Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дөнья терәге — хатын-кыз





План.

I. Гүзәлсең син, татар кызы.

II. Язучыларыбызның татар хатын-кызларын әдәбиятта сурәтләве.

1. Борынгы татар әдәбиятында хатын-кыз образлары.

2. Гасырлар буе
бәхет көттең син, Татар кызы!

3. Татар хатын-кызының авыр язмышы, сәбәпләре.

4. Нишләдең син, и татар кызы?!

III. Хатын-кыз — тормышны дәвам итүче.

Сокланырсың сылу кызга, Чыңлый чулпы төймәсе.
Э. Шәрифуллина.

Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызларның язмышлары кемнәрне генә кызыксындырмый да, кемнәрне генә борчымый?!

Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Татар әдәбиятында хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз образын тудыра. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын яктырткан меңнәрчә әсәрләр мәгълүм. Борынгы әдипләребез хатын-кызның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр.

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә Зөләйха образы күпләргә үрнәк булырдай. Әсәрдә татар халкын көчләп чукындыруның ачы фаҗигасе сурәтләнә. Чукындыру турындагы хәбәр тыныч кына яшәп яткан Зөләйха гаиләсенә дә ишек кага. Бу көчсез җан иясе бөтен барлыгы белән көрәшергә тырыша, ләкин аны, үз теләгенә каршы төшеп, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Ире Сәлимҗан, аны коткарырга килгәч, руслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең никахлы ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә. Шушы эшләре белән ул җәберләүләргә буйсынмавын күрсәтә. Петрны үтергәне өчен аны егерме биш елга каторгага Себергә җибәрәләр, бу мескен татар хатынының күргән җәбер-золымнары тетрәндерә. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин төрмәдә, иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», — ди ул. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша Гаяз Исхакый татар хатын-кызларының ачы язмышын, милләт һәм дин өчен күрсәткән батырлыкларын сурәтли. Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» әсәрендә башкаларга сабак булырлык Камәр образы яктыртыла. Балачакта дөрес тәрбия ала алмавы сәбәпле, Камәр алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Әтисе үлгәч, унбиш яшьлек Камәрнең әнисе башка кешегә кияүгә чыга. Кибеткә кәләпүшләр илтеп йөргәндә, ул Вафа исемле кеше белән таныша. Вафа дөньядагы барлык хатын-кыз аңа рәхәтлек бирер өчен генә яратылган дип исәпли. Эчкерсез үсмер кыз аның кармагына килеп каба. Мәхәббәттә алдануын соңлап аңлаган Камәр асламчы Зөһрә карчык «ярдәмендә» кулдан кулга күчеп йөри башлый, аннан соң фәхешханәгә эләгә, начар авыру эләктереп, больницага керә һәм вафат була. Мәхәббәте өчен яшьлеген, сафлыгын кызганмаган кыз баланың беркатлы ышанучанлыгы, самимилеге аркасында, үзен-үзе һәлакәткә илтүен автор ачынып яза.

Гаяз Исхакыйның хатын-кыз образын яктыртуга багышланган тагын бер әсәре — «Теләнче кыз» романы. Биредә ата-анасы бик иртә үлеп, бөтенләй ятим калган, әмма тормышның төбенә төшсә дә, үзенең күңел сафлыгын һәм иманын югалтмаган Сәгадәтнең, тормыш баткаклыгыннан котылып һәм аң-белем алып, күркәм зыялы затка әверелүе сурәтләнә.

Фатих Әмирханның «Хәят» повесте шулай ук хатын-кыз язмышын яктырткан әсәрләрнең берсе. Повестьта Хәятның исеме һәм матурлыгы ике мәгънәне аңлата. Беренчедән, ул — яңарыш дәвере кичерүче татар милләте символы, икенчедән, ул — тормыш гүзәллеге Хәят кебек кызларның илаһи матурлыгы. Фатих Әмирхан Хәятның чибәрлеген курчак матурлыгы итеп тасвирлый, аны язгы табигать белән янәшә куя. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта, ягъни кызның эчке матурлыгы белән кушыла.

Хәят ике төрле яшәү рәвешенең — рус һәм татар тормышының тәэсирен күреп үсә. Бер-берсенә капма-каршы булган ике мәдәният, ике төрле караш, ике төрле гореф-гадәтләр. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, ә акылы һәм тәрбиясе аны икенчесенә бәйләп куя.

Хәят Михаил исемле рус егетенә гашыйк. Әмма ул — кяфер. Руска кияүгә чыккан мөселман кызлары тәмугка эләгә дигән сүзләр Хәятны Михаилдан читләштерә, ул аны йөрәгеннән алып ташларга мәҗбүр була. Шулай итеп, гүзәл Хәят олы бәхеткә лаек булса да, бәхет дигән кош аны урап үтә. «Хәят» повесте ул чор татар кызлары язмышы өчен хас булган типик финал белән тәмамлана. Әнисе Хәятка Салих исемле сәүдәгәрнең рәсемен күрсәтә һәм аңа: «Без сине ярәштек», — дип әйтә. Руслар белән аралашкан, андагы яшьләрнең шактый хөр тормышын күргән Хәят, мин күрмәгән-белмәгән егеткә бармыйм, дип әйтергә тиеш иде. Ләкин ул тискәре җавап бирми.

Әсәрнең үзәгенә хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе куелган һәм ул сәнгатьчә бик югары дәрәҗәдә хәл ителгән. Хәят ниндидер сихри бер гүзәллеккә ия. Аңа күңел сафлыгы һәм характер бөтенлеге хас. Рус һәм татар тормышы тәэсирендә үсүенә карамастан, Хәят үзе дөрес дип тапкан идеалга, милли гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып калырга көч таба.

Г. Исхакый, Ф. Әмирхан традицияләрен дәвам итеп, үзләренең әсәрләрендә хатын-кыз язмышын яктырткан татар язучылары, драматурглары һәм шагыйрьләр бик күп. Аларны санап бетерү мөмкин түгел.

Хатын-кыз — илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди!

Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сурәтләү

Ел саен диярлек мин авылыма кайтып киләм. Кайтам да үземнең балачак, үсмерчак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем, туганнарым, яраткан кешеләрем эзеннән йөрим.

Г. Бәширов.

Ил йоласыз булмый.
Татар халык мәкале.

Туган җир! Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Нинди соң ул минем туган җирем, туып-үскән газиз төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич тә мөмкин түгел шул! Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да, камышлы зәңгәр күлләр дә — минем газиз туган җирем ул. Шулай ук дөньяда тиңе булмаган матур чәчкәләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган якның җылысы салынган.

Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Кечкенә Гомәр дә туган ягына карата йөрәгендә бөреләнә башлаган мәхәббәтен үсеп җитеп язучы булгач үзенең әсәрләренә салгандыр. «Алмачуар», «Туган ягым — яшел бишек», «Җидегән чишмә» әсәрләрен Гомәр ага Бәширов балачактан күңелендә калган хатирәләрен яңартып, инде олыгайгач уйландырган уйларын, табигатьнең пычрануын, чишмәләрнең кибүен күреп, урманнарның кеше, транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә ачынып язгандыр.

«Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

Балачак ул кеше гомерендә бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар, һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Әлеге әсәрдә Г. Бәширов балачак образына бәйләп, туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелеп килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли, аңа мәхәббәтен белдерә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул «Туган ягым — яшел бишек» әсәре.

Туган ягында нинди генә бәйрәмнәре юк аның! Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре, өйгә килен төшерү дисеңме... Аларның һәрберсе кадерле!

Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.

Менә ямьле җәй җитә. Гомәрләр авылында да Сабан туена әзерлек башлана. Инде син бу көннәрдә тыныч кына йоклый да алмыйсың. Кичтән үк Сабан туена алынган чалбарыңны, ак күлмәгеңне, түбәтәеңне әзерләп куясың; бәйрәмгә пешереләсе йомыркаларны буяучы әниең тирәсендә бөтереләсең, бәйрәм шатлыгыннан куанучы малай-шалай янына да чыгып керәсең. Ә иртәнге сәгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне, уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы килә. Тиз генә киенеп куясың да урамга чыгасың. Ә анда бәйрәм башланып та өлгергән инде. Күрше-күлән, бала-чага — күчтәнәч, ә егетләр Сабан туе бүләген алырга килеп тә җиткәннәр. Монысы, ягъни Сабан туе бүләген бирү, тагын да күңеллерәк. Оялып кына сөлге чыгарып биргән апаңны да, телләре телгә йокмаган егетләрне дә гадәттән тыш кызыксыну белән күзәтәсең. Боларның барысы да татар халкының бәйрәмнәре нинди гүзәл, җанга кадерле икәнен күрсәтә. Моның белән генә бетми әле: мәйданда җиргә тезелешеп утырган халык уен карый, көрәшне күзәтә. Менә шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше дә җитәрлек. Әнә, бәрәңге чүбе үсеп җиткән, чөгендерне дә карыйсы бар...

Җәй дә узып бара. Ә күңелсезләнергә һич кенә дә вакыт юк. Беренче кар төшү белән каз өмәсе башлана. Утырмага кунак кызы да килгәч, яшьләр тагын да ныграк шатланалар. Ак пирчәткә кигән, мамык шәл ябынган бу кызга егетләр генә түгел, хәтта кечкенә Гомәр үзе дә гашыйк була. Ә кичен такмак әйтеш, егетләр белән төрле уеннар уйнау дәвам итә. Менә болар барысы да — газиз, кадерле балачакның куанычлы мизгелләре. Туган якка булган мәхәббәтне укучыга җиткерүдә, минем уйлавымча, әсәрнең әһәмияте бик зур. Гади сүзләр белән генә аңлатып бирә алмаган хисләрне бик җыйнак итеп аңлата язучы. Туган якның матурлыгын, һәр кеше дә күрә алмый торган нечкәлекләрен күрсәтә.

Әйе, халык йолаларга, гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.

Әсәрдә тасвирланган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел, табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте... Болар барысы да — һәлакәт. Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез. Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да, каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә, күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкыңның рухи байлыгын онытырга ярамый. Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре нинди матур, нинди гүзәл! Ә безнең балаларның хәтерендә калырлык нәрсәләр булырмы?

Әсәрләр укып чыгар өчен генә түгел, ә укыгач укучыга нинди дә булса фикер җиткерү өчен, аны уйландыру максатыннан чыгып языла. Шулай булгач, Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәре безгә нәрсә дә булса бирергә тиеш. Минемчә, бу әсәр табигатьне яратырга, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, онытылганнарын яңартырга чакыра. Балачак авазы аша ишетелгән бу проблемаларны хәл итү бик әһәмиятле!

Date: 2015-09-18; view: 3465; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию