгез.

Асия теләр-теләмәс кенә сөйләп бирде.

Яңгура аңа ширма артына керергә, халатын салырга кушты. Асия иреннәрен чәйни башлады, торып китмәк — че булды. Профессор аны туктатып тынычландырды. Шуннан соң Асия башын иеп ширма артына керде, ояла-ояла халатын салды. Аның йөзе ут кебек яна, күзләре әрнү һәм ачу белән тулы иде.

Яңгура аны карады да:

— Менә ашамадым ич, — диде. — Палатагызга кайты гыз.

Асия беркемгә дә карамыйча чыгып китте. Яңгура кулларын юды һәм, һәр бармагын аерым-аерым сөртә-сөртә:

— Бу кыз урманда үскән кыргыймы әллә? — дип сора ды. — Кулымны тешләп өзә дип торам. Шулай да кызга ныч. Егермедә, күп булса егерме биштә ул кислород кыт лыгыннан үләчәк. Порокның иң усалы. Аны фәкать иң радикаль чара — операция генә коткарса коткарыр.

Профессор да, Маһирә ханым да, иңнәрен авыр йөк баскандай сыгыла төшеп, уйга калып утырдылар.

— Бу сезнең бердәнбер фикерегезме, Фазылҗан? — дип сорады профессор.

– Әйе, Әбүзәр Гиреевич!

Профессор яңадан уйга калды. Яңгура, кулларын сөртеп бетереп, сөлгене элеп куйды һәм урындыкка килеп утырды.

— Фазылҗан, сез шуңа игътибар иттегезме? — дип, сак кына сорады профессор. — Кызның гомуми хәле алай начар түгел бит. Кан составы да... Менә карагыз. Ангиокардиография, электрокардиография мәгълүматлары да зарарсыз. — Профессор тасманы яктыга күтәрде һәм вак-вак тешләрне күрсәтә башлады.

— Шулай да аномалия ачык, Әбүзәр Гиреевич. Зонд белән тикшердегезме? — дип сорады Яңгура.

– Әйе. Менә йөрәкнең зонд ярдәме белән алынган рент — ген снимогы. — Профессор негатоскопны кабызды.

Яңгура снимокны карады да арлы-бирле йөренә башлады.

— Хикмәт тә шунда шул, — диде профессор, үз уйларын дәвам иттереп, — ләкин без бит әле йөрәкнең бөтен серләрен ачып бетергәнбез дип әйтә алмыйбыз. –

Әлбәттә. Ләкин бу — киләчәк эше. Ә кыз ярдәмгә бүген мохтаҗ. Болай да шактый соңга калган. Аңа нәни чакта ук операция ясатырга кирәк булган. Минем фәкать вакытны гына беркадәр ялгыш әйтүем мөмкин. Ул, ихтимал, утызларга, утыз бишләргә кадәр сузар. Ләкин ничек? Монысы — бер. Икенчесе инде сезгә, терапевтларга, кагыла. Зинһар, гафу итегез, ләкин, миңа калса, терапевтларның күбесе, заман башка, техника башка булуга карамастан, һаман Бильрот кебек уйлыйлар — янәсе, йөрәккә пычак тидерергә ярамый. Профессор көлеп җибәрде.

— Бу ничек була инде, Фазылҗан? Медицина тарихы моңарчы Бильротны күренекле хирург дип санап килә иде. Ул вакытта йөрәк ярасын беренче булып ямаучы Ренны кая куясыз?

Яңгура елмаеп башын чайкады.

— Сез Асиягә операция ясарга риза булыр идегезме? — дип сорады профессор, сүзне тарихтан чынбарлыкка кайтарып.

— Пациентка үзе риза булса, каршы түгел, — диде Яңгура, кыю итеп.

– Ә гарантия? CMa,tuto et jucunde?[4]

— Юк, яки... яки.

Әбүзәр абзыйның чырае тагын да караңгылана төште, гәүдәсе картларча бөкрәеп, кечерәеп калды. «Яки... яки. Сәгать сатып алучыга гарантия бирәбез, холодильник сатып алучыга да, ә гомерен пычак астына куючыга... яки... яки».

Әлбәттә, ул Яңгураны гаепләми иде. Аның урынында бүтән хирург булса да, барыбер шул ук ачы хакыйкатьне әйтер иде, чөнки бүгенге медицина кайбер очракларда гарантия бирерлек көчле түгел шул әле. Порокны хирургия юлы белән дәвалау киләчәктә төп метод булачак, дип әйтүчеләр хәзер күбәеп бара. Әбүзәр абзый, галим буларак, кыю экспериментларны яклый. Ләкин ныклап тикшерелеп бетмәгән методларны практикада куллануга ул каршы. Кешенең гомере бер генә, газиз гомер, аның иминлеге, бәхете, семьясының, якыннарының иминлеге һәм бәхете бар. Ә бәхет ул — пыяла савыт, ватылса...

— Мондый яшь кызга минем кулым күтәрелмәс иде, — диде профессор, үзалдына сөйләнгәндәй.

Яңгура аның тел төбен аңлады.

— Сезгә моны әйтүе ансат, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул, көрсенеп. — Ә без, хирурглар, көн саен шушы дилемма алдында. Әгәр без кызгану хисенә бирелсәк, авыруны да, үзебезне дә харап итәчәкбез. Ходай безгә каты бәгырьле булырга язган. Хирургның көшелеклеге шәфкатьсезлек аркылы үтә. Моны бик күпләр аңламыйлар һәм безне, гомумән, кансыз кешеләр дип сүгәләр. Бүтән авырулар бармы?

— Исмәгыйльнең тарихын, — диде Әбүзәр абзый һәм, Маһирә ханым кулыннан кәгазьне алып, Исмәгыйльнең диагнозын һәм хәлен әйтте.

— Мин монда сезгә, дөресен әйтәм, ярдәм итә алмам, Әбүзәр Гиреевич, — диде Яңгура, профессор сөйләп бетергәч.

— Чалдаевка күрсәттегезме? — Чалдаевка күрсәттек... Моның астма, каһәр суккан. Сезгә астматикларга операция ясарга туры килгәне бармы?

— Кагыйдә буларак, без алардан баш тартабыз.

– Әйтик, баш тартырга мөмкин булмаса, башка барлык чаралар да сыналып бетеп нәтиҗә бирмәгән булса?

– Әйдәгез, карыйк алайса.

Исмәгыйль, чираттагы пристубыннан соң тәмам алҗып, караватында сузылып ята иде. Яңгура, аның янына утырып, авыруны сүзсез генә карады да урыныннан торды.

— Мин бу бичарага операция ясап аңа яңа газап өстәүне урынсыз дип саныйм, — диде ул, коридорга чыккач, — монда яки... яки диясе дә калмаган.

Профессор аңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Ул хирургны икенче бер авыру янына алып китте. Бу авыру «кызыл чалмалы» кеше иде. Ул, бернәрсәгә һәм беркемгә дә игътибар итмичә, һаман түшәмгә карап ята. Әйтерсең үзенең бетмәс-төкәнмәс уйларының очына чыгарга тырыша. Ләкин сакал-мыегын кырдырганга, бу юлы ул артык бетеренгән булып күренми. Чырае да ул хәтле караңгы түгел.

Яңгура авыруга юрганын ачарга һәм кай җире авыртканын бармагы белән төртеп күрсәтергә кушты. Авыру күрсәткәч, ул үзе шул урынга кулы белән басып алды. Авыру кычкырып җибәрде.

Яңгура аңа карамыйча гына профессорга латинча диагнозын әйтте дә кискен итеп урыныннан торды. Аның ике каш арасындагы текә сызыгы калтырый башлады.

Date: 2015-12-13; view: 511; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию