Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек 1 page





Гөлшәһидә таң сызылган чакта кинәт уянып китеп, тулай торакның дүртенче кат тәрәзәсеннән иртәнге Казан манзарасына сокланып карап торган, аннары яшьлек мәхәббәтен исенә төшереп Федосеев дамбасына тилереп чапкан көннән соң бер айлап вакыт үткән иде инде. Бу вакыт эчендә табигать үзенең иртә көздәге барлык купшылыгын, барлык бизәкләрен ташлаган иде. Салкын, җил, бүген булмаса, иртәгә кар явар. Җиңелчә киенеп, уйнап-көлеп йөрүче җилбәзәкләрне хәзер күрмәссең, барысы да тизрәк җылыга кереп посарга ашыга. Тик Гөлшәһидәгә генә теге вакыттагы матур иртәдән бирле бернәрсә дә үзгәрмәгән, вакыт та үтмәгән күк тоела иде. Ул әйтерсең тәрәзәдән карап торган җиреннән әле яңа гына кузгалган да урамга чыккан. Ачынулар, борчылулар, үкенүләр, аек акыл кисәтүләре — барысы да онытылган. Тагын йөрәк үзенең бөтен тыйгысызлыгы, йөгәнсезлеге, тыелгысызлыгы белән өстенлек алган. Ләкин әгәр менә шушы минутта Әбүзәр абзый яки бүтән кем дә булса Гөлшәһидәдән: «Ни уйлыйсың, уеңда кем?» — дип сораса, ул тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде. Мансур турында ул уйламый, аны теге яки бу кыяфәттә күз алдына китерергә тырышмый. Әмма күңелендә өермә. Шул өермә эчендә Мансур бер күренә, бер югала...

Трамвайдан төшкәч, Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйны култыклап алды. Профессорның өстендә көзге кара пальто, башында каракүл бүрек. Гөлшәһидәнең өстендә ак бөрчекле кара модный пальто, башында ак башлык. Профессор ашыкмый гына атлый, ә Гөлшәһидә, әгәр ирек куйсаң, канатланып очып китәр иде төсле. Әбүзәр абзыйны урамда бик күпләр таныйлар, очраган берсе аның белән исәнләшеп уза. Гөлшәһидәгә алар беркадәр гаҗәпсенү һәм шикләнү белән карап алалар.

Әллә шушы сораулы карашларның тәэсире тидеме, әллә күңелнең күтәренке минутлары үтеп киттеме, Гөлшәһидә борчыла башлады. Мәдинә апага, Фатихәттәйгә ни әйтер? Хатын-кызлар ирләр түгел бит, алар төбенә кадәр сораштырмыйча калмыйлар. Аннары хатын-кызлар зирәгрәк тә, ирләрдән ансат кына яшереп була торган күп нәрсәләрне алар бер чакрымнан сизеп алалар.

— Ярар, кичеккән өчен Фатихәттәй ачуланса ачуланыр, әйдәгез букинистларга кагылыйк әле, — диде Әбүзәр абзый, көлемсерәп. — Шунда кермәсәм, ниндидер бер кирәкле эшемне эшләмәгәндәй булам.

Элеккерәк елларда профессорның китап җыюын Гөлшәһидә белә иде. Күр, шул яшенә җитеп тә бу гадәтен ташламаган икән!

Китап сатучылар, кайдандыр киштә астыннан чыгарып, Әбүзәр абзый алдына бер өем китап китереп куйдылар. Ул, күзлеген киеп, аларны берәм-берәм карый һәм Гөлшәһидәгә алар турында гаҗәп кызыклы нәрсәләр сөйли башлады. Шаляпинның иске бер китабын кулына алгач, ул, күптәнге танышын очраткандай, бөтенләй җанланып китте. Моннан бер-ике ел элек ул Ленинградка фәнни конференциягә барышлый Мәскәүдә, театр китаплары кибете тәрәзәсендә, Шаляпинның яңа басмасын күрә. Ләкин ял көне булганга, кибет бикле була. Шушы китапны алыр өчен генә Әбүзәр абзый бер кич Мәскәүдә куна. Ләкин иртән кибеткә барса, аңа, китап сатылып бетте, диләр. Ул кибетчеләргә студент чагында Казан сәхнәсендә Шаляпинны күрүен, галеркадан аңа кул чабуларын тәфсилләп сөйләгәч, аңа юк китапны табып бирәләр...

Иң аста тетелеп бетә язган бер иске китап ята иде.

— «Белая магия», в пяти книгах, — дип укыды Әбүзәр абзый һәм кашын сикертеп куйды. — Бу китапны моннан йөз илле еллар элек Казанда Спас манарасы каршындагы сәүдә йорты капкасы төбендә Петр Пугин кибетендә сатканнар. Иске газеталарда ул кибетнең игъланын күргәнем бар. Башта бу кибеттә нинди-нинди ки таплар барлыгын тезеп киткәннәр, аннары шушы ук кибеттә аз гына тотылган алтын аксельбант та сатыла дип язганнар. Хәзер тарих өчен «Белая магия» белән алтын аксельбантның бәһалары бер чама, — дип көлемсерәп, профессор китапны читкә куйды. — Ә Шаляпинны алабыз.

Кибеттән чыккач, зур урам буйлап барганда, Әбүзәр абзый Гөлшәһидәгә иске Казан турында сөйләде.

— Студент чагымда мин игъланнар укырга ярата торган идем. Хәтеремдә, Казан даруханәләрендә шундый бер игълан бар иде: «Авыруларга һәм хәлсезләргә! Әгәр сез күп эшләмәклектән сәламәтлегегезне җуйган булсагыз, бер дә кайгырмагыз! «Эспирматин» исемле дәва бар... Бу дәва авыруларны гына дәгел, хәтта авыруларның анасы булан картлык илә дә көрәшәдер...» Күрәсез, ул чакта эшләр ничек ансат булган. Ә без әле бүген дә кешеләрне яшәртү проблемасын хәл итә алганыбыз юк, — дип, профессор башын кагып алды.

Алар тыкрыкка борылдылар һәм иске стильдә салынган зур таш йортның подъездына керделәр. Борылышы саен канатлы фәрештә балалары басып торган киң һәм сөзәк ак мәрмәр баскычтан иң өске катка менә башладылар.

— Тын кыса, Гөлшәһидә, — дип зарланды профессор, бераз менгәч тә туктап. Пальто якасын ычкындырды, төймәләрен чиште. Сырлы батареяга кулы белән кагылды: — Бүген ярыйсы ягалар икән, югыйсә җылыга туйдырмыйлар.

Элек ишектә инглиз йозак кына була торган иде, хәзер кыңгырау биргәч, эчтә шактый озак шалдыр-шолдыр килделәр. Ишек ачылуга, кулына уклау тоткан, шактый картайган, ябыккан Фатихәттәй күренде.

– Әй генәем, кемне күрәм! — дип кычкырып җибәрде ул, уклавын төшереп. — Гөлшәһидәкәем, синме бу?!

– Әле дә ярый, Гөлшәһидә, бәхетегез, — диде профессор, пальтосын сала-сала, — уклавы кулыннан төште Фатихәттәйнең. Югыйсә башыгызга кундыра иде. Хәзер ул бик усалланды.

— И Әбүзәр, валлаһи, әйтәсең дә инде. Кеше чынлап торып ышанып куяр. Пәлтәңне кая шулкадәр пычраттың әле, бер дә карап йөрмисең инде, балакаем, — диде дә профессорның пальтосын алып чөйгә элде.

Шул элеккеге — бераз сукранучан һәм шәфкатьле Фатихәттәй инде. Алгы бүлмәдә дә шул ук кәкре аяклы бәләкәй өстәл тора, шул ук борынгы вешалка, шул ук телефон. Тик өстә шүрлекләр һәм шул шүрлекләргә еллап-еллап бәйләп куйган журналлар гына элек юк иде.

Биек түшәмле иркен залга аяк баскач, Гөлшәһидә яшьлегенә кайтып кергәндәй булды. Аңа монда бернәрсә дә үзгәрмәгән, гомумән, соңгы дүрт ел да булмаган кебек тоелды. Икенче бүлмәдән чыгып килгән Мәдинә апаны кочып алды. Ул да бөртек тә үзгәрмәгән күк тоелды аңа. Хәлбуки монда барысы да үзгәргән, дөресрәге, картайган, искергән иде. Идәнгә җәелгән келәмнең күп кенә урыннары кыршылган, люстраның бер калфагы бөтенләй ватылган, рояль өсте китаплар белән тулган. (Элек Әбүзәр абзый рояль өстендә бер генә китап күрсә дә культурасызлык билгесе дип ачулана торган иде.) Ярты стенаны алып торган борынгы Венеция күренеше дә, ничектер тоныкланган сыман, ә көймәдә аяк өсте басып торган, киң кырыйлы кара эшләпә кигән балыкчы агай да чүгә төшкән кебек. Бигрәк тә Мәдинә апа бирешкән, аның чәче ап-ак булган, күзләре дә зәгыйфьләнгән. Хәтта өстәлдәге чынаягын да капшанып кына ала. Китаплар саны исә элеккедән күп арткан. Элек китаплар шкафларда гына иде. Хәзер шкаф башларына өстәп шүрлекләр ясатылган. Алар да китап белән тулган. Элек бүлмәләрнең, бигрәк тә китапханәнең тәртибен Мәдинә апа бик нык карый иде. Хәзер Әбүзәр абзыйның кабинетында да элекке тәртип, элекке пөхтәлек юк. Диванның асты да, өсте дә китап белән тулган. Профессорның килгән бер кешегә мактанып күрсәтә торган төрле статуэткалары һәм вазалары — ул аларны бөтен Россия, бөтен Европа буйлап җыйган иде — хәзер буй җитмәс җиргә — шкаф башларына менеп утырганнар. Атаклы художникларның сирәк очрый торган миниатюралары да йә кыйшайганнар, йә урыннарыннан алынганнар. Тик фикус гөле генә агач хәтле булып үскән дә пальма түшәмгә кадәр күтәрелгән. Шулар ышыгында телевизор, ә элек анда Мансур өстәле иде...

Хатын-кызлар озак күрешми торганнан соң очрашкач сөйләнелә торган сүзләр белән мәшгуль арада — ирләр андый сөйләшүнең тәмен беләмени — Әбүзәр абзый, коридорга чыгып, үзе кебек китап сөюче бер танышына шалтыратты һәм бүген Федор Шаляпинның сирәк очрый торган рәсемле басмасын кулга төшерүен сөйләде. Соңыннан, яңадан олы якта җыелып, бергәләп озаклап чәй эчтеләр. Әбүзәр абзый әле дә чәйне үзенең бизәкле бәләкәй чынаягыннан эчә икән. Аның балкашыгы да үзенә аерым — сабы ишеп ясалган бик нәфис көмеш кашык — дуслары илле еллык юбилеена бүләк иткән булганнар. Чәйне дә Фатихәттәй аңа аерым бәләкәй чәйнектә пешерә икән әле, шикәрне дә алдан ваклап куя. Әбүзәр абзый шикәрне чәенә салмый, элеккечә кабып эчә, шулай тәмлерәк, ди.

Әбүзәр абзый чәй янында бик күңелле итеп сөйләшергә ярата торган иде. Бүген ул таркау: әле шат сыман, әле уйга чума, онытыла, аска карый, көрсенә.

— Туганый, авырмый торгансыңдыр бит? — дип борчылып сорады Мәдинә ханым иреннән.

— Юк, туганый, бездә бүген... кеше үлде, — диде профессор һәм, бөкрәеп, үзенең кабинетына кереп китте.

Ә хатыннар Гөлшәһидәдән кемнең мәрхүм булуын сораштырдылар да, гадәттәгечә кайгырышып алып, сүзне тагын үз җайларына бордылар. Гөлшәһидә үзенең Акъярдагы тормышын бик үк сөйләргә теләмәсә дә, сөйләми булдыра алмады. Аз гына да кырын карат һәм кимсетү сизмәгәнгә, ул, бер башлагач, күңелен туйганчы бушатты, ничектер җиңеләеп киткәндәй булды.

— Ирләрнең киләчәге, хатын-кызларның үткәне яхшы дип сөйлиләр иде, дөрес икән, Мәдинә апа җаным. Егерме алты яшемдә узган гомеремне сагынып утырган чакларым еш була, — диде Гөлшәһидә, тәмам ачылып китеп.

— Ирең ниндирәк кеше иде соң? — дип сорады Фатихәттәй.

— Болай кеше төсле иде кебек. Агроном... Табиб хәлен беләсез бит: төне юк, көне юк, җаны ястык күрми дигәндәй. Буранда да, яңгырда да, мәҗлес уртасыннан да, йокыдан уятып та алып китәләр, өйгә кайчан кайтасыңны да белмисең. Башта кызганган булды, аннары каш җыера башлады, актыктан: «Бу эт тормышы миңа ошамый, икенең берсен сайла: йә мин, йә хастаханә», — диде...

— Балаң бармы?

— Юк, — диде Гөлшәһидә, әкрен генә.

Үз күңелен бушатканнан соң, Гөлшәһидәнең Мансур турында сораштырасы килде: ничек тора, бәхетлеме, бала-чагасы бармы? Кайткан дигән хәбәре кайдан чыккан булган? Ләкин ул олылар кебек тартынмый-нитми сораштыра алмый иде шул. Ә карчыклар үзләре Мансурны нигәдер телгә дә алмадылар.

Гөлшәһидә кайтырга җыена башлагач, җибәрмәделәр, әле сөйләшеп тә туймадык, үзебездә генә кунарсың, диделәр. Аксюша түти Тулага кайтып киткән икән. Аңа бик ияләшкән булганнар. Ул киткәч, өй эче буш сыман тоела икән.

– Әбүзәр абыеңны да әзрәк кызган, — диде Фатихәттәй. — Югыйсә хастаханәсендә үлем-бетем булганда ул бик каты борчыла. Кеше белән кайгыны үткәреп җибәрү ансатрак аңа.

Шуны гына көткән кебек, Әбүзәр абзый Гөлшәһидәне кабинетына чакырып алды һәм өстәл тартмасыннан журнал чыгарды. Әмма үзе журнал турында түгел, Әнисә Чибәркәева турында сөйли башлады:

— Аны коткарырга мөмкин иде... Анатом минем фикеремне тулысынча раслады. Әнисә агуланудан һәм куркудан үлгән... Хастаханәдә, янында табиб була торып!.. — Профессор бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды. — Мондый хәлне хастаханәдә гомер буе эшләп тә күргәнем юк иде. Акылга сыймый... Миңа калса, без инде Маһирә ханым белән Әнисәнең күңеленә ачкыч таба башлаган идек... Шуннан соң аның кинәт үзгәрүе, безгә бөтенләй ышанмавы... — Профессор ак башын чайкап алды. — Моның сәбәбе булырга тиеш... Әмма барыннан да бигрәк мине Сәлах борчый, Гөлшәһидә. Ак халат астында таш бәгырь... бу ваба кебек куркыныч нәрсә. Кеше аңа җанын ышана, үз бәхетен, семьясының бәхетен ышана, ә ул... Вакытында Сәлахетдингә карата мин дә йомшаклык күрсәттем, үз сүземдә нык тормадым. Ә хәзер гнуларның ачы җәзасын татыйм. Бу җәза минем өчен, Гөлшәһидә, мең шелтәдән дә авыррак. — Профессор ике кулы белән башын кысып өстәлгә таянды, берничә тапкыр бик тирән итеп көрсенеп алды.

Гөлшәһидә аны тынычландырырга тырышып карады, Әбүзәр абзый башын гына чайкады:

— Юк инде, юатмагыз, Гөлшәһидә, гомерем буе онытасым юк моны.

Профессор өстәлдә яткан журналын кулына алды, ни өчен бу иске журнал монда ята дигәндәй, аңа озак кына карап торды, аннары исенә төшерде, ахрысы, башын күтәрде:

— Мин сезнең мәкаләгезне элек тә укыган идем, кичә тагын бер укып чыктым. Күзәтүләрегез, Гөлшәһидә, игътибарга лаеклы. Мин монда җитди фәнни тикшерү өчен матур орлыклар күрәм. Сезгә аспирантурага керергә кирәк.

Моннан бер ел чамасы элек медицина журналында Гөлшәһидәнең йөрәк-тамыр системасы авырулары турындагы күзәтүләре басылып чыккан иде. Бу мәкалә буенча Гөлшәһидә вакытында байтак кына табиблардан хатлар да алган иде. Ләкин шуннан соң ул аның турында онытты. Ә профессор, күр, исеннән чыгармаган, алай гына да түгел, ул анда дәвам иттерерлек кыйммәтле орлыклар да күргән. Бу кадәресен Гөлшәһидә һич көтмәгән иде.

— Юк, аспирантура турында хәзер мин хыялланмыйм инде, Әбүзәр абзый, — диде ул, уңайсызланып.

— Сезгә ничә яшь соң? — дип кырыс кына сорады профессор.

— Егерме алтынчы белән барам.

— Шул яшьтә хыялланудан туктамакчы буласызмы, оялмыйча! Мин сездән ике-өч тапкыр картрак, әмма хыялланудан туктаганым юк. Йөзгә җитсәм дә туктамам. Чөнки кеше хыялланудан туктадымы, яшәүдән туктады дигән сүз. Икенче кабатлыйсы булмагыз моны. Утыз биштә сез инде докторлык диссертациясенә утырырсыз. Мин сезгә ышанам!

— Сез бигрәк, Әбүзәр абзый... Юк, мин хәзер инде башка...

— Буш сүз! — дип бүлдерде профессор. — Киләсе елга аспирантурага әзерләнегез, менә шул. Без әле бу турыда аерым сөйләшербез. Мин сездән Асияне җентекләп күзәтеп баруны үтенәм. Бу сезгә киләчәктә бик кирәк булыр. Иртәме-соңмы без йөрәк-тамыр системасы авыруларын да җиңәргә тиешбез.

Бу төндә Гөлшәһидәнең күзенә йокы кермәде. Берничә минут эчендә профессор аны әллә нишләтте, бөтен күнегелгән тормыш тәртибенең астын өскә китерде. «Шулай ук бу мөмкин хәлме? Бу минем киләчәгемме? Кеше күңелен искәртмәстән генә шулай канатландырырга ярыймы? Ә соңыннан шундый биектән мәтәлеп төшәргә туры килсә?»

Гөлшәһидә Фатихәттәй бүлмәсендә диванга яткан иде. Залда да, кабинетта да, Әбүзәр абзыйларның йокы бүлмәсендә дә утлар сүндерелгән. Залдагы борынгы сәгать йомшак кына итеп төнге өчне сукты. Шуның артыннан ук анда ут кабынды, аяк тавышы ишетелде. Аннары аяк тавышы тынды. Ут янып калды.

– Әбүзәр бу, — диде уянып киткән Фатихәттәй, шыпырт кына — Кайчакларда ул, йоклый алмаса, Мансур өстәлендәге утны кабыза да яткан килеш фикус яфраклары арасыннан шуңа карап тора. «Мансурым утыра кебек тоела», — дип әйтә. Шуның белән юана, мескен. Мансурны бик сагына ул...

Гөлшәһидә кинәт стенага борылды да, мендәр читен тешләп, тавыш чыгармыйча гына еларга тотынды...

Пальма кыяклары, җәлпәк фикус яфраклары арасыннан язу өстәлендәге яшел абажурга карап, Мансурның балачаклары турында уйлый-уйлый, Әбүзәр абзый йоклап та китте. Ләкин тынычсыз иде аның йокысы. Соңгы елларда ул, гомумән, рәхәт, татлы йокыны белми башлады. Йә саташа, йә бастырыла, йә төшендә дә көндәлек хастаханә эшләре белән әвәрә килеп алҗып бетә. Тик кайбер төннәрдә генә ул тыныч, тирән йокыга тала һәм, төшләр күрсә дә, иртән торуга үзен бик әйбәт хис итә: башы да авыртмый, гәүдәсе дә җиңел. Кайчак шундый тыныч йокылы төннәрдә өндә нихәтле баш ватып та очына чыга алмаган теге яки бу мәсьәлә төшенә шулхәтле бер ачыклык белән иңә, өендә койрыгын тоттырмаган фикер шулхәтле өстә ялтырап ята, уянгач аны тиз генә кәгазьгә беркетәсе һәм, әлбәттә, гаҗәпләнәсе генә кала.

Бүген Әбүзәр абзый гап-гади төш күрде. Имеш, алар Мансур белән Идел ярында утыралар. Мансурның биш-алты яшьлек чагы. Яланаяклы, кыска ыштанлы, кояшта каралып беткән ут күк шаян малай.

Мансур Мәдинә ханымның бертуган сеңлесенең улы иде. Әнисе һәм әтисе үлгәннән соң, Мәдинә апа дүрт-биш яшьлек Мансурны Уфадан Казанга алып кайтты һәм аны үзләренә уллыкка яздырдылар. Әбүзәр абзый, бала җанлы кеше булганга, Мансурны бик яратты.

— Дәү әти-и-и! — дип кычкыра, имеш, кояшта янып беткән Мансур. — Әйдә аргы якка йөзеп чыгабыз.

Һәм алар рәхәт җылы суда икәү янәшә йөзеп китәләр. Ул да булмый, Әбүзәр абзый мылтыгын иңбашына асып сунарга чыга. Кама буе, киң тугайлар, әрәмәлекләр, берсеннән-берсе матур вак-вак күлләр. Таң атып килә. Камышлар өстендә ак томан йөзә. Актырнак, Әбүзәр абзыйның яраткан ау эте, шул томан эченә кереп югала да тагын килеп чыга. Әнә ул колакларын торгызып, бер аягын күтәргән хәлдә сын кебек катып калган. Әбүзәр абзый мылтыгын кулына ала һәм, берничә адым атлауга, күл читендә йөзгән үрдәкләрне күрә. Үрдәкләр бөтен төркемнәре белән һавага күтәреләләр, Әбүзәр абзый атып җибәрә. Әрәмәлектән кулына таяк тоткан Мансур атылып килеп чыга.

– Әй, дәү әти! — ди ул. — Шундый якыннан атып тидерә алмадың. Ә мин аларны таяк белән дә бәреп төшерә ала идем.

Әбүзәр абзый башын иеп, оялып басып тора. Малайның авызына йозак салмасаң, ул әле өйгә кайткач та дәү әтисенең ике адымнан атып та үрдәкләргә тидерә алмавын сөйләп йөрер...

Юк, алар сунарда түгел, Ригада, имеш. Диңгез буендагы ак комлыктан кулга-кул тотышып икәү баралар! Мансурның өстендә матроска. Ул ялан тәпиләре белән суны чапылдатып иң кырыйдан атлый. Биредә су тирән түгел, дулкыннар үзләре, аяк астына кереп, комны шыбырдатып уйныйлар. Әбүзәр абзый ком өстеннән бара. Ком тап-такыр, әйтерсең асфальт. Кич. Кояш баеп килә. Офыкка кадәр җәелеп киткән диңгез өсте тимгелләнеп тора. Бер читтәрәк, суда, алсу-ак болытлар шәүләсе чагыла, кояш яктырткан урыннар алсу, кызыл, җете кызыл булып тора, әйтерсең диңгез уртасында бик зур учак якканнар. Яр буендагы агачларга да алсу төс йоккан, алар гүя кояшның китүенә боегып, моңланып утыралар. Ә яр буендагы кафеның тәрәзәсе исә шулхәтле көчле балкый, әйтерсең диңгезгә бер кырые белән батып барган кояш икенче кырые белән шул тәрәзәдән мең мәртәбә артык ялтырап чыгып килә. Cy өстендә акчарлаклар оча. Ял итүчеләр аларга ипи кисәкләре чөяләр. Мансур да дәү әтисеннән ипи сорый. Әбүзәр абзый кесәсеннән бер телем чыгарып Мансурга бирә. Малай аны сындыра да һавага ыргыта. Акчарлаклар күз иярмәс тизлек белән ипи кисәкләрен суга төшермичә эләктереп алалар. Аеруча җитезлек күрсәткәннәрен Әбүзәр абзый мактый:

— Монысы егет икән, күрдеңме, нинди җәһәт эләктерде.

Мансур рәхәтләнеп көлә:

– Ә тегесе, дәү әти, йомыкый. Авызындагын алдырды.

Төш өчен вакыт та, ара да, кыенлыклар да юк. Менә алар Займищедагы дачаларында, катыкка манып, кайнар коймак ашап утыралар инде. Фатихәттәй тагын да кайнарракларын китереп тора.

— Пешкәкләнмичә генә аша әле, өстәл артында болай пешкәкләнү килешми, әдәпсез малай дип әйтерләр, — дип үгетли Мәдинә ханым малайны.

— Кайнар ич. Авызны пешерә.

– Әзрәк суынсын. Ашыкма.

— Ашыйсы килә.

Займищега алар ел саен май аенда ук чыга торганнар иде һәм көзге яңгырлар башланмыйча кайтмыйлар иде. Займищены бигрәк тә Әбүзәр абзый ярата иде. Авыл янында гына су тибрәнеп тора. Таң сызылган вакытларда яки кичен кояш баеганда текә яр кырыена утырып Иделгә карасаң, андагы матурлыктан, андагы хозурлыктан күзләргә яшь килә. Ул көзге кебек шоп-шома су өсләре, ул кызларның кисея шарфы кебек җиңел ак томаннар, ул су эченнән яшел бүрек кебек кенә күренеп торган әрәмәле утраулар, ул очып килеп шунда төшә торган киек үрдәкләр, ул еракта тын гына, моң гына узып бара торган ап-ак пароходлар, коңгызга охшаган тәбәнәк буксирлар, озын баржалар, саллар... Аргы якта, турыда, Пустые Моркваши, арырак Яр буе Морквашы, аннан да арырак, еракта, күксел томан эчендә Зоя крепостен шәйләргә мөмкин. Ә төнлә Иделдә үзенә бертөрле серле тормыш башлана: яшелле-кызыллы-сарылы утлар бер күренәләр, бер сүнәләр, тагын кабыналар, тагын сүнәләр. Төне буе алар, шулай үзара күз кысышып, нидер сөйләшәләр. Ә таң аткач, ул утлар, әкияттәге пәри утлары кебек, кайдадыр куышларда посып көнозын яшеренеп торалар да, төн булгач, яңадан йөгереп килеп чыгалар һәм тагын таңга кадәр күз кысышып мәш киләләр.

Date: 2015-12-13; view: 448; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию