Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 9 page





Таһировның бу тигез тавышын ишетү Яңгурага аеруча читен иде.

Карагыз әле, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул, сүз таба алмыйча. — Нигә сез шул үләтне яклыйсыз? Нигә олы башыгызны кечерәйтәсез? Мин ишеттем әле, сез үзегез дә аны кочып үпмәгәнсез. Ә үзегез яратмаган кайберәүләргә хәтта кул да бирмәгәнсез.

Дөрес, шундый хәл дә булды. Ләкин мин аларны терелтер өчен кулымнан килгәнен эшләдем. Ә сез нәкъ менә шушы нәрсәне эшләмәгәнсез...

Яңгура, сабырсызланып, ишекле-түрле йөренә башлады.

Ул үлгән... — диде Әбүзәр абзый.

Бик дөрес эшләгән... Элегрәк тончыкса, тагын да яхшырак итәсе булган. Дөньяны сасытмасыннар. Никадәр халыкның башын ашадылар.

Әбүзәр абзый аңа шелтә белән карап торды да конверт сузды:

Укыгыз.

Яңгура хат өстеннән күзләрен тиз-тиз йөртте дә, агарынып, хатны өстәлгә ташлады.

Сез шуның ихлас язуына ышанасызмы?

Әйе, Фазылҗан, ышанам. Бу хатның һәр сүзе йөрәк каны белән язылган дип уйлыйм.

Сез бу хатны нишләтмәкче буласыз? Җәмәгатьчелеккә җиткерергә уйлыйсызмы?

Нигә кирәк ул аларга, — диде Әбүзәр абзый. — Минемчә, бу сезгә карый, нәтиҗәсен дә сез ясарга тиеш. Чистарыгыз, Фазылҗан. Җаныгызга мунча кирәк сезнең, Фазылҗан!

Әбүзәр абзый китеп барды, ә Яңгура әле бик озак ыңгырашып утырды. Аннары йөзе белән өстәлгә капланып, яңадан ике кулы белән башын кысты. «Сез дә җан сорыйсызмы? Сез дә миңа үз-үземә суд ясарга кушасызмы?!.»

Кич белән Яңгура кабинетында утыра иде. Ишек шакып хастаханә халатына төренгән олы яшьтәге бер авыру керде.

Ни кирәк? — дип сорады Яңгура, каш җыерып.

Берни кирәкми, Фазылҗан Җангирович, — диде авыру һәм рөхсәт тә сорамыйча урындык кырыена килеп утырды. — Баядан бирле берүзегез утырасыз. Күреп, рәхмәтемне әйтим дидем... Сезнең кушуыгыз буенча иртәгә мине хастаханәдән чыгаралар.

Хастаханә беркемнең дә мәңгелек йорты түгел. Амбулатория юлы белән дәваланырсыз. Урын җитми, — диде Яңгура.

Аңлыйм. Шулай кирәктер. Урын бушатырга булгач, нигә чыкмаска...

Яңгура бу кешене яхшы белә иде. Шуңа күрә аның болай беркатлыланып юаш кына сөйләшүенә ышанмады.

Мин ашыгыч эш белән утырам, — диде ул, алдындагы кәгазьләргә кулы белән күрсәтеп. — Барыгыз, ял итегез.

Хәзер чыгам, Фазылҗан Җангирович. Сезгә бер генә соравым бар иде. Мине квартирама килеп дәвалаган чакларыгыз исегездәме икән? Мине дә, хатынны да, балаларымны да? Көненә өчәр-дүртәр тапкыр чабып килә торган идегез.

Иң ачы ирония белән әйтелгән бу сүзләр Яңгураны утка ташлаган күк иттеләр. Ләкин ул үзен нык тотып:

Мин үземнең табиблык вазифамны үтәдем, — диде.

Гафу итегез, минем этемә баш ию... ул да сезнең табиблык вазифагызга керә идеме?

Яңгура урыныннан сикереп торды.

Сез мине хезмәт урынымда мыскыллыйсыз. Моның өчен...

Берни булмый, тик кызмагыз гына, — диде авыру әкрен генә. — Ул чакта мин зур начальник идем. Сезгә файдам тиярдәй бер кеше идем. Сез моннан оста файдаландыгыз, Фазылҗан Җангирович. Хәзер мин беркем дә түгел һәм сез мине, сәламәтлегем ныгып җитмәүгә карамастан, хастаханәдән куасыз. — Авыру урыныннан торды. — Рәхмәт. Сез авыруларны түгел, чиннарны дәвалаучы икән!

Һәм авыру ишекне әкрен генә ябып чыгып китте.

Яңгура эт шикелле уларга җитешеп өстәл янында басып торды. Тәрәзә ачык иде. Бакчада кемнәрнеңдер сөйләшкән, көлешкән тавышлары ишетелә. Көннәрнең озын чагы. Инде кичке ун тулып, унберенче киткән, ә тышта әле эңгер-меңгер сүнмәгән. Тик агач яфраклары гына якты күк фонында кап-кара булып күренәләр,

14

Көннәрдән беркөнне газеталар карап утырганда, Әбүзәр абзыйнын күзенә кечкенә генә бер мәгълүмәт чалынды. Анда зур галим, атаклы хирург Фазылҗан Яңгураның, патриотлык күрсәтеп, Казандагы яхшы квартирасын калдырып, ерак Себергә даими эшкә киткәнлеге әйтелгән иде.

Профессор берничә минут күзләренә ышанмыйчарак торды, йөзенә кан йөгерде, аннары газетаны атып бәрде:

Хәшәп!

Ә эшкә барырга дип парадныйдан чыкканда, ул, кулына сөт бидоны тотып, базардан кайтып килүче Тютеевны очратты:

Исәнме, Шаһгали? — диде.

Шаһгалинең шаһлыгы бетте инде! — дип елмайды Тютеев, — Мин хәзер, Әбүзәр Гиреевич, ты бы.

Пенсионерларны русча «ты бы» дип йөртүләрен Әбүзәр абзыйның ишеткәне бар иде. Гаҗәпләнеп:

Әллә сәламәтлегегез начарланып киттеме? — дип сорады.

Юк, сәламәтлегемнән зарланмыйм әле, — Тютеев үз-үзеннән бик канәгать тавыш белән көлде. — Җәмгыять каршындагы векселемне үтәдем, тиененә кадәр җиткереп. Инде үзем өчен генә бер егерме-утыз ел яшисем килә. Хакым бар!

Тиененә кадәр җиткереп? — дип кайтарып сорады Әбүзәр абзый. — Бу ничек инде, Шаһгали? Исән чакта моны түләп бетереп була микәнни?

Була! — диде Тютеев, тантана белән. — Бер көн артык, бер көн ким итмичә түләп була. Яхшы кредитор кебек. Яшем тулды — вәссәлам. Хәзер коммунизмны карчыкка бидон белән сөт ташып каршы алырга исәп. Җәйгә Идел буена бакчага рәхим итегез. Җиләк ашатырмын.

Тютеев китеп баргач, Әбүзәр абзый, чын күңеленнән нәфрәтләнеп:

Вексель... кредитор... Гомер буе нәрсә белән сату иткән, хәшәп!.. Никадәр рухи фәкыйрьлек! — диде һәм ашыгыбрак атлый башлады. «Юк, актык сулышың килеп җитмичә, янып егылып төшмичә, кешеләр алдындагы бурычны түләп бетерергә мөмкин түгел, мөмкин түгел!» — дип уйлады карт профессор.

Аңа калса, ул тагын җитмеш ел армый-талмый эшләр иде кебек. Әмма быел ел башыннан ук аның саулыгы нәкъ көзге көн кебек төрлечә үзгәреп тора: әле хәле яхшыра да, ул хастаханәгә, деканатка, лекцияләргә, гыйльми утырышларга чаба, әле хәле начарланып китә дә, урынга ята һәм атналар буе беркая да чыга алмый. Өй халкы аны кадерләп кенә, саклап кына тотарга тырышалар. Инде санаторийга путевка да булдырганнар иде, абруйлы консилиум аңа хәзергә өйдән кузгалмау хәерлерәк булыр дигән фикергә килде.

Хәер, путевка әллә ни кызганыч түгел, аның яңасын булдырып була. Әбүзәр абзыйны зуррак мәсьәлә борчыды: озынга сузмыйча шушы араларда кафедра җитәкчелеген икенче бер кеше кулына тапшырырга кирәк дип уйлады. Элегрәк мондый уй аның башына килсә, ул үз-үзен тиргәп, бу — хезмәттән качу кебек түбән бер эш, дип әйтер иде. Картая башлагач та әле ул моңа бөтен җаны-тәне белән каршы торды. Ә менә быел котылгысыз хәл белән исәпләшмичә мөмкин түгеллеген ачык төшенде. Булдыра алмый башлаганнан соң да урынга ябышып яту — бу, гади генә итеп әйткәндә, печән өстендәге эт хәленә калу — үзе дә ашамый, кешегә дә бирми. Юк, вакытында китә белү — бу шулай ук егетлек. Егет булып яшәгән кеше егет булып китә дә белергә тиеш. һәм Әбүзәр абзый, картлыгы һәм сәламәтлеге начарлану сәбәпле, кафедрага һәм сотрудникларының гыйльми тикшеренүләренә җитәкчелек итү, укыту һәм оештыру эшләрен алып бару үзенә кыенлашуын әйтеп, үзен бу эштән азат итүләрен сорап хат язды. Кафедрага җитәкчелек итүне иң сәләтле шәкертләреннән берсе булган профессор Фаизовка тапшыруларын үтенде.

Институтның гыйльми советы, аның үтенечен урынлы табып, Таһировны почетлы әгъза һәм гыйльми консультант итеп калдырып, кафедра җитәкчелегеннән азат итте. Бу көнне институтта бик зур тантана булды, профессорга нинди генә хөрмәт күрсәтмәделәр, нинди генә рәхмәтләр әйтмәделәр, әмма ул боегып утырды, ә өйгә кайткач түзмәде, елап җибәрде...

Холкында аның әллә ни үзгәреш сизелмәде, гүя авыруын ул чүпкә дә санамый иде, тик кайчакта гына:

Картайдым, быел нигәдер аеруча картайдым, — дип зарланып ала иде. Әмма күңеле аның нидер сизенә иде ахрысы. Ул я бик озак сөйләшмичә түшәмгә карап ята, я бертуктаусыз сөйли, үткәннәрен еш искә төшерә, я гомер юлына йомгаклар ясарга керешә иде, Галина Петровнаны, Аксюша түтине бик еш телгә алды; алардан хатлар килеп тора, икесе дә сәламәтләр...

Бүген дә ул берүзе бик озак уйланып ятты, — яшьләр эштә, Гөлчәчәкне балалар бакчасы белән урманга озаттылар. Фатихәттәй үзенең бетмәс-төкәнмәс өй эшләре артыннан йөри: әллә базарга, әллә кибеткә чыгып киткән. Бары тик Әбүзәр абзыйның гомерлек юлдашы Мәдинә ханым гына һәрвакыттагыча аның белән бергә. Бүген аның да башы авырта, олы якта диванга яткан.

Туганый, — дип дәште аңа Әбүзәр абзый, әкрен генә. — Син йоклыйсыңмы?

Юк, туганый, йомышың бармы әллә?

Мәдинә ханым, әйберләргә бәрелмәс өчен бер кулын алга сузып, сак кына адымнар белән Әбүзәр абзый янына килде һәм кармалап урындыкка утырды.

Туганый, синең яшь чакларың исеңә төшәме? — дип сорады Әбүзәр абзый. — Әгәр хәзер безгә егерме бишләр булса, кая барыр идек? Дим буена, шулаймы? Чишмәгә.

Алар шулай ерак үткәннәрен искә төшерә-төшерә байтак вакыт сөйләшеп утырдылар. Аларга бернәрсә дә комачауламады. Өй эче тын, тик кайдадыр күршеләрдә пианино уйныйлар. Бала уйный ахрысы, гел бер гамманы кабатлый. Калын стена аркылы музыка тонык кына ишетелгәнгә, аз гына да борчымый. Тышта кояшлы көн, камыш пәрдәләр төшерелгәнгә, өй эче ярым караңгы, тик берничә урында гына пәрдә ярыгыннан бүлмә эченә алтын сызыклар сузылган.

Фатихәттәй кайтты. Мәдинә апа аның янына чыкты, ә Әбүзәр абзый тагын берүзе уйланып калды. Ятып арыгач, торып, әзрәк йөренде дә сәгатькә күз төшерде: өч кенә икән әле, яшьләр тагын ике сәгатьсез кайтмас. Хәзер Әбүзәр абзый аларның эштән кайтуларын баладай нәүмизләнеп көтә иде. Яшьләр белән бергә бу тын өйгә зур тормыш сулышы килеп керә, ә ансыз Әбүзәр абзыйга бик читен, ул болай тик ятарга күнекмәгән.

Гөлшәһидә белән Мансур бергә кайттылар. Кайтулары белән үк туп-туры Әбүзәр абзый янына кереп хәлен сораштылар, яңалыкларны сөйләделәр.

Гөлшәһидә алып кайткан яңалыкларның иң зурысы һәм Әбүзәр абзый өчен иң шатлыклысы хастаханә бинасының уң канатына нигез сала башлау хәбәре булды.

Ә мин монда Байгыш ялкау кебек аунап ятам, — диде ул. — Димәк, башладылар? Хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә. Хәлем бераз яхшыру белән үк барып карыйм. Карлар яуганчы, стеналарын өеп бетерсәләр, эчке эшләрне кыш көне дә алып барып була. Рәхмәт, Гөлшәһидә, рәхмәт, тырыштыгыз.

Барыбыз бергә инде, әткәй, — диде Гөлшәһидә, керфекләрен аска төшереп. — Сез хәзер Алексей Лукичны күрсә идегез! Егерме елга яшәргән диярсез, шундый дәрт белән эшли.

Зур эш кешене яшәртә, Гөлшәһидә, зур эш! Карагыз аны, — диде профессор, бармагы белән Мансурга һәм Гөлшәһидәгә күрсәтеп, — гомерегезне вак эшләргә әрәм итмәгез. Аннан да үкенечлерәк нәрсә дөньяда юк! Сәлахның ачы язмышын һич онытмагыз.

Намус суды алдыннан Саматов шәһәрдән юкка чыкты. Кая киткән, кая барып абынган — берәү дә белми. Хәер, аны эзләүче дә булмады, чөнки ул кешеләргә кирәк түгел иде. Тик кирәкле кәгазьләр юнәтүдә аңа Фазылҗан Яңгура булышкан дип сөйләүчеләр генә булды.

Әткәй, мин сезгә чәчәкләр алып кайттым, — дип, Гөлшәһидә өстәлдәге буш вазаны күтәреп кухняга чыкты. Бераздан ул салкын суга утыртылган һәм өсләренә дә су бөркелгән чәчәкләр күтәреп кире әйләнеп керде. Бөтен бүлмә берьюлы хуш ис белән тулды.

Кайдан һәрвакыт шундый матур чәчәкләр алып кайтасыз? — дип сорады Әбүзәр абзый һәм чәчәкләрне ләззәтләнеп иснәргә кереште.

Минем бер таныш бакчачым бар — Мортаза бабай, — диде Гөлшәһидә, каенатасына шундый сөенеч ясаудан куанып. — Хәтерләмисезме икән, бездә бер ятып та чыккан иде.

Тыпыртай Мортазанымы? Хәтерлим, бик хәтерлим. Шулмыни әле ул алтын куллы бакчачы? — Әбүзәр абзый күзлеген киде дә, өстәл тирәли йөреп, чәчәкләрнең һәрберсен аерым-аерым карый башлады. — Мондый матур чәчәкләр сирәк була. Карагызчы, никадәр камиллек! Мортаза бабай үзе үстергән сортлар ахрысы. Ай-һай! — Әбүзәр абзый сынын турайтты, бер кулы белән өстәл читенә җиңелчә таянды, икенчесенең имән бармагы белән кемнәргәдер кисәтеп әйткәндәй: —Халык — художник ул, бөек художник! — диде. — Ул табигать биргән матурлыкка гына канәгать түгел, ул хәтта табигатьнең иң назлы иркәсе, иң нәфис сәнгате — чәчәкләрне дә яхшырта, матуррак, чибәррәк, сөйкемлерәк итә... Халык ул бөек шагыйрьләрен дә, художникларын да һәм меңләгән Лотфи, Шәйхук, Мортазаларын да тудыра. Без барыбыз да халыктан чыккан һәм актык сулышыбызга кадәр халыкка хезмәт тә итәргә тиешбез... — Әбүзәр абзый китап шкафлары янына барды, башын кыйшайта төшеп аларга янә бер сокланып карады, тамырлары беленеп торган кулы белән шома такталарны сыйпады, үзенә хас елмаюы белән елмаеп башын кагып алды. Аннары бүлмә уртасында туктап, иреннәрен кысып йомып торды да уң кулын югары күтәрде:

Әйдә халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә! —

 

дип шигырь әйтте һәм бик мәгънәле итеп тагын авызын йомды, бик үзенчәлекле итеп тагын башын кагып алды, — Кем әйткән моны?

Тукай, — диделәр Гөлшәһидә белән Мансур беравыздан.

Юк, халык интеллигенциясе әйткән моны, — дип төзәтте Әбүзәр абзый, — Тукай язган гына. Мин яшь чакта татарның булачак зыялылары — ул чакта шундый сүз бар иде — бу шигырьне манифестлары итеп кабул иттеләр. Дөрес, мин үзем мәдрәсә шәкерте түгел идем, мин студент идем. Мин Пушкинны да, Лермонтовны да, Некрасовны да, Белинский белән Добролюбовны да, Герцен белән Чернышевскийны да, Толстой, Чехов, Короленко, Горькийларны да белә идем. Минем иң яраткан шигырем — Пушкин әсәре:

Подымем стаканы, содвинем их разом!
Да здравствует Музы, да здравствует разум!
Ты, солнце святое, гори!
Как эта лампада бледнеет
Пред ясным восходом зари,
Так ложная мудрость мерцает и тлеет
Пред солнцем бессмертным ума.
Да здравствует солнце, да скроется тьма! —

 

Әбүзәр абзый имән бармагын югары күтәреп тынып торды, аннары дәвам итте: — Рус культурасы белән якын таныш булганга, аның алдынгы идеяләре белән яшәгәнгә, мин Тукай шигыренең мәгънәсен дә кайбер шәкертләрдән тирәнрәк аңлый идем. Халыкка хезмәт итү минем иң татлы хыялым иде. Университетны тәмамлагач, терапия корифее — профессор Алексей Николаевич Казем-Бек үзе миңа ординатурада калырга тәкъдим итте. Бөек Казем-Бек! Ә мин авылга җибәрүләрен үтендем. Чишмәгә. Башкорт далаларында адашкан Чишмәгә! Минем күбрәк вакытым юлда, авылларда үтте. Бер аттан төшәргә өлгермисең, икенчесе көтеп тора. Син утыз-кырык чакрым юл үтеп кайткан, арыган, тузанга баткан, тамагың ач. Ләкин икенче бер якта шундый ук ераклыкта сине яңа авыру көтә. Син яңадан атка утырасың — пошел! Атларның тояк асларыннан ут кына чәчри, дугада җиз кыңгырау гына чыңлый...

Әткәй, тройкада йөргән өчен Станкевич сезгә ни әйтте? — дип сорады Гөлшәһидә елмаеп.

Барчук булмагыз, игенчеләр барчукларны яратмый, диде. Ә сез моны каян беләсез?

Беләм инде, әткәй, сезнең Вәлиулла исемле яраткан кучерыгыз булганын да беләм. Сез Чишмәдән киткән чагында, ул сезне елап озатып калган.

Елады шул, — дип көрсенде профессор. — Әллә кадерләмәдекме, хәтерегезне калдырдыкмы әллә, нигә безне ташлап китәсез, диде.

Профессор башын иде, мөгаен, шушы күренешләр кабат аның күз алдыннан бөтен тиңдәшсез матурлыклары һәм сагышлары белән кабатланып үткәндер.

Беләсезме, дусларым, — диде ул бераздан, — минем күңелемдә күптән йөри торган бер хыялым бар: университет бусагасыннан башлап узылган юлларым буйлап бер әйләнеп кайтасым килә. Дим буйларын, Чишмәне, пар атларда йөргән авылларны күрәсем килә... Быел булмады инде. Киләсе елга бергәләп барсак? Анда бит хәзер гаҗәп үзгәрешләр булгандыр.

Ул шкафтан хәтфә янчык алып килде дә шул янчыгын кулында әйләндерә-әйләндерә сүзен дәвам итте:

Моннан ярты гасыр чамасы элек, мин әле Чишмәдә эшләгәндә, бер хатынның, баласын үлемнән коткарып калган идем. Ул бик фәкыйрь хатын иде. Өстенә кигән күлмәге гел ямау гына иде. Мин аның йөзен күрмәдем, Ул, татар гадәте буенча, миннән йөз яшереп сөйләште. Мин аның кара күзләрен генә күрдем. Ул күзләр бүген дә хәтеремдә. Өч баласын им-томчылар кабергә озаткан, төпчеге өчен шашар хәлгә җитеп борчылган, им-томчыларның нәгъләт-каргышларына, бәддогаларына карамыйча, баласын күтәреп хастаханәгә килергә үзендә көч тапкан ананың кайгы һәм курку белән тулы күзләре иде. Төпсез чоңгыл иде ул күзләр. Дәһшәт тә өмет кенә... — Әбүзәр абзый авызын йомды һәм үзенең гадәттәге «һеееммм!» ымлыгыннан соң дәвам итте: — Ул бичара хатынның ире бар идеме, юк идеме, белмим, бер дә күрмәдем. Сәламәтләнгән баласын хастаханәдән алып киткәндә, ул миңа бик зур рәхмәтләр укыды, теләмәгән теләге калмады, бүләк бирә алмавы өчен әрнеде... Бер атнадан соң бу хатын тагын хастаханәгә килде. Ишек төбендә йөзен яулык чите белән каплап басып тора. Мин аңардан: балагыз тагын авырый башладымы әллә? — дип сорадым. Баласы авырмый икән, йөгереп уйнап йөри, ләкин хатынның үзенең күңеле тыныч түгел. Нәзер әйткән булган. Вәгъдәсен үтәмәгәч, нәзере җир белән күк арасында асылынып тора торгандыр дип курка икән, мескен. Шуннан бу миңа барлы-юклы әйберләрен сатып җыйган бакырларын сузды. Мин алмагач, ул бик курыкты, ап-ак агарынды, аз булганга алмый дип уйлады ахрысы. Мин аңа авыруларны түләүсез дәвалыйм, миңа бер тиен дә акча кирәкми дип әйттем. Ул моңа ышанмады.

Түләүсез берни дә эшләмиләр, — диде ул. — Китап муллага да сәдака бирергә куша. Сез мине фәкыйрьлегем өчен кызгансагыз да, тәңре кызганмас, әйткәнеңне эшләмәдең дияр. Мин гөнаһлы бәндә булып калырмын.

Мин әгәр аңардан бернәрсә дә алмасам, ул миңа рәнҗер, вөҗданы тынычланмас дип уйладым. Алайса Мәдинәгә Дим буеннан ак лалә чәчәкләре җыеп китерегез, дидем. Ул, моңа бик гаҗәпләнеп, чәчәк бүләккә саналамы соң, дип сорады. Ул миңа ышанмады, сез мине алдыйсыз, диде. Шуннан мин шүрлектән бер яшел тышлы китап алып: менә укыгыз, китапта шулай язган, дидем. Ул укый белмәвен әйтте. Шуннан мин үзем укыган булдым. Ул чакта татар китапны изге күрә, китап сүзенә ышана иде. Баласына күчтәнәч алырга дип үзем бер сум акча бирдем. Ул бичара ни әйтергә белмәде. Урамга чыккач та, безнең капка төбендә аптырап басыл торды. Бер учына йомарлаган акчасына, бер безнең тәрәзәгә карый. Аннары урам буйлап әкрен генә китеп барды. Шуннан соң мин аны яңадан беркайчан да күрмәдем. Тик өй хуҗасы гына, кемдер таң белән безнең бусагабызга ак чәчәкләр салып китә, дип әйтте. Без Мәдинә белән шул хатындыр дип уйладык.

Әбүзәр абзый иреннәрен йомды, «һееммм!» дип кабатлады, аннары дәвам иттерде:

Бик күп еллар үткәч, табиб этикасы турында сөйләгән лекцияләремнең берсендә мин шушы мисалны китердем. Ә алтмыш еллык юбилеемны үткәргәндә, студентлар миңа шушы ак чәчәкне бүләк иттеләр, — Әбүзәр абзый янчыгын чишеп аннан бик матур пыяла савыт чыгарды. Пыяла савыт эчендә фил сөягеннән эшләнгән гаҗәеп нәфис ак чәчәк иде.

— Карагыз, нинди матур, — диде Әбүзәр абзый, сокланып карап. — Нәкъ чын чәчәк төсле, таҗында чык тамчысы да җемелдәп тора. Ә исе, — ул савытның төймәсен борып алып иснәде: — Дим тугайларының исе бар. Озаграк иснәсәң, башлар әйләнеп китә. Менә үзегез дә бер иснәп карагыз әле... Дөрес бит! — Һәм ул төймәне яхшылап кире борып куйды. — Бүген бу чәчәкне, дусларым, сезгә бирәм. Гомерегез буе ак килеш, пакь килеш саклагыз аны. Хәшәп булмагыз. Вексельләр белән эш итмәгез! Чиннарны дәваламагыз! Минем кебек, картайгач, бу чәчәкне күңелегезгә якын кешегә бирерсез. Берүк, ул кеше табиб була күрсен. Бәлки, ул табиб Гөлчәчәк булыр, бәлки, башка берәү... — Әбүзәр абзый савытны Гөлшәһидәгә сузды. — Хәзерге яшьләргә бу сәер инде. Романтика, сентиментальность диярләр. Мин яшьтән романтик идем, гомеремне дә романтик булып үткәрдем. Чамалы гына булганда сентиментальносте да ярый ул, минемчә. Чамасын белеп алганда, елан агуыннан да кыйммәтле дару ясала бит.

Икенче көнне Әбүзәр абзый, Гөлшәһидә эштән кайткач:

— Бер генә көнгә булса да Гөлчәчәкне алып кайтмассызмы икән? Нигәдер бик сагындым шул шаянымны, — диде.

Ял көнне Гөлчәчәкне өйгә алып кайткач, картның сөенече эченә сыймады.

Шуннан соң атна-ун көн узгач, көндез, эш вакытында, Маһирә ханым белән Гөлшәһидә Әбүзәр абзый янына килделәр. Алар икесе дә борчулы иде.

Әткәй, без киңәшергә дип, — диде Гөлшәһидә, — Николай Максимовичны бик авыр хәлдә китереп салдылар. Тагын йөрәк...

Date: 2015-12-13; view: 354; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию