Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Икенче бүлек 9 page





Тәнәфес вакытында, сүз куешкан кебек, алар икесе дә урыннарыннан тормадылар. Программа укыган булып утырдылар. Икенче тәнәфес вакытында алар янына доцент Яңгура килде, — ул да биредә икән.

Театрда күңелсезләнеп утыру килешми, — диде ул, икесе белән дә бик ягымлы күрешкәннән соң. — Әйдәгез бер йөреп керик.

Гөлшәһидә урыныннан торды, — аның ачуы килде, ни дип мескенләнеп утырырга, дөнья аларныкы гына түгел ич!

Диләфрүз чыкмады.

Дустыгыз нигәдер бик күңелсез күренә, — диде Яңгура, елмаеп. — Хәер, яшь кызларның нидән күңелсезләнүе билгеле инде.

Яңгурадан нәфис хушбуй исләре аңкып тора иде. Озын буйлы, маңгай өстендә бер тотам ак чәчле, әйбәт киенгән Яңгура залда бик эффектлы итеп йөрде. Ул аз гына кыланчыклана иде бугай. Гөлшәһидә моны сизеп алды, әмма битәрләмәде, чөнки үзе дә кайчак бу гөнаһтан азат түгел иде. Аннары гөнаһы булмаганда да барыбер буй күрсәтә дип әйтәләр бит аның турында.

Башта алар медицина хәлләре турында сөйләшеп йөрделәр. Дөресрәге, Яңгура сөйләде. Аның зур белемле, эрудицияле булуы, яңа әдәбиятны нык карап баруы сизелә иде. Вакыт-вакыт Гөлшәһидә уңайсызланып та калгалады, чөнки ул күп нәрсәдән хәбәрдар түгел иде.

Әнә безнең яшьләрне күрәсезме? — диде Яңгура, медицина турындагы әңгәмәне бүлеп, һәм теге яктан баручы Мансур белән Илһамиягә ымлап алды: — Сезнеңчә, ничек, пар килгәннәрме? Балдызкай тәки авылга китмәде бит. Таныштырыйммы?

Без... таныш, — дип ялганлады Гөлшәһидә.

Мансур — сәләтле яшь хирург, — диде Яңгура. — һәм шактый гына тәҗрибә дә җыеп кайткан. Минем сотрудникларым аны килүе белән ук яраттылар.

Мин бик шатмын, — диде Гөлшәһидә, таркау гына, — Бу инде сезнең игътибар нәтиҗәсе.

Ихтимал, — диде Яңгура, тыйнак кына. — Ләкин сез теге вакытта дөрес, әйткәнсез әзрәк үзсүзле шул... Хәер, шомартырбыз әле. Дулкыннарга эләккәч, таш та шомара.

Мансур Гөлшәһидәне күрми идеме, әллә күреп тә күрмәмешкә салына идеме, һәрхәлдә, Гөлшәһидә ягына бер генә тапкыр да күтәрелеп карамады, янына килеп исәнләшмәде, Аның бөтен игътибары Илһамиягә юнәлгән иде кебек.

Ләкин көтелмәгән бер хәл булып алды, Илһамия Мансурга терсәге белән төртеп, шактый кычкырып:

Кара инде безнең җизнине, — диде, — апа өйдә юктан нинди оста файдалана. Кемне эләктергән?

Мансур башын күтәрде һәм, Яңгура янында Гөлшәһидәне күргәч, күзләре киң булып ачылып китте. Гөлшәһидә аңа җиңелчә генә баш иде. Мансур да баш иде.

Звонок булды. Халык залга керә башлады. Яңгура Гөлшәһидәне урынына кадәр озатты. Диләфрүз бик моңсу утыра иде, Гөлшәһидә сөйләштереп карагач та, күңеле ачылмады.

Инде өс киемнәрен киеп, кайтырга дип ишек төбендә басып торганда, алар янына тагын Яңгура килеп чыкты. Шуны гына көткән кебек, Диләфрүз тиз генә саубуллашты да китеп барды. Гөлшәһидә аңа бераз үпкәләде дә. Әллә аның Яңгура белән бик каласы килә дип беләме.

Гөлшәһидә белән Яңгура урамга чыктылар. Шактый салкынайткан, аяк астында кар шыгырдый. Күктә өелешеп-өелешеп йолдызлар җемелди.

Һавасы бигрәк әйбәт, әллә җәяүләп әзрәк үтәбезме, Гөлшәһидә ханым?

Гөлшәһидәнең күңелен ниндидер гамьсезлек сарып алды. Аңа барыбер иде. Алар урам буйлап Арча кырына таба киттеләр.

Яңгура һаман сөйли дә сөйли, Гөлшәһидә сүзнең җеп очын югалтмаслык дәрәҗәдә генә тыңлый һәм барысын да шунда ук оныта иде. Чөнки күңелендә башка уй иде аның. «Бу тормыш әллә ничек кенә. Минем сөйгәнем башка бер кызны озата китте, ә мин ул кызның җизнәсе белән барам... Илһамия өенә кайткач апасына барысын да сайрар... өйдә талаш башланыр... Борылырга да кайтып китәргә кирәк. Әйе шул, нигә уйларга?.. Ул бит бер нәрсә дә аңламый торган кызчык түгел...»

Яңгура инде үзенең чит илләргә сәяхәте, Лондон, Париж, Рим турында сөйли иде.

Мин, әлбәттә, патриот, — диде ул. — Россия — минем туган илем. Ләкин культуралы кешегә бикләнеп яту да килешеп бетми, минемчә. Безнең идеябез нык, безгә буржуаз йогынтыдан куркырга нигез юк. Киресенчә, алар үзләре бездән куркырга тиеш. Көнбатышта миңа кайбер нәрсәләр ошый икән, моннан кемгә ни зыян? Мәсәлән, андагы ир-хатын мөнәсәбәтләрендәге иреклелек, хорафатлардан югары тору. Төптәнрәк уйласаң, нәкъ безнең илдә хорафатларга урын булмаска тиеш бит. Чөнки без чын мәгънәсендә азат кешеләр, җәмгыять алдында да, хезмәттә дә ир белән хатын бертигез хокукта. Анда хатын-кыз иреннән, җәмгыятькә бәйле. Бар да акчага корылган, акчага сатыла, акчага алына. Шуңа күрә анда бозыклык та җәелгән. Алардагы бозык иреклелекне бездә нык мораль нигезгә куярга мөмкин ләбаса. Әйтик, икесе дә бертигез хокуклы ир белән хатын, теләкләре булганда, бергә театрга баралар яки сөйләшеп йөриләр икән, аннан нигә бозыклык эзләргә? Ә бездә эзлиләр, һәр адымыңны күзәтәләр. Бу ваклык, тупаслык, кешенең дәрәҗәсен кимсетү, культурасызлык...

Шуннан соң, Яңгура Гөлшәһидәдән култыкларга рөхсәт сорады. Бу вакытта трамвай тукталышы шактый ерак калган иде инде...

 

Бу көннәрдә Гөлшәһидәнең күңеле шактый күтәренке иде. Аның фәнни докладын профессор да, коллегалары да бик яраттылар, матбугатта игълан итәргә кирәк дип әйтүчеләр дә булды. Әллә кайдан гына ишетеп Фазылҗан Яңгура да телефоннан тәбрикләде.

Маһирә ханым терелеп эшкә чыккач, Гөлшәһидә үзенең бөтен вакытын имтиханнарга әзерләүгә бирде. Авырулар янына йөрми башлады. Ләкин ул аларга бик нык ияләшкән иде, ансат кына оныта алмады. Бер көнне коридор буйлап ашыгып узып барышлый, ул Балашовны очратты, аякка басуы белән чын күңеленнән котлады. Николай Максимович исә бөтенләй сәламәтләнгән, шушы көннәрдә өенә кайтып китә икән, Зиннуровка да торып утырырга рөхсәт иткәннәр.

Безне оныттыгыз, — диде Андрей Андреевич. Ул озын буйлы, киң җилкәле мәһабәт кеше икән. Гөлшәһидә моңарчы аны гел ятып яки утырып торган килеш кенә күреп килде бит.

Гөлшәһидә җай чыгу белән үк «Сахалин» га керергә вәгъдә бирде. Ләкин бер көнне кичкырын палатага килеп кергәч, аптырап калды. Сәламенә теләр-теләмәс кенә җавап кайтардылар. Берсе дә элекке кебек күзләренә карамады, хәтта артист булып артистның да авызыннан бер җылы сүз чыкмады. Озак керми торганга хәтерләре калган ахрысы дип уйлады Гөлшәһидә, имтиханнарга бик нык әзерләнгәнлеген әйтеп карады. Анысына да игътибар итүче булмады.

Миңа нинди үпкәгез бар? — дип сорады шуннан соң Гөлшәһидә кызарып. — Әллә начар дәваладыммы? Игътибарсыз булдыммы?

Шушы ачыктан-ачык соравына да туры җавап ала алмагач, Гөлшәһидә бик күңелсезләнеп палатадан чыгып китте. Хәтере калды, җәберсенде. Ул бит, укулары белән дә исәпләшмичә, алар өчен күпме тырышты, күпме борчылды.

Коридорда Диләфрүз очрады. Гөлшәһидә аны култыклап бер читкәрәк алып китте дә:

«Сахалин» га ни булган? Нигә миңа үпкәләгәннәр? — дип сорады.

Белмим, Гөлшәһидә апа, белмим, — диде Диләфрүз, үзе ни өчендер керфекләрен түбән төшерде.

Гөлшәһидә шунда ук аның нидер белүен, ләкин әйтергә теләмәвен сизеп алды. Мөгаен, театр өчен үпкәләгәндер. Әлбәттә, Гөлшәһидә аны ташлап китмәскә, бергә баргач, бергә булырга, бергә кайтырга тиеш иде. Ихтимал, Диләфрүз аңардан бер-бер киңәш тә көткәндер, андый чакта кеше ярдәмгә мохтаҗ була бит. Гөлшәһидә үзенең бу гамьсезлеге өчен хәзер үкенә иде. Хәер, үткәнне кайтарып алып булмый, бәлки менә хәзер Диләфрүз белән ипләп сөйләшергә кирәктер. Әмма Диләфрүз юкка чыкты инде. Гөлшәһидә Асияне күрергә булды. Бу үткен кыз хастаханә хәлләрен белми булмас.

Палатада Галина Петровна гына утыра иде, башка авырулар каядыр чыгып киткән. Гөлшәһидә аның янына кереп хәлләрен сорашты.

Күңелем әйдә инде минем хәзер, Гөлшәһидә Бәдриевна, — диде Галина Петровна сөенеп. — Барыгызга да рәхмәт инде, үлгән җиремнән терелттегез. Элегрәк өем турында уйламый идем, балаларымны гына кызгана идем. Күрәсең, терелүем галәмәтедер, өй мәшәкатьләре истән чыкмый башлады, — Ул елмаеп куйды. Хәзер аның елмаюы элеккечә кызганыч түгел иде. — Яшәү бит ул мәшәкать тарту. Тормыш бер дә мәшәкатьсез генә булса, яшәве дә кызык булмас иде.

Галина Петровнаның тавышы да ярыйсы ныгып килә. Элек ике-өч авыз сүздән соң тыны бетә торган кеше хәзер әнә нихәтле сөйләшә ала инде.

Иңбашына сөлгесен аскан Асия күренде. Ваннада булган икән, йөзе алсу, чәче юеш.

Ни хәлләрең бар, Асия? — дип сорады Гөлшәһидә.

Асия җавап урынына башын һинд биючесе шикелле як-якка йөртеп, күзләрен шаян уйнатып алды.

Ә без сезне, Гөлшәһидә апа, күренмәгәч, кайтып киткәнсез дип уйлаган идек.

Тиздән кайтам инде, Асия.

Ә мин монда сезнең аркада кайберәүләр белән сүзгә килеп беттем.

— Минем аркада? — дип гаҗәпләнде Гөлшәһидә.

Әйе, Клавдия Сергеевна сезне кембеләндер театрга барган өчен чәйни. Аның өчен генә кешегә кара ягарга... Театрга кем йөрми. Үзе бозык булмаган кеше бүтәннәр турында бозык уйлый алмый дидем мин аңа. Әй ачуланды! Монда аңа каз дип кушамат такканнар. Казның йөрәге кечкенә, бавыры зур, шуңа күрә ул һәрвакыт ысылдый. — Асия борынын мәзәк кенә җыерып алды.

Әйдә, телләре кычытса — сөйләсеннәр, Асия, аңа карап кына хур булмабыз әле, — диде Гөлшәһидә, сер бирмичә. Табиблык такты аны хастаханә бинасында икенче бер табиб турында яманлап сөйләүдән тыя иде. Шуңа күрә Гөлшәһидә, күңелендә Клавдия Сергеевнага чиксез ачу ташыса да, авыру белән бу турыда сөйләшмәде. Хәзер ул «Сахалин» дагы авыруларның ни өчен кырын карауларын төшенде. Төшенде, ләкин күңеле тынычлану урынына катырак борчыла башлады.

Күңелсезләнеп өенә кайтып барган чагында Гөлшәһидә Тукай һәйкәле куелган бакчада Фатихәттәй белән Гөлчәчәкне күрде. Гөлчәчәк кулына бәләкәй көрәк тотып кар белән уйный иде. Гөлшәһидә, исәнләшеп, Фатихәттәй янына утырды.

Оныттың, Гөлшәһидәм, оныттың безне, — диде Фатихәттәй шелтәләп тә, зарланып та. — Бу ни хәл бу? Кайда югалдың? Ник бер дә кереп чыкмыйсың?

Эш тә уку, Фатихәттәй.

Әй, сезнең шул булыр инде! — диде Фатихәттәй, кулын селтәп. — Тәүлек буе укымыйсыңдыр әле. Теләгәндә вакыт тапмыйммы соң! Теләмисеңдер!

Я инде, алай димә, Фатихәттәй — диде Гөлшәһидә уңайсызланып. — Мәдинә апаның хәле ничек?

Бер көе генә. Алга да бармый, артка да китми. Менә Мансур өчен бик борчылабыз әле.

Гөлшәһидә куркып кына:

Ни булган Мансурга? Эшендә бер-бер күңелсезлекме?

Фатихәттәй, ачуланып, иреннәрен бөрештереп алды.

Эш тә эш... Кеше эш белән генә яшимени. Сиңа да, Гөлшәһидәкәем, карап-карап торам да хәйран-тамаша калам. Яратышуыгыз кече яшьтән булды, гомерегез Сак белән Сокныкы кебек заяга үтә. — Фатихәттәй шәл астыннан чыккан чал чәчен ике кулы белән ачуланып эчкә яшерде. — Шул Мансурны кемнәргә бирергә булдың инде? Ярый, яшьлек белән ул да зур хата ясады, син дә... Инде дә акылга утырырга вакыт лабаса. Карамасана ул кош баласына ала күз белән, күзең сукыраер! — диде кинәт Фатихәттәй, Гөлшәһидәнең Гөлчәчәккә кырын карап торуын күреп. —

Аның гаебе юк! Арагызга кара гарәп булып кермәс. Исән булсам, мин ул ятимәмне беркем кулына да бирмим, үзем карыйм. Менә Мансурны балдызкайдан сакларга кулымнан килми. Шуңа үз-үземне тиргәп утырам әле...

Гөлшәһидәнең күз алдына театр, аксыл сары чәчен ирләрчә кыска итеп кистергән, җете кызыл иренле, үтә тар күлмәкле Илһамия килеп басты.

Иртә-кич телефон... Борылырга өлгермисең, үзе килеп җитә. Оят та юк, әдәп тә юк. Сагыз кебек сылана. Элек чәче коңгырт иде, хәзер карчыкларныкы төсле аксыл сарыга буяткан. Бер көнне ишектән килеп керүе булды, өебезне яманларга тотынды. Имеш, старомодный. Мин булсам, ди, бу иске-москыны комиссионныйга илтеп ташлар идем дә хәзерге җиһазлар алыр идем, ди. Монда менә тарщил, тегендә тахта... Үләрсең билләһи, кыланышыннан. Тумаган тайның билен сындыра. Мине кырык ел торган җылы почмагымнан бөтенләй куарга исәбе бар нәгаләтнең. Янәсе, картайганмын... Гөлчәчәкне интернатка бирергә була, ди. Таш бәбәк!

Гөлшәһидәнең күлмәгенә, әйтерсең, ут капты. Әмма тыштан берни сиздермәскә тырышты.

Бер-берләренә ошасалар... Мансур үзе ни ди соң?

Әй, ул Мансурны!.. Ташаяк ярминкәсе диванасы шикелле ул хәзер. Беребез белән дә рәтләп сөйләшми.

Ә аның белән?

Нәрсә аның белән?.. Син, Гөлшәһидәкәем, ачулансаң ачулан, мин сезнең ишеләр шикелле такт-макт белмим, нечкәләп торырга өйрәтмәделәр. Турысын ярам да салам, — һәм ул кул сырты белән тез башына сугып алды. — Син авыз ачып утырма әле! Мин менә, иске заманда булсам да, ярымны ятка бирмәс өчен әллә нәрсәләр эшләдем. Әткәй мәрхүм, ябышып чыгарга ниятем барлыгын белгәч, дилбегәне дүрткә бөкләп ишек алдының бер башыннан икенче башына йөгертә-йөгертә кыйнады, тәнем кара күмер булды, аннары Казанда бер көн тотмый Минзәләгә олактырды. Әгәр ата-ана сүзен санламасаң, муеныңны балта белән чабып өзәм, диде. Аның куркытуына да карамадым, урманга качтым. Ә синең юлыңда нинди киртә-миртә бар. Үзең дә ике күзең.

Гөлшәһидә башын иде. Кинәт әнчек өргән, бала кычкырып җибәргән тавыш ишетелде. Караса, җылбыр әнчек ыргылып-ыргылып Гөлчәчәк өстенә ташланмакчы була Гөлшәһидә күз ачып йомганчы эт белән бала арасына барып басты, баланы кочагына алып, этне куып җибәрде.

Баланы тынычландыргач, Гөлшәһидә яңадан Фатихәттәй янына килеп утырды.

Әбүзәр белән Мәдинә — интеллигентлар, аларга алай итсәң дә, болай әйтсәң да тактич түгел. Минем үземнең тактич бар: акны ак, караны кара дим. Илмираңны күрмәдем, дим Мансурга, авыр туфрагы җиңел булсын, аның турында авыз күтәреп сүз әйтмим. Әмма бу балдызкай базар көнне ике тиен тормый, дим. Күземә карап тик тора, сүз әйтми...

Кем?

Мансур, билгеле... Тыңламыйсыңмы әллә? Инде сиңа да әйтәсе сүзем бар, Гөлшәһидә. Бүтән әйтүчең юк синең. Мин әниең урынына калган кешедәй... Хәзерге яшьләргә театрга йөрмә дип әйтеп булмый. Йөр. Тик кем белән барасыңны бел. Хатынлы ирләр белән йөрү килешми.

— Минем андый ирләр белән йөргәнем юк, Фатихәттәй.

Я инде, алдашып утырма, ичмасам. Бу Казан кемнең кем белән кая барганын бик тиз белә. Синең кебекләрне, җаным, бигрәк тә күздән ычкындырмыйлар. Синең, Гөлшәһидәкәем, матур булганың өчен генә дә башкаланыкыннан җитмеш җиде артык дошманың, тагын җитмеш җиде гайбәтчең бар. Синең ишеләрне алар инә күзеннән үткәрәләр.

Гайбәтчеләргә исем китми әле, — диде Гөлшәһидә, ә үзе бу хәбәргә шактый шүрләде.

Җил исми, яфрак селкенми, Гөлшәһидә, — дип дәвам итте Фатихәттәй. — Акылың булса, гайбәтчегә азык бирмә. Фазылҗан синең янга, бәлки, эштә таныш булганга гына килеп утыргандыр да...

Билгеле, шулай, — диде Гөлшәһидә, бу сүзгә шатланып.

Ул кадәресе шулайдыр да... Тик ресторан дигән җиргә нигә барырга кирәк булган сиңа? Яңгура хатыным Уфага китте дип йөри, ә озын телләр башкача сөйлиләр...

Тагын Гөлшәһидә берүзе урам буйлап кайта. Әкрен генә күбәләк-күбәләк кар ява. Бер заман кар шундый куе төшәргә тотынды, бөтен нәрсә — таш йортлар да, трамвай-троллейбуслар да, хәтта биш-алты адымнан кешеләр дә күренмәс булды. Тәңкә карлар шундый эре ява, әйтерсең, күктән әкрен генә, тын гына ак чәчәкләр коела.

Шул кар эченнән кайгылы Диләфрүз килеп чыкты,

Кайдан болай, Дилә? — дип сорады Гөлшәһидә.

Дилбәр апамны хастаханәгә салып кайтам.

Авырып киттемени?

Ашказанында язва дип уйлыйлар. Операция...

Кайсы хастаханәгә салдыгыз?

Мансур абыйлар хастаханәсенә...

10

Менә Гөлшәһидәнең кайтыр көннәре дә якынлашты. Тагын күп булса Казанда дүрт-биш көн торасы калды. Имтиханнарны ул уңышлы бирә иде. Бу яктан аз гына да борчуы юк. Сәлахлар, Клавдия Сергеевналар да тындылар. Күрәсең, Гөлшәһидә белән шаярырга ярамаганлыгын төшенделәр. Әлбәттә, аларның вакытлы чигенүләре дә бик мөмкин. Ләкин Гөлшәһидә алардан курыкмый. Ә менә якын кешеләр күңелендә юшкын калу ихтималы аны бик каты борчый иде. Шуңа күрә, саубуллашу нияте белән «Сахалин» га кергәндә, аның күңеле тыныч түгел иде. Ярый ла, аның нинди теләк белән керүен аңласалар. Әгәр соңыннан ник кергәненә үкенергә туры килсә?..

Тышта болыт агыла иде. Кинәт палата әче яктырып китте.

Менә әйттем бит, килер дидем бит! — дип, Николай Максимович аны аякка басып каршы алды, һәм Гөлшәһидә барысын да аңлады, монда аңа артык үпкәләмиләр инде!

Гөлшәһидә кайтырга әзерләнүен әйтеп, елмая төшеп, өстәде:

Рәнҗеп калмагыз инде миңа, начар якларым да күп булгандыр, — диде. — Авылга кайткач, чын артист белән чын язучыны, чын конструкторны күрдем дип сөйләрмен.

Ә төймәгә генә басып торучы чын бюрократны күрдем дип әйтмәссезмени? — дип эләктереп алды Николай Максимович. — Иптәш Ханзафаровның хәтере калуы мөмкин бит.

Ханзафаров иртәгә өенә кайта икән. Гөлшәһидә аңа чын күңеленнән сәламәтлек теләде. Ханзафаровның моңа бик кәефе килде. Зиннуров исә мендәре астыннан яңа дәфтәрен чыгарды.

Биредә укырга вакытыгыз булмаса, авылга кайткач укырсыз. Тик бер шарт, Гөлшәһидә ханым, ни генә булса да безгә үпкәләмәгез.

Әллә үпкәләтә торган сүзләр дә яздыгызмы? — дип елмайды Гөлшәһидә. — Мин алайса бүген сезнең белән саубуллашмыйм. Укып бетереп дәфтәрегезне кайтарырга тырышырмын, Хәйдәр абый.

Гөлшәһидә тулай торакка кайтып кергәндә, иптәшләре кинога җыеналар иде. Алар Гөлшәһидәне дә чакырдылар, ләкин ул баш тартты һәм, берүзе калу белән үк, укырга утырды. Алдан кызыктырып та куйгач, ничек түзәсең!

«Авырулар дөньясыннан» дип исемләнгән иде бу дәфтәр.

«... Мине ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Кая, нинди хастаханәгә, нинди урамнардан бардык — берсен дә белмәдем. Носилка белән караватка китереп салулары да төштә генә кебек. Караватка салгач, ни өчендер, бик каты туңа башладым. Санитаркалар берьюлы биш-алты грелка китереп, аяк табаннарына, ян-якларыма куйдылар, кислород мендәреннән кислород иснәттеләр. Мин күземне ачканда өстемә иелгән докторны күрдем. Бу — Маһирә ханым иде. Аның электән дә таныш күзләре миңа бик якын иде. Мин аларда шәфкать нуры күрдем. Ничектер җиңелрәксыман булып китте. Мин өйдә үк хәлемнең өметсез икәнен сиздем, хастаханәгә барып җитә алмам дип курыктым. Минем бөтен теләгем хастаханәгә гына барып җитү иде. Анда барып җитә алсам — котылам, дип уйладым. Хәзер мин докторның шәфкать нуры белән тулы күзләрен күрәм. Димәк, мин инде хастаханәдә, димәк, мин инде сират күперен кичкәнмен... Әлбәттә, соңыннан мин сират күперенең яртысына да җитмәгәнлегемне аңладым. Ләкин беренче сәгатьләрдә мин шулай уйлавым белән үлемнең беренче һөҗүмен кире кайтардым бугай.

Әбүзәр абзый минем караватым янына килгән саен, минем өметем тагын да арта иде. Мин аны иң каты авыртынган, буылган минутларда да таный идем. Ихтимал, мин аны хыялымда гына күргән чакларым да булгандыр, чөнки ул миңа минем караватым яныннан төнлә дә, көндез дә бер дә китми күк тоела иде.

Вера Павловна белән Гөлшәһидә ханым минем караватым янына килгәндә дә, мин бик куана идем. Ул чакта миңа исемнәре дә билгеле булмаган бу ике табиб шулай ук миңа көч бирәләр иде. Ә Диләфрүзнең миңа текәлгән нурлы күзләрен күргәндә мин үземне төпсез диңгезгә баткан күк сизә идем, әмма бу диңгез бервакытта да куркытмый иде...

Греклар: авырту — сәламәтлекнең сакчы эте, диләр. Бу «эт» минем күкрәктә күп еллар өрде, ләкин мин аның белән исәпләшмәдем, докторларга вакытында күренмәдем һәм... үземә-үзем җәза алдым, йөрәгемнең тамыры тыгылып, аяктан егылганчы йөри бирдем. Инде терелсәм, бары тик медикларга гына бурычлы икәнемне һичкайчан онытмам. Чөнки бу — минем дөньяга икенче кабат тууым булачак.

Date: 2015-12-13; view: 375; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию