Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек 8 page





Военком халыкка дәшеп:

Менә күрдегезме, черегән бит. Димәк, изге мәет түгел, халыкны алдау гына, — ди.

Ә монашкалар хор белән:

Изге, изге! — дип кычкыралар.

Мәетне бөтен халыкка күрсәтәләр, халык башын чайкап мәет яныннан уза башлый. Хәзер инде чиркәү әһелләренең ялганы барысына да ачык.

Иркутск газеталарында изге Иннокентийның табутың ачуда профессорлардан Бушмин һәм Таһиров катнаштылар дип язып чыгалар.

Әбүзәр абзый елмаеп башын чайкады:

Бу хәл мин рәсми рәвештә профессор исеме алудан өч ел элек булды, — диде.

Шуңа ялгап профессор Бушмин турында тагын бер истәлек сөйлән, Әбүзәр абзый сүзен болай очлады:

Совет властеның беренче елларында, иң кыен бервакытта профессор Бушмин азык-төлек белән эш итүче учреждениеләрнең берсендә: «Фән шикәр ярата!» дип кычкырып җибәрә, һәм галимнәргә шикәр бирәләр. Хикмәтле сүз бу! — дип кабатлады Әбүзәр абзый һәм рәхәтләнеп көлә башлады: — Фән шикәр ярата!

Себердән кайтышлый Әбүзәр абзыйга яңадан үзенең туган яклары — Чишмә аркылы узарга туры килә. Ул вагон тәрәзәсеннән үрелеп карый: аңа калса, Вәлиулла әле дә атлары янында басып торадыр кебек. Ул перронга төшә. Җәйге эссе көн. Кайчандыр шаулап, гөрләп торган станция буп-буш, якын тирәдә бер генә кеше дә күренми. Кайсын ачлык кырган, кайсы бер сынык икмәк артыннан әллә кайларга олаккан. Поездны каршы алырга бары тик станция начальнигы гына чыккан. Хәтта эт тә, мәче дә, каргалар да күренми. Әбүзәр абзый көеп беткән перрон буйлап йөрәге әрнеп, авыр хәсрәткә батып йөри. Шунда станция бинасы артында басып торган бер кеше күзенә чалына. Янына бара. Ачлыктан шешенеп беткән. Ләкин үзе поездга түгел, каядыр далага карап тора. Гәүдәсе, кылган кебек, әкрен генә чайкала. Әбүзәр абзый бу кешене таный: бу — Вәлиулла! Ул, аның белән исәнләшер өчен, ике кулын суза, ләкин Вәлиулла җавап кайтармый, һаман чайкалып, еракка, көеп, саргаеп беткән далага карап тора. Әбүзәр абзый аңа өч тапкыр исеме белән дәшә, ә Вәлиулла җавап бирми, һаман көек исе килгән даладан күзен алмый. Далада кара рәшә тирбәлә.

Нәрсә уйлый иде бу вакытта Вәлиулла, дала түрендә нәрсә күрә иде, әйтүе кыен, — дип көрсенде Әбүзәр абзый. — Бәлки, елкы көтүләре, бәлки, икмәк төяп килгән олаулар күзенә күренгәндер. Бичара, ул инде ачлык газабыннан акылдан язган иде... Поезд кузгалып киткәндә дә ул шунда басып калды, бер генә тапкыр да артына борылып карамады. Аның күзе һаман далада иде...

1935 елда Әбүзәр абзый яңадан Чишмә аркылы уза. Айлы төн була. Ай яктысында исәпсез-хисапсыз рельслар ялтырый. Барлык юлларда нефть цистерналары һәм... ашлык төялгән вагоннар. Тик Вәлиулла гына күренми инде.

Мин Әбүзәр абзыйның аучы икәнен, ау яратуын әйткән идем. Менә аның ау хикәяләреннән берничәсе.

Мин анадан ук сунарчы булып туганмын, — диде ул беркөнне һәм минем ау белән дә, балык тоту белән дә мавыкмавыма исе китте. — Курортларга сирәк йөрдем. Аннары үз тирәбездә менә дигән матур җирләр бар чагында, ни пычагыма курорт дип җиде җәһәннәм астына барырга. Кама, Идел, Вятка, Агыйдел... гаҗәеп гүзәл елгалар бит. Камада, Ижевск чыганагы янында ял итүе ни тора! Тугайлар дисәң — унбиш-егерме чакрымга җәелгән. Кояшта тирбәлеп ятучы гүзәл Камага карасаң, күзеңне ала алмыйсың. Шундый рәхәт, шундый ләззәт бирә ул сиңа, мондый ләззәтне Эрмитажда да ала алмыйсың. Кама дулкыннарының гөрелтесе гомергә колагыңнан китми. Кама бит ул һәрвакыт үзенчә шаулый. Гүя яр белән су мәңге пышылдап кына бәхәсләшә. Нәрсә турында бәхәсләшә, анысын берәү дә белми. Бәлки, бу бәхәс тә түгелдер, бәлки, Кама сер сөйли торгандыр, бәлки, суга баткан нинди дә булса берәр чибәрнең зарын көйли торгандыр... Мин бик күп мәртәбәләр аның текә ярында утырып дулкыннар тавышын тыңлаганым бар. Кама дулкыннарының моңы диңгез дулкыннары тавышына да, хәтта Идел, Агыйдел дулкыннары тавышына да охшамаган. Бая әйткәнемчә, үзенә бертөрле, талгын музыка төсле ул. Кама ярында утырганда шигырь язасы килә башлый, ләкин шау-шулы, шатыр-потыр шигырьләр түгел, күңелне иркәли торган, матур хисләр, матур мәхәббәт кузгата торган шигырьләр. Яки симфоник музыка...

Давыллы көндә Кама ачулы була. Дулкыннары үрә тора... Бер тапкыр мин ауда йөри-йөри соңга калдым. Инде аргы якка ничек чыгармын дип уйланып кайтканда, карасам, яр буенда бер балыкчы басып тора. Таза егет. «Аргы якка алып чыгасыңмы?» — дип сорыйм мин моңардан. Ул котырынган дулкыннарга тагын бераз карап тора да: «Хәтәр, — ди. — Ләкин миңа барыбер». Үзе, шайтан, астан гына миңа мыскыллап карый. Мин риза булдым. Көймәгә утырдык та кузгалдык. Көймә дулкыннарның сыртына менгәндә үрә баса, аннары күз иярмәс тизлек белән аска ыргыла, тагын үрә күтәрелә. Даган атынамыни. Авызлыгын тарткан ат кебек ярсый. Хәтәр дә, рәхәт тә. Ниһаять, балыкчы әйтте: «Монысы соңгы дулкын...» Мин ышанып бетмәдем, чөнки ярга шактый бар иде әле. Балыкчы дөрес әйткән икән. Кама, уйнап туйган кебек, юаш кына тынычлана башлады. Ярга чыккач, егет миңа кулын сузды: «Мондый чакта Каманы кичәргә күпләрнең йөрәге җитми. Мин дә берүзем икеләнеп тора идем. Икәү булгач, куркыныч түгел...»

Бүген Әбүзәр абзыйның шәкертләре килмәде. Без сөйләшүне кичен дә дәвам иттердек. Мин үзем дә доминоны күптән оныткан идем.

— Кама болыннарында йөргәндә, — диде Әбүзәр абзый, — әллә ничә тапкыр яшенле яңгыр астында калдым. Яшен яшьни, күк күкри, ә син буп-буш болыннан япа-ялгыз барасың. Иңбашыңда мылтыгың гына. Болын бит кояшлы көннәрдә генә матур. Ә кичкә таба, яшенле давылда, яктылык белән күләгәләр алмашынып уйнаганда, күк йөзе актарылып торган каракучкыл һәм җете кызыл болытлар белән капланган чакта, әйләнә-тирәңдә әллә нәрсәләр бертуктаусыз кыштырдаган, сызгырган, чинаган, елаган чагында, болын котны ала. Менә яшен тагын бер яшьнәр дә нәкъ мылтык көпшәсенә китереп бәрер шикелле.

Бер тапкыр бер аучы белән ауга киттек. Болында яңгырга эләктек. Киемнәребез манма су булды. Ул арада караңгы да төшә башлады. Кайтырга ерак, аннары кайтасы да килми әле. Карыйбыз, алда печән богылы күренә. Янына бардык та икебезгә ике өн ясап кереп яттык. Инде салкын тия дип уйлыйм эчемнән. Иртән торсак, киемнәребез коп-коры, мич башында кунганбызмыни!

Мин ауга чыгып китсәм, ял итмичә, бер йотым су эчмичә егерме биш-утыз километр юл йөри ала идем. Организмым искиткеч нык иде. Шуңа күрә мине урамда туктатып яшемне сорыйлар, — дип көлемсерәде профессор. — Ауда йөргәндә мин ни туры килсә, шуны атмыйм. Бер-ике үрдәк — шул җиткән. Әлбәттә, буш кул белән кайткан чаклар да булгалый. Әмма, аудан мин һәрвакыт канәгать булып, әйбәт ял итеп кайта идем. Аннары ләззәте ни тора бит. Табигать кешене, әгәр ул аны аңласа, яратса, яхшырта, чистарта, матурландыра. Ял итә белү — үзе бер фән ул! — дип бармагын күтәрде профессор.

Әбүзәр абзый — күңеле һәм табигате белән чын художник. Нинди генә эпизод сөйләмәсен, ул аны киндергә ясап, мәңгеләштерерлек итеп сурәтләп бирә белә. Чыннан да, кулына язусыз хат тотып килгән ярсыган башкорт егете, табибка балта күтәргән җирән сакаллы карт, ярты стакан кымыз эчеп үләр өчен алты мең чакрым юл килгән офицер, ярсыган тройкадан сикереп төшкән яшь табибка «крестьяннар барчукларны яратмыйлар!» дип кисәтүче карт земский табиб, «ант итәбез!» дип уң кулын күтәргән профессор, ел ярымнан соң коллегасын кулына сәгать тотып каршы алган доктор Казембек, авыру шагыйрь, дөньяга борын тишекләре белән караучы Казан бае, бәяле доктор таләп итүче Казан сәүдәгәре, монашкалар, миллион сумга урман тавыгы сатучы аучы бурят, ачлыктан акылын җуеп, көеп беткән далага карап торучы кучер Вәлиулла, көймә белән давыллы Кама аркылы кичү, яшен вакытындагы болын... — болар бит барысы да буяу белән ясалган картина шикелле...»

Шушында беренче дәфтәр бетә иде.

Гөлшәһидә әкрен генә актыккы битне япты. Ул моңарчы да Әбүзәр абзыйны әйбәт беләм дип йөри иде. Аның җитди итеп сөйләшкән чагында кинәт бер мәзәк әйтеп рәхәтләнеп көлүләрен дә күп ишетте. Ә бу дәфтәрне укыгач, ул үзен аның янында гомер кичергән кеше кебек хис итә башлады.

Ул уйга калды, ни өчендер күзенә яшь килде. Вәлиулланы кызганды, Акъярда калган Әһлетдин бабайны исенә төшерде, аның янына Бибисара апасы, Сәхипҗамал җиңгәсе килеп бастылар...

Иртәнге аш алдыннан Диләфрүз дарулар өләшеп йөргәндә, Николай Максимович аны култыклап алды да:

— Күңел юаткычым, бүген әллә театрга барасыңмы? — дип сорады. Зиннуровтан ул Диләфрүз дигән исемнең мәгънәсе «күңел юатучы» икәнен белеп алгач, кызга гел шулай дип иркәләп дәшә торган иде.

Каян белдегез, Николай Максимович? — дип гаҗәпләнде кыз, чак кына кызарып. — Чыннан да барабыз.

Белмәскә... Син бит бүген лотос чәчәгеннән дә матуррак. Тирә-ягыңа нур балкытып торасың.

И, Николай Максимович, шаяртмагыз инде, ичмасам, — һәм Диләфрүз, аның кулыннан ычкынып, палатадан чыгып китте. Ә карт артист, ике кулы белән башын кысып, караватында бик озак уйланып утырды. Кич якынлашып, театр пәрдәсе ачылыр минутлар җитүгә, һәр көн аның йөрәге түзәлмәслек булып әрни башлый иде. Ләкин биредә моны кем аңлый соң: Балашов үзенең самолеты белән ком дачасын гына белә, Зиннуров китабын гына уйлый, ә Ханзафаров, мөгаен, бернәрсә дә уйламый торгандыр. Аңлыйлармы соң алар тамашачылар залга тулган чакта куба торган җиңелчә шау-шуның тәмен, тоялармы соң алар алкышларның артист йөрәген җилкетә торган сихерле көчен, танышмы соң аларга сәхнәгә чыгарга әзерләнгән чактагы дулкынлануның ләззәте һәм борчуы! Эх, Диләфрүз, Диләфрүз! Юатмадың син бүген күңелне!

Гөлшәһидәнең обходы вакытында — Маһирә ханым әле һаман эшкә чыкмаган иде— Николай Максимович аңардан да: «Сез бүген театрга бармыйсызмы?» — дип сорады.

Нигә мондый сорау, Николай Максимович?

Ах, Гөлшәһидә Бәдриевна, бүтәннәр йөрүенә куанырга гына калдым бит, аңламыйсызмыни, — дип хәйләләде артист. — Театрга йөрү бәхет бит ул.

Төрле чак була торгандыр инде, — диде Гөлшәһидә, чыгып киткәндә.

Николай Максимович сүзсез генә аның артыннан карап калды. Аның тәҗрибәле үткен күзләре күптән инде Гөлшәһидә белән Диләфрүзнең эчтән сызып яшәүләрен күрә иде. Аннары хатын-кызның нинди кайгы-хәсрәттән янып йөрүен белү, аның иң яшерен йөрәк серләрен ачу Николай Максимович кебек карт артистка артык кыен да түгел иде. Ул бит алар белән көненә әллә ничә тапкыр сөйләшә, беренче карашта мәгънәсезсыман тоелган сораулары белән тегеләрне кинәт сискәнергә, уңайсызланырга мәҗбүр итә, тегеләрнең күз карашларыннан, ничек елмаюларыннан, ихтыярсыз хәрәкәтләреннән, кызарып, аптырап калуларыннан һәм бүтән бик күп, бик күп вак-төякләрдән аларның халәте рухияләре турында һич тә ялгышмыйча нәтиҗә ясый ала иде. Күрәсең, хәзергә аларның мәхәббәтләре ниндидер сәбәпләр аркасында бер генә яклы. Ә бит андый чакта әле безнең заманда да хатын-кызның хәле бик читен. Кайдадыр Африкада кыз, үзенең мәхәббәтен белдерәсе килсә, егеткә ботка пешереп илтә ди. Безнең кызларда андый гадәт юк, кыз беренче булып мәхәббәтен белдерә алмый, ул бары тик яшерен янып, яшерен көя генә ала...

Көндезге сәгать дүртләрдә, өенә кайтырга вакыт җиткәч, Гөлшәһидә Зиннуровка дәфтәрен кертеп бирде.

Я, ничек, кәгазь батырының язмаларында аз-маз рәт бармы?

Гөлшәһидә моңсу гына елмайды.

Сез, Николай Максимович, мине һәрвакыт уңайсыз хәлгә куясыз, — диде ул, җиңелчә шелтә белән. — Мин дипломатия белән генә әйтермен дигән идем...

Дипломатиясе шайтаныма олаксын! — диде артист, аңа сүзен дә әйтеп бетерергә ирек бирмичә. — Ах, княгиня Мария Алексеевна нәрсә әйтер ди-ди, без сәнгатьнең башын ашый яздык. Сәнгать туры сөйләшүне генә ярата!

Монда, Николай Максимович, сәнгать әсәре турында сүз бармый, — диде Зиннуров, уңайсызланып, — Гади куен дәфтәре, дөресрәге, хозяйкаларның базарга йөри торган сумкасы турында гына сүз бара. Нәрсә күргән, нәрсә ишеткән, барысын тутырган шул сумкага.

Кадерле Хәйдәр, Чеховның куен дәфтәрләрен онытмагыз!

Зиннуров авызын учы белән каплап көлеп җибәрде.

Николай Максимович, ак түшәмгә карап ята-ята тилереп беттем дип әйтә идегез, чын икән. Сез чагыштырырга мөмкин булмаган нәрсәләрне чагыштыра башладыгыз. Чехов дөньяга сирәк туа, халкын үлемсез итә торган даһиларның берсе, ә мин әдәбиятның тузан бөртеге. Гөлшәһидә ханым минем сызмаларга андый таләп белән карый торган булса, мин аңа бүтән бер дәфтәр дә бирмим.

Үпкәләмәгез, — диде Гөлшәһидә. —Сез бит минем 'фикеремне белмисез әле. Әллә белергә дә теләмисезме?

Мин сезгә шул өмет белән биргән дә идем.

Турысын әйтәм, кызыксынып укыдым, Хәйдәр абый. Бер-берсенә бәйләнмәгән кыска-кыска эпизодлар, ә барысы бергә бик тулы образның чалымнарын тудыра. Мин дә ул кешене бераз беләм. Кайчан булса аның семьясы турында, өй хәлләре турында бер сөйләрмен, — ул ягы да кирәктер бит. Ләкин сез аның мин белмәгән якларын күргәнсез. Калган дәфтәрләрегезне даулашып булса да алып укыйм, — дип елмайды Гөлшәһидә.

— Бүтән дәфтәрләрдә карт юк инде... Хастаханәдән соң мин аның өенә бардым. Ләкин ул эшкә чумган иде, юк-бар нәрсә турында озак сөйләшеп утырырга вакыты да булмады.

Башкалары булыр...

Шунда яңадан Николай Максимович сүзгә кушылып, әңгәмәне үз җаена борды.

Гөлшәһидә җаным, сез бу мыштымны алай беркатлы бәндә дип уйлый күрмәгез. Беләсезме, ул дәфтәрен сезгә ни өчен укырга бирде? Аның исәбе алтын. Ул романының яртысын сездән яздырмакчы була. Белеп торыгыз. Әйе, әйе! Ә гонорарын бер тиен дә бирмәячәк.

Әгәр шундый эш минем кулымнан килсә, мин бик рәхәтләнеп булышыр идем, — дип елмайды Гөлшәһидә, — Гонорар миңа кирәкми.

Менә! Вәгъдә — иман! — Николай Максимович кулын Хәйдәргә сузды. — Менә шулай оештыралар эшне, Хәйдәр дус. Гөлшәһидәне бушлай кодалаган өчен мине дә коньяктан калдырмассыз дип уйлыйм,

Ханзафаровтан башкалары барысы да көлеп җибәрделәр. Аннары сүз тагын уены-көлкесе белән үз җаена агып китте. Гөлшәһидә Зиннуровтан икенче дәфтәрне сорады.

Бүген шимбә, иртәгә ял көне, укыр идем.

Зиннуров бүген бирә алмыйм, сезне үпкәләтермен дип куркам диде.

Минме? Ни өчен мин үпкәләргә тиеш? — дип гаҗәпләнде Гөлшәһидә, —Минем турыда язмый торгансыздыр бит?

Минем язулар, Гөлшәһидә ханым, базар сумкасы дип әйттем бит, базар сумкасында ни булмас. Кайчак базарда арзанлы әйберләргә дә күз кыза бит.

Тыңламагыз шуның сүзен, Гөлшәһидә Бәдриевна, — дип, артист тагын сүзгә кысылды. — Ул ни язганын үзе дә белми. Сезгә театрга барыр алдыннан фәкать күңелле әйберләр турында гына уйларга кирәк. Мәсәлән, уң ягыгызга кем утырыр, сулыгызга кем туры килер, каршыгызда кем булыр. Мин үзем алдымда яшь кенә кыз утыруын яратам, һәм һәрвакыт аның алсу колак яфрагыннан яки чәч толымыннан тартасым килә.

Ярар, Николай Максимович, мин дә кемнең булса колак йомшагыннан тартырмын, — дип елмайды Гөлшәһидә, сәгатенә карап алып. — Вакыт чыннан да күп калмаган икән.

Ханзафаров Гөлшәһидә палатада чакта сүзгә катнашмады. Әмма ул чыгып китүгә кинәт кычкырып көлеп җибәрде:

Кодаладым, имеш! Шундый матур яшь хатын бер аягы белән кабергә басып торган Зиннуровның акчасына кызыгыр дип уйлыйсызмы?

Бу юлы инде палатадагылар өчесе дә тыела алмыйча көлеп җибәрделәр. Ә Зиннуров, Ханзафаровка карап, татарча:

Иштең, абзый, ишәк чумарын! — диде.

Әле ерак китмәгән Гөлшәһидә, палатадагы көлү тавышын ишетеп, бер генә минутка туктап калды. «Әллә миннән көләләрме?» — дип уйлап алды. Кинәт күңелсез булып китте. Дөресен әйткәндә, аның театрга бик үк барасы да килми иде. Диләфрүз аңа: «Шүрәле» гә бер артык билетым бар, барырга теләмисезме?» — дигәч, ул аның хәтере өчен генә риза булды, һәм театрга барган чагында гына: «Ни өчен Диләфрүзнең бер билеты артып калган?» — дип уйлады. Ул Саматов белән Диләфрүз арасында нидер барын күптән сизсә дә, моны җитди мөнәсәбәт дип күз алдына китерә алмый иде. Аныңча, Диләфрүз кебек тирән һәм саф тойгылы кыз Саматов кебек бушбугазны, гәрчә ул табиб булса да, чынлап торып ярата алмас. Гөлшәһидә шулай уйлый да бит, ләкин хаклымы соң ул? Кайчак ирле-хатынлы кешеләрне күреп, болар ничек бергә торалар икән, һич тә пар килмәгәннәр бит дип гаҗәпләнәсең, ә алар искиткеч тату гомер сөрәләр булып чыга. Шуның шикелле, мәхәббәт мәсьәләсендә бер нәрсәне дә үз аршыныңа үлчәргә ярамый шул. Әгәр барлык кызларның да күңелләре бертөсле булса һәм алар, барысы да бертөсле уйлап, барысы да бер чибәр егеткә генә гашыйк булсалар, бик әкәмәт булыр иде ич! Гөлшәһидә үзе дә ихтыярсыздан көлеп җибәрде.

Диләфрүз белән фойеда очраштылар. Башта алар бер-берсен танымыйчарак тордылар, чөнки моңарчы гел бер— берсен ак халат кигән килеш күреп гадәтләнгәннәр иде. Матур күзле, ясап куйган шикелле нәфис иренле Диләфрүз гәүдәгә дә бик сылу икән, биле йөзек аркылы үтәрдәй нечкә. Куе коңгырт чәче иңнәренә бөдрәләнеп төшеп тора. Гөлшәһидә исә буйга аңардан озынрак, кара карга канаты төсле чем-кара толымнарын биек итеп артка төеп куйган. Кара чәч, кара күз һәм кара каш, алсу ак йөз, нәфис ачык муен, зифа буена килешеп торган кара йон күлмәк, биек үкчәле туфли кигән матур аяклар аны башка хатын-кызлардан шактый аерып тора иде.

Һәрхәлдә, фойеда Диләфрүз белән култыклашып йөргәндә алар артыннан ирләр шактый еш пышылдашып калалар иде.

Алар Диләфрүз белән юк-барны сөйләшеп йөри бирделәр. Ләкин Гөлшәһидә Диләфрүздән олырак та, тәҗрибәлерәк тә иде. Ул Диләфрүзнең күзләре уйнавыннан биредә кемнедер эзләвен бик тиз сизеп алды. Кайчак ул бөтен гәүдәсе белән калтыранып китә, мине саклый күр дигәндәй, Гөлшәһидәгә ныграк сыена, кайчак, киресенчә, каядыр еракка очарга ашкына кебек. Менә ул адымнарын әкренәйтте. Гөлшәһидәнең беләген кысты. Гөлшәһидә ул караган якка карады: зур көзгедә таралмаган җирән чәчле, күперенке юбкалы бер кыз белән янәшә басып торган Саматов күренә иде.

— Үкчәмә нидер булды, — дип, Диләфрүз Гөлшәһидәне баскычка таба алып китте.

Кинәт Гөлшәһидә үзе сискәнеп туктап калды. Чәчен ирләрчә кыска итеп кистергән, өстенә бик тар күлмәк кигән, муенына нечкә алтын чылбыр белән түгәрәк кулон таккан, ялангач беләгенә төймә хәтле генә алтын сәгать бәйләгән җете кызыл иренле бер кыз белән Мансур баскычтан менеп килә иде.

Беренче очрашкан көннән соң Гөлшәһидәнең Мансурны күргәне юк иде. Ул чакта Мансур аңа шактый олыгайган, ябыккан кебек тоелган иде. Әйбәт костюм, ак галстук белән ак күлмәк, очлы борынлы яңа ботинкалар, төзәттерелгән чәч бүген аны тәмам яшәрткән, теге вакытта Гөлшәһидәнең күзенә аеруча ташланып йөрәген әрнетеп-өтеп алган ак чигә чәче дә бүген беленер-беленмәс кенә күренә иде.

Әнә теге коричневый костюмлы егет белән килә торган кыз кем, белмисеңме? — дип сорады ул Диләфрүздән.

Мансур абый белән килүчене әйтәсезме? Доцент Яңгураның балдызы — табиб Илһамия Искәндәрова.

Гөлшәһидә Мансурның Яңгура клиникасына эшкә урнашуы турында ишеткән иде инде. «Әнә кем өчен тырышкан икән Яңгура», — дип эченнән уйлап алды Гөлшәһидә, һәм тиз генә Диләфрүзне читкә тартты.

Минем дә үкчәм әллә нишләде, — диде.

Алар тамаша залына кереп утырдылар. Залда әле карт— корылар гына иде. Диләфрүз тәҗрибәлерәк булып, үз кайгысы күз алларын томаламаса, Гөлшәһидәнең «үкчәсенә ни булуын» да бик яхшы аңлар иде. Ләкин ул моңаеп утырды, залда беркемне дә күрмәде. Диләфрүз Саматовны ярата, күңелләренә кер кунмаган, алданмаган һәм алдану ихтималын күз алдына да китермәгән яшь кызлар мәхәббәте белән сөя иде ул аны. Ул, әлбәттә, Саматовның җиңел холыклылыгын күрә, әрни, сызлана, елый, әмма Сәлахны очратуга барысын да шунда ук оныта, аны гафу итә иде. Соңгы вакытларда Сәлах аңа карамый да башлады. Ләкин шулай булса да Диләфрүз аның сөйләгән сүзләре, вәгъдәләре барысы да ялган булган икән дип уйлый алмый иде. Бу аның башына сыймый, шундый нечкә хисне ничек инде таптасын, кеше бит чәчәкне дә таптамый. Ләкин кичә Саматовның телефоннан ниндидер бер хатын белән театрга бару турында вәгъдәләшүен ишеткәч, күңелендә көнләшү тойгысы кузгалды һәм юлына аркылы төшүчене үз күзе белән күрер өчен үзе дә театрга ике билет алды. Һәм юлдашка... Гөлшәһидәне чакырды. Күрәсең, хатын-кызның иң шәфкатьле дигәнендә дә мәкер җитәрлек икән. Әгәр йөрәге булса, Саматов Диләфрүзнең егеткә юри үч итеп Гөлшәһидә белән килгәнлеген аңлар. Диләфрүз Саматовның Гөлшәһидәне күрә алмавын белә иде.

Date: 2015-12-13; view: 356; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию