Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек 5 page





— О-о, сөеклем, минем күзләр күпне күрә.

— Юк, сез берни дә күрмисез! — Гөлшәһидә кырт борылды да Алексей Лукич кабинетына кереп китте һәм... ишек төбендә уңайсызланып туктап калды: баш табиб янында Сәлах Саматов үзе басып тора иде.

— Гафу итегез, Алексей Лукич, мине чакырткан идегезме?

— Утырыгыз, — диде баш табиб һәм үзе кызарып бүртенгән Саматовка таба борылды: — Сез моның өчен дә миңа рәхмәт әйтегез, Сәлах Саматович. Мин сезне судка тартырга тиеш идем. Чәпчемәгез, барыгыз, эшегезне Ирина Семеновнага тапшырыгыз да үзегез приемный покойга. Сүз бетте.

Саматов Гөлшәһидәгә зәһәр караш ташлады да — әйтерсең ул гаепле — тагын кыза, яный, куркыта башлады. Янәсе, Маһирә Хәбировнаның гаебен аңа тагарга маташалар, янәсе, ул берәүләрне күтәреп, берәүләрне батыручы профессорны бөтен дөньяга фаш итәчәк.

— Ул менә шушы мадоннага урын әзерли, — дип Гөлшәһидәгә ташланды. Алексей Лукичның үзен дә шүрләтергә маташты. Аннары ишекне бәреп чыгып китте.

— Ни өчен Сәлах Саматович мине бутый? Минем нинди катнашым бар? — дип сорады соң чиккә кадәр хурланган Гөлшәһидә.

Алексей Лукич тәмәке кабызды, берничә суырды һәм якынрак килеп утырырга кушты.

— Менә ни өчен мин сезне чакырттым, иптәш Сафина, — диде ул, Гөлшәһидәнең ачынып соравын бөтенләй ишетмәгәндәй. — Күрәсез, бездә шактый зур күңелсез хәлләр булды. Җитмәсә, Маһирә Хәбировна бүген иртән өенә кайтканда егылып аягын имгәткән, эшкә чыга алмый.

— Ни сөйлисез, Алексей Лукич! Бик каты имгәткәнме?

– Әйтә алмыйм, бераздан барып карармын. Сез аның бүлегендәге авыруларны беләсез. Берничә көн карап торуыгызны үтенәм. Әбүзәр Гиреевич белән дә, Вера Павловна белән дә сөйләштем. Укуларыгызга зыян килмәс. Маһирә Хәбировна да үтенә.

— Сәлах Саматовичның мондый сүзләреннән соң миңа...

— Аның сүзләренә игътибар итмәгез... Аңлашылмый торган мәсьәләләр килеп чыкса, миңа да, өлкән коллегаларыгызга да мөрәҗәгать итегез. Тартынмагыз. Маһирә Хәбировнаның телефоны бар.

Гөлшәһидә бер мәл уйланып торды. Бүген ул мондый йөкне күтәрергә бик үк әзер дә түгел иде. Ләкин ул чигенергә дә яратмый иде. Шунда ук терапия бүлегенә менде, Диләфрүзне чакырды, Маһирә ханымның бәхетсезлеккә очравын әйтте. Диләфрүз белә булып чыкты, Маһирә ханым аңа шалтыраткан икән.

— Менә авыруларның тарихлары. — Диләфрүз күтәрелеп карамыйча гына Гөлшәһидә алдына калын гына папка салды.

Гөлшәһидә тарихларны берәм-берәм алып карый башлады, Диләфрүз кереп-чыгып йөрде, авыруларның хәлләрен, төнне ничек үткәрүләрен сөйләде һәм берничә тапкыр сүзне яңадан Саматовка күчерергә омтылып карады, күрәсең, әйтәсе сүзе бар иде, ләкин Гөлшәһидә моны сизсә дә, сизмәмешкә салынды. Шуннан соң Диләфрүз дә сестра булып кына сөйләшә башлады. Ханзафаров дигән бер авыру төнне дежур иткән сестраны тинтерәтеп бетергән, сестраның елый-елый күзләре шешенгән.

— Ничек инде? — дип аптырады табиб.

— Сез аның белән үзегез сөйләшегез. Ул әллә нинди сәер кеше. Курка, минут саен сигнал бирә, тиз генә килмәсәләр, әрли, яный, эшеңнән кудыртам, дип әйтә. Лена яңа кеше, яшь тә...

Гөлшәһидә Маһирә ханымга шалтыратып хәлен сорады, Алексей Лукич белән сөйләшкәнлеген әйтте. Шуннан соң Маһирә ханым аңа, авырулар турында сөйләп, киңәшләрен бирде, Ханзафаровны алтынчы палатага күчерергә кушты. Анда кичә генә бер урын бушаган.

Бер минуттан инде Гөлшәһидә Диләфрүзне ияртеп авыруларны карарга китте. Иң башта Галина Петровналар палатасында булды, актыктан «Сахалин» га барып керделәр.

— И, Ходаның рәхмәтле көне! — дип, ачык чырай белән каршы алды аны караватында утырган артист. — Әйтәм, иртәдән бирле уң кашым тарта, сез керергә булган икән. Ax, нинди матур сез бүген, Гөлшәһидә ханым. Татарлар әйтмешли, айның ундүртенче кичәсе кебек. Мин әле бүген иртән генә үзебезнең егетләргә, — ул Зиннуров белән Балашов ягына баш бармагы белән төртеп күрсәтте, — эффект булсын өчен баш геройны сәхнәгә нинди зур хәзерлек белән чыгаруыбызны сөйләгән идем. Ә сез, Гөлшәһидә ханым, бернинди әзерлексез-нисез килеп кердегез дә бөтен палатаны балкыттыгыз. Тик менә табиб булып хаталык ясагансыз. Артистка буласы калган. Менә без сезне сәхнәгә чыгара белер идек!..

Әгәр юл куйсаң, бу артистның тиктормас теле көне буе да такылдап туймаячак. Гөлшәһидә әдәп саклап бераз тыңлады да, аны бүлдереп, Маһирә ханым аягын имгәтүен, авыруларны карау вакытлыча үзенә йөкләтелгәнлеген әйтте. Һәм шунда ук обход икәнлеген, юк-бар сөйләшүгә вакыт юклыгын сиздертеп, Николай Максимовичның хәлен сорады, тамыр тибешен тикшерде, йөрәк тибешен тыңлады, канын кайчан алулары, нинди дарулар эчүе турында сорады. Диләфрүзгә нәрсәләр эшләргә кирәклеген әйтте. Ә артист сөйләшергә җай гына көтеп утырды.

– Әбүзәр Гиреевич яки Маһирә Хәбировна булса, мин, карт юләр, әле әзрәк зарланган булыр идем. Сезгә мин бары, кадрильгә әзер! дип кенә әйтә алам, Гөлшәһидә Бәдриевна

– Һәм бик начар эшлисез! — диде Гөлшәһидә. — Бүгеннән сез минем сүзләрне шаяртуга бормагыз. Мин дәвалаучы табиб булып сөйләшәм, Николай Максимович.

— Төшендем, — диде карт артист, кулын күкрәгенә куеп.

— Дәвалаучы табиб буларак, Николай Максимович, минем сезгә бер үтенечем бар, — диде Гөлшәһидә, елмаеп, һәм Ханзафаров турында сөйләп бирде.

— Калҗасы бик үк майлы түгел икән, — диде артист, баш очында яткан Балашов белән Зиннуровка карап. — Ничек, егетләр, артельгә алабызмы?

— Алыйк, — диделәр тегеләр.

Гөлшәһидә Балашов янына күчеп утырды. Балашовка инде караватында утырып торырга рөхсәт иткәннәр. Аның хәле элеккедән күп яхшы. Ул бернәрсәдән дә зарланмады. Ләкин Гөлшәһидә, аның йөрәген һәм тамыр тибешен тыңлагач:

— Андрей Андреевич, конструкторлык бюросын вакытлыча ябарга туры килер, — диде.

— Гөлшәһидә Бәдриевна, зинһар, эштән аера күрмәгез, — диде Балашов, ялварып.

— Юк, Андрей Андреевич, ярамый. Диләфрүз, китапларны җыеп алырга, чертеж тактасын складка чыгарып бикләргә.

— Шулай, шулай, кычыткан белән чабыгыз! — дип кычкырып җибәрде артист. — Югыйсә гел миңа гына эләгә. Беләсезме, Гөлшәһидә Бәдриевна, Андрюша нәрсә белән мәшгуль? Ком дачасы проекты төзи ул!

Гөлшәһидә, артистның сүзенә игътибар итмичә:

— Андрей Андреевич, иртәгә кадәр ятып кына торасыз, — диде.

— Тәбрик итәм, Андрюша! — дип тагын сүзгә кушылды Николай Максимович.

Зиннуров әле һаман ятып кына тора иде. Ләкин йөрәк тибү тавышы инде чистарган, тамыр тибеше нормаль, температурасы да рәтләнгән. Аны караганнан соң Гөлшәһидә канәгать булып калды һәм, елмая төшеп:

— Сез дә эшләп ятасызмы? — дип сорады.

Зиннуров өчен дә Николай Максимович җавап бирде:

— Ул монда, Гөлшәһидә ханым, иҗат командировкасына килгән. Аңа тимәгез инде. Язучылар җыелышына җибәргән хатын укыдыгызмы? Газетада бар иде, радиодан да әйттеләр.

— Сезгә дә сак булырга кирәк, Хәйдәр абый.

— Шуңа күрә кыл тибрәтми ятам, — дип елмайды Зиннуров.

Гөлшәһидә урыныннан торгач, артист тагын туктатты:

— Шулай да, иптәш табиб, сез бик үк гадел кеше түгел икән. Безне, Андрюша белән икебезне, сөендердегез, ә Хәйдәргә пряник бирмәдегез.

Гөлшәһидә ишек төбендә туктады һәм, елмаеп:

— Сез бик күп сөйлисез, Николай Максимович. Авырга килмәсен, — диде.

— Килгән кадәресе дә бик җиткән инде. Бар иде заманнар, матур-матур кызлар, сәхнә артына кереп, миңа кочак-кочак чәчәк бирәләр иде. Ә хәзер... ачы дару да клизма! — Гөлшәһидә кулын селтәп чыгып киткәч, артист бер пафос белән өстәде: — Ярабби, дөньяга никадәр матур хатын-кызлар яраткансың, ә мин колыңа — хастаханә түшәге. Шулмыни инде синең илаһи кодрәтең?!

Авыру кеше гел үз чирен генә сөйли, диләр. Алай ук түгел шул. Кешенең табигате үк чирле булырга яратмый, сырхау булганда да әле аны яшерергә, күрсәтмәскә тырыша. Инде бу гадәти хәлдән узган икән, хастаханәгә килеп егылган икән, монда да ул авыруын мөмкин кадәр онытып торырга тырыша. Үзенә җан азыгы эзли, әле берсе, әле икенчесе белән сөйләшә, китап укый, радио тыңлый, телевизор карый, домино, шахмат уйный. Йөри алучылар кичләрен ял бүлмәсенә җыелалар. Биредә иң күңелле һәм иң шау-шулы урын — доминочылар өстәле. Дүрт кеше дөньяларын онытып шакмак суга, унлап-унбишләбе карап тора. Элекке авыл хуҗалыгы министры доминочылар арасында «главный» консультант булып алган.

Хатын-кызлар күбрәк телевизор янында. Аларның кайберләре биредә дә челтәр бәйли, чигү чигә. Асия янында җыелганнары «Тапшырылмаган хатлар» ның русчасын тын да алмыйча тыңлыйлар. Хатын-кызлар, әлбәттә, барысы да Галия яклы. Искәндәрне тетеп салалар. Арадан берсе, Искәндәр хәзер дә бар икән, Галия дә исән икән, ди, һәм шуннан алар, китаптан аерылып, үз Галияләре, үз Искәндәрләре турында сөйләп китәләр, аннары Асия яңадан укый башлый, хатыннар яңадан тын гына тыңлыйлар. Кайберләре халат җиңе белән күз яшен сөртеп-сөртеп алалар, кызыклы урыннарында елмаешып куялар. Иң мөһиме шунда: алар чирләрен онытканнар, алар Галия язмышы белән яшиләр.

Ләкин хастаханәдә төрле авырулар бар. Кайберәүләр мондый вакытлы онытылу бәхетеннән дә мәхрүм. Алар, күзләрен билгесез бер ноктага текәп, гомерләренең актык көннәрен, актык сәгатьләрен саныйлар. Күзләрендә гаҗәеп тирән моң, ә күңелләрендәгесен бер Ходай белә. «Сахалин» да ятучы Ханзафаровны исә тегесенә дә, бусына да кертеп булмый. Ләкин ул да газаплана, бик каты һәм үзенчә газаплана иде. Ханзафаров гомере буенча үзен тел тимәслек кеше итеп санап килде, кул астындагы кешеләрдән дә гел кадер-хөрмәт кенә күрде. Учреждениесендә аның исемен гел башкалардан аерып, өстен куеп, олылап әйтәләр иде. Хастаханәдә башкалар белән бер рәткә куйгач, ул шулхәтле кимсенде, ачуыннан күлмәгенә сыймый башлады. Шуның өстенә аның бүтәннәр кебек үк үлү ихтималы да бар иде!

Николай Максимовичның үртәп көлүләрен ишетә башлагач, ул шаккатты, кызарынды, бүртенде, протест ясады, баш табибка, профессорга, өлкә комитетына шалтыратам, жалу бирәм, дип чәпчеде. Ләкин янаса да, моны тормышка ашырырга ашыкмады. Ник дисәң, бу палатадагы кешеләр дәрәҗәләре белән аңардан бер дә ким түгел: берсе халык артисты, икенчесе атаклы конструктор, өченчесе язучы...

Бүген кич Гөлшәһидә аңа әллә чынлап, әллә юри генә:

— Иптәш Ханзафаров, сезне яңадан иске урыныгызга күчерәбез, — дигәч, Ханзафаров, чынлап та аптырап:

— Юк, юк, иптәш табиб, мин бу палатадан беркая да китмим! — дип куйды, һәм палатадагылар барысы да көлеп җибәрделәр. Николай Максимович янә бер шаяртты:

— Гөлшәһидә ханым, ашыкмагыз, иптәш Ханзафаров сынау срогын тутырмады әле. Төннәрен һаман бармагын сигнал төймәсенә куеп йоклый. Кабинетында гел төймәгә басарга өйрәнгәнгә, монда да шәхси секретаре бар дип уйлый ул.

— Ялган! — диде Ханзафаров. — Минем караваттагы сигналны бөтенләй алып ташласагыз да сүзем юк.

— Аннары, — дип дәвам итте Николай Максимович бик җитди төс белән, — терелеп чыккач, барлык телефоннарын кистерергә сүз биргәне юк әле.

— Бирмим дә!

– Ә ни өчен сездә инфаркт була язган, беләсезме, иптәш Ханзафаров? — дип кинәт сорады артист. — Белмисез. Табиблар да сезгә әйтми моны. Сезнең инфаркт телефон аркасында! Бары тик шуннан гына. Әйе, әйе. Хәзер фән шундый бер нәрсәне ачкан ди: телефон аппараты сөйләшкәндә гел яшерен нурлар җибәреп тора икән. Шул яшерен нурлар йөрәкне ашый икән. Миңа ышанмасагыз, әнә Андрей Андреевичтан сорагыз. Техникада ул профессор. Шулай бит, Андрюша?

– Әйе, шундый хәбәрләр йөри. Ханзафаров эндәшмәде. Ул тынып түшәмгә карап ятты. Ул арада сүз инде башкага күчте. Обход вакыты түгел, ни сөйләсәң дә ярый. Николай Максимович белән Гөлшәһидә театр, артистлар дөньясы турында сөйләшеп алдылар, аннары халыкара хәлләргә кагылдылар. Сүзгә Балашов белән Зиннуров та кушылды. Кыскасы, ким дигәндә биш-ун минут вакыт үтте. Бары тик шуннан соң гына тып-тып яткан Ханзафаров кинәт бөтен палатага кычкырып көлеп җибәрде.

Ханзафаровның бу сәер гадәтен палатада белеп өлгермәгәннәр иде әле. Үз системасына караган практик мәсьәләләрдә гаять өлгер Ханзафаров, күнегелгәннәрдән аз гына читкә чыгуга, акрын уйлаучы кешегә әверелә дә китә икән. Кешеләр инде онытып бетергән шаяруларның мәгънәсе аңа бик соң барып җитә.

— Тыңлап торсаң, бу артист чынны сөйли диярсең. Телефон турында, — диде ул. — Артистлар алар, иптәш табиб, гел алдыйлар. Шуңа күрә мин бер тапкыр да үзем билет алып театрга барганым юк.

— Ярабби! — дип кычкырып җибәрде Николай Максимович. — Кичә үлгән булсам, белми каладыр идем, Казанның караңгы почмагында шундый бер экземпляр да бар икән әле. Хәйдәр, — диде ул язучыга, — һичшиксез бу турыда фельетон яз. Һиндстан джунглиларында түгел, Илләт урманнарында да түгел, безнең шәһәрдә шундый-шундый бер кыргый җанвар табылды, аның гомеренә бер тапкыр да театрга барганы юк, диген. Театрның хәтта нәрсә икәнен дә белми, диген. Исем-шәрифләре белән әйтеп яз.

Монысы инде чамадан тыш иде, Ханзафаровның хәтере калды, йөзенә бөрчек-бөрчек тир чыкты.

— Иптәш табиб алдында мине мыскылламагыз, Николай Максимович, — диде. — Мин совет учреждениесендә эшлим. Аны караңгы почмак дип атарга...

Артистлар судан коры чыга беләләр.

— Мин, иптәш Ханзафаров, — диде Николай Максимович, бик җитди сөйләшкән булып, — сезнең учреждениенең исемен дә белмим. Мин аның җитәкчесе Ханзафаровны гына беләм. Ул менә шаһитлар алдында, театрга йөрмим, дип үзе әйтте.

Ханзафаров язучы яткан якка шикле караш ташлап алды. Шайтан белсен, ул мыштым монда авырып ятамы, әллә материал җыеп ятамы? Шулай хәйлә кормасалар, язучылар каян барысын белеп бетерерләр иде. Ханзафаров тынып калды һәм биш минуттан соң да, ун минут, егерме минуттан соң да сүз әйтмәде. Күрәсең, чынлап торып вәсвәсәгә төште. Больницага беренче килгән көннәрдә ул сестралар китереп биргән һәр даруның исемен аерым дәфтәргә теркәп барды. Янәсе, яхшы карап бирегез, ул-бу булса, башыгыз китәр. Артист үрти башлагач, Ханзафаров бу язуларын ташлады, әмма хәзер шул дәфтәрен тапмагач, мөгаен, чәлдергәннәрдер дип коты очты. Чөнки анда кешегә күрсәтергә ярамый торган нәрсәләр дә бар иде.

Ләкин палатадагылар Ханзафаровны оныттылар, ахрысы, Гөлшәһидә Зиннуровтан нәрсә язуы турында сорады.

— Мәхәббәт турында роман яза ул! — диде Николай Максимович.

— Чыннан да мәхәббәт турындамы? — дип кайтарып сорады Гөлшәһидә.

Артист, Зиннуровка авыз ачарга да ирек бирмичә, үзенекен итте:

— Язма, дустым, мәхәббәт турында. Чөнки чын мәхәббәт хәзер юк.

— Кая киткән? — дип гаҗәпләнде Гөлшәһидә.

— Ваклап җилгә очырып бетердек. Менә мин сезгә шушы хастаханәдә булган бер хәл турында сөйлим. — Артист торып аякка басты һәм Гөлшәһидә каршына килде. — Минем биредә, Аллага шөкер, беренче ятуым түгел. Май ахырлары иде. Бер төнне, күзгә йокы кермәгәч, шыпырт кына бакчага чыктым. Чама белән ярты төн узган. Күктә тулган ай йөзә. Шул айга гашыйк булып, бакчада сандугачлар тилереп сайрый. Беләсезме, сандугачлар ничек сайрый? Гөлшәһидә — авыл кешесе, бәлки, белә торгандыр. Ханзафаров белми дә белми. Ник дисәң, гомере аның кабинетта телефон шалтыравын тыңлап кына үткән. Сандугачлар болай сайрый: башта әллә кайдан караңгыдан ата сандугач очып килеп ботакка куна да чутылдап җибәрә. Шулай өзелеп сайрый-сайрый, ул ана сандугачны янына чакыра. Тегесе тиз генә килми, назлана, боргалана. Ә ата сандугач тагын да дәртләнебрәк сайрарга тотына. Шулхәтле нечкә, шулхәтле моңлы итеп сайрый, мәхәббәтен шулай сибә, җан түгел, таш эрердәй була. Миңа калса, сайраган чагында ата сандугач үз җырының ләззәтеннән үзе дә тәмам исерә, күзләрен йомып, бөтен дөньясын онытып саф мәхәббәтен мактый. Шулчак кайдандыр икенче куактан ана сандугач җавап бирә, мин монда, җаный, ләкин яныңа барыйммы икән, юкмы икән дип тагын әзрәк назлана. Ата сандугач тагын да шәбрәк итеп сайрый башлый, тавышында шатлык та сөенү генә. Ана сандугачның күңеле тәмам йомшара, ул яры янына очып килеп куна. Тегесенең куанып сайрауларын әйтерлек тә түгел инде. Дөньяда нихәтле композитор бар, һәммәсе диярлек сандугач җырын музыкада биреп карарга тырышканнар, хәзер дә тырышалар. Әмма иң атаклылары да биреп җиткерә алганнары юк...

Николай Максимович сөйләгәндә, палатада сандугач тавышлары ишетелеп торды кебек. Гөлшәһидә нәкъ театрдагыча аңа сокланып утырды. Гап-гади сүзләр белән сандугач сайраган тавышны да, аның ләззәтен дә биреп булыр икән! Акъяр әрәмәлекләрендә ул сандугачлар сайравын аз тыңламады, әгәр шул турыда сөйләп бирергә кушсалар, юк, булдыра алмас иде.

Менә шул, — дип дәвам итте артист, — сандугачларның тилереп сайрауларын тыңлый-тыңлый койма буена бардым. Койма артында егет белән кыз сөйләшә. Кызы чыркылдый, егете мыркылдый. «Давай үптер, ату...» «Авызыңнан аракы исә килә», дип чиный кызы. Соңыннан ни булганын сөйләмим, сандугачлар куркып очып киттеләр.

Гөлшәһидә башын аска иде. Хикәянең ахыры аңа ошамады.

Менә сезгә тагын бер мисал, — дип, артист яңадан сөйли башлады. — Көннәрдән беркөнне минем янга бер хатын килде. Больницага түгел, өйгә, әлбәттә. Утызлар тирәсе булыр. Сөйкемле генә. Иптәш депутат, ди, мине ирем сөйми, ди. Ничек инде, мин әйтәм, сөйми? Акчасын өйгә алып кайтмыймы, эчәме, сүгенәме, кыйныймы? Юк, ди, акчасын барысын алып кайтып бирә, үзенә папирослык кына калдыра. Кыйнамый да, сүгенми дә, эчми дә. Ике балабыз бар, аларны да ярата. Соң нишли, мин әйтәм. Шимбә, якшәмбе, дүшәмбе көннәрдә кунарга кайтмый икән бу. Хатын миннән ире белән сөйләшүне үтенергә килгән икән. Бардым. Икесе дә өйдә туры килде. Өйләре җылы, чиста, идәннәре юган, арзанлы гына булса да палас җәйгән, балалары күңелле генә уйнап йөриләр. Ир дигәне, пиджагын иңбашына салып, минем янга чыкты. Күрештек. «Нишлим соң, иптәш депутат, — ди бу миңа. — Яратмыйм. Хатынны яратмау начар эш икәнен дә беләм», — ди...

Хатыны елый башлады. Без сөйләшеп беткәнче гел елады ул. Мин үземчә үгетләгән, оялткан, киңәш биргән, акыл өйрәткән булдым, ә үзем эчемнән уйлыйм: мәхәббәтләре юк икән, минем сафсатам ни пычагыма кирәк.

Бер айдан соң бу хатын тагын минем янга килде. Үзе шундый шат. «Рәхмәт сезгә, иптәш депутат, — ди, — хәзер ирем шимбә көннәрдә генә тегесе янына бара», — ди. Шуңа сөенеп килгән икән бу хатын...

Болар берсе дә мәхәббәт түгел, Николай Максимович, — диде Зиннуров. — Болар көнкүреш мисаллары гына.

Шуннан бәхәс китте, Ханзафаров бәхәскә катнашмады, әмма тора торгач кинәт кычкырып көлеп җибәрде.

Уйдырма! — диде ул. — Ышанмагыз, Николай Максимович үз башыннан уйлап чыгара боларны. Артист ул.

Моңа да барып җиткән икән. — диде Николай Максимович, көлмичә генә. — Эх, эч поша... А-ааа! Хәзер халык театрга ашыга, артистлар соңгы гримнарын салалар. Зал гөрли, алкышлар... Эххх! Ә мин монда җанлы бүкән булып аунап ятам. Гөлшәһидә җаным, әллә ашыгыч ярдәм машинасы белән бер генә сәгатькә булса да мине театрга илтеп кайтарасыңмы, ә? Валлаһи, терелеп китәр идем. — һәм шат күңелле артистның күзеннән яшь бәреп чыкты, ул тиз генә артына борылып карават башыннан сөлге алды.

Николай Максимович, зинһар, болай дулкынлана күрмәгез, сезгә һич ярамый.

Эх, — дип тирән итеп көрсенде артист, — күп нәрсә ярамый безгә, ә күңел ни... аңа йозак салып булмый бит, кадерле Гелшәһидәкәй. Хәтерлисезме Тургенев ничек әйткән:

Дай мне руку — и пойдем мы в поле,

Друг души задумчивой моей...

Николай Максимович тынмыйча бүтәннәр белән сөйләшермен димә инде. Гөлшәһидә, көч-хәл белән генә бер минут ара табып, Зиннуровка эндәште:

— Сез нинди мәхәббәт турында язасыз? — дип сорады ул кабатлап.

— Чын мәхәббәт турында язарга исәп тә, ничек килеп чыгар әле. Хәзергә сызмалар гына. Татарча да, русча да...

— Шул сызма дигәннәрегезне укып карарга ярамыймы? — дип шаярып кына сорады Гөлшәһидә. Ул Зиннуров укырга рөхсәт итәр дип башына да китермәде. Ләкин Зиннуров, гаҗәпкә каршы:

— Укырга иренмәсәгез, рәхим итегез, — диде, Гөлшәһидәгә зәңгәр тышлы калын дәфтәр сузып, — Миңа файдагыз тияр. Ләкин алдан әйтәм, кызык әйберләр аз. Анда сезгә мәгълүм кешеләр очрар. Әсәрдә, әлбәттә, аларның исемнәре үзгәрер, бәлки бөтенләй керми дә калырлар. Тагын бер нәрсә, — диде Зиннуров, — мин сезгә беренче дәфтәрне генә бирәм. Ул элегрәк язылган. Минем дә хастаханәдә беренче ятуым түгел. Калган дәфтәрләр турында соңыннан сөйләшербез. Бәлки, укырга да теләмәссез әле. Бер үтенечем: югалта күрмәгез. Минем өчен бу дәфтәр дөнья бәясе.

Date: 2015-12-13; view: 374; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию