Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бишенче бүлек 1 page





Ләкин алар Диләфрүз әйткән урамда очрашмадылар. Бар да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Гөлшәһидә авылдан хат алды. Аның сөекле Сәхипҗамал җиңгәсе бик каты авырып киткән икән. «Әллә нәрсә генә булды үземә. Табибларыбыз бернәрсә дә таба алмыйлар, әллә табып та әйтмиләр инде. Тамагыма аш бармый. Аз гына ашасам да косам, йөрергә дисәм, башым әйләнеп китә. Нәфисә Казанга барып зуррак табибларга күренергә киңәш итә. Больницага яткырыйк дип ничә әйтте инде. Ятасым килми. Мин инде, мөмкин булса, сиңа гына күренер идем, Гөлшәһидә бәгырем...» дип язган иде Сәхипҗамал җиңги.

Икенче көнне үк Гөлшәһидә, Алексей Лукичтан рөхсәт алып, Акъярга очты. Аэродром егерме-утыз километр ераклыкта булганга, авылга караңгы төшкәч кенә барып керде. Сәхипҗамал җиңгәсенең караңгы тәрәзәсен бик озак какты. «Больницага салганнардыр ахрысы», дип кире борылырга торганда гына, өй эчендә ут кабынды.

Гөлшәһидәне күргәч, Сәхипҗамал җиңги елый башлады, хәле начарланды. Гөлшәһидәнең йөрәге әрнеде. Ләкин ул үзенең борчылуын яшереп, җиңгәсенә дарулар бирде, аны юатты, ул арада әллә кайдан гына ишетеп, Нәфисә килеп җитте. Алар кече якка чыгып Гөлшәһидә белән пышылдашып кына бик озак сөйләштеләр. Иртән тагын бер карадылар да, Гөлшәһидә, җиңгәсенең, караваты янына утырып, мөмкин кадәр йомшак тавыш белән дәшеп, аны Казанга алып китәчәген әйтте. Сәхипҗамал бик озак эндәшмәде, аннары:

Үзең ничек кирәк дисен, шулай эшлә инде. Ни генә булса да сиңа тапшырдым, җаным, — диде.

Авыл белән аэродром арасында машина йөрмәгәнгә (кар чамасыз күп иде), Әһлетдин бабай аларны ат белән озатып куйды. Казанга килеп төшкәндә исә, тамчылар шыбырдап тама иде.

Кара әле, Гөлшәһидә, бездә, авылда, чын кыш, монда яз җиткән инде, — диде Сәхипҗамал җиңги, хәлсез тавыш белән. Аның бу хәлсез тавышында яшерен әрнү сизелә иде. Дөрес, Сәхипҗамал җиңги, елак хатыннар кебек, бертуктаусыз уфылдамый, сукранмый, сыкранмый һәм шуның белән Гөлшәһидәнең күңелендәге борчуны бермә-бер арттыра иде. Гел зарланып торучылар авыртынмаган чакларында да аһ-ухтан башканы белмиләр. Алар шуңа күнеккән инде. Инде кайгысын кешегә күрсәтмичә эчтән тыелып торган кешенең хәсрәте, ихтыярсыздан тышка бәреп чыгып, керфекләре селкенүендә яки тавышы калтыравында сизелеп китә икән, димәк аңа чыннан да авыр, чыннан да читен...

Гөлшәһидә аны үз хастаханәләрына урнаштырды. Маһирә ханымга, Алексей Лукичка күрсәтте. Әбүзәр абзыйның өйдә булмавына бик борчылды. Ул Ленинградка терапевтлар конференциясенә киткән иде, атна-ун көнсез кайтмастыр.

Сәхипҗамалның ашказаны авырта иде. Бүген үк рентгенга күрсәтергә, кан анализларын ясарга булдылар, Ә төнлә, сәгать икеләрдә, авыруның авызыннан бик каты кан киткән. Гөлшәһидә ул-бу була калса миңа хәбәр итегез дип алдан әйтеп калдырганга, шунда ук аны алырга хастаханә машинасы килде. Ишекне беренче дөбердәтүгә үк, ул урыныннан торды. Чөнки каты борчылу сәбәпле, ул йокылы-уяулы ята иде.

Гөлшәһидә палатага килеп кергәндә, кан китүне туктатканнар иде. Авыруның йөзе кәгазь кебек ап-ак. Күзләре йомык. Гөлшәһидә кулына кагылгач, Сәхипҗамал җиңги керфекләрен әз генә кыймылдатып:

— Гөлшәһидә җаным, синме бу? Үләм инде, бәхил бул, — диде.

Гөлшәһидә юата башлады, ләкин бу файдасыз иде, Сәхипҗамал җиңги аны ишетми иде инде. Ике кулы белән чигәсен кысып, Гөлшәһидә ярым караңгы коридорга чыкты. Аргы баштан дежур табиб белән хирург ашыгып киләләр иде. Гөлшәһидә аларга каршы атлады.

— Авыруның хәле бик авыр, Гөлшәһидә Бәдриевна. Мин берүзем хәл итә алмыйм, тагын хирурглардан кемне булса чакыртыйк. Ихтимал, ашыгыч операция кирәк булыр, — диде хирург.

Телефон янына килеп баскач, Гөлшәһидә бер генә секундка икеләнеп калды. Төн уртасы узган. Кемгә шалтыратырга? Яңгурагамы? Ләкин кулы инде Әбүзәр абзыйларның телефон номерын җыя иде.

— Мансур, синме бу? Гөлшәһидә. Бездә бик авыр хәл. Больницага килә алмассыңмы?

Машина җибәрегез, — диде Мансур, сораштырып та тормыйча.

Трубканы куйгач кына, «нишләдем мин» дигән шикелле, Гөлшәһидә иптәшләренә карап алды.

Ярты сәгать тә үтмәгәндер, Мансур килеп тә җитте. Гөлшәһидә аны түбәндә, вестибюльдә каршы алды. Соңыннан ул һич тә хәтерли алмады: алар ничек исәнләштеләр, бер-берсенә берәр сүз әйттеләрме-юкмы, өскә, палатага ничек менделәр. Гөлшәһидә аны кулыннан тоткан иде бугай.

Авыруны карагач, Мансур кискен рәвештә урыныннан торды һәм бер сүз әйтми ишеккә юнәлде. Башкалар да аның артыннан чыктылар.

Авыруны хәзер үк хирургия бүлегенә күчерергә һәм кичекмәстән операция ясарга кирәк. Югыйсә, соң булачак! — диде Мансур, кабинетка кергәч тә. — Кардәшләре бармы?

Гөлшәһидә сискәнеп китте. Күзләре зур булып ачылды, Мансурга текәлде.

Миннән башка аның беркеме дә юк.

Мансур, бер адым алга атлап, Гөлшәһидәнең кулыннан тотты һәм шулай ук күзләрен зур итеп ачып аңа карады:

Ул чагында сез хәл итәсез!

Гөлшәһидә ике кулы белән яңагын кысты. Ул тәмам аптырап калган иде.

Авыруның хәле начар, операцияне күтәрә алмавы да ихтимал. Шулай да безнең ниндидер шансыбыз бар әле. Ә болай ул таңга кадәр үк үләчәк. Уйлагыз, Гөлшәһидә.

Гөлшәһидә Мансурның кулына кагылды.

Ни булса да сиңа тапшырам. Ясагыз, — диде

Бер сәгать, ике сәгать, өч сәгать үтте. Инде яктыра башлады. Яктырды. Гөлшәһидә әле операция бүлмәсе ишеге янына килде, әле коридорда йөренде, аннары кабинетка кереп, йөрәген кулы белән басып утырды. Күз алдыннан Акъяр китмәде. Әнә Сәхипҗамал җиңгәсе бала итәкле күлмәген җилфердәтеп табын әзерләп йөри, кайнар мич алдында коймак пешерә. «Бу кадәр яхшылыгыңны, җиңгәм, ничек кайтарырмын?» — ди иде Гөлшәһидә аңа еш кына. Менә ул аны пычак астына салырга риза булды. Шулмы яхшылыгы? Нинди зур җаваплылыкны үз өстенә алды ул... Әгәр... Ул чагында Гөлшәһидә монда бер генә көн дә калмаячак. Китәчәк, кая булса бик еракка китәчәк... Кайтмаска.

Гөлшәһидә Бәдриевна, бетерделәр, — диде ашыгып килеп кергән сестра.

Гөлшәһидә тиз генә операционныйга таба йөгерде. Санитаркалар йомшак тәгәрмәчле ак арбага салган авыруны коридорга алып чыкканнар иде инде. Гөлшәһидә аларга иярде...

Менә шулай булды аларның очрашулары. Аннары Мансур авыруны карарга килеп йөри башлады. Сәхипҗамал җиңгинең гомере кыл өстендә торганда, операциядән соң беренче көннәрдә алар аз сөйләштеләр, эчке киеренкелек икесен дә богаулаган иде кебек. Аннары авыру күзен ачып, аның терелүенә шик калмагач, аларның күңелләре дә ачылып китте. Беркөнне авыруны караганнан соң кабинетта икәү генә утырган чагында, Гөлшәһидә, күңеле нечкәреп китеп, Мансурның агара башлаган чәчләренә кулы белән кагылды.

Мин сиңа ничек рәхмәт укырга да белмим, Мансур, — диде.

Шул көнне Мансур аны беренче тапкыр өенә озата барды. Тыкрыкларда ике яклап кар көртләре өелгән, урамның теге ягыннан баручыларның бүрекләре генә күренә иде. Алдарак бер төркем яшьләр бара. Алар бер-берсен карга төртеп егарга җай гына эзлиләр. Берсен шәп иттереп егып салсалар, калганнары урам яңгыратып шаркылдашып көләләр. Гөлшәһидәнең дә бер юләрләнеп аласы килә, ләкин бу килешми инде. Әрләүче, тыючы булганга түгел, күрәсең, һәр юләрлекнең үз вакыты бар. Уналтыда-унҗидедә бик җиңел эшләнә торган эшләр егермедә кыенлаша, ә инде егерме җидене узгач...

Бүген әзрәк суытып җибәргәнгә, кояшлы һавадан вак— вак энҗе кебек ак кар чаткылары коела. Әйе, яумый, ә коела иде. Ак кар энҗеләре кешеләрнең бүрекләренә, эшләпәләренә, яулыкларына, якаларына кунып, тротуарларга ятып кояш нурында җем-җем уйныйлар. Гөлшәһидә күз кырыс белән карап ала: Мансурның якасында да шундый ак энҗеләр җемелди.

Нәрсә турында сөйләштеләр алар? Төрлесе булды, ләкин икесе дә күңел кылларына кагылудан сакланалар иде бугай. Әйтерсең, алар арасында җимерелергә тиеш булып та әле һаман җимерелми калган тагын ниндидер бер киртә бар иде.

Менә мин шушы йортта торам, — диде Гөлшәһидә, ниһаять.

Әйе, Мансур аның бу йортта торганын белә, бу йортның тәрәзәсе төбенә ул бер генә килмәде.

Гөлшәһидә кулын сузды.

Караңгы булса, — диде ул, шаян елмаеп, — мин синең белән тагын бераз сөйләшеп торыр идем әле. Ә көндез һәр тәрәзәдән күзәтәләр. Хуш.

Тагын бер тапкыр хуш дип Мансурның кулын кыскач, Гөлшәһидә капкадан ашыгып кереп китте. Ләкин көндез дә ярым караңгы текә баскычтан менгәндә, тыны кысылып, хәлсезләнеп, стенага сөялде. Дөресрәге, ул баядан бирле күңелендәге хисләр ташкынына чыдарлык тәкате калмаганлыгын сизә иде.

 

Мин сезгә аңлаткан идем инде, Гөлшәһидә Бәдриевна, сметада каралмаган, каралмагач, акчасы да юк аның.

Алексей Лукич, бимазалаучы чебенне куган кебек, кулын селкеп алды.

Гөлшәһидә чигенмәде.

Бу әле җавап түгел, Алексей Лукич. Акчаны табарга була.

Кайдан табарга? Кем аны безгә әзерләп куйган? Финанс дисциплинасын бозган өчен яңадан җавапка тартыласым килми, чөнки бер татыдым инде. Менә монда, — ул кулы белән муенына сугып алды. — Бигайбә.

Тиешле оешмалардан сорыйк, аңлатыйк.

«Нигә миңа мәшәкать өстисез, нигә мине аптыратасыз?»— дигән шикелле, Алексей Лукич Гөлшәһидәгә шелтә белән карап алды. Аннары ачыктан-ачык кистереп әйтеп куйды:

Менә шул, бутамагыз мине, Гөлшәһидә Бәдриевна! Болай да минем башым каткан. Әгәр ул каһәр орган «ялкынлы фотометр» сезгә бик кирәк икән, рәхим итеп, үзегез эзләгез.

Миңа түгел, авыруларга кирәк ул, Алексей Лукич,

Бетте! — Алексей Лукич учы белән өстәлгә сугып алды. — Юкны бушка бушатып вакыт уздырмыйк. Минем дә эшем муеннан, сезне дә авыруларыгыз көтә. Парторг та булгач, мәсьәләгә җитдирәк каравыгызны үтенәм.

Әле моннан өч-дүрт кенә көн элек Гөлшәһидәне партбюро составына кертеп, секретарь итеп сайладылар. Ул күпме генә каршы килеп караса да, тыңламадылар. Элекке секретарьны икенче бер хастаханәгә яңа эшкә күчергәннәр иде.

Алексей Лукич белән эш чыкмасына тәмам ышангач, Гөлшәһидә шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенә барырга булды. Хәзер аның күңеле шактый тыныч иде. Мансур белән еш очрашалар, кинога да баргаладылар. Сәхипҗамал җиңгәсе терелеп килә, утырып тора башлады. Тиздән йөрергә дә рөхсәт итәрләр. Үз авырулары арасында да Гөлшәһидәнең абруе көннән-көн үсә иде. Сәлахлар, Клавдия Сергеевналар тынып калдылар. Дөрес, алар белән бәрелеш әле бетмәгән — Гөлшәһидә моны аларның усал күз карашларыннан ачык сизә иде — шулай да алар аны куркыта алмыйлар инде. Ә мондый күңел күтәренке чакта Гөлшәһидәне гади эш кенә канәгатьләндерә алмый иде. Аңа зур эшләр кирәк иде. Болай да ул шактый йомылып ятты бит.

Ишеттем, ишеттем, — дип, аяк өсте торып каршы алды аны Тютеев. — Җәмәгать эшләрен әйбәт кенә алып барасыз икән. Газета да мактаган иде җәмәгать поликлиникагызның эшен. Рәхим итегез, утырыгыз. Мин сезнең парторг буласыгызны да әллә кайчан алдан күрдем.

Казанга күченгәндә Гөлшәһидә Тютеев янына бер кагылган иде инде. Ул чагында Тютеевның башы авырта, пирамидон эчәргә су эзли, чырае караңгы иде. Бүген ул ачык чырайлы. Гөлшәһидә Тютеев турында бик күп зар ишеткән булса да, эченнән шикләнеп куйды: бәлки, алай ук түгелдер, бәлки, үзгәргәндер, кеше үзгәрми тормый бит.

Мин сезнең янга бик зур үтенеч белән килдем әле, Шаһгали Галиевич.

Булдырып була торгандай булса, рәхим итегез.

Гөлшәһидә «ялкынлы фотометр» турында сөйләп бирде,

Нәрсә, нәрсә, фото... дидегезме әле? — дип кайтарып сорады Тютеев. — Табиблар өчен фототүгәрәк оештырып җибәрергә уйлыйсыңмы? Мондый мәсьәлә буенча местком белән сөйләшү яхшы булыр иде, Гөлшәһидә сеңел.

Тютеев хәтта үзенең белмәвен яшереп тә маташмый иде. Гөлшәһидәнең кабат-кабат төшендерүләре дә ярдәм итмәде.

Шуңа күрә Тютеев яныннан чыккач, Гөлшәһидәнең көләсе килде. Ләкин бу көлке түгел иде. Медицина учреждениесендә бюрократлык — үтә ямьсез эш. Мондагы кечкенә генә гамьсезлекнең дә кемнең булса йөрәгенә салкын без булып барып кадалуы, кайберсенең хәтта гомерен кисүе дә мөмкин. Аннары бу фотометр. Ул бит медикларның эшен җиңеләйтеп кенә калмый, ул аларга дөрес диагноз куярга булыша, ә дөрес диагноз — дөрес дәвалау дигән сүз, ягъни ахыр чиктә кешенең гомерен саклап калу дигән сүз. Билгеле, «ялкынлы фотометр» хәзерге медицинаның соңгы сүзе түгел, ләкин Гөлшәһидә үзе дә аны беренче адым дип кенә карый әле. Ул Мәскәүдә медицина җиһазлары күргәзмәсенә куелган барлык яңа аппаратларны һәм приборларны үз хастаханәләрендәбулдырырга хыяллана иде. Алар күргәзмәгә куяр өчен генә эшләнмәгәннәр ләбаса. Хәзер, яңа техника заманында, хастаханәләр искереп беткән приборлар белән генә эш итә алмый, монысы инде медицинаны белмәгән кешеләр өчен дә ап-ачык. Аннары хастаханәләрдәгы тыгызлык, авыруларның хастаханәгә керергә чират торулары. Теләсә генә нинди авыруны да вакытында дәваларга кирәк. Монысы да һәркемгә билгеле, ләкин шуңа да карамастан, авыруга бер айдан, ике айдан килегез дип әйтергә туры килә. Башка хастаханәләрның хәлләре беркадәр җиңелрәк, ә Гөлшәһидәләрнең хастаханәсе, гомуми республика хастаханәсе булганга, аеруча кысан. Әллә кайдан районнан мең бәла белән килгән авыруны ничек борып кайтарасың. Аның авыруы болай да сузылган була. Алып коридорга салырга туры килә...

Шуларның барысы турында да Гөлшәһидә Тютеевка ипләп сөйләргә дип барган иде һәм... сөйләми чыкты. Инде нишләргә? Килешергәме? Тагын берничә көн уйланып йөргәч, Гөлшәһидә горкомга барырга булды. Горком секретарен ул белә иде. Съездда бергә булдылар.

Гөлшәһидә аның белән озак сөйләшеп утырды, күңелендәге уйларын, хыялларын, пошынуларын аңа ачып салды, партия эшендә тәҗрибәсезлеген әйтте. Ихтимал, шуңа күрә күп кенә мәсьәләләрне бер генә яклы күтәреп, дәүләтчә эш итә белми торганмындыр, диде. Моңа каршы горком секретаре елмайды да:

— Ә мин партия эшен бик шәп белә идем дип уйлыйсызмы? — дип сорады. — Мин гади инженер идем, цех башлыгы булып эшли идем. Менә тоттылар да партия эшенә күчерделәр. Безнең партиянең көче дә шунда: һәр коммунист җитәкче була ала һәм гомуми эшкә яңа бер көч өсти, киңлек кертә. Тик вакланмаска, алда торган максатны ачык күрергә, шуңа туры барырга гына кирәк.

Гөлшәһидә башын чайкады.

Нигә? — дип сорады горком секретаре. — Киңәшләрем бик шәп булгангамы? Акыл сату чире бетмәгән шул әле бездә.

Горком секретаре Гөлшәһидәдән күп булса биш-алты яшькә олы, ә үз тиңең белән һәм бер теләктә булган кеше белән сөйләшүе дә ансатрак. Гөлшәһидә Алексей Лукич белән бәхәсен, Тютеев белән очрашуын, аларның карашларын әйтте. Бәлки, шунда аңа туктап торырга кирәк булгандыр. Ләкин секретарьның якты чыраен һәм игътибар белән тыңлап утыруын күрү аңа дәрт бирде. Ул инде «ялкынлы фотометр» белән генә чикләнеп калмыйча, җәмәгать поликлиникасы турында да, үз хастаханәләрының кысанлыгы турында да, хәтта сәламәтлек саклау университетлары турында да сөйләп китте. Ул илһамланган, йөзе чак кына кызарган иде. Ул секретарьның күзләре кысыла төшүен, үзенә ерактан, сынап карап утыруын сизми иде. Ниһаять, ул үзенең чамасыз озын сөйләвен аңлап, оялып:

Гафу итегез, мин артык җәелеп киттем. Никадәр вакытыгызны алдым, — диде.

Икенче көнне Гөлшәһидә горком секретаре янында булуын, горком бюросына баш табибның докладын кую ихтималларын әйткәч, Алексей Лукич аптырап калды.

Горком бюросының нәрсә икәнен беләм, сез минем башымны ашарга булгансыз, акылсыз хатын! — дип кычкырды ул.

Алексей Лукич, зинһар тыныч булыгыз, — диде Гөлшәһидә.

Ә кем тынычлыкны бозучы? Барыбызга да ярый иде, бер сезгә генә ярамый! — Алексей Лукич кулларын кая куярга белмичә арлы-бирле йөренә башлады. Гөлшәһидәнең аз гына көлемсери төшеп утыруы аның тагын да ныграк ачуын чыгарды. Шундый җенне хастаханәгә алган өчен Әбүзәр абзыйны да, Вера Павловнаны да эченнән пыр туздырып ташлады, аннары, Гөлшәһидәне берүзен калдырып, чыгып ук китте һәм яңадан кабинетына әйләнеп кермәде. Ә икенче көнне ул үзе Гөлшәһидәне эзләп тапты да хастаханәне карап чыгарга чакырды.

Элек Гөлшәһидә ничектер күреп бетерми идеме, хастаханә аңа ярыйсы төзек булып тоела торган иде. Җентекләп карый башлагач, аның шактый тузганлыгы, палаталарның, кабинетларның җайсызлыгы, җиһазларның искергәнлеге аеруча күзгә ташланды. Әллә кайчан кайткан аппаратлар да, куярга урын булмау сәбәпле, еллар буе складта тузанга батып яталар икән.

Яңадан кабинетка әйләнеп кергәч, Алексей Лукич быелга билгеләнгән сметаны тартып чыгарды. Андагы ремонтка дигән суманы күрсәтте. Ул акча түшәм-стеналарны бер кат буяп чыгарга да җитми иде.

Хәзер күрдегезме инде чын хәлне? — диде ул, ике кулы белән башын кысып. — Кем моның очына чыга ала?

Сез, — диде Гөлшәһидә, тыныч кына.

Алексей Лукич кулын гына селекте. Аннары тәрәзәдән хастаханәнең уң канаты салынырга тиеш булган урынга карап тора башлады. Гөлшәһидә моны күреп елмаеп:

Дөрес уйлыйсыз, Алексей Лукич, уң канатны салдырмый торып, мәсьәләне хәл итә алмабыз, — диде.

Баш табиб хәтта сызгырып җибәрде.

Сезнең хыялыгыз ай-яй шәп оча, Гөлшәһидә Бәдриевна, — диде ул, бу юлы артык ачуланмыйча. — Алы булып җитмәгән иде, гөлен даулыйсыз. Ләкин сез үзегезне авылда дип уйламагыз. Монда шәһәр, шәһәрнең кырык хастаханәсе. Барысына да шундый сумалар җибәрергә дәүләтнең Әндри казнасы юк. Мине сметада йөз сум артык сораган өчен дә ел саен әрлиләр.

Алексей Лукичның бүгенге тоны ярыйсы иде, бүген инде ул күтәрелеп бәрелми, тоткан җиреннән сындырмый, бары тик үзен аклый торган дәлилләр генә эзли иде. Болай булгач инде сөйләшеп була. Кичә пыр тузып чыгып киткәч, моннан соң сөйләшеп тә тормас дип уйлаган иде Гөлшәһидә.

Әрләүчеләр бу юлы да табылыр, Алексей Лукич. Ләкин исбат итәргә кирәк. Әгәр без үзебез моны эшләмәсәк, безгә читтән килеп эшләп бирмәсләр.

Әбүзәр Гиреевич депутат чакта уң канат артыннан аз йөрмәде, — диде Алексей Лукич, үзалдына уйлангандай, — Проектын да төзеткән идек...

Кайда ул проект? — дип тиз генә сорады Гөлшәһидә.

Кайда булсын, архивта ята.

Гөлшәһидә ул проектны шул ук көнне эзләп таптырды да кич буе җентекләп карап утырды. Проект искергән иде. Гөлшәһидә үз фикерен баш табибка да әйтте. Яңасы кирәк, хәзерге заман таләпләренә җавап бирә торганы, диде. Шунда ук бу проектны ничек күз алдына китерүе турында да сөйләп китте. Михальчук аны тыңлады-тыңлады да башын селекте:

Карап торам-торам да сезгә, Гөлшәһидә Бәдриевна, исем китә. Бер «ялкынлы фотометр» дан башлаган идегез, инде яңа корпус давай. Карагыз аны, бу ялкында үзегез көймәгез.

Бу эшләрне башкарып чыгар өчен минем көюем генә кирәк булса, Алексей Лукич, аның өчен борчылмагыз.

Гөлшәһидәнең күз карашында шаянлык һәм ашкыну бөркелә иде.

Мин олырак кеше, минем бурычым — сезне кисәтү, — диде Алексей Лукич, хәтере кала төшеп. — Ел башланганнан соң берәү дә безгә яңа корпус салырга акча бирмәячәк. Мондый эшләр алай ансат кына эшләнми. Без моны фәкать ерак перспектива итеп кенә куя алабыз.

Юк, Алексей. Лукич, ерак перспектива — өр-яңа хастаханә, ә уң канатны безгә быел җәй көне салдыра башларга кирәк. Бераз хәйләләрбез. Акчаны капиталь ремонтка дип сорыйбыз. Капиталь ремонтка шәһәр советының акчасы бар. Мин инде белешкәләдем ул турыда.

Юк, бу минем башыма сыя торган эш түгел, — диде Алексей Лукич, кулын селтәп.

Гөлшәһидә профессор белән дә, бюро әгъзалары һәм табиблар белән дә киңәште. Барысы да, тыштан булса да, бик хуп күрделәр. Гөлшәһидә горком секретаре янына тагын бер кереп чыгарга рөхсәт сорады.

Үзегез мине дәртләндердегез, — диде ул чаяланып, — инде мин сезгә тынгылык бирмим.

Икенче көнне Мансур Гөлшәһидәне горкомга кадәр озата барды.

Акъярда безнең хастаханәнең ат караучысы да, кучеры да, завхозы да булып эшләүче Әһлетдин бабаебыз бар, — диде Гөлшәһидә, Мансурга таба борылып. — Шул миңа әйтә торган иде: барысын берьюлы эшлим дигән берәү булган, ул да ярылып үлгән. Монда мин чыннан да ярылып үләрмен ахрысы. Барысына тотынам, тыючым юк, тик Алексей Лукич кына кайчакта чабудан тарткалый.

Date: 2015-12-13; view: 383; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию