Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бүлек. Г.Тукайның Казан чоры иҗатының төп үзенчәлекләре





 

И Казан, дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Г.Тукай “Пар ат”

Габдулла Тукай Казанга 1907 нче елның көзендә кайта һәм шунда төпләнеп кала. Бу – илдә реакция кызып киткән вакытлар. Ул Казанга кайту турында күптән хыялланып йөргән була. Әле Уральскида чакта, 1906 нчы елның җәендә Казанга килү күренешләрен күзаллап, эчке бер күтәренкелек, романтик эчтәлек белән ул “Пар ат” шигырен яза. [14] Шактый озак, озын юлдан килгән, йокымсыраган лирик геройны кучерның: “Тор, шәкерт, җиттек Казанга, алдымызда бит Казан!” – дигән сүзләре уятып җибәрә. “Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна”, - дип яза шагыйрь, Казанга килеп кергән чактагы күңел халәтен сурәтләгән. Мәчетләрдән күңелгә якын, моңлы азан тавышы ишетелә, Казан нурлы әкият каласы булып җәелеп ята.

Казанга шагыйрь “Пар ат”та килеп керә, һәм Казан турында шагыйрьнең гасырларга яңгырап барачак сүзләре, юллары тезелә:

И Казан, дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Бу сүзләрдә Казанның көче дә, тарихы да, яшьлеге дә, киләчәге дә, бүгенгесе дә! Бу Тукай белгән һәм яшәргә, иҗат итәргә ашкынып кайткан гүзәл кала! Тукайның мәңге яшьлек каласы! Монда бабайларыбызның түрләре, яшәгән, торган җирләре,монда тарих, монда татарның данлы да, фаҗигале дә үткәне; монда оҗмахы:

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Казанда шагыйрьне яңа тормыш, иҗат итәр өчен иркенлекләр, мөмкинлекләр, яңа дуслар көтә. Яңа тормыш алда! Шагыйрьнең (лирик геройның) күңеле дәртләнә! Казан ул- татарның мәркәзе, мәгърифәт, мәдәният шәһәре! Казан – ул шагыйрьнең илһам чыганагы! Җәннәте! Шигъри җәннәте, һәм, ниһаять, монда анны нечкә биле көтә!

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

Тукайның “Пар ат” иң беренче мәртәбә Уральскида “Әль-гасрел-җәдит” газетасының 1906 нчы елның 6 нчы май санында басыла. Г.Халит исә аны 1907 нче елда язылган, Тукай Казанга кайткач язган шигырь дип саный (чөнки “Пар ат” шигыре Г.Тукайның “Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 нче дәфтәр» дигән җыентыгында басыла (Казан, 1907).

“Пар ат” шигыре гаять хәлиткеч язылган. Анда халык җырлары рухы аңкып тора. Казан белән алдагы очрашу темасы “Пар ат” шигырендә поэтик яктан гаять тәэсирле итеп ачылган.

Казанга кайткач, баштагы айларда шагыйрьнең күңеле күтәренке була. Казанга кайту турындагы күптәнге хыялының тормышка ашуы, культура әһелләре белән аралаша башлау, туган җирләрне күреп тору – аңа тормышның ямьсез якларын яшереп тоталар.

Әнә шул күңел күтәренкелеге аның шигырьләрендә дә сизелә. Бу күтәренкелек бөтен 1907 нче ел дәвамында бара. Хәтта 1908 нче елның баштагы айларында да дәвам итә. Моңа мисал итеп, Г.Тукайның “Хөррияттә”, “Шагыйрьгә”, “Театр”, “Ләззәт вә тәм нәрсәдә?”, “Ишек бавы”, “Байроннан”, “Охшату” (1907), “Бәйрәм вә сабыйлык вакыты”, “Егет илә кыз” (1908) һ.б. шигырьләрен китерергә була.

Г.Тукайның Казан чоры иҗатын без аның “реакция еллары” иҗаты һәм “яңа революцион күтәрелеш еллары” иҗатына бүлеп карыйбыз. Болар – Г.Тукай иҗаты эволюциясендә идея-эстетик яктан мөһим баскычлар.

Реакция көчәйгән саен, Тукай иҗатында да явызлыкка каршылык күрсәтү, баш имәү, чигенмәү идеалы психологик һәм драматик киеренкелек белән гәүдәләнде. Шул ук 1907 нче елда язылган “Дөньяда торыйммы? – дип киңәшләшкән дустыма”, “Бер татар шагыйренең сүзләре”, “ Мәхбүс” (Пушкиннан), “Байроннан”, “Шагырьгә” (Лермонтовтан) кебек шигырьләр явыз чынбарлык белән каршылыкка кергән настроениесен бик ачык характерлый. Иң элек боларда гади кеше язмышы һәм шагыйрь позициясе белән бәйләнешле фикерләр алга чыга. Тукай үзе һәм замандашы каршында кеше азатлыгын буучы түбән чынбарлыкның коточкыч образы басып торуын сурәтли:

Читен тормыш! – капиталга чукынмасаң,

Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң;

Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң,

Истибдадның намусына тукынмасаң! [15]

Шул рәвешчә, реакция, самодержавие һәм капитал алдында тез чүкмичә, баш имичә, азатлык идеалына, халыкка тугрылыклы кеше калып һәм намусыңа тап төшерми иҗат иүгә, мәгънәле яшәүгә ышанычны югалтмау – менә шул турыда шагыйрь үзенең хәсрәтле замандашы белән чын күңелдән сөйләште, киңәште.

Бераз елдан укып бу шигырьне,

Карарсың, бәлки, бу хәсрәтле җырны

Вә уйларсың: ничек шагыйрь яраткан,

Ничек янган, синең өчен җан аткан,-

диде ул Байрон исеменнән (“Байроннан”),[16] һәм бу юллар Тукай күңелендә, йөрәгендә туа, куера барган уй-тойгыларның кая, кемгә төбәлгәнлеген дә бик ачык белдерде.

1908 нче елдан башлап Тукай шигырьләрендә яңа аһәң, яңа тавыш, яңа мотивлар ишетелә башлый. “Күңелсез минутта” (1908), “Тәрәддөт вә шөбһә” (1909), “ Теләү бетте” (1909), “Үкенеч”(1910), “Өметсезлек” (1910), “Актык тамчы яшь”(1910), «Өзелгән өмид”(1910) кебек шигырьләре исемнәре белән үк Тукайның Казанда эчке халәтенең нинди булганлыгын әйтеп торалар.

Бу вакытта инде ил өстендә ябырылган иҗтимагый-политик афәт Казан чынбарлыгында да үзенең тупас кыяфәте белән басып тора иде. Милли интелегенцияарасындагы настроениеләр көннән-көн чуарланды. Тукайның “Тормыш” (1908) шигырендәге:

Бу тормыш кем туктар талаштан?

Сугыш син һич тә армас-туктамастан,-

Кебек фикерләрнең асылында реакция белән, явызлык рәхимсез көрәшкә кергән шагыйрьнең конкрет кичерешләре ята. Аның шушы ук елны басылган өченче җыентыгы “Тормыш” шигыре белән ачылуы да гыйбрәтле.

Тукай лирик героеның реаль һәм идеаль сыйфатлары, кәефе калейдоскоптагы шикелле аралашып һәм алмашынып тора. Алар туктаусыз хәрәкәттә, үзгәрештә, димәк, статик түгел, ә динамик хәлдә, ягъни киеренке кичерешләр дөньясында ачылалар. Шул нисбәттән аның шигъри стилендәге төсмер-нюанслар да я реалистик, я романтик агылыш, яңарыш ала.

Аулыма кайтышта мин бер чит авылга туктадым;

Төн иде, кердем дә шунда бер агайда йокладым.

Күз йомалмый төн буе төрле исәп, уйлар белән,

Иртә торганча агаем, мин дә тордым таң белән,-[17]

шикелле сабыр хикәяләү, тасвирлау белән бергә үк, Тукай стиленә, аның лирик пафосына моның бөтенләй киресе булган темперамент та чит түгел:

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакытына,

Башны бөксәм – зур җинаятьтер олуг җан хаккына.

Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә,

Мәңгелеккә – мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим. [18]

Тукай лирик героеның бер очракта горур кош булып күккә күтәрелүе, ә икенче очракта җиргә нык басып, тормыш сөюче булып яшәве – аның рухи дөньясында реалистик һәм романтик кичерешләр амплитудасы ни дәрәҗәдә кысыла һәм киңәя алуын, ягъни лирик герой җанының динамикасын, хәрәкәтчәнлеген күрсәтә. Һичшиксез, яңа революцион күтәрелеш елларында Тукай лирикасындагы “җан диалектикасы”ның реалистик һәм романтик башлангычлары, төсмерләре тагын да тыгыз мөнәсәбәткә керде.

1908-1910 нчы елларда Тукай поэзиясендәге күз яше, кайгы-хәсрәтле мотивлар, пессимизм элементлары арта. Моның сәбәбе нигездә биогрфик моментлар белән бәйләп аңлатыла. Габдулла Тукай үтә нечкә хисле була. Шуның өстенә шәхси тормышы җайланмаган. Чире җитди. Талантлы зур булса да, әле белеме җитәрлек булмаган.

Г.Тукай Казанда яшәгән еллар – капитализмның көчәеп үсеп барган вакыты. Ә капиталистик җәмгыятьнең, капиталга, акчага корылган җәмгытьнең юлдашлары – хәерчелек, бозыклык, индивидуализм һ.б. Алар бу чорда бик каты арта. Тукай, әдәбият, шигырь, театр белән халыкның күзен ачмакчы, аны мәгърифәт юлы белән тәрбияләмәкче иде. Өмете акланмады. Ә ул болай дип яза: “Җырлыйм, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?” [19]

Бу чорда Тукайның әдәбият-сәнгатьнең мөмкинлекләренә карата булган иллюзияләре җимерелә. Ләкин, икенче яктан, Тукайның Казанда 1908, 1909, 1910 нчы елларда язган шигырьләре – шигъри көче, сәнгатьчәнлеге көчле шигырьләр. Аларда йөрәк авазы, җан авазы бар!

Ләкин Тукай тоташ пессимизмга бирелми. Аның Казан чорында, бер яктан, лирикасы көчәйсә, икенче яктан, сатирасы югары ноктага күтәрелә. Тукайның сатирик таланты чын мәгънәсендә Казанда ачыла. Ул бу чорда сатира, юмор төренә караган бик күп әсәрләр яза.

Тукай сатирасы иске фикерләре фанатик сәүдәгәрләргә, татар тормышындагы искелеккә, торгынлыкка каршы юнәлтелгән. Ул Казанда сатирасы өчен бик күп күренешләр, типлар, тормыш фактлары таба.

Тукай капиталистик Казан күренешләрен тасвирлый. “Улмы?- Ул...”, “Милләтчеләр”, “Хатыннар хөррияте”, “Сибгатуллин” һ.б. шигырьләренең темасы, образлары чынбарлыктан, тормыштан алынган.

Тукайның башлангыч иҗатында ук дин әһелләренең мәгърифәткә, прогресска каршы пычрак һәм явыз ният белән эш итүләрен нәфрәтләнеп фаш итү, рәхимсез камчылау зур сатирик темага әверелде. Шагыйрьнең стилендә дә татар гади сөйләшендәге турылык белән, ачы итеп әйткән очраклар байтак. Ишан образын ишәк белән тиңләштерү кебек алымның еш кулланылуы – шундый күпләгән мисалларның берсе. Мондый образларга мөрәҗәгать итүне татар җәмгыятен имгән сорыкортларга нәфрәтнең чиктән ашуы белән генә аңлатырга мөмкин. Шул рәвешчә, Тукай татар поэзиясендә һәм публицистикасында патриархаль-феодаль калдыкларга, революция, тарихи прогресс дошманнарына каршы көрәш идеясы таләп иткән сатирик стильне тудыруга беренче булып зур өлеш кертте.

Башлангычында ук Тукай сатирасы азатлык дошманнарына, халыкны буып торучыларга каршы әдәби – идеологик һөҗүм коралының бер оператив төренә әверелде. Шуңа күрә бу сатира шагыйрьнең үз иҗатында гына түгел, гомумән – 1905 нче ел революциясе чоры татар әдәбиятында заман чынбарлыгы белән тыгыз бәйләнеп үсә башлаган критик тенденцияләр итеп каралырга хаклы. Шул вакытта ук инде Тукай әдәбы пародияләрне дә шундый ук сатира максатлар өчен оста куллана. Реакция елларында исә аның сатирасының тормышчан җирлеге, идея эчтәлеге киңәйде һәм әдәби-эстетик үзенчәлеге тагын да ачылды. “Яңа Кисекбаш” поэмасы – моны аеруча тулы күрсәткән әсәрләрдән иң күренеклесе.

“Яңа Кисекбаш”тан соң Тукай иҗатында урын алган сатираның тематикасы шактый төрлеләнде. Татар тормышындагы һәм аннан тыштагы күп темаларга урын бирелде. Боларның һәммәсенә, алдынгы демократик интеллигенция һәм халык карашыннан торып, кискен нәфрәт белдерелде һәм хөкем ителде. Сатира чараларыннан сарказм белән ирония дә активлашты.

Реакция чорында Тукай иҗаты тирән үзгәрешләр кичерә. Аның лирик поэзиясе эчке киеренкелек ала. Лирик героеның рухи йөзе һәм сәнгатьчә матурлыгы формалаша. Бу геройның иң характерлы бер билгесе итеп шагыйрь образы, шагыйрьлек миссиясе белән бәйле теманы алырга мөмкин. Шагыйрь образына аның романтик мөнәсәбәте югалмады, әмма ул инде Пушкин, Лермонтов, Байроннар аша килә торган классик романтизм традицияләрен үзенә якынрак күрде. 1907 нче елда әнә шул шагыйрьләрдән алынган “Шагыйрьгә”, “Мәхбүс”, “Байроннан”, “Мөтәшагыйрьгә” һәм “Бер татар шагыйрьнең сүзләре” кебек шигырьләрдә шагыйрь һәм заман, шагыйрь һәм ирек, шагыйрь һәм халык темалары, нигездә классик романтизм традицияләренә аваздаш рухта булып, Тукай идеяләренең төп юнәлешен билгеләделәр. Шагыйрьнең тормыш һәм кеше сөючән оптимистик, горур образы реакция караңгылыгына һәм капитал коллыгына каршы куелды.

Date: 2015-05-23; view: 2108; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию