Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Тукай әсәрләреннән ясалган мультфильмнар





Тукай үзенең әсәрләрен гарәп хәрефләре белән язган.

Әлифбадан алифбага күчкәндә язучының әсәрләре үзгәреп барган.

Татар теленең сөйләм теле көчлерәк булганга еш кына язуга игътибар итмиләр.

Габдулла Тукайның берничә әсәре кирилл хәрефенә күчерелеп язылгач үзенең шигри формаларын югалтты.

Мәсәлән:

И туган ил, и матур ил,

Калдың бездән еракта,

Калсаңда бездән еракта,

Күңелдә син һәрчакта.

Суың тәмле, кырың ямьле,

Шифалы һаваларың,

Сугышларда дан казанды

Синең батыр улларың.

И туган ил, И матур ил, Калдың бездән еракта. Калсаң да бездән еракта, күңелдә син һәрчакта. Суың тәмле, Кырың ямьле, Шифалы һаваларың, Сугышларда дан казанды синең батыр улларың.
Ләкин бу язылган шигъри юлларда рифма бозык. Әзрәк рәвешен үзгәртсәк бу юллар туган якның чыршы урманнарын хәтерләтеп, икенче төрле яңгырый башлый.

Шулай ук «И туган тел» җырында да

И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы

Икенче юл белән дүртенче юл арасында йәки өченче белән дүртенче юл арасында рифмасы юк. Ләкин бу җырның күңелгә ятышлы моңын истә тотып мантыйгын эзли башласак өч рәвешкә ия булырга мөмкин:

И туган тел И матур тел Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
И туган тел, и матур тел әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы
И туган тел, и матур тел әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

И туган тел И матур тел Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. Аннары төннәр буе әбкәм хикәя сөйләгән. И туган тел, џәрвакытта ярдәмең берлән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым,кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлгам догам: Ярлыкагыл, дип,өзем џәм әткәм-әнкәмне, ходам.
Мәгънәсе буенча инде тулысынча бу җырның формасы җиде катлы манараны хәтерләтә:

Татар текстологлары бу шигырьдә формасын югалтканга урыс тәрҗемәчеләре формасын гади итеп кенә бирәләр:

Родной язык – святой язык, отца и матери язык. Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
О язык родной, певучий! О родительская речь! Что еще на свете знал я. Что сумел я уберечь!

Тукайның “Шүрәле” әкиятен балаларга әзерләгәндә

“Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,

Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.”

дигән юлларын А.Пушкинга туры китереп үзгәртелгән.

“Җәй көнен яздым бераз; языйм әле кыш, көзләрен,

Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.”

Шамил Танак тәрҗемәсендә мәгнәсе бөтенләй үзгәрә:

“Летний день описал я немного, опишу-ка зиму, осень,

Алощеких, чернобровых, черноглазых девушек.”

Аркадий Мельников тәрҗемәсендә кошка таба Былтыр исемле егет утын кисергә урманга чыгып китә. Шунда әллә җенне, әллә щүрәлене очрата, Хәйлә белән шул «явыздан» очкына. Монда Г.Тукайда җитез, тапкыр егет урнына ялкау егет сурәтләнә.

Шулай иттереп урыс теленә тәрҗемә иткәндә ике тапкыр Габдулла Тукай әсәрләре үзгәреп барган.

Төрле милләт кешеләре кушылып татар мультфильмнарын еш кына урыс теленә тәрҗемә ителгән тексттан ясап баралар.

1990 елны КАМАЗ исеменнән генераль директоры Н.Бех кинорежисер булып эшләгән Ролан Быковка татар мультфильмнарын ясатырга 8 000 000 сум (13 000 000$) акча биргән иде (шул вакытта КАМАЗ самосвалын 7000 сумга алып була иде).

Шул чорда Союзмультфильмда Г.Баранова куйган “Шүрәле” мультфильмы дөнья күрде. 1993 елның гыйнварендә ул "Останкино" каналы аша күрсәтелде.

Анда башында ишек алды буйлап, бер-берсе авызыннан тавык түшкәсен елкып алырга маташып, этләр йөгереште, аннан соң алар шул тавыкны уртада җыелып торган суга ташлап калдырды. Татар авылларында этләр элек бөтенләй сирәк очраган, өйне саклап караучы казлар булган. Этне өйдә тоту мәгънәсез, шуңа күрә тоелган. Дуңгыз да татар асрамаган.

Алга таба мултьфильм болайрак барды: башына эшләпә кигән хуҗа урманга утынга китә. Анда Шүрәлене күргәч чатыр чабарга тотына. Йөгерә-чаба, ниһаять, аннан качып котыла. Сулауы кабынып өенә кайтып кереп, эшләпәсен салгач, башында түбәтәе барлыгы да беленде. Татар булганы шунда гына күренде.

Фильмның музыкасында татар көе дә ара-тирә генә ишетелгәләде…

2000 елларның башында “Гарри Сайфетдинов студиясы” Яр Чаллыда “Су анасы”н чыгарды. Бу мультфильмда баету өчен төрле мультфильмнардан өзекләр кушылды. Шулай итеп «Су ансы» башланганчы «Муха Цекатуха», «Тридцать три богатыря», «Черномор», «Светик семицветик», «Буратина дуслары», «Лукоморье» белән танышырга була. Ә инде «Су ансы»на барып җиткәч, безенең героебыз тәмәке тарта, кешенекен ала, урлый. Соңгы очракта «Су ансы»н талап кача. Шунда гына җазасын ала. Тукай үз әсәрендә кешенекен тимәскә өнди. Кешенекен тимәсәң урламассың да, таламассың да. Ул начарлыкны алдан кисәтеп куя. Мультфильмда икенче төрле тәрбия бара – иң өлек начарлыкны ясата. Аннан булган начарлыкны искә тешереп тәрбия бирә. Бу бала инле начарлык эшләргә өйрәнә…

Бүгенге көндә Марат Башаров белән баш режисер Сергей Киатров күп татар мультфильмнарын төшерде.

Шулар арасында Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп “Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә”, “Сөткә тешкән тычкан”, “Шаян песи”, “Ялкау маэмай”, “Иртә”, “Ай һәм кояш”, “Туган тел”, “Яңгыр илә кояш”, “Кышкы кич”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кырлай”, “Ак бабай”

Бу мультфильмнарында төрле татар мөхитенә туры килмәгән күренешләр тулган:

- Авылы дөрес түгел. Мари авылына охшаган;

- Ишегалдында этләр йөри. Татар этне ишегалдына кертмәгән. Аларны җитмешенчы елларда гына бала-чага кимегәч, казларны азрак асрый башлагач ишегалдына кертә башладылар;

- Утынын ярып бетермәгән. Хуҗалары ялкау булып чыга;

- бакчасында помидорлар. Алар 50нче елларда гына татар бакчасына керә башлаган;

- “Сөткә тешкән тычкан” әсәрендә табак, ә мультфильмда чүлмәк;

- “Ялкау маэмай”да эт урын өстенә үк менеп ята;

- “Кырлай”да чүл күрсәтелә. Татар дөньясы дала.

Рамай студиясы ясаган “Шүрәле” мультфильмы тәрҗемәгә таянып андагы җитешсезлеге фильмда да эзен калдыра.

Үз милләт кешеләре бу эштә яхшырак катнашса файдалырак булыр.

 

Равил Һади

Date: 2016-08-31; view: 385; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию