Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 10 page





Кардиограммасын алып килдегезме?

Менә, —диде Маһирә ханым, аңа тасманы сузып.

Әбүзәр абзый тасманы яктыга куеп карады да уйга калды.

Без консилиум җыярга кирәк дигән фикергә килдек, — диде Маһирә ханым.

Кайчан?

Менә бер сәгатьтән, шуңарчы сезнең белән дә киңәшик дидек.

Әбүзәр абзый киенә башлады. Аны никадәр генә кузгалма дип үгетләсәләр дә, ул берәүне дә тыңламады.

Табиб авыру янында булырга тиеш, аның үзе турында уйларга хакы юк мондый чакта, — диде.

Курыккан Гөлшәһидә Мәдинә ханымга инәлә башлады. Мәдинә апа иренең холкын яхшырак белә иде.

Мондый вакытта аны беркем дә туктата алмый, кызым, — диде. — Тик, карагыз, юлда машинаның тәрәзәсе япкан булсын, җил тимәсен.

Машинада барган чакта Әбүзәр абзый:

Карасана, бүген көне нинди әйбәт икән, ә сез мине өйдә бикләп тотмакчы буласыз, — дип җиңелчә шелтәләп тә алды.

Хастаханә капкасын ачып куйганнар иде. Машина асфальт юлга борылды. Әбүзәр абзый машина тәрәзәсеннән яшел таусыман күпереп торган карт агачларның куе ябалдашларына карап алды, аннары карашын бакча күләгәсендә утырышкан авыруларга, уң канаттагы төзелешкә күчерде. Машина баскыч төбендә үк туктады. Әбүзәр абзый ярыйсы гына җиңел атлап хастаханәгә кереп китте. Инде байтак вакыт күрмәгән санитаркалар, сестралар, табиблар белән җылы гына исәнләшә-исәнләшә, каршы очраган Диләфрүзне аркасыннан сөеп өскә күтәрелде.

Профессор кабинетында күренекле терапевтлар — профессор Фаизов, профессор Николаев һәм башкалар җыелганнар иде. Әбүзәр абзыйны да алар дәвалый иде. Шуңа күрә аның монда килеп керүенә гаҗәпләнеп кисәтә башлаганнар иде, ул:

Авыру янына рәхим итегез, — диде. Үзе иң алдан халат чабуларын җилфердәтеп атлады. Гөлшәһидә аны култыклап алып:

Әткәй, зинһар ашыкмагыз, — дип пышылдады.

Николай Максимович керфекләрен хәлсез генә күтәреп, керүчеләргә бер карап алды да тагын күзен йомды. Хәле авыр иде аның.

Сез мине ишетәсезме, Николай Максимович? Мин монда, кадерлем... Бирешмәгез, — диде Әбүзәр абзый, аңа таба иелеп.

Профессорлар латинча үзара сөйләшеп фикер алыштылар, авыруның йөрәген тыңладылар. Аннары тагын берничә минутка кабинетка керделәр.

Авыруның бер тәүлек гомере калган... күп булса, — дип өстәде профессор Фаизов. — Без бары тик аның газапларын гына киметә алабыз.

Профессор Николаев та Фаизов сүзен җөпләде, һаман ишекле-түрле йөренеп торган Әбүзәр абзый гына аларга кушылмады.

Бу йөрәк миңа таныш, ул күп нәрсәләргә түзде, бу сынауны да узар дип уйлыйм, һәрхәлдә, аңа булышырга, кыен чакта аны ялгыз калдырмаска кирәк, — һәм профессор Таһиров үзенең киңәшләрен бирә башлады.

Коллегалары киткәч тә, Әбүзәр абзый Гөлшәһидәнең кайт дигән сүзен тыңламады. Яңадан авыру янына керде.

Николай Максимович элеккечә күзләрен йомып ята иде. Аңарда бернинди дә үзгәреш юк иде кебек, ләкин профессорның тәҗрибәле күзләре башкалар күрмәгәнне күрә иде.

Яшәячәк, — диде ул һәм, чыгарга дип кире борылганда, кинәт ава башлады. Гөлшәһидә аны тотып өлгерде һәм берьюлы авырая башлавын тойды.

Маһирә Хәбировна! — дип кычкырып җибәрде ул.

Маһирә ханым да күреп алды. Диләфрүз дә. Өчәүләп профессорны шундагы буш караватка яткырдылар.

Диләфрүз тиз генә шприц алып килде, кислород мендәре палатада ук бар иде.... Әмма Әбүзәр абзыйга берни дә кирәкми иде инде. Ул үлгән иде.

Карт артист елый.

Кырык елдан артыкка сузылган сәхнә тормышында аңа төрле рольләрдә бик күп «күз яше» түгәргә туры килде. Кем булып кына еламады ул! Сөйгән яры ятларга калган яшь егет булып та, малын җаныннан артык күргән карун сәүдәгәр булып та, хуҗалары ташлагач, иясез эт хәлендә калган карт лакей булып та, сугыш кырында якын дустын күмүче батыр солдат булып та, күз яше эрегән тимер кебек көйдереп ала торган карт эшче булып та елады ул. Әмма сәхнәдән тыш, үз йөрәгенең әрнүенә чыдый алмыйча, ул бер генә тапкыр елаган иде. Бу хәл моннан утыз еллар элек, беренче хатыны үлгәннән соң булды. Менә хәзер, җиденче ун белән барганда, карт артист йөрәге өзгәләнүгә түзә алмыйча икенче тапкыр елый.

Тышта әле яңа гына таң беленеп килә. Кыюсыз яктылык палата эчен тонык кына яктырткан. Авырулар, саташа-саташа, ыңгыраша-ыңгыраша арып, иртәнге сәгатьтәге кыска вакытлы тынычлыкка талганнар. Төрле көйгә, төрле тавышларга «тегермән тартканнары» ишетелә. Кайсыдыр иреннәрен чупылдатып-чупылдатып ала. Ачык ишек турысында төнге сестраның ак халаты күренә дә юк була.

Икенче инфарктны да җиңеп аякка баскан Николай Максимович бүген өенә кайтып китәргә тиеш. Аяк егәрләре бераз ныгыгач, сәхнәгә чыгарга да исәбе юк түгел әле аның, — пенсия турында ишетергә дә теләмәде, инвалидлыкны кире какты. «Күрмәгән нәрсә түгел, күргән, без инфарктның нәрсә икәнен беләбез», диде ул пенсия кәгазьләрен тутырыйкмы дип сораган Маһирә ханымга. Беренче инфаркттан соң ул байтак уйнады, үзенең җитез хәрәкәтләре, җиңел йөрешләре белән ул бик күпләрнең исләрен китәрде. Бер тапкыр Маһирә ханым аның сәхнәдәге кылануларын күргәч бик каты кыздырды. Ләкин артист аяктан егылмаса, аны кем авыруга саный. Әле егылгач та ышанып бетмиләр, бу юри генә кылана торгандыр дип уйлыйлар. Шулай булгач, нигә икенчесеннән соң да уйнамаска? Башкалар инфаркттан соң теләсә нишләсеннәр, пенсиягә китәләр икән, китсеннәр, дача алып су буенда гына яшиләр икән, яши бирсеннәр. Бүтәннәр, температуралары 38 булса, өйдән дә чыкмыйлар, артист 38 белән яшь гашыйк ролен уйный.

Сөенергә генә кирәк чакта ник елый соң бу карт артист?

Таң вакытындагы күз яшьләре — изге күз яшьләре диләр. Юк-бар өчен генә еламый инде кеше бу сәгатьтә. Чыдый алмаслык әрнү генә елата аны бу чакта. Әйе, нәкъ менә шундый чыдый алмаслык әрнү, зәмһәрир суык артистның йөрәген кисә иде бүген. Николай Максимович елый-елый Әбүзәр абзый турында уйлый иде. Хәле иң хәтәр вакытта Әбүзәр Гиреевич килеп, «мин монда... бирешмәгез», дип әйтмәсә, Николай Максимович, ихтимал, инде беткән дә булыр иде. Юк, сихәтле дару гына түгел, ә профессорга булган чиксез ышану да аны үлем авызыннан тартып алды. Ә профессор үзе... Аның инде дөньяда юклыгына, авырулар янына моннан соң инде беркайчан да килмәвенә һич ышанасы килми иде. Бу ниндидер башка сыймаслык бернәрсәсыман, бу ниндидер зур гаделсезлексыман. Ничек инде ул алай? Шулхәтле авыруларны гомере буе үлемнән коткарып килсен дә үзе үлсен ди.

Мөгаен, Гөлшәһидә белән Маһирә ханым Николай Максимовичның хәле авыр дип барып әйткәндә, Әбүзәр абзыйның үз хәле дә шәп булмагандыр. Ләкин ул үзе белән исәпләшмичә, яткан җиреннән торып, хастаханәгә килгән, авыруны коткарып калырга булышкан, ә үзе, бәйгедән җиңеп кайткан ат кебек, йөрәге ярылып, баскан урынында егылган...

Таһировның батырлыгы яшен кебек бер яшьнәп, бер күкрәп кенә ялтырап узмады, аның батырлыгы гомер буе дәвам итте һәм көндәлек ыгы-зыгы арасында артык күзгә дә бәрелмәде.

Йөрәге сыкранган чагында акылы Николай Максимовичка башканы әйтә иде: Әбүзәр Гиреевич кебек кешеләр тормыштан бер эзсез генә югалмый, җирдә аларның җуелмас эзләре кала, алар җисмән бетсәләр дә, эшләгән эшләре, күрсәткән батырлыклары, рухи гүзәллекләре белән башкалар күңеленә күчәләр һәм алар белән бергә яшәүләрен дәвам иттерәләр. Дөрес, моны акыл күзе белән генә күрәсең. Ләкин... моны маңгай күзе белән дә күрерлек итәргә мөмкин. Монда сәнгать ярдәмгә килергә тиеш. Сәнгатьнең бөек көче бар. Ул үлгәннәрне яңадан терелтә, яңадан яшәтә ала. Бу аның I гына кодрәтеннән килә.

Нәкъ менә шушы таң сызылган гүзәл бер минутта Николай Максимовичның күңелендә халык өчен туган, халык өчен яшәгән, бөтен гомерен актык тамчысына кадәр халыкка биргән асыл ирнең, чын табибның якты образы инде мәңге яшәр өчен сәнгатьтә туа башлады. Дөрес, Любимов шушындый әсәрне кем язасын да әлегә анык кына белми. Бәлки аны кайчандыр шушында яткан, Әбүзәр абзый терелткән Хәйдәр Зиннуров язар, бәлки башка бер кеше. Әгәр инде берсе дә язмаса, Николай Максимович үзе тотыныр. Ул да булдыра алмаса, халык тудырыр. Ничек кенә булмасын, андый әсәр һичшиксез туачак. Моңа карт артистның иманы камил.

Күптән инде яктырган, күптән инде кояш чыккан, палата эчләре балкып тора. Авырулар да уянганнар. Төнлә эшләгән санитаркалар, сестралар өйләренә кайтып киттеләр. Бүтәннәре килеп, тәрәзәләрне ачтылар, идәннәрне юдылар, үзләре торып йөри алмый торган авыруларны юындырдылар. Аннары өлкән сестра Диләфрүз күренде. Ул, башын кыңгыр салып, һәр палата ишеге төбендә бераз басып торды да, керфекләрен сирпеп, үзенең нурлы күзләре белән палаталардагы барлык авыруларга елмайды.

Исәнмесез, ничек йокладыгыз? — дип сорады.

Беренче тапкыр бугай, Николай Максимович бүген аны шаяртмады. Сәгать уннарда Гөлшәһидә килде. Бераздан Маһирә ханым да палатага килеп керде. Кайтучы авыруларны алар Гөлшәһидә белән бергә карарга тиешләр иде.

Нишлибез, Гөлшәһидә, Николай Максимовичны? Чыгарабызмы, әллә тагын бер атнага калдырабызмы? — дип сорады ул, артистның караваты янына утырып.

Бүген кичкә үк театрга чапмаска сүз бирсә генә чыгарабыз, — дип елмайды Гөлшәһидә. Николай Максимовичның терелүенә ул әйтеп бетергесез шат иде.

Эх сез, минем яхшыларым, — диде артист, икесенең иңбашларына ике кулын салып. — Сез елмаясыз, сезгә күңелле. Сез тагын бер тапкыр карт исәрне үлем авызыннан тартып алдыгыз. Сез үз бурычыгызны үтәдегез. Ә мин үз бурычымны кайчан үтәрмен? Мин бит түләп бетерә алмаслык бурычлы кеше сезнең алда. Диләфрүз баярак нигә күзләрең кызарган дип сорады. Еладым мин бүген... Бик ямансу булганга... — Николай Максимович тагын бармак буыны белән күз яшен тәгәрәтеп төшерде. — Юк бит инде ул, юк!.. Аның алдында мин бигрәк тә бурычлы.

Әбүзәр абзыйны искә төшерү Маһирә ханым белән Гөлшәһидә күңелендә дә йөрәкне сыза торган үткен сагыш уятты. Ләкин бу тойгыга бирелергә ярамый иде. Аннары көне буе җан әрнеп йөриячәк.

Николай Максимович, — диде Маһирә ханым, — сезгә борчылырга ярамый. Бары тик яхшы нәрсәләр турында гына уйларга тырышыгыз. Театрга баруны хәзергә тыябыз. Сәхнә турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Сез анда үзегезне онытып чабып йөри башлыйсыз.

Николай Максимович әзрәк тынычланды, бетмәс-төкәнмәс шат күңеллелеге яңадан калкып өскә чыкты һәм ул инде беркадәр җиңелрәк тонга күчте:

Урамда йөгереп йөрмә дисәгез, анысы минем ихтыярда, хәтта йөз адым атлаган саен туктап бер минут ял итегез дисәгез, аңа да риза. Әмма сәхнәдә... Нинди юләр драматург инфарктлы артистка исәп тотып әсәр язсын ди. Акробатик номерлар кертмәсә, шунысына рәхмәт.

Башкалар сизмәделәр бугай, әмма Николай Максимович үзе көчәнеп шаяртуның көлке түгеллеген бик ачык сизде һәм, шундый көннәргә калдыммыни дип уйлап, күңелсезләнде. Табиблар тагын әллә нихәтле киңәшләр биреп, — ул киңәшләрнең барысын төгәл үтәсәң, ак сакаллы карт булыр идең, — чыгып киткәч, ул, ике кулын баш астына куеп, бер сәгать чамасы беркем белән дә сөйләшмичә уйланып ятты. Аннары Диләфрүз килеп сөенеч әйтте:

Сезне алырга килделәр. Әйдәгез, киемнәрегезне алмаштырыгыз.

Гадәттә, иң якын, иң яраткан кеше юлга чыгып китсә, өй әче бушап, күңелсезләнеп калгандай була, һичбер чир белән исәпләшмәүче, Тукай әйтмешли, газраил белән тартышканда да елмаерга, елмайтырга үзендә көч таба алучы тынгысыз карт артист китеп баргач та, хастаханәдә беразга бушлык сизелде, күңелсез булып китте.

Аны озатканнан соң Гөлшәһидә өскә менеп, тәрәзә яңагына килеп сөялде дә тышка карап тора башлады. Яңадан көз, яңадан бакчада сары яфраклар коела. Күк йөзе зәп-зәңгәр, тик анда-санда гына ак болытлар күренгәли. Әмма бу ак болытлар күкнең саф зәңгәрлеген генә көчәйтәләр. Койманың бу ягында, утын әрдәнәләре ышыгында, гамьсез Байгыш һаман кояшта кызынып ята, ул тагын да симерә төшкән, рәтләп йөри дә алмый, ә койманың теге ягында чәчәк аткан гөлҗимеш куагының очы күренә. Башка агачлар яфракларын, алмагачлар алмаларын койган вакытта да гөлҗимешнең бернигә карамый чәчәк атып утыруы күңелгә якты нур өсти, ниндидер яшерен өмет тудыра, яшәүгә ышаныч арттыра иде шикелле.

Кинәт Гөлшәһидәнең карынында нәрсәдер типкәндәй булды. Ул сискәнеп китеп тынып калды. Берничә минуттан тагын типте, тагын... Гөлшәһидәнең йөзенә алсулык йөгерде, күңеле сөенеч белән тулды:

— Бала!

Эпилог

Әбүзәр абзый яшьлек юлларын — Чишмәне урап кайту теләгенә ирешә алмады. Ләкин Гөлшәһидә белән Мансур бу турыда онытмадылар. Алар әле булса аның дөньяда юклыгына ышанып бетә алмыйлар иде. Эштән кайтып керәләрме, табын янына җыелалармы, берәр кунак киләме, алар һаман аны көтәләр: менә кабинет ишеге ачылыр да аннан кыска ак мыегы астыннан йомак көлемсерәп дәү әтиләре килеп чыгар төсле. Фатихәттәй, мескен, онытылып-онытылып һаман-һаман аның бизәкле бәләкәй чынаягын өстәлгә китереп куя, аңа дип шикәр ваклый. Китаплары да элеккечә тора, язу өстәлендә дә үзе бар чактагы тәртип, хәтта күзлеге дә ачып куелган китап өстендә, кызыл карандашы да, блокноты да....

Карты үлгәннән соң, Мәдинә ханым аеруча биреште, күзләре тагын да начаррак күрә башлады. Операциягә ул риза булмады, гомерем күп калмагандыр, газапланасым килми, диде.

Ял көннәренең берсендә аларга Юматша белән Диләфрүз килде. Салкыннан икесенең дә битләре ут кебек яна иде. Тышта январь яндыра шул. Вакыт хәсрәт белән дә, шатлык белән дә исәпләшми, уза да уза.

— Баланы туңдырмадыгызмы? — дип, Гөлшәһидә Юматша кулыннан баланы алды да битен ачып карады. Бала имезлеген суыра-суыра әкрен генә мышнап йоклый иде. Гөлшәһидә аны сак кына маңгаеннан үпте. Ул үзе дә бала көтә, шунлыктан кулына нәни бала алса, күңелләре әллә нишләп китә иде.

Чәйләр эчкәннән соң, Гөлшәһидә Әбүзәр абзый бүләк итеп калдырган ак чәчәкләр тартмасын алып килеп дусларына аның тарихын сөйләп бирде. Аннары быел җәй Мансур белән Чишмәгә барып кайтырга ниятләре барлыгын әйтте.

Ник үзегез генә, ник безне дә чакырмыйсыз? — диде Юматша, дәррәү кабынып китеп.

Я инде, Юматша, исәрләнмә, — диде Диләфрүз кызарып һәм иренә күз кысты.

Күз кысма, барабыз дигәч, барабыз, — дип, Юматша кырт кисте. — Димәк, вәгъдәләштек? — диде ул Гөлшәһидә белән Мансурга. — Оештыру якларын үз өстемә алам. Люкс ышандырмыйм, әмма беренче класста аерым каюталар булачак.

Гөлшәһидә белән Мансур моңа чын күңелдән шатландылар. Бергә-бергә күңелле ич.

Әйткән беткән дигәндәй, җәйнең иң матур чагында алар ике машина белән пристаньга төштеләр. Пристань кайнап тора иде. Гел пыяладан гына диярлек салынган гаҗәеп матур яңа вокзал килүчеләрне әллә кайдан үзенә тартты. Причалларда, рейдта исәпсез-хисапсыз эреле-ваклы пароходлар, елга трамвайлары; әнә су астындагы канатларында «Ракета» очып килә, әнә еракта, су тузаны туздырып, «Метеор» китеп бара. Икешәр-өчәр палубалы зур теплоходлар, олы дәрәҗәләрен саклап, әкрен генә кузгалалар. Бөтен тирә-юньгә музыка яңгырый, көлешкән, җырлаган тавышлар ишетелә. Кемнәрдер, әйберләрен күтәреп, соңга калабыз дип кешеләрне бәрә-суга чабалар... Шунда ук бөтен халыкның игътибарын үзенә тартып дикторның тантаналы тавышы яңгырый:

Космоста беренче совет хатын-кызы Валентина Терешкова!..

Пристаньда күпме кеше булса, барысы да шатланышып «ура» кычкыралар. Бөтенләй белмәгән, күрмәгән кешеләр хатын-кызларны тәбрик итәләр, ә аларның түбәләре күккә тигән.

Уфага бара торган пароходка утыртмыйлар иде әле. Мансурлар, әйберләрен бер читкә куеп, әзрәк көтеп тордылар. Бер егет, кызы артыннан, кузгала башлаган «Москвич» ка сикерде һәм, аягы таеп, суга мәтәлеп төште. Халык гөр килеп алды, ләкин егет ярга йөзеп чыккач, аның кызганыч кыяфәтен күреп, көләргә тотындылар.

Очты, очты, әнә космостан эзлә кызыңны, — диделәр шаянраклар.

Йөкле чагында ямьсезләнгән Гөлшәһидә хәзер яңадан гаҗәеп матурланган, буй сыны зифаланган, йөзенә алсу сафлык йөгергән. Гел актан киенеп, кулына бала тоткан бу яшь хатынга бик күпләр ихтыярсыздан борылып-борылып карыйлар иде.

Диләфрүз, киресенчә, бик нык ябыккан, болай да зур күзләре тагын да зурайган, ә алардагы нур бермә-бер арт кан кебек.

Ирләр әллә ни үзгәрмәгәннәр. Гөлчәчәк исә шактый үскән. Аның пристаньга беренче төшүе булганга, аңа бөтенесе яңа. Ул сораштырудан туктамый.

Уфа теплоходына утырта башладылар. Безнең дуслар, әйберләрне каюталарда урнаштырып, палубага чыктылар. Нәниләр йоклый иде, аларны яткырып калдырдылар. Елый башласалар ишетелсен дип, тәрәзәләрне ачтылар.

Казан өстендә, кояш баешы ягында, күгелҗем болыт чаршау төсле асылынып тора. Кояш шул болыт кисәге астында калганга, кой бераз тоныграк. Әмма шәфәкъ буе елга өсте кебек чип-чиста. Артта яшел Ослан тауларының түбәләрен кояш нурлары яктырткан.

Музыка уйнап җибәрде. Теплоход кузгала башлады. Ул арада болыт астыннан кояшның бер кырые да чыкты. Теплоход причалдан ераклашкан саен, кояш та болыт астыннан күбрәк чыга барды. Баярак тоташ күгелҗем булып кына күренгән болыт чаршавы хәзер күз алдында гаҗәеп тиз үзгәрә иде: әнә ул агара, әнә алтынсулана һәм, ниндидер хыялый төсләргә кереп, бер сихри балкышка әверелә. Диңгездәй киң Идел дә чыраен ачты: күз явын алып бөтен киңлегенә җем-җем итеп тора. Шәһәрдәге бөркүлек, тузан, сөрем исләре бетеп, һава искиткеч сафланды, битләрдән, муеннардан, чәчләрдән йомшак кына сыйпап, рәхәт җиләс җил исә.

Идел киңлегенә чыгабыз, дуслар! — диде Юматша, шигырь укыган шикелле күтәренке бер тавыш белән. — Бер җирдә генә бикләнеп ятсаң, дөнья бала күлмәге кебек тар тоела башлый. Чынында әнә нинди киң ул! — Юматша колачын җәйде. — Карагыз, биредә нинди матурлык! Кавказларың, Кара диңгезләрең бер якта торып торсын!

Эчми исердеңме әллә, Юматша? — дип сорады Диләфрүз. Ул үз ирен дә Мансур абыйсы кебек җитди итеп кенә күрергә тели иде.

Әйе, бәгырем, эчми исердем, тормыш матурлыгыннан исердем. Синдә, җаным, бик иртә акыллыланма әле. Кара бу дөньяның яменә. — Һәм ул бер кулы белән хатынын иңбашыннан кочып алып, икенчесе белән Идел киңлегенә, аннары зәңгәр күккә күрсәтте: — Монда без, ә анда, күз күрмәгән биеклектә, лачыныбыз белән акчарлагыбыз оча. Әйдә икәү кул болгап аларга хәерле юл телибез.

Уң якта карасу яшел таулар артка шуа, сулда, кичке эңгер-меңгергә күмелеп, Казан артта кала.

Гөлшәһидә белән Мансур, янәшә басып, барьерга таяналар. Гөлшәһидә бер колагы белән Юматшаларның сүзләрен тыңлый һәм Мансурына карап алып көлемсерәп куйды. Мансур да көлемсери. Бу ике көлемсерәү бер-берсенә шундый охшаган.

Монда әзрәк җил өрә башлады, — диде Мансур, Гөлшәһидәне култыклан алып, әйдә әнә тегендә ышыккарак басыйк, салкын тия күрмәсен үзеңә.

Син миңа гомер буе шулай җил тидермәссеңме? — дип шаян гына көлде Гөлшәһидә, Мансурына сыенып.

Көчем җиткәнчә, — дин пышылдады Мансур, бер аңа гына ишетелерлек итеп.

Кинәт Гөлшәһидә туктады, кулын каш өстенә куйды.

Мансур, кара, моннан безнең хастаханә нинди матур булып күренә икән!

Больницаны гел якыннан һәм агачлар каплаган алгы ягыннан гына күрергә күнеккәнгә, ерактан аның шундый матур һәм мәһабәт булуын алар күз алларына да китермиләр иде. Хәзер икесе дә аңа таң калып карап тордылар. Кояш үзенең соңгы нурларын бары тик шул саргылт бинага гына сипкән шикелле һәм ул аксыл сары бина, искиткеч хыялый корабтай ике канатын җәеп, һавага, шәһәр өстенә күтәрелеп бара сыман. Тәрәзәләрендә көчле ялкыннар балкый.

Әбүзәр абзый аны ике канатлы килеш күрә алмады. Күрсә, бик шатланыр, сөенер иде! Бигрәк тә ул Гөлшәһидәнең уңышлары өчен куаныр иде. Шундый авыр кайгы һәм бала булуга да карамастан Гөлшәһидә кандидатлык минимумын уңышлы тапшырды.

Инде караңгы төшкән. Алар Кама тамагыннан Иделнең иң киң җиренә борылалар. Дулкыннар монда көчлерәк. Дулкыннар тавышы уйларны, хисләрне көчәйтә. Алар Әбүзәр абзыйның яшьлек эзләре буйлап юлга чыксалар да, Чишмәгә фәкать кагылып кына үтәчәкләр. Тормыш шулай инде ул, Гөлшәһидә, Мансур, Юматша, Диләфрүзләрнең үз гомер түгәрәкләре сызыла, алар үз мәрҗәннәрен тезәләр. Аларның кайдадыр үз Чишмәләре, үз Акъярлары бар. Бәлки, алар да кайчан булса ерак киләчәктә гомер түгәрәкләренең ике очып бергә тоташтырырга теләп юлга чыгарлар. Ләкин аңарчы әле хәтсез еллар узар, хәтсез сулар агар, хәтсез җилләр исәр. Яшь чакта кеше үзен бу дөньяга мәңгегә килгән дип исәпли бит.

Date: 2015-12-13; view: 582; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию