Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






ТҮБӘН ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ





Хәзерге дөньяда үсемлекләрнең 350 меңнән артык төре исәпләнә. Алар планета биомассасының, ягъни анда яшәүче барлык тере организмнар массасының, 95 % ын тәшкил итә. Үсемлекләр — Җир йөзендәге органик матдәне төп җитештерүчеләр (продуцентлар).

Хәзерге чор флорасын күп төрле төзе­лешле һәм экологик үзенчәлекле үсем­лек организмнар барлыкка китерә. Мә­сәлән, түбән төзелешле үсемлекләр — суүсемнәрнең тәне органнарга бүлгәләнмәгән, ә югары төзелешлеләрнең (мүкләр, плауннар, наратбашлар, абагалар, ачыкорлыклылар һәм ябыкорлыклылар) тамыры, сабагы һәм яфрагы була. Экологиясе ягыннан үсемлекләр яктылык яратучыларга һәм күләгә яра­тучыларга, дымлы (тропик, субтропик) яки коры җирдә үсүчеләргә бүленә.

Төрле климат зоналарында нәкъ менә төрле үсемлекләр бергәлекләре биомнарның структурасын билгели. Биом — билгеле бер җирлектә: тундрада, яфраклы урман, дала, тропик урманнар, саванна һ. б. урыннарда таралган тере организмнар (хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроорганизмнар) җыелмасы ул.

Әмма гаять күптөрлелеккә ия булула­рына карамастан, үсемлек организмнар­ның уртак билгеләре бар, алар җыены­сы бергә үсемлекләрне терек табигать­нең башка патшалыгы вәкилләреннән аерып тора.

1. Үсемлек организмнар — барысы да автотрофлар, һәм алар фотосинтезга сәләтле, ягъни яктылык энергиясе исәбенә неорганик молекулалардан органик молекулалар барлыкка китерәләр. Шуның аркасында үсемлекләрдә матдәләр алмашы процессларында, матдәләрнең таркалуына караганда, органик молекулаларның биологик синтезы реакцияләре өстенлек итә. Нәтиҗәдә үсемлекләр барлык гетеротроф организмнар, шул исәптән хайваннар туклануы өчен кирәкле органик биомассаны барлыкка китерәләр.

2. Үсемлекләрнең пластидларда ясала торган үзенчәлекле пигментлары, мәсәлән хлорофилы бар. Башка пигментлар — кызгылт сары һәм кызыл каротиноидлар яфраклар саргайганда барлыкка килә һәм үсемлекнең аерым өлешләренә (җимешенә, чәчәгенә) төрле төс бирә. Бу пигментлар, фотосинтезда катнашып, үсемлекнең тереклек эшчәнлегендә мөһим роль уйный.

3. Үсемлек организмының тереклек эшчәнлеге процессларын үсемлек гормоннары — фитогормоннар көйли. Аларның үзара тәэсир итешүе үсемлекнең үсүен, үсешен һәм башка физиологик процессларны тәэмин итә. Моның мисалы булып үсемлекнең картайган тукымаларында барлыкка килә торган этилен яки үсүне тизләтүче матдәләр — ауксиннар хезмәт итә. Фитогормоннар бик аз микъдарда синтезлана һәм организмның үткәргеч системасы буйлап күчә.

4. Үсемлек күзәнәкләре цитоплазма мембранасының тышкы ягында урнашкан калын күзәнәк стенкасы белән әйләндереп алынган. Ул башлыча целлюлозадан тора. Мондый күзәнәк стенкасы булу — үсемлекләргә генә хас үзенчәлек: хайваннарда ул юк. Һәрбер үсемлек күзәнәгенең каты тышчасы үсемлекләрнең хәрәкәтчәнлеген нык киметә. Нәтиҗәдә үсемлек организмының туклануы һәм сулавы аның әйләнә-тирәлек белән бәйләнештә булган тән өслегенә бәйле булып кала. Ә бу исә, эволюция процессында үсемлекләрнең тәне—хайваннарныкы белән чагыштыр­ганда, ныграк бүлгәләнүгә — тамыр системасының һәм бәбәкләрнең тармаклануына китерә.

5. Үсемлекләрнең матдәләр алмашында даими ясала торган продукт — күзәнәк сыекчасы. Бу — төрле органик (аминокислоталар, аксымнар, углеводлар, органик кислоталар, дуплау матдәләре) һәм неорганик (нитратлар, фосфатлар, хлоридлар) матдәләр эремәсе. Цитоплазмада җыелып, күзәнәк сыекчасы эчке басымны арттыра, күзәнәк стенкасын киерелдерә. Бу тургор дип атала. Тургор үсемлек тукымаларына ныклык бирә.

6. Үсемлекләргә чиксез үсү хас: алар гомер буена үсә, зурая. Үсемлекләр патшалыгы организмнарның ике зур төркемен: түбән төзелешле һәм югары төзелешле үсемлекләрне үз эченә ала. Алар төзелешендәге һәм тереклек эшчәнлегендәге принципиаль үзенчәлекләр белән нык аерылып торалар.

Date: 2015-09-05; view: 569; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию