Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 3 page





Мин кичектем, — диде кыз, бер аңа гына ишетелерлек тавыш белән. Аннары йөгереп килеп бер букетын Татьяна Степановнага, икенчесен Мансурга сузды.

Аңа, аңа, — диде Мансур, Юматшага ымлап.

Юк, сезгә! Терелткән өчен. Юматшага чәчәк бирә башласаң, ул тагын машина астына керер, — диде Диләфрүз.

Барысы да рәхәтләнеп көлеп алдылар. Диләфрүзнең бу сүзләре Юматшага аеруча ошады. Ә Диләфрүз бер дә уйламастан бу сүзләрнең теленә килүенә үзе шаккатты.

Машинада кайткан чагында Юматша Диләфрүзнең кулыннан тотып:

Ни булды? Нигә чыраең качкан? — дип сорады.

Диләфрүз хәйләли дә, алдаша да белми иде. Якты нур чәчә торган сөйкемле күзләре шунда ук мөлдерәмә яшь белән тулды.

— Ни булды? — дип кабат сорады Юматша, борчуга төшеп. — Рәнҗеттеләрме әллә?

Соңыннан сөйләрмен, — диде Диләфрүз шыпырт кына, шоферга ымлап.

Баскычтан алар әкрен генә менделәр. Юматшаның бер кулында таяк, икенчесе белән Диләфрүзне култыклап алган иде. Диләфрүз аны әкренрәк атларга өндәгән саен, ул кызурак атларга тырышты.

Аягыңны авырттырасың ич, — диде Диләфрүз, аны кызганып, һәм шул ук вакытта ул Юматшаның ни өчен болай кызу менүен дә сизенә иде кебек. Билгесезлек һәркемне чыбыркылый бит.

Юматша өченче катта бер бүлмәле аерым квартирада тора иде. Ачкычын кесәсеннән чыгарып аңа бераз карап торды да Диләфрүзгә сузды.

Мә, үзең ач!

Бу сүзләрнең бүтән мәгънәсе дә бар иде. Диләфрүз моны аңлап, ачкычны курка-курка гына алды.

Кыюрак бул, — диде Юматша елмаеп. — Өйдә аю юк.

Озак вакыт кеше яшәмәгән бүлмәләрдә генә була торган тынчу ис борынга килеп бәрелде.

Юматша ут кабызды.

Диләфрүзнең бу бүлмәгә беренче аяк басуы иде. Язылышмыйча бармыйм дип кырт кисеп куйган иде ул, менә ничек килеп чыкты.

Тар гына коридорда Диләфрүз Юматшаның өс киемен салдырды. Үзе чишенмәде.

Әллә ишек төбеннән борылып кайтып китәргә уйлыйсыңмы оялмыйча? — диде Юматша. Ул җиңелчә каршылык күрсәткән Диләфрүзнең өс киеме төймәләрен үз кулы белән ычкындырды.

Көзгедә үз йөзен күргәч, Диләфрүз тагын да зуррак борчуга төште. Аның йөзе ап-ак иде. «Нигә мин болай... Юматшаның мине чыннан да... гаепле дип уйлавы бар ич...»

Әйдә, хәзер апартаментымны күрсәтәм, — дидө Юматша, Диләфрүзне култыклап алып. — Менә минем... юк, ялгыш әйттем, менә бу безнең залыбыз, йокы бүлмәбез һәм кабинетыбыз, — ул пыяла ишекне ике якка ачып җибәрде.

Диләфрүз чак кына аһ дип кычкырмады. Үзенең аркылы тыкрыктагы тавык кетәге хәтле генә почмагыннан соң, бу егерме метрлы бүлмә аңа искиткеч зур булып тоелды. Бүлмәдә әллә нәрсә дә юк кебек, ләкин анда пөхтәлек күзгә бәрелә. Түгәрәк өстәл, ваза, тахта, торшер, радио, китап шкафы, шкаф өстендә Диләфрүзнең үзенә дә билгеле булмаган рәсеме, стенада әйбәт рамда Шишкин картинасы — яшел нарат урманы.

Һаваның тынчу булуына, тузанның күплегенә игътибар итмә, алары хуҗа өйдә булмаганга гына... Хәзер чистартабыз, — дип, Юматша форточканы ачты. Аннары тын гына басып торган Диләфрүзне яңадан култыклап алып кухняга чакырды. — Менә монысы аш бүлмәбез һәм кухнябыз. Су, ванный, санузел менә рәттән тезелеп киткәннәр. Ләкин нәрсә белән сыйлыйм икән мин сине бүген? — диде ул, шкаф тартмаларын ача-ача. Варенье бар, чәй-шикәр бар, икмәк... катып беткән.

Диләфрүз уйга калып башын иеп басып торды. Юматша аны бала кебек сөенер дип көткән иде. Чөнки боларның күбесен ул махсус аны куандырыр өчен эшләгән иде. Ә Диләфрүз гүя бернәрсә дә күрми.

Әйдә утырыйк диванга, — диде Юматша, нык итеп. Ул Диләфрүзнең кайгысын таратмый торып аның бернәрсәгә дә карамавын аңлады, — Сөйлә барысын да. Кем рәнҗетте үзеңне?

Сәлах, — диде Диләфрүз, кинәт яшькә тыгылып. — Миңа нахак яла якмакчы... Сиңа килеп әләкләмәкче...

Шул гынамы? — диде Юматша, аны иңнәреннән кочып алып. — Шуның өчен генә ут йотып утырасыңмы? Бер Сәлах түгел, йөз Сәлах килеп әләкләсә дә, мин аларга ышанмыйм.

Ул әллә ниләр сөйләр, — диде Диләфрүз, башын күтәрмичә генә.

Әллә ниләр сөйләсә, телен кисеп, авызын ямап кайтарырмын, — диде Юматша, кызның кулларын үбә-үбә. — Сине миннән хәзер беркем дә аера алмый, куркагым.

Чынны әйтәсеңме, Юматша? — дип сорады Диләфрүз, ышанып бетмичә.

Кайчан ялганлаганым бар минем?

Көнләшерсең дип котым очты.

Көнләшүен көнләшермен, ләкин нахак сүзләргә карамам.

Чәчәк алып бармаганга үпкәләмисеңме? — дип сорады Диләфрүз. — Муеныма асылынырга маташа дип әйтерсең дип курыктым.

Кит аннан! — дип кычкырып җибәрде Юматша. — Юләркәем, син минем муенымнан кочсаң, мин синең аягыңа егылырга әзер.

И, көлмә инде, Юматша, — диде Диләфрүз оялып, Юматша аны кочаклап иреннәрен үпте. Диләфрүз тиз генә торып аякка басты. Йөзе ут кебек яна, күкрәге тибрәнә, ә күзләре чиксез сөенечле бәхет белән тулы.

Юматша радионы куеп Диләфрүз алдына килде:

Әйдә биибез!

Һәм алар җай гына әйләнә башладылар. Бүлмәнең тузаннары да сөртелмәгән әле, табынга куярга аш-су да юк әле, кухняда сызгыра-сызгыра чәйнек кайный, ә алар бииләр дә бииләр. Алар бәхетле, алар шат, дөньяда бүген аларга бүтән бернәрсә дә кирәкми. Алар икәү, ике йөрәк бергә тибә, ике йөрәк бер-берсенә чиксез ышана, бу ышану — иң-иң зур байлык. Бу аларның туйлары.

Сәхипҗамал җиңги хастаханәдән терелеп чыккач, бер атна кунак булды да, юллар өзелгәнче дип, Акъярга кайтырга ашыга башлады. Акъяр авыл советы председателе Казанга киңәшмәгә килгән иде. Юлдаш та булгач, Сәхипҗамал җиңгинең күңеле бигрәк очынды. Гөлшәһидә татар театрына алып барам, Казанны күрсәтәм әле, тагын бер-ике атна тор дип үгетләсә дә, Сәхипҗамал апа риза булмады.

Юк, юк, җаным, күрсәткән яхшылыгыңа да мең рәхмәт. Насыйп булса, Казанны да күрербез, театрына да барырбыз әле, — диде, — хәзер кайтыйм инде, тотма инде син мине, җаным. Юлдаш да булгач, бергә-бергә кайтулары да җиңелрәк, — диде.

Шуннан соң Гөлшәһидә җиңгәсен тагын бер тапкыр Әбүзәр абзыйга күрсәтте дә аны юлга җыя башлады. Мансур да кайтырга мөмкин дип әйтте.

Үлем авызыннан тартып алдылар инде үземне, Хатирә апа җаным, — дип, тора торгач, тагын табибларны мактарга керешә иде Сәхипҗамал җиңги. Гөлшәһидә белән Мансур арасындагы мөнәсәбәтне сизенгән иде ул. Дөрес, Гөлшәһидә үзе аңа бернәрсә дә әйтмәде, ләкин тел белән әйтүдән битәр, күз карашы күбрәк сөйли бит. Мансур белән бергә булганда, Гөлшәһидәнең күзләре ничек нурлана иде! Моны сукыр хатын да күрә ләбаса!

Сәхипҗамал җиңгәсен озаткач, Гөлшәһидә берничә көн ямансулап йөрде. Ләкин хәзер озаклап хискә чумарга аның вакыты юк иде. Партия эше, хастаханәдә каты авыруларның күбәеп китүе бик күп мәшәкать тудырды. Бигрәк тә Солтанморатова көйсезләнә, тегесе дә ярамый, монысы да. Профессорны чакырыгыз дип таләп итә. Ә Әбүзәр абзый яшь кеше түгел инде, аны урынсыз борчудан Гөлшәһидә бик саклана иде. Аның яшендәгеләр күптән пенсиядә бит инде.

Баштарак Солтанморатова Гөлшәһидә каршында шактый ялагайланды, аның белән хатын-кыз серләрен бүлешкән булды, ялгыз икәнсең, яңа кеше икәнсең, Казанда дус-ишсез яшәве читен, дус-иш булганда, барысы да табыла, дигән булып, үзенең киләчәктә ярдәм итәсен дә ачык сиздертте, нейлон кофталарга хәтле ышандырды. Ләкин Гөлшәһидәнең боларга исе китмәвен күргәч, ачуы кабарды, «кара авыл кызы, берни белми, берни күрмәгән», дип уйлады, ә соңыннан Гөлшәһидәнең боларны күрмәү, белмәү сәбәпле түгел, бәлки вакланасы килмәү, сер бирмәү аркасында кире кагуын аңлагач, үзе дә аның белән әрсезрәк, югарырак тонда сөйләшергә тотынды, зур танышларына зарланачагын да яшермәде, хәтта тора-бара шәфкатьсез, гамьсез, берни белми дип гаепләүгә кадәр, барып җитте. Гөлшәһидә бу юлы да, күңеле бик рәнҗесә дә, сабырлыгын җуймады, әрепләшмәде, «яхшы, сезнең теләгегезне Маһирә ханымга җиткерермен, сезне бүтән бүлекчәгә күчерүне үтенермен», диде һәм башка авырулар янына күчеп утырды.

Әмма Маһирә ханым шул ук көнне Солтанморатова янына килеп, сезне иртәгә башка бүлекчәгә күчерәбез, дип әйткәч, ул тагын риза булмады.

Пажалста, мине футбол тубы итмәгез, палатадан палатага тибеп очырып йөртмәгез, дәвалагыз, — диде.

Сүз бит аяклы да, канатлы да, ул сөйләнгән җирдә генә торып тормый. Алексей Лукичка да, профессорга да барып җиткән. Бүген Әбүзәр абзый хастаханәгә килеп керү белән үк Гөлшәһидәдән Солтанморатованың хәлен сорады (аның тавышындагы канәгатьсезлекне Гөлшәһидә бик ачык сизде).

Бүген дә төнне тынгысыз үткәргән, — диде Гөлшәһидә. — Морфий уколыннан соң гына йоклап киткән. Йокы артерияләре тибеше ритмлы, кулдагы тамыр тибеше зәгыйфьрәк. Йөрәк тибеше тавышы тонык, үпкәләре гыжлый.

Әйдәгез, барып карыйк.

Алар өскә, авыру янына күтәрелә башладылар. Баскычта профессор ике тапкыр туктады.

Сезгә, Әбүзәр Гиреевич, лифт белән генә күтәрелергә кирәк, — диде Гөлшәһидә.

Икенче катка гына ярый, өйгә кайтканда менә дүртенче катка менәргә туры килә. Анысы читенрәк, — профессор яулыгын чыгарып ак мыегын сыпырып алды һәм «менә шулай ул» дигән кебек йомшак кына көлемсерәп куйды.

Палатага керделәр. Солтанморатова күзләрен йомып ята иде, аяк тавышына керфекләрен күтәрде һәм күзләре шунда ук курку белән тулды. Профессор гүя берни сизмәгән кебек аның янына утырды, кулын тотты, хәлен сорады. Солтанморатова елый башлады, үләрмен инде ахрысы, рәтләп кайгыртучым да юк бит минем, диде.

Профессор аңа кырыс кына карап алды.

Зарлануыгыз соңга калган, иң кыены үтте инде, — диде. — Әгәр үзегезгә үзегез зыян итмәсәгез, бүген яртылаш терелдем дип исәпләгез инде, — Ә палатадан чыккач, Гөлшәһидәне ныклап кисәтеп куйды:

Хәле шәптән түгел әле, приступлары яңадан кабатлануы мөмкин. Бу хатын йөрәген бик нык бетергән, нервлары да тузган, — диде. — Строфантин бирегез. Аннары...

Гөлшәһидә профессор әйткәннәрне блокнотына яза барды.

Бу вакытта алар кабинетта икәү генә иделәр. Профессор кулларын артына куеп аз гына йөренеп алды да, идән уртасында туктап:

Берничә минут тоткарласам, вакытыгыз булырмы? — дип сорады.

Рәхим итегез, Әбүзәр Гиреевич.

Парткомыгыз кайда?

Үзем кайда булсам, шунда, — дип елмайды Гөлшәһидә, картның ни әйтергә теләгәнен сизенә алмыйча. — Аерым бүлмәбез юк.

Менә гариза китергән идем...

Гариза?

Партиягә керергә...

Сез?!

Нигә бу хәтле гаҗәпләнәсез? Сез бит үзегез дә, съезддан кайткач, һәр намуслы кеше хәзер коммунистик идеалларны кабул итмичә яши алмый, дип әйткән идегез. Әлбәттә, партиясез була торып та, ул идеалларны кабул итәргә, алар белән яшәргә, алар өчен көрәшергә мөмкин. Әмма минем өчен Коммунистлар партиясенә керү формаль бернәрсә генә түгел. Бу — минем гомерем йомгагы.

Гөлшәһидә балкып китте.

Бик яхшы булган, — диде ул шатланып. — Чын күңелемнән котлыйм, Әбүзәр Гиреевич. Коммунистлар партиясенә нәкъ менә сезнең кебек кристаллдай саф кешеләр кирәк.

Юк, Гөлшәһидә сеңелем, без түгел, партия безгә кирәк... Устав буенча өч рекомендация диелгән. Менә өчесе дә: профессор Николаев, профессор Фаизов һәм Мария Федоровна Захарова — минем белән бергә егерме биш ел эшләгән безнең сестрабыз бирде. Тагын нәрсәләр кирәк икән?

Автобиографиягез һәм анкета.

Аларны кайчан китерим?

Үз вакытыгыз белән.

Яхшы. Рәхмәт. Хушыгыз.

Профессор аның кулын кысып баш иде дә китеп барды. Гөлшәһидә аның артыннан карап калды: ул яшәргән иде сыман, хәтта адымнары җиңеләеп киткән иде кебек.

Әле кичә генә Гөлшәһидәгә үтә картайгансыман күренгән, кызгану хисе уяткан кеше түгелме соң бу? Гөлшәһидәнең йөрәге кысылды, күңелендә горурлык хисе ташыды: ул Әбүзәр абзый кебек кешеләрне үзенә тарткан бөек Коммунистлар партиясе белән, шул партиянең бер әгъзасы булуы белән горурланды.

Икенче көнне инде профессор Таһировның партиягә керергә гариза бирүен бөтен хастаханә белә иде. Шул турыда иң зур яңалык итеп сөйләделәр. Күпчелек профессорның бу адымын хуплады, тик кайберәүләр генә:

Картаймыш көнендә нигә геройланган була? Җәннәткә керсә дә, тәмугка керсә дә, партбилет сорамаслар әле, — дип көлделәр.

Профессорга һәрвакыт эчтән ачуланып йөргән Сәлах:

Кеше, кулыннан эш килми башласа, партиягә керә, — дип чәнчеп алды.

Әмма мондый чебен тешләүләре беркемне дә ышандыра алмады. Партия җыелышы көнне лекцияләр аудиториясе халык белән шыгрым тулды. Ачык җыелыш булганга, партиясезләр дә килгән иде. Зиннуров та, бер почмакка кереп утырган да, блокнотына нәрсәдер сызгалый иде.

Җыелышны ачып президиум сайлаганнан соң, Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйның анкетасын, профессор Николаев белән профессор Фаизов биргән рекомендацияләрне укыды.

Өченче рекомендацияне Мария Федоровна Захарова биргән. Ул үзе биредә, без аңа сүз бирербез, — диде Гөлшәһидә. — Автобиографиясен шулай ук укып тормыйм, Әбүзәр Гиреевич үзе сөйләр. Партбюро, иптәш Таһировның гаризасын карап, аны Коммунистлар партиясенә әгъзалыкка кандидат итеп алырга дигән фикергә килде. Миңа сорауларыгыз бармы? Булмаса, сүзне Әбүзәр Гиреевичка бирик. Рәхим итегез, Әбүзәр Гиреевич.

Өстенә өр-яңа костюм, ак күлмәк кигән, ак галстук таккан профессор ашыкмый гына өстәл янына килде, бер кулы белән кызыл материяне сыпыра-сыпыра сөйләп китте. Ул гадәттәгечә салмак тавыш белән тыныч кына сөйли иде кебек. Чынында исә ул чамасыз дулкынлана һәм бары тик озак еллар буе тупланган тәҗрибә генә аңа каушавын халыкка сиздермәскә ярдәм итә иде.

Менә сезнең алда, — диде ул, — татарлардан беренчеләрнең берсе булган табиб басып тора. Гаҗәпме? Гаҗәп. Чөнки бүген безнең хастаханәдә гына да, дистәләп татар табибы эшли. Алай гына да түгел. Бүген үз табиблары, үз галимнәре, үз инженерлары булмаган бер генә милләт тә, халык та юк безнең илдә. Ләкин уйлап карагыз: бер буын гомере эчендә шундый могҗиза! Ничек булды соң бу? Безгә табиблар, галимнәр, башка белгечләр алла рәхмәте белән күктән төштеме? Караңгы, надан, фәкыйрь Россия ничек шундый кыска бер вакыт эчендә иң цивилизацияле илләрне узып китеп, бөтен дөньяга якты нур чәчә башлады? Бүген безнең ил табиблар әзерләү буенча, мәсәлән, дөньяда беренче урында тора. — Әбүзәр абзый сулыш алды, уң кулын югары күтәрде һәм горур тавыш белән: — беренче урында! — дип кабатлады. — Кайдан мондый мөмкинлек? — Болар барысы да героик Ленин партиясенең, Коммунистлар партиясенең титаник эше, көрәше, җиңүләре нәтиҗәсендә генә мөмкин булды, иптәшләр! — диде.

Профессор үзенең биографиясен җәелми генә сөйләп бирде дә дәвам итте:

— Мин кешеләрне барлык чирләрдән арынган хәлдә, сәламәт килеш күрү турында гомерем буе хыялланып яшәдем. Хәзер Коммунистлар партиясе медицина фәнен үстерергә шундый зур материаль мөмкинлекләр биреп килә, бүген әле кеше гомере өчен гаять куркыныч саналган бик күп чирләр якын киләчәктә тәмам бетереләчәк. Рак кебек, йөрәк авырулары кебек чирләр дә җиңеләчәк. Коммунизм — ул халыкның сәламәтлеге...

Бер уйласаң, бик гади бер күренеш кебек: безнең илдә һәр көн шундый партия җыелышлары булып тора, партиягә яңадан-яңа яшь әгъзалар кабул ителә. Әмма кешеләр бу җыелышка — гомернең шушы иң зур көненә төрле юллар белән киләләр. Берәүләргә ул аңлы тормышның башы булса, икенчеләренә гомер йомгагы.

Гомер йомгагы! Моны әйтүе генә ансат бит. Әнә, җыелыш алдында ап-ак чәчле профессор басып тора. Күпме гомер кичергән ул, күпме җилләр аның башы өстеннән үткән, күпме газапланган, күпме шикләнгән, күпме сөенгән ул. Иске интеллигенциянең бер вәкиле буларак, ул революцияне ура кычкырып кабул итмәгән, урамнарда: революция дулкыннары гөрләгәндә, атышлар барганда, урам ташлары канга буялганда, карательләр котырганда, аның кайсы ярга бәрелергә белмичә йөргән тетрәткеч көннәре, Россия һәлак була, цивилизация җимерелә дип аһ орган чаклары аз булмаган. Аннары канатланып, дәртләнеп, җиң сызганып эшләгәндә, тагын аның башына тукмак төшкән, ул шәхес культының явыз золымын, аның шомлы дәһшәтен кичергән. Әнә ул, күзләрен кыса төшеп, шуларны барысын берьюлы күргән кешесыман, тынып калган залга карый. Ниләр генә юк аның бу күз карашында! Әмма, барыннан да элек, бу күз карашында уй һәм акыл чагыла. Бу кеше монда шәхси шөһрәт өчен дә, ниндидер бәлаләрдән үзен саклап калыр өчен дә, картлыгында ниндидер файдасын күреп калыйм дип кызыл мандат алырга да килмәгән. Гомерен саф килеш, пакь килеш уздырган, берәүгә дә бил бөкмәгән, берәү алдында да рияланмаган, тәлинкә тотмаган, вөҗданына хыянәт итмәгән, йөзенә кызыллык китерә торган яки үкенерлек бер генә эш тә эшләмәгән бу кешегә боларның берсе дә кирәк түгел. Аны бары тик бөек идеал гына, шул идеалга, ахыр килеп, баш ию, аның олылыгын ахыргача тану һәм аңлау гына аны монда китереп, партия җыелышы алдына бастырган...

 

Иртәдән бирле түбә кыекларыннан тамчылар тама. Кояш та күренми, көне дә әллә нинди соры гына, ә тамчылар шыбырдашып тамалар да тамалар. Болар инде язгы тамчылар, төнлә дә тама торган апрель тамчылары. Колак салып тыңласаң, бәлки бу тамчылар тамуында, язгы авазларның бу беренче җырында бүтән музыканы да ишетергә мөмкиндер. Җиңү җыры да шулай ерактан башлана бит. Ләкин кем аны бүген тыңлый? Мансур өчен, мәсәлән, бу минутта тамчылар тамуы гына түгел, зур дөнья үзе дә, аның шау-шуы да, кайгысы-шатлыгы да, хәтта кешеләре дә юк иде. Ул үзе дә гүя юк иде. Тик акылы, күзләре һәм куллары гына бар. Аның бөтен зиһене операция өстәлендә яткан авыруга юнәлгән. Ул башканы белми, белергә теләми дә. Баш өстендә таш яуса да, үз йорты янса да, ул моннан кузгалмаячак.

Больницаларның операционный бүлмәләре ишеге башында көн саен «Операция бара» дигән кызыл ут кабына. Бу ике сүз үз эченә алган киеренкелекне күпләр белеп тә бетермиләр. Мондагы секундларның, минутларның, сәгатьләрнең биниһая көч таләп итүен күз алдына китерүе дә авыр. Хирург, аның ярдәмчеләре авыру өстенә иелгәннәр. Операция сестрасы бердәнбер кирәкле коралны күз ачып йомганчы хирург кулына тоттыра...

Авыруның баш очында басып торган табиб-наркотизатор аның маңгаена чыккан бөрчек-бөрчек тирләрне марля кисәге белән сыпырып ала һәм приборларга күз төшерә. Приборлар авыруның хәле нормаль икәнен күрсәтеп торалар иде. Кинәт стрелкалар сикереп куйды. Аннары бик кызу түбән тәгәри башладылар. Табиб хирургка операцияне туктатырга боерык бирде. Авыруның хәлен яхшыртыр өчен ашыгыч чаралар күрә башладылар, ләкин стрелкалар түбән төшүдән тукталмадылар, алар мәрхәмәтсез рәвештә соңгы чиккә якынлаштылар. Бу чик артында — үлем. Менә лампочкаларда да, сөрән салып, кызыл сигнал утлары кабынды. Авыруның йөрәге тибүдән туктады, сулышы тынды, пульсы югалды. Бер генә прибор да җан әсәре барлыгын күрсәтми иде. Мансурга булышучы ассистентларның, сестраларның йөзендә борчулы аптыраш. Кеше үлде. Рәхимсез үлем тагын бер җанны алып киттем дип тантана игә. Тик Мансурның гына моның белән килешергә хакы юк иде. Клиник үлем белән чын үлем арасында хәлиткеч дүрт-биш минут вакыт бар. Шушы дүрт-биш минутта яшәү көче үлгән кешенең организмын бөтенләй ташлап өлгерми әле. Бары тик шул санаулы минутлар үткәч кенә, организмны тулысынча паралич суга, һәм барысы да бетә.

Мансур кулын сузды. Операция сестрасы Наталья Владимировна бу юлы да ул сүзсез таләп иткән бердәнбер коралны гына бирергә тиеш. Аның да ялгышырга, икеләнергә хакы юк. Ул күз ачып йомганчы хирургның зур һәм җитез кулына үткен скальпель тоттырды. Бер сызу белән, Мансур авыруның күкрәген ярды һәм, пычагын ләгәнгә ташлап, авыруның йөрәген кулына алды да, камыр әвәләгән кебек әвәли-әвәли, аны ясалма рәвештә эшләтә башлады. Бер үк вакытта хирургның ассистентлары артерияләргә кан кертә башладылар. Приборлардагы стрелкалар кыймылдап куйдылар. Ләкин бу — йөрәкнең үзалдына, үзенең сихри көче белән эшләве түгел иде. Бу фәкать хирург кулларының мускул көче генә иде. Ләкин бу көч һәр секунд саен рәхимсез якынлашкан гомуми параличны кичектереп торырга мөмкинлек бирә иде. Барысы да тын алмыйча йөрәкнең «кабынуын» көттеләр. Ә аның гүя «кабынырга» исәбе дә юк иде. Ләкин Мансур йөрәкне ясалма рәвештә эшләтүдән туктамады. Аның куллары тала башлады. Әмма туктарга, ял итәргә бер генә секунд та вакыты юк иде аның. Ул әвәләде дә әвәләде.

Date: 2015-12-13; view: 404; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию