Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы





Ә. Еники — күңел карурманының тургае.

И. Юзеев.

Әмирхан Еники. Бу язучы — чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә аның бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Күпчелек язучылар иҗатларында хис-тойгыларга зур әһәмият бирмиләр. Ә бит кешенең җаны да була, ул яши, нидер уйлый, сөенә, газаплана. Әмирхан Еники әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба.

«Әйтелмәгән васыять» әсәрендә язучы хәзерге заман кешеләренең рухи дөньялары никадәр ярлы булуын күрсәтергә тели. Ялгыз әниләре янына баштарак кайтып йөрсәләр дә, соңрак моңа вакытлары булмаган балалар аны шәһәргә алып киләләр. Ләкин Акъәби монда да үзен барыбер ялгыз, ят хис итә. Моң-зарын сөйләргә, соңгы васыятен тапшырырга һәм: «Сез гади генә башкорт авылында тудыгыз, аның туфрагында уйнап үсеп, зур кешеләр булдыгыз. Моны онытырга тиеш түгелсез. Туган халкыгызны, туган авылыгызны, туган нигезегезне онытырга сезнең хакыгыз юк», — дип әйтергә тели ул. Берничә мәртәбә талпынып караса да, балалары аның бу васыятен ишетмиләр. Акъәбинең васыяте үтәлми кала, балаларына рәнҗеп үлә ул. Аны үзебезчә, чын мөселманча күмә дә алмыйлар. Ул үзенә бик кадерле саналган әйберләрен улына, кызына, килененә бирә, «минем төсем итеп сакларсыз» ди. Әмма бик ялгыша. Үзе үлгәч, аның бөтен әйберләрен театр гардеробына илтеп тапшыралар. Әмирхан ага әлеге повестенда безгә халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карарга, әти-әниләребезне соңгы көнгәчә тәрбияләп, аларның хәер-фатихасын алырга кирәклекне искәртә кебек.

Ә бит Ана һәркем өчен дә иң кадерле, иң изге, иң бөек кеше булырга тиеш. Нинди генә булмасын, ана өчен газиз баласы барыбер бала булып кала. Минемчә, ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юктыр ул. Ялгышыңны, хатаңны соңрак аңласаң да, рәнҗеп үлгән әниеңне кире кайтару, аннан бәхиллек сорау — мөмкин эш түгел.

Кешенең рухи байлыгын сурәтләгән әсәрләре исемлегенә Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясен дә кертеп була. Бу әсәрендә язучы баланың анага булган тирән мәхәббәтен, зур хөрмәтен суретли. Бәдретдин — ярлы гына бер шәкерт, иптәшләре аны ихтирам итә. Чөнки ул — ярдәмчел, киң күңелле. Нинди генә очракта да югалып калмый, авыр минутларда дусларына булыша. Әсәрдә киң күңелле, сөйкемле, үзеннән ниндидер нур бөркелеп торган Бәдретдин һәм аның бик тә ямьсез әнисе сурәтләнә. Аның бите шадраланып, бер күзе кысылыбрак, ә икенчесе акаебрак тора. Бу кимчелекләре авырудан соң калган билгеләр була. Әмма Бәдретдин үзенең әнисе өчен бер дә уңайсызлык кичерми. Әнисе аның өчен иң изге, илаһи зат. Аның теләгенә ул беркайчан каршы килми, скрипкада да ул әнисе теләгән көйне уйный. Егет өчен тышкы матурлык әһәмиятле түгел. Иң мөһиме — кешенең рухи дөньясы бай булсын, уй-хисләре саф, пакь, күңеле чиста булсын. Үзе шундый булгач, Бәдретдин башкаларны да шундый итеп күрергә тели. Соңрак шәкертләр дә Бәдретдиннең әнисен ямьсез итеп түгел, ә сөйкемле, саф күңелле кеше итеп кабул итәләр. Юк, ямьсез була алмый ана кеше, матур ул, бик матур!

Авылга кергәндә дә, кыр капкасыннан чыкканда да шәкертләр тургай сайравын тыңлап хозурланалар. Тышкы яктан караганда, тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез генә бер кошчык. Ә күпме моң, тирән сагыш чагыла аның сайравында. Бик биектә, һавада очып, моңлы итеп сайраган тургайдан башка язгы чәчүне күз алдына китереп булмый. Димәк, чыннан да, әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. «Кешеләр! Тышкы яктан чибәр булмасагыз да, кимсенмәгез, хурланмагыз. Тышкы матурлык ул әле берни дә түгел. Эчке дөньягыз матур булсын, игелекле, ярдәмчел булыгыз. Тик шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис итеп була. Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга кирәк», — дип әйтергә тели әдип.

Әмирхан Еникинең сугыш чорында язган хикәяләренә дә күпме тирән мәгънә салынган! «Ялгыз каз» хикәясендә сугыш гарасатларына эләгеп иптәшен югалткан, хәзер шуңа борчылучы ана каз сурәтләнә. Ул кешеләргә ияләшә, аны ашаталар, беркем аңа тими. Ләкин каз үзен бик бәхетсез хис итә. Чөнки ул ялгыз, ә аның нәселен дәвам итәсе, бәбкәләр үстерәсе килә. Шуны аңлаган бер сугышчы аңа нәни чебиләр алып кайта. Казның шатлыгын әйтеп бетерүе дә мөмкин түгел! Әйе, кош-кортларның да җаны бар икән бит. Ана каз өчен дә тормыш, нәсел дигән төшенчәләр әһәмиятле. Ә. Еники исә моны хикәясендә тирән психологизм ярдәмендә күрсәтә.

«Кем җырлады?» хикәясендә сугышта нык яраланган егет һәм аның сөйгән кызы күрсәтелә. Егет яраланып, фронттан өенә таба кайтып бара, ул үлем хәлендә. Ә каршы якка килүче составта аның сөйгәне көнбатышка таба, сугышка бара. Ике поезд да станциядә туктый һәм ике ярның вагоннары бер җиргәрәк туры килә. Кыз, ачык ишек яңагына сөялеп, моңлы гына бер җыр җырлый. Үлем хәлендәге егет аңына килгән бер мәлдә моны ишетеп, бик гаҗәпләнә, сагышка күмелә, сөйгәнен исенә төшерә. Кызның үзен күрмәсә дә, уйлары белән аның янында була ул. Шул ләззәтле минутларда егет дөнья белән саубуллаша. Ә йөрәге януга түзә алмаган кыз җырын дәвам итә.

Тагын кайсы язучы шулай итеп кешеләрнең йөрәк түрендә урнашкан хисләрен чагылдыра алыр икән?

Әмирхан аганы мин психолог дияр идем. Аны шулай ук «кеше күңелен дәвалаучы язучы-доктор» дип тә йөртәләр. Хәзерге вакытта исә андый язучылар бигрәк тә кирәк. Чөнки бу авыр заманда кешеләр тупасланды, каты күңеллегә әйләнде. Кеше күңеленә сакчыл караш, изгелек, ярдәм кебек төшенчәләр юкка чыга бара. Нәфрәт, яла ягу, үч итү, саксызлык, каты бәрелү артканнан-арта. Аеруча олы кешеләргә мөнәсәбәт начарланды. Ә бит татар халкында «кеше күңеле — пыяла, нык орынсаң, уала» дигән әйтем бар. Бик тә дөрес сүзләр бит бу! Бу сүзләргә колак салучылар гына азайды. Рухи яктан бай кешеләр никадәр күбрәк булса, тормыш шулкадәр яхшырак, яшәве шулкадәр күңеллерәк булыр иде. Кешеләрне шатландыру — үзе бер бәхет бит ул! Нигә соң һәркем бәхетле булырга теләми?

Ә менә Әмирхан ага Еникинең әсәрләре кешеләргә яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Безгә күбрәк шушы әсәрләрне укырга кирәк. Аларны укып, күпме тәҗрибә, акыл алырга мөмкин бит. Бәлки, оятсызларның намусы уяныр, тупасларның күңеле нечкәрер иде.

Ә. Еникинең инде күп еллар элек язылып, хәзерге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен югалтмаган бу әсәрләре мәңгелек булып калыр дип ышанам мин.

Date: 2015-09-18; view: 3621; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию