Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы





План.

I. М.Мәһдиев — авыл җырчысы.

II. Туган авыл — иң изге җир.

1. Туган җир әхлагы кешене формалаштыра.

2. Мәктәп тәрбиясе кеше буларак формалашуда иң төп рольне уйный.

III. Авыл һәм аның мәктәбе — татар милләтенең яшәеше ул.

...Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала...

М. Мәһдиев.

Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар гади халыкның тормышын да, хис-кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр.

Шундый язучылар арасында М. Мәһдиев тә бар. Мин, һич икеләнмичә, аны үземнең иң яраткан язучым дип атый алам. Бу язучының әсәрләре укучыны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны әсәр вакыйгасына юнәлтә.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Гади халык тормышын сурәтләүдә ул үз ишләрен узып китте дип әйтергә батырчылыгыбыз җитмәсә дә, аның иҗаты үзгә булуын танымыйча булдыра алмыйбыз. Авыл хезмәтчәннәренең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә, хәтта иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табарга мөмкин булуны аңлата, бу фикерне тормышчан күренешләр, гади вакыйгалар аша уздыра.

«Без — кырык беренче ел балалары» повестенда, мәсәлән, бу бик нык күзгә ташлана. Әсәрдә күбрәк мәктәп тормышы тасвирланган. Сугыш елларында балалар педагогия училищесына укырга, белем алырга киләләр, һәм бик күп авырлыкларга дучар булалар. Әсәр күләме буенча әллә ни зур булмаса да, йотлыгып укыла.

Безне, ул вакыйгаларда катнашмаган, күз алдына китерә алмаган кешеләрне, педагогия училищесында укучы яшьләрнең чыдамлыгы, тырышлыгы сокландыра. Ул Әлтафиләр, Гыйззәтуллиннар үзләре генә дә ни тора! Араларында шуклары, тәртипсезрәкләре булса да, алар белем алу өчен теше-тырнагы белән тырышалар. Авыр сугыш еллары да максатларына ирешү юлында киртә була алмый. Алар белемнең киләчәктә үзләренә бик кирәк булачагын бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. М. Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.

Әсәрдә укуга мөнәсәбәт кенә түгел, укучыларның тырышлыгы, фидакарьлеге дә тасвирлана. Бу яшьләр — сугыш елларында күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре дә. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Шул ук вакытта кешеләрнең төшенке күңелләрен күтәрүне дә онытып бетермиләр. Алар куйган концертлар авыл халкы тарафыннан бик яратып кабул ителә, кешеләр өйләренә ял итеп, тынычланып кайтып китәләр.

Барлык вакыйгаларның юморга төрелеп бирелүе әсәрнең җәлеп итү көчен тагын да арттыра. Повестьны кат-кат алып укыйсы, язучының җанлы итеп биргән образлары белән бер утырып сөйләшәсе, алар арасында кайнашасы килә. Безнең мәктәптә дә повестьтагы хәлләр еш була бит, Мөхәммәт ага, бәлки, шулар турында язгандыр? Менә шундый тормышчан булганга, бу әсәр мавыктыргычтыр, минемчә.

Мөхәммәт Мәһдиевнең мәктәп һәм авыл тормышы тыгыз бәйләнештә күрсәтелгән икенче бер әсәре — «Фронтовиклар» романы. Романда сугыштан соңгы авыл тормышы, балаларны укуга җәлеп итү тасвирлана. Романның үзәгендә — сугышка китеп, аннан исән-сау кайткан ике укытучы. Алар — сугышның ачысын күреп, үз җилкәләрендә аның авырлыгын тоеп, күпме иптәшләрен шул ерак җирләрдә югалтып кайткан фронтовиклар.

Әсәрдә аларның оста педагог, тәрбияче, җор телле һәм торышка гашыйк булуларын күрәбез. Укытучы абыйлары балаларга төпле белем бирә, гадел булырга, бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Бигрәк тә Рушад. Аңа мәктәптәге иң тәртипсез сыйныф — алтынчыларны бирәләр, һәр вакыйга, һәр күренеш әхлак сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Тыңламаучы малайлар күпме генә карышсалар да, укытучы алар белән уртак тел табуга ирешә. Хәтта укучылар аны дус күрә, хөрмәт итә башлыйлар. Моңа кадәр һәрвакыт яман сүз белән телгә алынган сыйныф алдынгылар рәтенә күтәрелә. Сугыш кырында сынатмаган фронтовиклар тыныч тормышта да үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Эш, кайгы белән бозылган укучыларны үз канатлары астына җыялар, тәрбия эшен дөрес итеп оештыралар.

Авыл тормышына багышланган әсәрләрдән «Кеше китә — җыры кала» исемле әсәре дә зур урын алып тора. Анда да Мөхәммәт ага геройларының прототибын, һичшиксез, авылдашлары арасыннан тапкандыр. Чөнки аның бөтен әсәрләрендә туган авылы чагылыш таба.

Повестьтагы вакыйгалар Кара Чыршы авылында бара. Үзәктә Шәяхмәт карт гаиләсе тора. Шулай ук аның уллары, сугыш чорында авылда барган күренешләр тасвирлана. Авыл халкының авыр тормышы, күп кайгылар күрүе ачык мисал булып тора. Нургали дә сугыштан әтисен күрергә кайтканда поездга тапталып үлә. Нургалинең үлеме табигать күренешләре белән бергә үрелеп бирелә.

Шулай итеп, әсәрләре аша Мөхәммәт ага әһәмияте буенча сугыш турындагы романнардан ким булмаган мәсьәләләрне күтәрә, аларның чишелешен аңлата. Табигатьнең назлы баласы кырыс язмыш белән очрашканда үзен ничек тотуы, чишелеш эзләгәндә аның күңелендә нинди хисләр тууы — болар барысы да язучының иҗатында чагылыш таба. Аның әсәрләре укучыны сабыр, ямьсез гадәтләрдән өстен булырга өйрәтә. Һәр юлдан авыл моңы, курай тавышы агып чыккан кебек тоела. Үзенең кабатланмас әсәрләрендә авыл халкының киң күңеллелеге, төшенкелеккә бирелмәве, бер-берсенә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булуы, ата-бабаларына ихтирамлылыгы һәм башка бик күп күркәм сыйфатларын сурәтләү аша Мөхәммәт ага Мәһдиев татар милләтенең XX гасыр уртасында сакланып калуын һәм үсешен бары тик авыл, бигрәк тә аның халкы, теле һәм мәктәбе генә тәэмин итте дигән фикерне раслый, һичшиксез, М. Мәһдиевнең моңа кадәр яратып укылган әсәрләре киләчәктә дә үз укучыларын табачак һәм аларны да матур фикерләре белән дулкынландырачак.

Date: 2015-09-18; view: 4585; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию