Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек 7 page





Миндә Тукайның нәкъ киресе, җанга мунча бар, тәнгә — юк, — ди торган иде.

Ваннадан кайткач, Әбүзәр абзыйны чиста урынга яткырдылар. Берничә минут ләззәтләнеп сузылып ятып торганнан соң, ул:

Беләсезме, миңа хәзер шундый рәхәт, мондый татлы рәхәтне хәтта сөйгәне белән кавышып кайтканнан соң Толстойның Наташасы да татымагандыр, — диде ул, мине үзенең көтелмәгән чагыштыруы белән гаҗәпкә калдырып.

Тән рәхәте, күрәсең, аның күңелен дә нечкәрткән иде. Ул минем алда беренче тапкыр балачак истәлекләренә чумды. Агыйдел болыннарын, Дим буйларын, җиләк җыйганда җырлап йөргән җырларына кадәр исенә төшерде:

Йөгерә-йөгерә җиләк җыя
Зәңгәр күлмәк кигәне,
Зәңгәр күлмәк кимәс иде,
Бардыр аның сөйгәне.

 

Шушы гади халык җыры профессорны минем күңелемә ничектер аеруча якын итте, мин аны шул минуттан аңлый башладым дип әйтә алам. Белем баскычыннан ул бик биеккә күтәрелгән, әмма күңеле шушы җырны җырлаган безнең агай-эне кебек саф булып калган. Аны инде халкыннан аерылган йортсыз-җирсез бер галим дип һич атый алмыйсың. Ул безнең туфракта туган, безнең җирдә тәрбияләнгән, безнең зәңгәр күлмәкле кызларны сөйгән, гомерен дә шул халыкка бирә.

Башта Әбүзәр абзый бер-ике ел авыл мәдрәсәсендә укыган. Аннары әти-әниләре Уфага күчкәннәр. Әтисе заманы өчен алдынгы фикерле кеше булган ахрысы, улын русча укырга биргән. Әбүзәр башта бер хосусый пансионда укыган, аннары гимназиядә. Андагы чиктән тыш каты тәртипләрдән, һәр адымны күзәтеп торучы рәхимсез тәрбиячеләрдән туеп, бигрәк тә рус малайларының «татарчонок» дип үртәвеннән кимсенеп ул Агыйделнең, аның тугайларын, иреген сагынган. Бу турыда ул шундый шагыйранә, шундый тылсымлы итеп сөйләде, мин, матур хикәя тыңлаган кебек, тын алмыйча утырдым.

Нәкъ бүгенгедәй хәтеремдә, — дип дәвам итте Әбүзәр абзый, сагынулардан нечкәргән бер тавыш белән, — моннан нәкъ илле ел элек мин университетны тәмамлап чыктым. Барлык имтиханнарны да биреп бетергәч, безне актовый залга җыйдылар. Тып-тын утырабыз. Күңелебездән саубуллашабыз. Сезнең күңелегездән саубуллашканыгыз бармы? О, бу онытылмый торган илаһи бер минут. Аннары профессор Николай Александрович Засецкий залга чыкты. Чандыр, кырыс карт. Аның артыннан башка профессорлар да чыктылар. Алар утырышкач, профессор Засецкий безгә карап сүз сөйли башлады: «Беркайчан да урта гасыр табибларына охшарга тырышмагыз, — диде ул безгә. — Костыра торган дарулар кулланмагыз, кан алу белән мавыкмагыз». Озак сөйләде ул, табиб намусы турында әйтте, аннары уң кулын күтәрде, — Әбүзәр абзый үзе дә иреннәрен кысып, йодрыклаган кулын күтәрде, шул хәлдә бер минут пауза ясады да дулкынланган тавыш белән: «Ант итәбез!» — дип кычкырды. Без, яшь табиблар, шулай ук кулларыбызны күтәрдек һәм бертавыштан: «Ант итәбез!» — дидек.

Шуннан соң Әбүзәр абзый дулкынланып озак кына эндәшми ятты. Мин аның шушы кечкенә генә бер эпизодны яткан килеш уйнап күрсәтүен исем китеп карап утырдым. Ул профессор Засецкийның шул минутлардагы йөзе, күз карашы турында берни дә әйтмәде, әмма ул моны мимикасы белән шулхәтле оста күрсәтте, мин профессорның «Ант итәбез!» дигән сүзләрне нинди кичереш, нинди тантана белән әйткәнлеген бик ачык төшендем.

Институтны тәмамлагач та, терапия корифее — атаклы профессор Алексей Николаевич Казембек үзе аңа Казанда ординатурада калырга тәкъдим ясаган, ә Әбүзәр абзый авылга җибәрүләрен үтенгән.

Мин халык акчасына укыдым, укып бетергәч, халыкны алдарга вөҗданым кушмый. Халыкка хезмәт итәсем килә, — дигән ул.

Акыллы, прогрессив карашлы профессор Казембек яшь табибның бу изге теләгенә каршы килми, ләкин бер шарт куя: нәкъ ел ярымнан соң, шушы числода шул сәгатьтә аның клиникасына кайтып эшкә керешергә яшь табибтан вәгъдә ала.

Сезгә урын әзер булыр, — ди һәм уңыш теләп яшь табибның кулын кыса да аңа баш ия.

Укыган чакта Әбүзәр абзыйга Уфа земствосы акчалата ярдәм итеп торганга, ул эшкә дә туган якларына — Чишмәгә китә. Чишмә турында Әбүзәр абзый чиксез ярату белән, Тукай үзенең Кырлае турында сөйләгән кебек, ниндидер аеруча нечкә хисләр белән сөйләде. Аныңча, Чишмәдән дә матур урын Россиядә генә түгел, бөтен җир йөзендә дә булмаган. Мин хәтта шундый бер нәтиҗәгә килдем, әгәр Чишмә булмаса, Әбүзәр абзый үзе дә Әбүзәр булмас иде. Ул Чишмәгә барып яхшылап урнашырга да өлгерми, аны утыз чакрымнар ераклыктагы бер авылга ашыгыч чакыралар. Хәзерге транспорт өчен утыз чакрым ярты сәгатьлек юл, ул чакта утыз чакрым бик ерак ара саналган. Менә ул тройкага утырып оча. Атлар — давыл, тояклары астыннан утлар гына чәчри. Авыллардан үткәндә бала-чагалар, хатын-кызлар, каз-үрдәкләр, куркып, читкә тайпылып калалар. Чакырылган авылга барып керсәләр, аларны Уфа өязе земствосының санитария бүлеге мөдире Станкевич үзе көтеп тора. Әбүзәр абзый моңа бик нык гаҗәпләнә, беренче вызовка ук кичеккәнмен дип уңайсызлана. Бу авылда тиф эпидемиясе башланган икән. Станкевич хәбәр алу белән үк үзе дә юлга чыккан, яшь табибны да чакырткан. Ул бер уңайдан аның да эшен тикшерергә булган.

Әбүзәр файэтоннан сикереп төшкәч, Станкевич нәзакәтле, әмма кырыс итеп кисәтә:

Чакырган җиргә болай тиз килеп җитүегез яхшы, коллега, моның өчен сезне мактарга мөмкин. Әмма тройка өчен, гафу итегез, мин сезне шелтәләргә тиешмен. Гомерегез буена исегездә тотыгыз: крестьяннар барчукларны яратмыйлар!

Крестьяннар барчукларны яратмыйлар! — дип кабатлады Әбүзәр абзый һәм, бармагын күтәреп, авызын йомып, бер минут тын торды.

Кучер, әлбәттә, ике коллега арасындагы бу сүзләрне ишетми. Кайтканда, яшь табибның канын уйнатыйм дип, атларны тагын да шәбрәк куа. Юл бирергә өлгермәгән авыл агайлары атлары белән чокырга очалар. Әмма Әбүзәр абзый шуннан соң бүтән беркайчан да тройкага утырмый. Ул кеше таптамый торган юаш атлар сорап ала. Кучерын да алмаштыра. Аңа кучер итеп Вәлиулла исемле аз сүзле, юаш кына бер кешене билгелиләр. Ул Әбүзәр докторны пар ат белән авылдан авылга җай гына йөртә. Бер җиргә дә алдан барып кермиләр, әмма соңга да калмыйлар. Алар бер-берсенә бик нык ияләшәләр. Вәлиулла йодрыгы белән бәреп ат ега ала торган киң җилкәле таза ир була, әмма үзе хатын-кыз кебек нечкә күңелле була. Юл йөргәндә ул. Әбүзәр абзый үтенгәч, гел «Ашказар» ны җырлый торган булган.

Аның җыры әле дә колак төбемдә, — дип, Әбүзәр абзый әкрен генә сузып җибәрде:

Ай, уймаккай кебек сызылып ага
Ашказаркай суның агышы,
Әй-й... Ашказаркай суның агышы...

 

Яшь табибның даны тирә-якка бик тиз тарала. Татары, башкорты, русы, керәшене, марие, удмурты, чувашы — һәммәсе аңа киләләр. Иртән торуга, хастаханә тирәсе, нәкъ базардагы шикелле, арба-ат белән тулган була. Бер башкорт хатынын күрсәтергә алып килгән. Доктор русча гына сөйләшә дип уйлап булса кирәк, үзе дә русча маташтыра:

Старухы стар стал, глухой стал, толком губчим нет.

Беркөнне прием вакытында аның янына башына киез эшләпә кигән, кулына камчы тоткан, янып-пешеп беткән бер башкорт егете атылып килеп керә.

Атай үлә, монау язуы, — ди һәм докторга кәгазь суза. Әбүзәр абзый кәгазьне алып караса, анда бер язу да юк, чип-чиста кәгазь. Ләкин Әбүзәр абзый шунда ук Вәлиуллага ат җигәргә куша да юлга чыга.

Чип-чиста кәгазь, кулына камчы тоткан, ярсыган башкорт егете... Болар тиз генә онытыламы соң, —дип кабатлый Әбүзәр абзый һәм тынып кала.

Үткән гомер төнге караңгы күккә охшый. Анда исәпсез-хисапсыз булып, нәкъ йолдызлар төсле, истәлекләр тулган. Миңа калса, Әбүзәр абзый үткән гомеренең шул йолдызлы серле күгеннән йолдызларның әле берсен, әле икенчесен сузылып алып миңа хикәя кыла.

Ул чакларда әле бер, әле икенче авылда ваба үләте чыккан. Табиблар җитешми. Надан халык булган кадәресенә дә ышанып бетми. Вабаны ниндидер гөнаһ шомлыклары өчен алла тарафыннан җибәрелгән гадел җәза дип карыйлар. Дөресрәге, мулла-мунтагае, побы-архәрәе шулай дип өйрәтә, алла каһәренә карышмаска өнди, карышсак, аның кодрәтенә буйсынмасак, ходай безгә тагын да куркынычрак афәтләр җибәрер дип, болай да курыккан халыкның котын алалар.

Көннәрдән беркөнне Әбүзәр абзый ваба чыккан бер авылга фельдшерның дезинфекция үткәрүен тикшерергә бара. Вабалы бер рус агае өенә керә. Керүе була, нидер сизенеп, артына борыла. Караса, ишек артында орырга дип балтасын күтәргән көрәк сакаллы бер карт басып тора, күзләре акайган, йөзе кыйшайган.

Нишләмәкче буласыз?! — дип кычкырырга өлгерә Әбүзәр абзый. Картның кулыннан балтасы төшеп китә.

Бер генә секундка кичексәм дә, балта минем башымны ярган була иде! — ди Әбүзәр абзый тирән көрсенеп һәм яңадан кабатлый: — Балта күтәргән җирән сакаллы карт... Бер секунд... — Әбүзәр абзый түшәмгә озак кына карап тора, мин аны бүлдермим, мондый чакта кешенең күңеленә кереп аның уй агышын, кичерешләрен болгатырга ярамый. — Бар иде заманнар, — дип дәвам итә яңадан Әбүзәр абзый, — син кешеләргә ярдәмгә дип барасың, үз гомерең белән, исәпләшмичә үләт эченә керәсең, ә алар сине балта, сәнәк белән каршы алалар... Ул елларда вабадан үлгән, балтадан, сәнәктән киткән табибларның исәбен кемнәр генә санар икән! Үз-үзенә тәҗрибә ясап, кешелекне коточкыч чирләрдән азат иткән бөек табиблардан алып дифтерия, кызылча һәм башка шуның ише йогышлы чирләр белән авыручылар янына курыкмыйча баручы иң гади практик табибка кадәр һәммәсе батырлык күрсәттеләр, алар үзләренең, якыннарының сәламәтлеге белән дә исәпләшмәделәр, бары тик иң югары кешелек кануны — үз вөҗданнары тавышына буйсынып кына эш иттеләр. Үзләре шәм кебек янып, яктыларын халыкка бирделәр. Аларның барысына, рәхмәт йөзеннән, халык һәйкәл салыр әле.

Әбүзәр абзый бер истәлеген сөйләп бетерә дә тынып кала. Икенче истәлегенә кайчак ул шунда ук күчә, кайчак бүленеп кала: аш вакыты, дәвалану вакыты килеп җиткән була, берәрсе кереп утыра, табиб килә, сестра, шәкертләре килә. Кайчак бер көн, ике көн сөйләми, я аның, я минем кәефем начарланып киткән була. Алары әһәмиятле булмаганга, язып тормыйм.

Ул елларда, — ди Әбүзәр абзый, нидидер бер җылы тойгы белән, — Чишмәнең даны бик нык шаулый иде. Россиянең төрле почмакларыннан меңнәрчә кешеләр кымыз эчәргә киләләр иде. Бервакытны поезддан бер авыру офицерны төшерделәр. Ул бик ерактан, Әфган чигеннән килгән иде. «Хәлем бик авыр, доктор, тизрәк бер стакан кымыз бирегез», — диде ул миңа. Аңа кымыз бирдек. Ул ярты стакан да эчеп бетерә алмады, үлде... Ярты стакан кымыз эчеп үләр өчен генә алты мең чакрым юл килү, — ди Әбүзәр абзый, гадәтенчә төп фикеренә басым ясап, — моны онытырга мөмкин түгел!

Ел ярым үтеп тә китә. Әбүзәр абзый остазы Казембекка биргән вәгъдәсен онытмый, Казанга кайтырга әзерләнә. Коллегалары аның бу адымын яратмыйлар. Пирогов тарафдары булган Станкевич сүрән генә әйтеп сала:

Без халык табибы булырсыз дип уйлаган идек. Сез Казан байларын дәваларга барасыз икән. Янчыгыгызны калынайтырга өметләнәсез ахрысы.

Юк, мин анда да хезмәт халкын дәвалаячакмын, — дип җавап бирә Әбүзәр абзый.

Вәлиулла аны станциягә озата бара. Саубуллашкан чагында бу таза ир елап җибәрә.

Нигә безне ташлап китәсең, кадереңне белмәдекме, үзең безне яратмадыңмы? — ди ул Әбүзәр абзыйга.

Вәлиулла, кулына чыбыркысын тотып, пар аты янында ятим бала кебек бик озак моңаеп басып тора, ул Әбүзәр абзыйның миңа тагын укырга кирәк әле, Вәлиулла, дип әйтүләрен төшенеп җитми. Бу кадәр дә белеме булган кешегә тагын нинди белем кирәк? Әбүзәр абзыйның да күзләренә яшь килә. Соң мәртәбә ул аңа вагон тәрәзәсеннән кул болгый.

Казанга кайткач, Әбүзәр абзый әйткән числосында, сәгатендә клиникага Казембек янына бара. Әмма күңеленнән ул әле ышанып та бетми. Профессор үз вәгъдәсен күптән оныткандыр күк тоела аңа. Ул ашыкмый гына атлый. Казембек аны кулына сәгатен тоткан килеш каршы ала һәм Әбүзәр абзый белән күрешүдән элек:

Кадерле коллега, сез унбиш минутка кичегеп килдегез, — дип кисәтү ясый. — Аннары өстегездәге киемегез... — Әбүзәр абзый ул көнне бик фырт киенеп килгән булган. — Сез пижон түгел, сез табиб. Халатыгызны тизрәк киегез. Авырулар сезне бу киемдә күрергә тиеш түгел, югыйсә сезнең турыда җиңел холыклы кеше дип уйлаулары мөмкин. — һәм шушы кисәтүдән соң кистереп әйтә: — Барыгыз, авырулар сезне күптән көтәләр. Икенче кичекмәвегезне, пөхтә булуыгызны үтенәм.

Ел ярымнан соң унбиш минутка кичеккән өчен шундый шелтә һәм «Барыгыз, авырулар сезне күптән көтәләр!» дип әйтү, — Әбүзәр абзый бармагын югары күтәрә, авызын йомып, «һем. м!» дип мәгънәгә басым ясап, бер мәл тын тора да, — бу, туганкаем, шулай ук онытылырлык түгел! — ди.

Еш кына Әбүзәр абзый Казан байлары, аларның кәпрәюләре турында да сөйли иде.

Эш белән барамы ул, кунаккамы, мунчагамы — барыбер, дугасыз җигелгән әйбәт атка утырыр, башын күккә күтәреп, дөньяга борын тишекләре белән карап барыр. Бер адым җәяү атламас. Башта энҗеле кәләпүш, өстә бишмәт, бишмәт өстеннән, елның фасылына карап, я җиңел җилән, я төлке толып. Аякта читек тә кәвеш... Кәҗә сакал, кырма мыек...

Бервакыт аны шундый тәкәббер байларның берсен карарга чакырганнар.

Өенә кердем, исәнләштем. «Кем авырый?» дидем. «Авыру качмас, — ди бай, — башта шуны әйтеп бир әле, егет, ди, сиңа акчаны кем түли?» «Казна». «Хуш, — ди бай, — ничек түли, айлыклапмы, көнлекләпме? Айлыклап булса, аена күпмедән, ягъни мәсәлән?» Мин аңа аена кырык өч сум илле тиен алам дип әйткән идем, бу бай миңа шундый кимсетеп карады, о!.. — Әбүзәр абзый йөзен үзгәртте, мин байның аңа никадәр түбәнсетеп каравын бик яхшы төшендем. — Бай кулын селтәде дә минем белән сөйләшеп тә тормады. Мин аның алдында нибары кырык өч сум илле тиенлек товар гына булып калдым. «Юк, мондый арзанлы докторга күренмим, миңа бәялесе кирәк! Микулай Кәрпич казнадан биш йөз тәңкә каера диләр», — диде. Мин баш идем дә чыгып киттем.

Бервакытны тагын бер байны карарга чакырдылар. Бардым. Монысы да шушы сорауны бирсә, мең тәңкәдән ким әйтмим дип уйлыйм эчемнән. Юк, монысы андый сорау бирмәде. Монысы аның бераз культурныйрак, «аурупалы» бай булып чыкты. «Авыру кайда?» — дим. «Менә мин», — ди. Чиртсәң каны чыгарлык таза ир. «Утырыгыз, мин әйтәм, кай җирегез авырта, нәрсәдән зарланасыз?» «Хәзер сорыйбыз», — ди. «Кемнән сорыйсыз?» — дим. «Хатыннан». Үзе түгел, хатыны чирле икән. «Алайса, мин әйтәм, авыру янына үтик, бәлки, аңа урыныннан кузгалырга ярамый торгандыр». «Мин кушкач, ярый», — ди. Асрауларына дәшеп, хатынын алгы бүлмәгә чакыртты. Йөзен яшергән хатын чыгып бер читкә барып утырды. Янына бара башлаган идем, бай сикереп торды. «Ярамый, тәкъсир, — ди. — Без — мөселман. Кеше хатынына кагылу хәрам. Шуннан гына кара», — ди. Сораштыра торгач, хатынның эче авыртканы беленде. Капшап карарга кирәк бит. Ә бай якын да җибәрми. «Мин үзем капшыйм, син карап кына тор», — ди. — Әбүзәр абзый күзләрен йомып көлеп җибәрде. — Шуннан хатынның корсагына йодрыгы белән төрткәли башлады. Төрткән саен сорый: «Авыртамы?» Көл дә ела да, — ди

Әбүзәр абзый. — Иң зәһәр комедия. Ләкин сез, — ди ул миңа, — моны яза алмыйсыз. Моны Галиәсгар Камал яки Фатих Әмирхан булса язарлар иде.

Гомере гел хастаханәләрдә, аһ-зар, кан-яшь эчендә үткән карт табибның күңеле ахыр килен катып бетәдер, йөрәк кичерешләре дә корыйдыр, табигать күренешләре дә аны әсәрләндерми торгандыр дип уйлый идем мин үземнең беркатлылыгым белән. Бик ялгышканмын! Әбүзәр абзый шагыйрь кебек нечкә күңелле, рәссам шикелле табигатьне яратучы бер кеше булып чыкты. Аның бер генә хисе дә тупасланмаган, тоныкланмаган иде. Ул табигать җырчысы Арсеньевның әсәрләреннән озын-озын өзекләрне яттан укыды. Дерсу Узала турында чиксез яратып, сокланып сөйләде. Дерсуның соңгы тапкыр Арсеньев белән саубуллашуы һәм үлүе турында сөйләгәндә, аның күзләренә яшь килде. Аннары ул «алтын елгалар» турында гаҗәеп бер нәрсә сөйләде.

— Рус һәм татар әкиятләрендә, — диде ул, — алтын елгалар күп очрый. Шуларның барысы да хыял, уйдырма гына дип уйлыйсызмы? Юк. Бер тапкыр мин ул алтын елганы үз күзем белән дә күрдем. Байкалда булды бу хәл. Ул чакта мин Иркутскида хезмәт итә идем. Якшәмбе көннәрендә, ял вакытларында тауларга чыгып китә торган идем. Беркөнне шулай тауларда йөргәндә карыйм: таулар тезмәсендәге иң зур таудан чып-чын алтын елга агып төшә! Шундый ачык күренә, һич кенә дә ялгышырга мөмкин түгел. Мин, шул зур тауга менеп, әлеге алтын елганың ярына барырга булдым. Түбәннән караганда бу зур тау әллә ни биек тә түгел кебек. Әмма, менә башлагач, очы-кырые юк икән аның. Бер тауга менәсең, аннан өстә икенчесе калкып чыга, анысына менәсең, тагын яңа тау күренә. Мендем, мендем, әмма менеп җитә алмадым. Ахрысы, бу таулар күккә терәлгәндер дип уйладым. Ә алтын елга күз явын алып һаман ага да ага... Карт сибиряклар соңыннан миңа аңлаттылар: Себер тауларында пыяласыман үтә күренмәле мәгъдәннәр — слюдалар бар икән. Шулар кояшта алтынсыман булып ялтырый икән. Инде мине түгел, ә моннан мең еллар элек яшәгән бер аучыны күз алдыгызга китерегез, — диде профессор, сулыш алып. — Бер вакытны ул җәнлек артыннан куа-куа шушы алтын елга каршына килеп чыга, таң калып карап тора. Үзе соклана, үзе курка. Аннары кабиләдәшләре янына кайта. Кайта да күргәннәрен исе китеп сөйләп бирә. Әлбәттә, ул моңа үзенең бар кадәр фантазиясен, хисләрен куша. Шуннан соң моның сөйләгәне телдән телгә, буыннан буынга күчә, әкренләп легендага әверелә. Аннары яңа буыннар ул легенданы тулыландыралар, шомарталар, тирәнәйтәләр. Шулай итеп, искиткеч матур, әмма беренче чыганагыннан гаять ераклашкан әкият барлыкка килә. Ләкин әкият никадәр генә фантастик булып күренмәсен, кайдадыр аның реаль нигезе бар...

Әбүзәр абзыйның Себер хикәяләреннән тагын ике эпизод минем хәтеремдә калган.

Бервакыт авыру яныннан кайтышлый Әбүзәр абзый Иркутскида базарга кагыла. Мәйдан уртасында милли киемле баһадир аучы бурят басып тора. Кулында галәмәт зур көртлек. Канатлары бер сажин булыр.

Күпме тора? — дип сорый Әбүзәр абзый аучыдан.

Миллион! — ди теге.

Ул елларда акчаның бәясез чагы булса да, Әбүзәр абзый уйлый-уйлый да кыйбатсынып алмый китә, ә соңыннан гомере буе үкенеп йөри. Миңа сөйләгән чагында да үкенечен яшермәде. «Нинди симез кошны кулымнан ычкындырдым», — диде.

Икенче эпизод җитдирәк тә, хәвефлерәк тә. Монысы да шул ук елларда Иркутскида булган. Беркөнне аны ашыгыч рәвештә университет ректоры Бушмин янына чакыралар. Барып керсә, ректорның бер ягында военком, икенче ягында берничә таныш табиб басып тора.

Сез аллага ышанасызмы? — дип сорый военком.

Юк, — дип җавап бирә Әбүзәр абзый, бу сәер сорауга аптырый төшеп.

Ул чагында, безнең белән изге Иннокентий табутын ачарга барырсыз, — ди военком.

Иркутскидан сиксән чакрымнар читтә хатын-кызлар монастыре була. Монашкаларның коткысы аркасында, надан халык шул монастырьга изге Иннокентийның череми торган сөякләренә баш орырга йөри. Совет оешмалары анда бернинди дә изге сөякләр юклыгын, гади бер мәет ятканлыгын белә, билгеле. Ләкин халык алдында монашкаларның хәйләсен фаш итәр өчен табутны ачып карарга кирәк. Әмма бу бик хәтәр эш, Дин белән агуланган фанатиклар: «Изге сөякләргә тиеп карагыз!» дип ачыктан ачык янап торалар. Я сәнәк белән кадап, я балта белән турап ташлаячаклар. Җитмәсә, табутны ачу турындагы карарны Бөтенбурят съезды кабул иткән икән. Ә бурятларны ул чакта гомумән «динсезләр» дип кенә йөрткәннәр. Шуңа күрә табибларның да күпләре, без аллага ышанабыз дип, бу эштән баш тарталар.

Мин — татар, мин христианнар эшенә тыгылмыйм, —» дип җавап бирә Әбүзәр абзый да.

Уйлагыз! — ди военком кисәтеп.

Әбүзәр абзый коридорга чыккач, аның артыннан профессор Бушмин килә.

Сез аклар кире кайтырлар да асарлар дип куркасыз, — ди ул Әбүзәр абзыйга, пышылдап кына. — Мине һичшиксез асачаклар, ә сез исән калырсыз, сөекле дус, — ди ул, һәм аның тавышы калтырап китә.

Шуннан соң Әбүзәр абзый бер минут уйланып тора да яңадан военком янына кереп барырга ризалыгын белдерә.

Иртән комиссия әгъзалары һәм кораллы кызылармеецлар олауларга утырып юлга чыгалар.

Монастырьга барып керәләр. Табутны монашкалар урап алган, йөзләре караңгы, котлары очкан. Бер читтәрәк үзләренең милли киемнәрен кигән бурятлар басып торалар. Профессор Бушмин, монашкаларга әдәп белән генә мөрәҗәгать итеп, алардан табутны ачуны үтенә. Монашкалар кузгалмыйча басып торалар, авызларыннан бер сүз чыкмый, барысы да калтырый. Профессор Бушмин, яңадан нәзакәтле генә итеп, үтенечен кабатлый. Шуннан соң гына монашкаларның дерелдәгән куллары табут өстендәге көмеш белән чиккән япмага сузыла. Аннары алар табутның капкачын саклык белән генә ачалар. Мәет өстенә ефәк материя ябылган. Берсен ачалар, икенчесен, өченчесен... барлыгы тугыз җәймә! Аннары мумиягә әйләндерелгән мәет үзе күренә. Зур көрәк сакаллы, җирән мыеклы. Аякларының тез тирәсе черегән булган, ләкин соңыннан бик яхшылап бәлзәмләгәннәр.

Date: 2015-12-13; view: 395; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию