Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать неотразимый комплимент Как противостоять манипуляциям мужчин? Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?

Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника







Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында ана образы





План.

1. Ана — иң изге җан.

2. Күңелләренә никадәр авыр булса да, аналар кичерәләр.

3. Күңелләрне боз капламасын.

Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә...

Ш. Хөсәенов.

Ана... Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием — минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием — иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.

Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында да үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу — барлык аналарны берләштергән образ.

Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә бик сөенәләр, Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин ананы шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тиешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең — икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә дә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак.

Ана күңеле — балада, бала күңеле — далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык... Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак, һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе — туганда, икенчесе — чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар да бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Тик бәгыре генә катмасын. Ш. Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.

Әсәр «Әниемнең ак күлмәге» дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә ана да шундый ак, саф, чиста. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән, хәләл көче белән яшәгән. Балаларын да илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгән. Күргәнебезчә, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» исемле әсәрендәге Ана — иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.

Әйе, аналар — бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.








Date: 2015-09-18; view: 592; Нарушение авторских прав

mydocx.ru - 2015-2017 year. (0.005 sec.) - Пожаловаться на публикацию