Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 7 page





Буяуга манчылып беткән алъяпкыч бәйләгән, агара башлаган кыска чәчле башына ялпәк түбәтәй каплаган тәбәнәк кенә буйлы агай үз эшенә, — шкафлар инде урыннарына куелган иде, — бер читкәрәк китеп сөенеп карап торды да:

— Ярар, игелеген күрегез, — диде һәм, шкаф янына килеп, — менә монда минем кләймәм, Әбүзәр абзый. Кояш сурәте. Гәрәнтия дигән сүз, әлегечә әйтсәк. Бер еллык, ике еллык түгел, гомерлек.

Бу вакытта инде июнь килеп җиткән иде. Тәрәзәләр ачык, бүлмәләрдә җиләс җил уйнаклап тора һәм актыккы буяу исләрен өрә иде.

Сәгать җиделәрдә Гөлшәһидә килде. Бүген аның завод амбулаториясендә приемный көне булганга, бераз соңгарак калган иде. Китап шкафларын, пыялалы стеллажларны күргәч, ул да таң калды.

Менә монда останың тамгасы бар, — диде Әбүзәр абзый аңа, бик зур сер әйткән шикелле итеп, — Лотфуллага берәү дә матурлык фәнен өйрәтмәгән. Ә нинди матур итеп эшләгән. Сәнгать бу, сәнгать! Җаны гына юк, — диде профессор, тирән сокланып. — Укымышы да булмаган Лотфуллаларга мондый матурлык хисе кайдан килгән? — дип сорады ул һәм үзе үк җавап та бирде: — Халык күңеленнән! Ул анда мәңге яши.

Гөлшәһидә үз шатлыгын уртаклашырга ашыкты:

Сезгә әйтмәдем бит әле, Әбүзәр Гиреевич, «ялкынлы фотометр» ны бүген, ниһаять, көйләдек бит. Иртәгә кереп карагыз, зинһар.

Кем, Шәйхук булыштымы?

«Ялкынлы фотометр» кайткач, аны көйләп урнаштыру бик мәшәкатьле булды. Башта пожарниклар, аннары горгаз аптыратты. Аннары инженер таба алмыйча йөдәп беттеләр. Шуннан соң Әбүзәр абзый: «Булмаса, Шәйхукны гына чакырыгыз», — диде.

Әйе, шул! — диде Гөлшәһидә. — Дөрес, инженер да тапкан идек. Инженер үзе әйтте, әгәр Шәйхук булмаса, үземә генә кыен булыр иде, диде.

Әбүзәр абзый үтә кәефләнде:

Мишәр әйтмешли: баш бар ул Шәйхукта! Әгәр заманында ул Шәйхукларга, Лотфуллаларга уку да эләккән булса, алар дөньяны шаккатырырлар иде. Борчаны дагалаган Тула сулагайлары токымы ич алар! Мин, Гөлшәһидә, шундый халык талантларына гомерем буе гашыйк.

Инде китапларны шкафларга, стеллажларга тәртипләп урнаштырасы бар иде. Әбүзәр абзый әллә ничә тапкыр туганыен телгә алды. Әгәр аның күзләре яхшы күрсә, аңардан да оста төзүче булмас иде, диде.

Урынына куелмаган, кирәк вакытта табып булмый торган китап — югалган китап ул, — дип, Әбүзәр абзый Мансур белән Гөлшәһидәгә китапларны нинди тәртип белән урнаштырырга кирәген сөйли башлады...

Очы булмастай күренгән эшләр дә бер бетә икән. Менә әйбәтләп җыештырылган, иркенәеп һәм яктырып киткән залда бөтен гаилә табын янына җыелды. Гөлшәһидә әле күченмәгән иде. Шимбә көн кич күченергә дип сүз куештылар. Көндез, эштән соң, Гөлшәһидә белән Мансур язылышырга барачаклар, сәгать алтыларда-җиделәрдә якын кардәшләр өчен генә мәҗлес булачак. Туйны, әзерләнергә бераз вакыт булсын дип, икенче якшәмбегә калдыру мәслихәт күрелде.

Гөлшәһидә уйчанланып калды. Кичен, озата барган чагында, Мансур да моңа игътибар итте: «Ни булды?» — дип сорады. Гөлшәһидә башын түбән иде, бераз аска карап барды, аннары Мансурга карап:

— Мансур, син бер дә пошынмыйсыңмы? — дип сорады. — Мин әллә ничек... ышанып та бетмим кебек... Күңелем нигәдер урынында түгел шикелле. Тагын әллә ниләр булыр төсле.

Юк, хәзер берни дә булмый! — диде Мансур, Гөлшәһидә үткәннәрне искә төшерә дип уйлап. — Борчылма, Гөлшәһидә.

Шимбә көн иртәнге алтыларда-җиделәрдә шыбырдап яңгыр явып узды. Тугызда, Гөлшәһидә эшкә барырга дип өйдән чыкканда, күктә бер генә болыт кисәге дә калмаган иде инде. Күк гөмбәзе тагын да биегрәк күтәрелгәнсыман, үзе чип-чиста, зәп-зәңгәр, һава сулап туймаслык дәрәҗәдә саф һәм татлы. Тротуарлар кибеп килә, бөтен җирдә яшеллек шаулый, койма артларында шау чәчәктә утырган алмагачлар, чияләр күренеп-күренеп кала.

Хәзер инде бу урамда бер-ике катлы иске йортлар бөтенләй диярлек калмаган. Алар урынында яңа таш йортлар калкып чыккан. Урамга асфальт җәелгән, яшь агачлар утыртылган. Менә шул яшь агачларның бөдрә яшел яфраклары урамга кабатланмас бер ямь бирә икән.

Гөлшәһидә ерактан ук капка төбендә Мортаза бабайны күрде.

Исәнме, бабай, — диде Гөлшәһидә аңа, ачык йөз белән. — Иске йортлардан бу урамда синеке генә калган, ахрысы.

— Озакламый минекен дә сүтәбез, диләр, — диде карт, — Безгә дә ванналы, газлы тормышның тәмен татып калырга чират җиткән диләр.

Ә бакчаң? — дип сорады Гөлшәһидә. Теге вакытта ул аның бакчасын кайтарткан һәм Мортаза бабай яңадан чәчәкләр үстерә башлаган иде.

Яңасын үстерербез, кызым, тагын да матуррагын, зуррагын. Хәзер таш йортларда да бакчаларга урын калдыралар.

Гөлшәһидә аңардан күп итеп чәчәкләр әзерләвен үтенде.

Була, була, туеңа дигәннәрен махсус үстерәм.

Хастаханә бакчасы алдында Гөлшәһидә янә туктады.

Яшеллек шундый куе, хастаханә бинасы бөтенләй күренми. Нинди матур саф яшеллек! Бер-ике атнадан яфраклар аз гына карасулана төшәр, аларда мондый саф ямь булмас инде. Бу саф яшел ямьгә бүген карап калырга кирәк. Туйганчы, туйганчы карарга кирәк!

Больницага керү белән үк Гөлшәһидәне телефонга чакырдылар. Мансур икән. Хәерле иртә теләп, кәефен сорады.

Борчылма, һич борчылма. Көн яктысында мин моңсулана белмим... — диде Гөлшәһидә.

Ике бәхет бергә туры килми диләр диюен дә, кайчак килә икән ул. Бүген Гөлшәһидә белән язылышырга барасы көндә Мансур йөрәген кулына алып үлемнән коткарган теге егетне терелтеп өенә кайтара иде. Сәгать уннарда, автобуска төялеп, егетнең иптәшләре килеп җитте. Егермедән артык кеше — бөтен бригада. Хәзер инде Мансур егетнең Зур химия заводы төзелешендә монтажчылар бригадиры булып эшләвен, бу бригадага беренчеләрнең берсе итеп коммунистик хезмәт бригадасы исеме бирелүен дә белә иде. Озакламыйча егет яңадан төзүчеләр сафына басачак.

Егетнең иптәшләре арасында кызлар да бар. Кайсы икән сөйгәне? Әнә берсе, иң алда басканы, толымын бер сүтеп, бер үреп тора. Шунысымы икән?

Мансур түбәнгә төште. Табиблар, сестралар барысы вестибюльдә җыелганнар иде инде. Мансур ишекне ачарга кушты. Тышта гармун уйнап җибәрделәр. Ишектән бер төркем яшьләр белән әлеге озын толымлы кыз да йөгереп керде һәм егетне муеныннан кочып үпте дә башын күкрәгенә салды, гүя ул аны хәзер беркемгә дә бирмим дия иде.

Иптәшләре белән шаулашып-гөрләшеп бик җылы итеп күрешкәннән соң, егет Мансур алдына килде һәм аның кулын ирләрчә кысты.

Рәхмәт, Мансур абый, — диде, аннары Татьяна Степановна каршына килде, аңа да чын күңеленнән рәхмәтләр әйткәч, бүтәннәрнең кулларын кысып чыкты. Кыз бер генә минутка да аның кулын ычкындырмады. Аның күзләрендә курку да, шатлык та. Кинәт ул аңына килгәндәй иптәшләренең кулларындагы чәчәкләрне алып табибларга, сестраларга өләшә башлады. Менә алар яшьләргә генә хас бер күңелле шау-шу белән ишек алдына чыктылар, гармун уйный-уйный автобуска утырдылар. Аннары машина кузгалды, ачык тәрәзәләрдән кул болгадылар, егетнең бәхетле йөзе янә бер күренде дә юк булды. Гармун тавышы да өзелде. Шулай алар бүтән тормышка, зур эшләргә киттеләр, ә табиблар, сестралар, санитаркалар яңадан үзләренең мәшәкатьле хезмәтләренә — авырулар янына таралыштылар.

Унбиш-егерме минуттан Мансур яңадан операция өстәле янында иде инде. Бүген җиңел операцияләр генә. Уникенче яртыда ул эшен төгәлләп тә өлгерде. Аннары кайтырга җыена башлады. Гөлшәһидәгә шалтыратты. Трубканы Диләфрүз алды.

Кайтып китте инде, — диде ул, шат тавыш белән. — Мин дә хәзер кайтам.

Кара, кичекмәгез, Диләфрүз, — диде Мансур.

Мансур халатын салды.

Барыгыз, кайтыгыз инде, Мансур Закирович, — диделәр иптәшләре. Алар Мансурның бүген нинди бәхетле көне икәнен беләләр иде. Мансур иптәшләренең тәбрикләүләренә елмая-елмая эшләпәсен киде, плащын беләгенә салды.

Шул чакта телефон шалтырады. Кайсыдыр трубканы алды да:

Мансур абый, сезне, — диде.

«Гөлшәһидә...» дип шатланып Мансур трубкага үрелде. Әмма трубкадан Самуил Абрамовичның борчулы тавышы ишетелде:

Мансур Закирович, сез китмәдегезме әле?.. Мин беләм. Ләкин беркая да китмәгез. Беркем китми!.. Тимер юл станциясендә зур авария. Берничә минуттан безгә имгәнүчеләрне китерә башлыйлар... Хәзер министр килеп җитә... Барыгыз да үз урыннарыгызга. Операция блогын әзерләргә...

Мансур трубканы кыскан килеш катып басып торды. Самуил Абрамович трубканы куйган, ту-ту дигән тавышлар гына ишетелә иде, ә Мансур әле һаман трубканы ычкындырмый басып тора. Тимер юлда авария — бу инде сугыштагы кебек. Нинди операцияләр буласын, күпме буласын, күпме дәвам итәсен алдан берәү дә белми.

Иптәшләр, тимер юлда... авария... Барыгыз... операция блогын әзерләгез.

Мансур башына эшләпә кигән, беләгенә плащын салган килеш әле тагын бер минут чамасы аңын җыйгандай басып торды, аннары тиз генә Гөлшәһидәләр хастаханәсенә шалтыратып, Диләфрүзне сорады. Әле генә кайтып китте диделәр. Өйгә шалтыратты, анда да җавап бирүче булмады. Ә хастаханәдә инде ыгы-зыгы башланган, кызыл хач машиналары бер-бер артлы капкадан керәләр иде.

Гөлшәһидәгә хәбәр итә алмавы өчен сызланып Мансур халатын киде һәм операционныйга йөгерде.

— Мин үзем Гөлшәһидә Бәдриевнадан гафу үтенермен, — диде аңа каршы очраган Самуил Абрамович.

Менә Гөлшәһидәнең өй адресы... — диде Мансур. —! Менә записка. Бик үтенәм, кемне булса да җибәрегез.

Самуил Абрамович язуны халат кесәсенә тыкты да ашыгып китеп барды.

«Гафу үтенермен имеш...» Эш гафу үтенүдәмени..., Гөлшәһидә дә кеше бит, аның да үзе өчен генә яшисе килгән минутлары булырга тиеш. Бигрәк тә шундый көнендә. Мансур вакытында килмәгәч, ул пошына башлар... Әллә нәрсәләр уйлап бетәр... Хәтере дә калыр, рәнҗер дә, хурланыр да... Әллә миннән башка да...»

... Имгәнүчеләр бик күп иде. Мансур, башка хирурглар кебек үк, башын күтәрмичә эшләде. Берсен өстәлдән алып китүгә икенчесен, өченчесен китереп салдылар» Барысының җәрәхәтләре зур. Кайберләренең хәтта аяк-кулларын кисәргә туры килде.

Ниһаять, Мансур операционныйдан чыкканда, караңгы төшеп килә иде инде. Самуил Абрамовичны күргәч, Мансур:

— Записканы Гөлшәһидәгә җибәрдегезме? — дип сорады.

Самуил Абрамович, аптырап, кулын халат кесәсенә тыкты һәм... Мансурның запискасын чыгарды. Мансур агарынып китте.

Нинди мәхшәр иде бит... Тәмам... — дип аклана башлады Самуил Абрамович.

Мансур халатын салып ыргытты да аска йөгерде... һәм баскычның яртысында туктап калды. Аста Диләфрүз белән Гөлшәһидә култыклашып басып торалар иде.

Гафу ит, — диде Мансур, Гөлшәһидә алдына килеп, баш иеп. — Бездә...

Беләм... Син борчылма... Иртәгәге көн дә безнеке ич, — диде Гөлшәһидә әкрен генә һәм: — Бик арыдыңмы? — дип аның чәченнән сыпырып алды, — Өйдә дә беләләр, борчылма.

12

Туйны шауламыйча гына, зурдан купмыйча гына үткәрергә булганнар иде, чакырыласы кунакларның исемлеген төзи башлагач, бер мәҗлескә түгел, икегә дә сыеп бетмәгәнлеге күренде. Туган-тумача да шактый, дус-иш тә. Кайсының хәтерен калдырасың. Туй болай да үпкәсез булмый диләр. Киңәшә торгач, беренче мәҗлескә туган-тумача һәм кардәш-ыруларны, икенчесенә дус-ишләрне, өченчесенә яшьрәкләрне чакыру кулайрак булыр дигән фикергә килделәр.

— Син, Гөлшәһидә былбылым, — диде Мәдинә ханым, — үз ягыңнан тиешле кешеләреңне берсен дә калдырма. Авылдан дип тартынып торма.

Гөлшәһидәнең авылда да әллә кеме юк иде. Шул бер Сәхипҗамал җиңгәсе бар да Бибисара апасы белән Әһлетдин бабай. Табиблар белән сестралардан ике-өч кеше килсә.

Мансур белән дә киңәшкәч, Гөлшәһидә район хастаханәсенә шалтыратты һәм Бибисара апага туйга кемнәрне чакыруын әйтте.

Хәзер туйга кадәр Гөлшәһидәнең, аш-су әзерләүдән кала, иң зур мәшәкате өйне бизәү иде. Иске, авыр һәм еллар үтүдән каралган, чынаяклары кителеп беткән люстраларны яңалары белән алмаштырдылар. Яңа китап шкафлары үзләре генә дә бүлмәләрне бизәп тора иде. Шул шкаф башларына матур вазалар да куеп чыккач, бүлмәләр тагын да ямьләнеп китте. Яңа нәфис тәрәзә башлары, үтә күренмәле зәңгәрсу пәрдәләр, ишен һәм төсен туры китереп эленгән ишек чаршаулары бүлмәләргә янә бер матурлык өстәде, бүлмәләр иркенәеп, биегәеп киткәнсыман булдылар. Элекке Венеция күренеше картинасына да яңа рам ясаттылар. Шуңа туры килә торган берничә эстамп та сатып алып элгәч, зур зал хәзерге заманга хас җиңел бер төскә керде. Аның каравы Әбүзәр абзыйның кабинетына әллә ни яңалык кертеп булмады. Әбүзәр абзый үзенең күнеккән дөньясыннан аерылырга теләмәде. Аның кабинеты үзенең сырлы китап шкафлары, статуэткалары, алтын рамлы миниатюралары, төрле илләрнең сәнгать әйберләре, ниһаять, борынгы яшел постаулы өстәле, биек артлы, култыксалы креслосы һәм өстәле өстендәге бронзадан коелган ау эте сыны белән борынгы музей почмагына охшый иде. Ләкин чәчәкләр бу бүлмәгә дә кереп утырдылар.

Гөлшәһидә үзе хәзер иң бәхетле көннәрен кичерә иде. Баштарак аңа ничек дип дәшәргә дә белми аптырап торган Гөлчәчәк беркөнне табын янында, бөтен гаилә алдында, әнием дип әйтте. Шулай диюе белән бала бөтенесен куандырды, чөнки һәркайсы аның нәкъ менә шушы минутта ятимлектән котылуын аңладылар.

Аш-су әзерләшергә читтән кешеләр чакырдылар.

Мәдинә ханымның элек-электән килгән таныш аш-су осталары бар иде.

Авылдан чакырылган кунаклар ике-өч көн алдан килеп төштеләр. Гөлшәһидә үз адресларын биргән булса да, алар Хатирә апаларга туктадылар. Бу өйдә элек бер тапкыр булып киткән Әһлетдин бабай белән Сәхипҗамал җиңги, якын туганнарын сагынып килгән кешедәй, Хатирә апа һәм Асия белән ике куллап күрештеләр. Бибисара түти белән таныштырдылар.

Сәхипҗамалның кулында фирүзә кашлы беләзек. Йөзе теге вакыттагы кебек ябык түгел, ит кунган, сәламәтлегеннән һич зарланмады. Мансурга мең рәхмәтләр укыды.

Әһлетдин абзый да, сакал-мыекны төзәттереп, кием-салымын да әзрәк шомартканга, теге вакыттагыдан күп яшь күренә иде. Башында яңа кара түбәтәй.

Алданрак килеп төшүебез өчен гаеп итмәсеннәр дип, Хатирә, сезгә тукталдык инде, — диде ул. — Хатын-кыз: яхшы түгел, фәлән-төгән, көтүебез белән барып төшкәч, шәһәр халкы яратып бетермәс дип, юл буе колак итемне ашадылар. Мин әйтәм, Хатирә андыйлардан түгел, Асия минем үз кызым кебек. Так што, хафаланмагыз.

Өйгә кунак килсә — ямь керә, — диде Хатирә апа. — Без бик шат, Әһлетдин абзый. Хәзер, Гөлшәһидә күчеп киткәч, өебездә ямансу да. Туй беткәнче, үзебездә торып торырсыз. Ыгы-зыгы арасында олы кешеләргә кыен булыр, югыйсә.

Анысы инде, Хатирә, ял итәргә килүебез түгел дә, булдырып, ярап булса дигәндәй, кулдан килгән хәтле булышырга исәп бар иде. Бибисара белән Сәхипҗамал килен аш-суга бик оста, мин теге-бу йомышка чабарга, утын вакларга дигәндәй.

Таза, мәһабәт Бибисара апа урындыкны шыгырдатып утырды да стенадагы шәмаилгә күз төшерде. Ул үзе укый-яза белмәсә дә, шәмаилләрнең коръән сүзе икәнен ишеткәне бар иде. «Динле кешеләр ахрысы, күңелләре булсын», дип ике кулын күтәрде:

— Я, бер фатиха, — диде. Иреннәрен әзрәк кыймылдатып ияк очын сыпырып алды. — Өегезгә бәрәкәт явып торсын.

— Амин, шулай булсын, — диде Хатирә апа. — Кызым, әллә йөгереп кенә Гөлшәһидә апаңнан сөенче алып киләсеңме?

— Кирәкмәс, кызым, кирәкмәс, — дип туктатты Әһлетдин бабай Асияне. — Бераз хәл алгач, үзем барып килермен бульниска. Җайлап әйтәсе сүзләрем дә бар.

— Юл газабы — гүр газабы диләр иде. Хатирә түти, чын икән, — диде Бибисара апа табын янына утыргач. — Афтымабилдә килә-килә эчләрем катып бетте. Егерме биш ел авылдан чыкканым юк иде, бу хәлләрне белсәм, тагын шулхәтле чыкмасам да риза икән.

И, Бибисара апа, юкны сөйләмә әле, — диде аңа каршы Сәхипҗамал җиңги. — Кеше чын дип ышаныр тагы. Афтымабил арба түгел, көн саен Казанга барсам да риза дип сөйләнеп килдең ич.

Һай, Сәхипҗамал җаным, кодагый кешегә азрак иркәләнергә дә ярамый, имеш. Мин, бәлкем, әнә Әһлетдин үзешчәнгә катнашкандагы шикелле, рпитиси ясый торганмындыр. Элекке заманда кодагыйлар, күрше авылдан килсәләр дә, юлларыгыз бик яман дип, өч көн зарлана торганнар иде. Безгә дигәч, Казан хәтле Казанга килеп тә базарны күтәрергә ярамый, имеш.

Әһлетдин бабайның хатын-кыз сүзендә эше юк. Ул, кухня ишеге төбендә капчыгының башын чишеп, Асияне янына чакырды да:

— Болары, кызым, сиңа дип атап алып килгән күчтәнәчләрем, — диде.

— Миңа? — дип гаҗәпләнде Асия.

— Әйе, кызым, сиңа да әниеңә. Монысы урман чикләвеге — синең кебек нечкә билләр ашы. Бусы нәрсә икән? Ә, юкә балы икән. Телең синең болай да бик тәмле, докторлар әйтә, йөрәккә шифасы була балның. Монысы булыр миләш кагы, чәйгә салып эчәргә бик яхшы. Бигрәк тә мунчадан соң. Бусы атланмай. Сиңа әзрәк тазарырга кирәк, югыйсә, сөякләрең беленә. Әнә теге мич буендагы кәрзиндә күкәй. Корзине базарга йөрергә дә ярар, үзем үрдем. Көяз кызларга нинди кәрзин ошаганын беләм мин. Акъяр кызлары, Әһлетдин абзый, миңа бир дә миңа бир дип чак тартып алмадылар. Юк, мин әйтәм, бу Казанның беренче чибәренә, сезнең әле үсәсегез бар. Ә менә монысы — чаңгыда шуганда кияр өчен бияләй белән җылы оекбаш.

Бу кадәр бүләк миңа? — Асия гаҗәпләнеп әле Әһлетдин бабайга, әле әнисенә карады. — Миңа бияләйләре генә. Ашамлык әйберләрен Гөлшәһидә апаларга бирегез.

Гөлшәһидә апаларның өлеше асубый, акыллым. Болары сезгә дигәне. Теге вакытта бик ошатып кайтып киткән идем үзеңне. Мин үзем, Асия кызым, полный музыкан кеше. Хәзергесе заманда туган булсам, бәлкем, үзешчән композитор да булган булыр идем. Яраткан кешеләрем дә полный музыкан кешеләр генә. Музыка ул, кош теле кебек, кеше теле әйтеп бирә алмаганнарны әйтә.

Әни, бу хәтле әйберне нишләтәбез инде?

Хатирә апа да ни әйтергә белми торды.

Ал, ал, — диде Бибисара апа Асиягә. — Кеше яхшы күңелдән китергән икән, карышма. Казаннан кайтканнан бирле исемеңне теленнән төшерми. Бөтен Акъяр егетләрен сиңа гашыйк итеп, кызларыбызны көнләштереп бетерде. Син радиодан «Акъярым» ны җырлаган көнне гармунчыларыбызның күзләрен ачырмады. «Уйнасагыз менә шулай уйнагыз, җырласагыз менә шулай җырлагыз. Койрыгын борган кәҗә бәтие кебек: ә-ә-ә-ә, мә-ә-ә кычкырмагыз», дип үчекләп йөрде үзләрен.

И, Әһлетдин бабай, сез мине тәмам хур иткәнсез, — диде Асия иркәләнеп.

Һәй, — дип сузды карт, күңелле тавыш белән. — Әһлетдин бабаң — бу мәсьәләдә авторитет. Белеп сөйли. Районда үзешчәннәр ярышканда, Әһлетдинне юкка гына жюри әгъзасы итеп сайламыйлар инде. Так што, сөйләсәм, белеп сөйлим.

Чәйләр эчкәч, Әһлетдин бабай Гөлшәһидәне күрергә дип хастаханәгә китте. Өч хатын самовар яңарттылар да тагын табын янына утырдылар. Такта чәйгә индийскийны кушып, бик тәмләп-тәмләп, ашыкмыйча гына, тыныч кына, сүзнең кадерен белеп, җаен китереп, сөйләшә-сөйләшә эчтеләр. Асия үз бүлмәсенә кереп дәресләренә утырды.

Хатирә түти, — диде Сәхипҗамал җиңги, маңгаена чыккан тир бөртекләрен яулык очы белән сөртеп. — Чакыргач килүен килдек тә, күңелем бер дә тыныч түгел. Кодаларыбыз бик зур кешеләр, ә безнең күчтәнәчләребез дә авылча гына, үзебез дә туфракта аунап үскәннәр.

Безнең Гөлшәһидәбез зур түгелмени, — дип, Бибисара апа аңа каршы килде. — Кияү бик зур булса да, делегат түгел әле.

Тукта әле, Бибисара апа, — диде Сәхипҗамал җиңги. — Үлчәү тәлинкәләре дә, тигез итеп салмасаң, берсе өскә күтәрелә, икенчесе аска төшә.

Хатирә апа аны тынычландырырга тырышып:

Юк, юк, Сәхипҗамал, алай һич борчылма, — диде. — Зур кешеләр булса да, үзләре бик прастуй бик ачык кешеләр. Үзең беләсең, кияү бигрәк тә сөйкемле.

Беркатлы Бибисара яңадан үзенекен каерды:

Анысы инде, Хатирә, безнең Гөлшәһидәбез кебек үк сөйкемле сөяк булмас, — диде. — Бриллиант йөзек кашы! Болгар нәселеннән!

Date: 2015-12-13; view: 365; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию