Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК ӘКИЯТЕ





Борын заман бер ир белән хатын торган.

Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган.

Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык,

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

 

Әйтә бер көн ире: "Кара монда, хатын!

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык."

 

Хатын күнде, диде: "Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән

Аларны соң асрап торып ни файда бар?"

 

Нишли инде мескен Кәҗә белән Сарык?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып;

Икесенә бер зур гына капчык тегеп,

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

 

Китте болар. Бара, һаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

 

Курка башны кузгатырга Кәҗә куркак,

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-берсенә: "Син тот, мин тот".

 

Кәҗә әйтә: "Сарык абзый, син көчлерәк".

Сарык әйтә: "Син, сакалбай, гайрәтлерәк".

Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

 

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча куллар, барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан

Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

 

Бара болар. Тукталмастан һаман бара,

Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:

"Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

 

Ут янына бүреләр дә киләлмәсләр,

Безнең анда кунганлыкны беләлмәсләр".

Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:

"Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде".

 

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,

Мескеннәрнең күз алдында менә нәрсә:

Өч-дүрт бүре утырганнар каршы утка,

Тырышып-тырышып пешермәктә алар бутка.

 

Кәҗә, Сарык күргәч ошбу тамашаны,

Калды куркып һәрберсенең ярты җаны:

"Исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр!" –

Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

 

Куаналар өч-дүрт бүре моны күргәч,

Аларына Сарык белән Кәҗә килгәч:

"Ашыйбыз, дип, бу икәвен тотабыз да,

Менә ничек ит таптык, дип, буткабызга".

 

Кәҗә әйтә: "Кайгырмагыз, бездә ит күп,

Ул ит белән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!

Капчыктагы бүре башын китер алып".

 

Сарык шунда капчыктагы башны ала,

Барча бүре куркуыннан шашып кала,

Өч-дүрт бүре хәйран калып торган чакта,

Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.

 

Кәҗә әйтә: "Микикики! микикики!

Капчыктагы бүре башы бар уники!

Ах, уңмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!"

 

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,

Капчыктан ул алып килә шул ук башны.

Өч-дүрт бүре чынлап инде куркыштылар,

Бер-берсенә күзләренә йөрештеләр.

 

Түгел хәзер бүреләргә ашау кайгы,

Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы;

"Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын?" –

Һәрбер бүре шуңар салган бөтен уен.

 

Торып әйтә шул арада өлкән бүре,

Картайган һәм күп эшләрне үткән бүре:

"Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры".

 

Шулай итеп, өлкән бүре суга китә,

Кайтмый ләкин, озак кына заман үтә,

Кайтмый бүре, эзе дә юк, исе дә юк,

Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә.

 

Бүреләрне тагын каты курку басты,

Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.

Тагы берсе суга таба китте торып:

"Туктагыз, мин эзләп кайтыйм", - дигән булып.

 

Мәгълүм инде, бу бүре дә кача шулай,

Хәйлә белән качарга юл ача шулай.

Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә;

Мәҗлес халкы көтә, һаман көтә, көтә.

 

Өч-дүрт бүре берсе соңра кача берсе,

Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе, –

Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык

Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

 

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,

Болар инде тәмләп кенә ашый бутка.

Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына

Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

 

Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук,

Кулларында бүре башы салган капчык,

Тагын болар урман буйлап сәфәр китте,

Нәрсә языйм? Хикәям дә шунда бетте.

 


 

Date: 2016-08-31; view: 460; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию