Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Төп һәм урта мәктәптә татар телен укытуның максат бурычлары





Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, фикер йөртү сәләтен үстерүдә бик мөһим шарт булып тора.Ана телен укытуның бурычлары түб. гыйбарәт:

- Үз халкына, аның әдәби теленә, тарихына, һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү

- Ана телен, аның грамматик төзелешен үзләштергән, грамматик, стилистик һәм орфографик яктан дөрес сөйләм һ. язу күнекмәләренә ия булган, орфографик, орфоэпик һ. пунктуацион яктан тулы белемле, тел чараларыннан уңышлы файдалана белүче һ. сәнгатьле уку күнекмәләре алган кеше әзерләү.

- Укучыларның сүзлек хәзинәсен баету

- Үз фикерләрен ана телендә, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле, җыйнак, төгәл һ. матур итеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

- Укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтләрен һ. мөст.эшләү күнекмәләрен үстерү, аларны үзлекләреннән белем алуга әзерләү

- Белем һ. тәрбия бирүгә комплеслы якын килеп, укучыларда әхлак кануннары тәрбияләү

- Мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне үз ана телендә үзләштерүгә җирлек әзерләү, башка телләрне өйрәнүне җиңеләйтү

- Җәмгыять тормышында туган тел-ң – тат.теле-ң роле, башка телләр системасында тоткан урыны, икетеллелек турында тиешле мәгълүмат бирү.

Бу бурычларны үтәү өчен, барыннан да бигрәк, укытучы ана телекн яхшы белергә тиеш.

 

 

Татар теленә өйрәтүнең дидактик һ. психологик нигезләре.

Теләсә кайсы фәннең нигезе булып аның закончалыклары, ягъни категорияләре һ. принциплары тора. Чит телне укыту методикасы үз “яшәеше” өчен базаны дидактикадан ала. М.А.Данилов, Б.П.Есипов, М.Н. Скаткин, М.И.Мәхмутов һ.б. педагоглар-ң концептуаль тикшеренүләренә нигезләнеп,без тат.телен чит тел буларак укытуга кагылышлы түбәндәге дидактик принципларны аерып чыгарабыз.

Фәннилек пр-бы.

Рус мәктәпләрендә тат.телен укыту методикасында фәннилек пр-бы уку процессын оештыру вакытында тел тур. заманча фән. мәгълүматларын исәпкә алуны күз алдында тоталар. Әлеге принципның мәҗбүри шарты булып сөйләм эшчәнлеге теориясе, укыту һ. тәрбия, яшь психологиясе, педагогик псих-я теориясе ягъни чиктәш фәннәр буенча яңа тикшеренүләр нәтиҗәләрен куллану да тора. Моннан тыш. Фән-лек пр-бы өйрәнелә торган материалны сөйләм эшчәнлегеннең барлык төрләре буенча җентекләп сайлауны күздә тота. Димәк, фән-лек пр-бы тел һ. сөйләм турында фәнни мәгълүматлар б/н катгый рәвештә ярашучы тел өйрәтү процессын аңлата.

2.Системалылык һ. эзлеклелек пр-бы. Дидактида әлеге пр-п түбәндәгечә тәгаенлаштырыла:гадидән катлауга, җиңелдән авырга, билгеледән билгесезгә һ. якыннан еракка.

Т.т. укыту методикасында сист.-к пр-бы өйрәнелә торган материалның һ. укытуның методик алымнарының системасын һ. эзлеклеген күздә тота. Бу пр-п элегрәк өйрәнелгән темаларның яңа мәгълүматлар б/н бәйләнешен таләп итә. Әлеге прин-ң төп катег-се –элеккегесен үзләштерми торып, укучылар б/н алдагысына күчмәскә.

3.теория б/н практика бәйләнеше пр-бы. Әлеге пр-пны тормышка ашыру т.т. укыту метод-ның төп бурычына –коммуникатив юнәлешне көчәйтүгә хезмәт итәргә тиеш.

4.аңлылык һ. активлык пр-бы. Бу пр-п аралашу коралы буларак телне аңлы рәвештә үзләштерүне күздә тота. Мондый якын килү вакытында белем һ. күнекм-р хәтердә ныграк саклана. Т.телен үзләштерүнең нәтиҗәлелеге укытучыны уку эшчәнлеген интенсивлаштырса, һәрбер укучына активлаштырып, аны аралашу процессында катнаштыра алса гына арта(төрле биремнәр б/н акт-у:сорау-р, диалоглар).

5.аңлаешлылык һ. көч җит пр-бы. Бу пр-п укучыларның үтәү ө/н аңлаешлы булырлык уку материалын үзләштерүнең потенциаль мөмкинлекләрен исәпкә алуны күздә тота.

Date: 2016-06-06; view: 1641; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию