Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 8 page





12

Диләфрүз көн саен, әле караңгылы-яктылы чакта ук, хирургия клиникасы каршына килеп чыга. Кайчак ул, башын күтәреп, югары каттагы тәрәзәләрнең берсенә карап тора, кайчак подъездга кереп ике-өч минут кемнәр беләндер сөйләшеп чыга да, яңадан элекке урынына килеп басып, тагын берничә минут югарыга карап тора, аннары башын игән килеш әкрен генә китеп бара. Икенче көнне салкынга, җилгә, буранга карамыйча нәкъ шул бер вакытта, нәкъ шул бер урынга яңадан килеп баса, яңадан югары каттагы тәрәзәгә карап тора башлый. Йөзе кайгылы, сабыр, ләкин бу сабыр кайгы аңа бик авырга килә ахрысы, чөнки ул көннән-көн ябыга бара. Йөзендә зур кара күзләре генә утырып калган...

Диләфрүз, әлбәттә, телефоннан да Юматшаның хәлен сораша алыр һәм сораша да иде. Ләкин аның үзенә дә аңлашылмаган борчулы бер көч һәр иртәне аны сөйгәне яткан палата тәрәзәсе каршысына алып килә, гүя шунда килмәсә, әллә нәрсәләр булыр шикелле, гүя шунда килеп карамаса, җанына тынычлык тапмыйча көне буе үкенеп йөрер, Юматшасы каршында ниндидер җинаять эшләр төсле. Шуннан ул туп-туры эшкә китә. Аңа шәһәрнең икенче башына кадәр диярлек җәяү барырга туры килә, чөнки иртәнге сәгатьләрдә трамваена да, троллейбусына да, автобусына да утырыр хәл юк. Әмма Диләфрүз моңа аз гына да кыенсынмый. Тик Юматшасы гына терелсен, ә Юматшаның хәле көннән-көн начарлана бара. Бик хәтәр рәвештә мие шешә башлаган. Әгәр шеш яшәү үзәкләренә кадәр барып җитсә, авыруны инде берни дә коткара алмаячак...

Клиникада консилиум артыннан консилиум җыелды. Авыруны даими күзәтеп тору өчен хирурглардан, терапевтлардан, травматологлардан махсус группалар төзелде. Терапия группасына җитәкчелек итүне Мансур дәү әтисеннән үтенде. Әбүзәр абзый моңа каршы килмәде. Үзе барып чыга алмаган көннәрдә авыруның хәлен Мансурдан сораштырып торды. Бүген Мансур эштән аеруча борчылып кайтты.

— Ми шеше куркыныч рәвештә үсә, — диде ул, башын ике кулы белән кысып, — Температурасы һаман югары... Сулышы авыр...

Иртән ун туларга җиде минут дигәндә, профессор клиника ишеген ачып керде. Аны Самуил Абрамович, Фазылҗан Яңгура һәм Мансур өчәүләп каршы алдылар.

Яңгура аеруча ачык йөз күрсәтте. Ул, Әбүзәр абзыйны култыклап, кәефләрен, сәламәтлеген, Мәдинә ханымның саулыгын сораша-сораша кабинетына алып керде. Башка галимнәр җыелганнар иде инде. Үзара күрешкәннән соң барысы да Юматша янына киттеләр. Яңгура яңадан Әбүзәр абзыйны култыклап алды.

Әбүзәр абзый, төчелекне, үзенә кирәгеннән артык игътибар күрсәтүне яратмаганга, Яңгураның кулыннан ычкынырга омтылып карады, ләкин Фазылҗан нык култыклаган иде.

Безнең баскычлар текәрәк шул, — диде ул елмаеп.

Авыру күзләрен йомып һушсыз ята иде. Белгечләр аның караватын сырып алдылар, Әбүзәр абзый кулын тотып, авыруның тамыр тибешен тикшерде. Анализлар, рентген снимоклары кулдан кулга күчте.

Бүген алар яңа куркыныч учагын ачтылар: үпкә ялкынсына башлаган! Ләкин иң куркынычы һаман да элеккечә: ми шешүенең үсүе иде. Аны ашыгыч рәвештә туктатмаганда, һәлакәт котылгысыз. Белгечләр, үзара киңәшкәч, авыруның тәненә сидекчә кертүне кирәк таптылар.

Ләкин сидекчә күплектән осложнение килеп чыгуы мөмкин, — дип кисәтеп куйды Әбүзәр абзый. — Бөерләр эшләп өлгерә алмас. Уремиядән саклану чараларына аеруча игътибар кирәк.

Профессорның әйткәне дөрес булып чыкты. Ми шеше тукталса да, уремиягә каршы чаралар күрүгә дә карамастан, беркадәр вакыттан соң Юматшаның канындагы азот калдыгы куркыныч рәвештә үсә башлады. Мансур әле дәү әтисе, әле Гаделкәрим Чалдаев белән гел киңәшеп торды. Чалдаев тәкъдиме белән ясалган новокаин блокадасыннан соң авыруның бөерләре яхшырак эшли башлады, агулану куркынычы бетерелде. Ләкин авыруның хәле әле һаман да куркыныч иде. Сулыш алулары авырайганнан-авырая, йөрәге көннән-көн зәгыйфьрәк тибә. Сестралар кислород мендәрләре белән аның яныннан китмиләр, йөрәк даруларының иң көчлеләре бирелә.

Егет бик кызганыч, — диде Яңгура, чираттагы бер консилиумнан чыкканда Әбүзәр абзыйны култыклап алып, — Сәләтле генә хирург үсеп килә иде.

Әбүзәр абзый бу сүзләргә игътибар итмәде. Ул сулыш параличы була күрмәгәе дип борчыла иде. Бу хакта ул шунда ук Яңгурага да, Мансурга да әйтте.

Ясалма сулыш аппаратыгыз төзекме? Бәлки, ясалма сулыш кулланырга туры килер.

Бераздан, Мансур чыгып киткәч, Яңгура профессор янына диванга күчеп утырды.

Әлбәттә, — диде ул, өзелгән сүзен дәвам итеп, — баланы үлемнән коткарып калу бик зур гуманлык. Ләкин ул баладан кем чыгар бит әле. Ә без күпме көч түгеп үстерелгән яшь белгечне югалттык.

Андый чакта, Фазылҗан, үлчәп торып булмый инде, — диде профессор, уйчан гына. — Андый очракта уйлап эшләгән эшкә караганда, йөрәк кушканча эшләгән яхшырак. Юматша үз бурычын үтәгән, калганы инде безнең өскә төшә.

Бәхәсләшмим, — диде Яңгура, ике кулын берьюлы югары күтәреп. — Сезнең белән бәхәсләшү — оттыру дигән сүз.

Әбүзәр абзый кашларын җыерды.

Мин әүлия түгел, минем дә ялгышуым мөмкин.

Телефон шалтырады. Яңгура трубканы барып алды да сөйләшмичә генә кире куйды.

Профессор Таһиров урыныннан торды, ашыгуын, бүген әле заводка приемга барасы барлыгын әйтте. Кичексәң, Гөлшәһидә бик коры тота дип, мыек астыннан көлемсерәп тә куйды.

Сез моны, Әбүзәр Гиреевич, шулай җитди эш итеп карыйсызмыни? — дип сорады Яңгура, сак кына.

Бүтәнчә мөмкинме? — дип, Таһиров сорауга сорау бирде.

Ничек дип әйтергә инде, — Яңгура кирәкле сүзләрне таба алмыйча уйлана-уйлана, суза-суза гына сөйләде, — җәмәгать тәртибендә... Әлбәттә яңа... Ләкин... Ничек уйлыйсыз, бу юл белән без медицинаны бик вакландырмыйбызмы?

Кайдан килгән мондый шик? — дип сорады профессор, җитди кыяфәт белән.

Кайдан дип... Менә безнең ишек алдында еш кына субботниклар булып тора, — дип, Яңгура беркадәр урап алып китте, — чыкканы чыга, чыкмаганы юк. Беркем дә үзен мәҗбүри санамый, чөнки чыктың ни, чыкмадың ни, барыбер рәхмәт әйтүче юк.

Әбүзәр абзый башын кагып куйды.

Әлеге җәмәгать тәртибендәге поликлиникаларны да субботник дисез инде?

Төптән карасак...

Әйе, төптән карасак, охшашлык бар. Ләкин барысының да чыкканын көтеп кул кушырып ятабызмы? Сүз юк, ул җәмәгать тәртибендәге поликлиникаларның эш формасы да, оештыру ягы да әлегә камил түгел, ихтимал, бөтен якларын да ныклап уйларга, карарга кирәктер, чөнки сүз ишек алдын чистарту турында гына бармый. Бәлки, үз-үзләрен һәм вакытларын кызганмый эшләүче энтузиаст табибларга ниндидер поощрение да кирәктер. Әйтик, пенсия мәсьәләсендә, санаторийларга путевка яки торак мәсьәләсендә, яки тагын бүтән мәсьәләләрдә. Болар минем үз фикерләрем генә, тиешенчә уйланылмаган әле. Ләкин шунысы ачык: табиб хезмәтен олыларга һәм ихтирам итәргә кирәк, чөнки ул героик хезмәт, җәмгыять өчен кирәк хезмәт. Шуның белән бергә, без Хуҗа Насретдиннар да түгел. Хуҗа гына йөзәргә өйрәнмичә торып суга кермәскә ант иткән. Бата-чума булса да йөзәргә өйрәнергә кирәк! Йөзәргә! Монысы иң мөһиме.

М-да... — дип сузды Яңгура. — Кеше дигәнең мода ярата шул, хәтта хөрмәтле картлар да бу чирдән котыла алмый икән.

Мин сезне төшенеп җиткермәдем, Фазылҗан.

Төшенеп торасы да юк, Әбүзәр Гиреевич. Вак мәсьәлә тирәсендә йөзәбез, ыгы-зыгы яратабыз, ә зур медицина, теория турында чынлап торып кайгырткан юк. Амбруаз Парэлар[9] заманы мәңге кайтмаска узган лабаса.

Яшьләрдән үрнәк алу безгә файдалырак булмасмы икән дим. Әнә Мәскәүнең кайбер яшь язучылары үзләренә күрә кыю-кыю гына фикерләр әйткәлиләр бит. Фикерләре бөтен дөньяга резонанс ясый... — Профессор бер-бер сүз кыстырып утка май өстәмәсме дип, Яңгура әз генә пауза ясап алды. Ләкин профессор эндәшмәде. Яңгура, бераз сүрелеп, сүзен дәвам итәргә мәҗбүр булды. — Ләкин яшьләр үзләре генә әллә ни кыра алмый. Беренче суыклардан соң ук аларның борыннары салынып, кикрикләре шиңеп төшә. Менә өлкәннәр дә тотынса... Мәсәлән, менә сез, Әбүзәр Гиреевич, атмосфераны яңартуда үзегезнең абруегыз, исемегез, дәрәҗәгез белән бик күп ярдәм итә алыр идегез.

Ниһаять, профессор башын чайкап кычкырып көлеп җибәрде.

Мине калдырып торыйк әле, Фазылҗан. Мин пәйгамбәрлеккә ярый торган бәндә түгел. Сез ат азгыны тайга иярә дигән мәкальне оныткансыз ахрысы.

Яңгура, уңайсызланып:

Мин үпкәләрсез дип уйламаган идем, Әбүзәр Гиреевич, — диде.

Мин кондырлы кодача түгел, нигә үпкәлим ди.

Тышта кар ява, җил сызгыра иде. Ә кабинетта җылы,

тын. Урамга һич чыгасы килми, гел шунда гына утырыр идең. Ләкин кайтырга кирәк.

Яңгура ике кулын халат кесәсенә тыгып уйланып йөреп алды. Таһиров Яңгураның иң авырткан сөяленә басты. Аның колач җәеп күтәргән зур проблемаларына җавап итеп, Яңгураны малайлыкта гаепләде ләбаса.

Юк, Әбүзәр Гиреевич, чыннан да, — дия, Яңгура тагын бик кыенлык белән генә сүз эзли башлады: — Һем... Вак елгаларга гына гөрләү килешә. Гөрләмәсләр иде — сулары сай, төпләрендәге вак ташлар күренеп тора. Чын, чын... Андыйларга исемнәрен матбугатта күрү әллә ни... Сез бит боларга мохтаҗ кеше түгел... Юк, кадерле Әбүзәр Гиреевич, ичмасам, үзара булганда, тормышка бер ачык иттереп карыйк әле. Барып чыкмый торган эш икәнен алдан ук күреп торгач, кешеләрне һәм үз-үзебезне алдауда ни мәгънә? Сез, исеме дөньякүләм билгеле галим, кайда булса берәр медпунктта биш-алты авыруны кабул итеп, коммунизмга нинди зур өлеш кертә аласыз? Ә партия белгечләрдән коммунизмга зур өлеш кертүне таләп итә. Сезнең, Әбүзәр Гиреевич, үз мәйданыгыз бар, шул мәйданда, рәхим итеп, колачыгызны булдыра алган хәтле җәегез. Бөтен медицина дөньясы сезгә рәхмәт укыр. Партия дә рәхмәт әйтер, халык та.

Профессор ике кулын җәеп җибәрде.

Бигайбә, Фазылҗан. — Ул ишеккә таба юнәлде һәм инде ишек тоткасына кулын салган килеш өстәде: — Әйттем бит, мин пәйгамбәрлеккә ярый торган бәндә түгел,

 

Шушы көннәрдә Әбүзәр абзыйларга, хәл белергә дип, Зиннуров кереп чыкты. Чәйләр эчеп, табын янында озак кына сөйләшеп утырганнан соң, Әбүзәр абзый Фатихәттәйнең бер мәзәк хикәясеннән күзләрен йомып, кулын күкрәгенә куеп рәхәтләнеп көлеп алды да:

— Буй белән су үлчәмиләр дип, Фатихәттәй дөрес әйтә бит, — диде. — Ә бездә буй белән су үлчәргә маташучылар юк түгел. Ә кайберәүләр, киресенчә, үзләрен үзләре кимсетеп, «без — кечкенә кешеләр» дигән булып йөриләр. Гоголь, Чехов заманындагы кечкенә кешеләр юк инде хәзер. Безнең бүгенге иң рядовой кешебез дә дөньяны аңлау дәрәҗәсе ягыннан үткәннең иң алдынгы кешесенә тора. Кайчак сезнең агай-эне, Хәйдәр, кеше күңеле караңгы дип язарга ярата. Минемчә, бу риваять бик борынгы. Кайчандыр исемсез шагыйрь, кеше күңелен аңлый алмыйча гаҗиз булып, шулай дип әйткән. Шуннан соң гасырлар үткән, халык революция ясаган, коммунизм төзү эшенә керешкән, ә безнең шагыйрьләр әле булса иске эпитетлардан арына алмыйлар. Хәлбуки, кеше күңеле хезмәттә, көрәштә, бигрәк тә бөек идеаллар көрәшендә һаман яктыра, нурлана бара. Сезне кеше рухының инженерлары дип атаганнар икән, иң элек кешенең менә шушы яхшы сыйфатларын халыкка күбрәк күрсәтегез, үрнәк алсын ул! Менә бер мисал, — дип, Әбүзәр абзый Гаделкәрим Чалдаев турында сөйли башлады да, хикәясен ярты сүздә бүлеп: — Мин абайламыйча кеше бакчасына керә башлаганмын, — дип көлемсерәп, Зиннуровка Чалдаев белән якыннанрак танышырга тәкъдим итте.

Гаҗәп кеше, мин сезгә әйтим!

Әбүзәр абзый Чалдаевны бүген тикмәгә генә исенә төшермәде, әлбәттә. Кичә завод поликлиникасында очрашкач, Чалдаев, Яңгура хәзер миңа кул да бирми, кәрлә, фәлән-төгән дип кенә җибәрә, дип сөйләде. Ул моңа әллә ни хурланмады да, җәберсенмәде дә кебек. Әмма гаделлек мәсьәләсендә шактый четерекле кеше булган Әбүзәр абзый моны колак кырыеннан шудырып кына калмады. Туры кеше буларак, үзенең кемне күбрәк яратуын да яшермәде.

Табиблар турындагы әсәренә материал җыеп йөрүче Зиннуровка исә бу бер табыш булды. Ул, вакытны сузмыйча, Чалдаевның бөтен тормышын өйрәнә башлады.

Бергә эшләүче табиблар һәм сестралар Чалдаевка авырулардан бик күп хатлар килүен сөйләделәр. Табигый, ул кешелек документларын Зиннуровның үз күзе белән укыйсы, андагы йөрәк җылысын да, йөрәк салкынын да үзе тоеп карыйсы килде.

Ярар, таба алсам китерермен, — диде Чалдаев, Зиннуровның үтенечен тыңлаганнан соң.

Ә икенче көнне ул эшкә ничектер бик уйчан килде, йөзе дә агарган иде шикелле, күзләре дә кызарган кебек. Кичә Зиннуровка хатлар караштырган чакта — хатлар меңләп иде — аның бөтен гомере күз алдыннан үтте. Ул үзенең табиблык гомерендә ун меңнән артык операция ясады. Бу төндә шул авыруларның бик күбесе аның утыртма лампа яктырткан кечкенә өстәле тирәсенә җыелдылар. Хәтере яхшы булганлыктан, ул күбесенең килеш-килбәтләрен хәтерли иде. Иң өстә яткан конвертларның берсен алды.

«Кадерле Гаделкәрим абый. Бу хатны сезгә Әгерҗедән Шәрифә исемле бер хатын яза. Мин ашказаны авыртып җәфаланам. Докторлар әллә нинди генә гастрит диләр. Әгерҗе хирургы операциягә ятарга куша... Безнең яклар сезне бик яхшы хәтерлиләр. Күршебездә генә сез операция ясап терелткән бер кеше дә яши... сезне гел мактый.

Кадерле Гаделкәрим абый, зинһар мине үз хастаханәгезгә алдырып операция ясый күрегез инде...»

Ахырда Чалдаев үз кулы белән кыска гына итеп язып куйган: «Чакырттым, операция ясадым, терелеп чыгып китте. 22. Х. 57 ел».

Бу түгәрәк йөзле, сипкелле һәм бик юаш хатын иде.

Икенче конвертны ачты.

«Чалдаев абый!

Мин үзем Әлмәт районында бер авылда яшим... 19 яшемдә беренче теләгемә ирештем, тракторчы булдым. Ләкин мондый матур тормыш миңа озак елмаймады, явыз чир мине аяктан екты... җиденче ел инде шул чир белән интегәм. Больницаларда да күп яттым, ләкин алга үзгәреш күренмәде. Припадкаларым гел кабатланып тора. Бигрәк тә төннәрен йокларга ирек бирми. Тәүлегенә ун-унбиш мәртәбә кабатлана...

Чалдаев абый, сез миңа хат язып берәр киңәш бирә алмассызмы икән? Яки үзегез эшли торган хастаханәгә дәваларга ала алмассызмы? Көннәрне саный-саный хат көтәм. Назир».

Конверт өстендә кыска гына язу: «Җавап яздым. Киңәш бирдем. 27. II. 59 ел».

Өченче алсу конвертны Чалдаев кулында озаграк тотты.

«Исәнмесез, хөрмәтле Гаделкәрим Абдуллович! Куйбышев шәһәреннән кайнар сәлам. Сез минем канлы күз яшем белән язган беренче хатымны, билгеле, оныткансыздыр да. Мин сөйгән егетем Александр Г, ны терелтүне сорап язган идем. Ул чакта безнең икебезгә дә якты дөнья беткән кебек күренгән иде. Ул үлсә, мин үземә үзем кул салган булыр идем, чөнки мин аны яратам. Хәзер Сашенька тәмам сәламәтләнеп өйгә кайтты. Без әле бәхетебезгә ышанып та бетә алмыйбыз. Сезгә чын күңелебездән рәхмәт укыйбыз. Яшәсен совет табибы Гаделкәрим Абдуллович Чалдаев! Дан һәм хөрмәт аңа! Люда Д. 16. V. 61 ел»,

Чалдаев тәмәке кабызды, торып форточканы ачты, йөзенә салкын бәрелде. Мотор гөрелтесе ишетелде — ул аэродром янында гына тора иде. Әнә караңгы күктә яшел, кызыл өч ут күренә. Ниндидер самолет Казаннан китеп бара. Гүя ул Чалдаев сәламәтләндергән авыруларны алып китә...

Ә иртән, Зиннуровны хастаханәдә очраткач, «хатларны таба алмадым, хатын ремонт вакытында әллә кая гына тыккан», диде дә беренче палатага кереп китте. Биредә Витя исемле бер малай ята иде. Чалдаев аның янына барып утырды. Витяны урология бүлегенә Йошкар-Оладан китерделәр. Операция яхшы үтүгә карамастан, малай һаман читлектәге кош шикелле моңаеп ята. Җитмәсә, русча да, татарча да начар сөйләшә, палатада үз тиңнәре дә юк, бар да өлкән кешеләр. Бигрәк тә якшәмбе көннәрдә, бүтәннәргә дуслары, кардәшләре күчтәнәчләр алып килгән чакларда, аңа ямансу була. Чалдаев, малайны кызганып, кайчак аңа күчтәнәч-мазар алып килгәли иде. Малай әйберләргә кагылмый, шатланганлыгын бары тик күк күзләреннән генә күрергә мөмкин иде.

Витя — бүген именинник, Гаделкәрим Абдуллович, — диде авыруларның берсе табибка, — Аның турында газетага язганнар, Витя, күрсәт әле газетаны.

Витя, мендәре астыннан газета чыгарып, дүртенче биттәге бик вак хәрефләр белән җыелган ун юллык мәкаләне күрсәтте. Мәкаләдә мари малае Витя Суворовның бәхетсезлеккә очравы, ятимлеге, ялгызлыгы һәм боегуы турында әйтелгән иде. Чалдаев укыды да көлемсерәп куйды.

Витяның шатлыгы берничә көнгә генә барды. Якшәмбе көн хәл белә килүчеләр палатага керә башлагач, Витя одеялын башыннан ябын, стенага таба борылып ятты да тынып калды. Шул чак аның караваты янына өлкән яшьләрдәге сестра — Витяның бердәнбер яраткан кешесе — Зоя апасы килеп:

Витенька, уян тизрәк, сиңа бер галәмәт кунак килгән! — диде дә ике кулын чабып алды.

Витя авылдан әбисе килгән дип уйлады,

Юк, юк, Витенька, син торма. Мин аларны монда алып киләм. Ләкин үпкәләмә, җаным, барысын да кертә алмыйм, алар бик күп, палатага сыеп бетәрлек түгел, — дип, Зоя апасы тиз генә түбәнгә төшеп китте.

Витя йөрәге леп-леп типкән хәлдә көтеп ятты. Кемнәр икән. Менә ишектә өч суворовчы күренде. Берсе карават янына ук килеп басты да:

Кадерле Витя Суворов! Безнең бөтен суворовчылар мәктәбе — синең дусларың! — диде. Арттарак басып торган ике суворовчы да аның янына килеп бөек рус полководецының төсле буяу белән ясалган рәсемен караватка куйдылар. Алар әллә нихәтле күчтәнәчләр дә алып килгәннәр иде. Витя күзләрен зур итеп ачып бу таныш булмаган малайларга исе китеп карап торды. Бүләкләренә кагылмады, болар миңа түгелдер, шаярталар гынадыр дип уйлады ахрысы. Ләкин суворовчылар шундый ягымлы елмаялар, берсе, мари малаена охшый төшкәне, күз кысып, малайларча әйтеп куйды:

Витя, суворовчылар шыңшымый, суворовчылар батыр егетләр. Син дә, малай, бирешмә. Киләсе якшәмбедә тагын килербез, яме.

Суворовчылар киткәч, Витя бик озак кузгалмыйча ятты, ләкин авыруларның кайсыдыр Суворов рәсемен карарга дип рөхсәтсез ала башлагач, ул аны ике кулы белән эләктереп алып күкрәгенә кысты.

Икенче якшәмбедә Витя янына суворовчылар гына түгел, «Таң» кондитер фабрикасы кызлары да килде. Алар аңа конфетлар китерделәр. Аннары аның янына пионерлар, пенсионерлар, мәктәп балалары һәм укытучылар килеп йөри башладылар.

Малайның хәле күзгә күренеп яхшыра башлады. Ул инде көлә, уйный һәм чабып йөри иде.

Витенька, синең ничә дустың бар? — дип сорады беркөнне Чалдаев аңардан.

Ун мең! — дип шатланып җавап бирде малай.

Менә онытма, Витенька, — Чалдаев аның башыннан сыйпады, — бер дусты булган малай бермә-бер тизрәк терелә, ике дусты булганы икеләтә тизрәк, мең дусты булганы мең тапкыр тизрәк терелә. Ә синең ун мең дустың бар! Димәк, син барыннан да тизрәк тереләсең.

Күп тә үтмәде, газетада яңа мәкалә басылып чыкты. Ул «Ун юл нонпарель һәм Витя Суворовның ун мең дусты» дип атала иде.

Беренче мәкаләне — ун юллык нонпарельне Чалдаев авыруларга үзе әйтеп яздырды, икенче мәкалә турында ул газетаны кулына алгач кына белде һәм бик уңайсызланып калды. Чөнки анда Витядан битәр Чалдаев турында язылган иде. Обходтан соң шунда ук өенә кайтып китте.

Бу мәкаләне Зиннуров язган иде. Чалдаевның аны ошатмавын, хәтта хәтере калуын белгәч, бик нык гаҗәпләнде, кат-кат гафу үтенде.

Хәзер соң инде, — диде Гаделкәрим. — Каләм белән язганны балта белән юнып алып булмый. Моннан соң минем турыда болай күпертеп язмагыз, мин колдун түгел, кешеләрне әфсүн белән терелтмим. Кистем дә ярдым — бу хирург эше түгел. Тегүчегә дә бер кискәнче җиде үлчәргә кушалар, ә хирург җитмеш җиде тапкыр уйларга тиеш!

Берүк Чалдаев үпкә салып йөри торган кеше түгел икән. Зиннуровка да артык кырын карамады. Шуннан файдаланып бер көнне Зиннуров аңардан:

Гаделкәрим абый, бер сәер сорау бирсәм, ачуланмассызмы? Ни өчен авырулар сезне бу кадәр яраталар? — дип сорады.

Моңа мин болай гына җавап бирә алам, — дип көлемсерәде Чалдаев. — Бер тапкыр бөек Ньютоннан: «Күк җисемнәре хәрәкәте кануннарын ничек ача алдыгыз?» — дип сораганнар. «Бик ансат ачтым, — дип җавап биргән Ньютон, — Чөнки алар турында мин көне-төне уйлап йөрдем». Канәгатьләндерәме сезне шушы Хуҗа Насретдин җавабы?

Артыгы белән, — дип елмайды Зиннуров.

Ләкин бу матбугат өчен түгел, — дип бармак янады Чалдаев, — Югыйсә безнең дуслык бетәчәк.

 

Хәйдәр Зиннуров хәзер терапия бүлегенә дә бик еш килеп йөри башлады. Күпләр аны хәтта хастаханә хезмәткәре дип тә уйлыйлар иде. Бүтәннәрне сөйләтергә, үзе тыңларга ярата торган тыйнак һәм вакыты-вакыты белән хәтта беркатлы булып күренгән, үзен һич тә күпертергә, күрсәтергә яратмаган, тартынучан, оялчан табигатьле бу кеше шулай шауламыйча гына, әкрен-әкрен үз эшен эшләп бара иде.

Date: 2015-12-13; view: 394; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.008 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию