Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать неотразимый комплимент Как противостоять манипуляциям мужчин? Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?

Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника







Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы





XIX йөзнең соңгы чирегендә татар әдәбиятында аеруча үсеш күренә. Яңа темалар, яңа жанрлар барлыкка килә. Мәгърифәтче язучылар матур әдәбият ярдәмендә халыкны тәрбияләү бурычын куялар. Иҗтимагый һәм әхлакый зарарлы күренешләрне, наданлык һәм фанатизмны тәнкыйть иткән, аң-белем һәм һөнәр кирәклекне пропагандалаган әсәрләр языла.

Муса Акъегет яңа әдәбиятның беренче сандугачы булып тора. Ул — татар тормышын яктырткан беренче реалистик роман авторы. Аның «Хисаметдин Менла» повесте 1886 нчы елда Казанда университет типографиясендә басылып чыга. Повесть заман темасына язылган. Аның сюжеты нигезендә искелек белән яңалык көрәше ята. Бу көрәш әсәрдә уку-укыту һәм гаилә-көнкүреш мәсьәләләре фонында күрсәтелә.

М. Акъегет бу әсәрендә кешенең азатлыкка омтылышын бик югары куя. Хәнифә образы һәм аның язмышы аркылы автор ул чордагы татар җәмгыятендә әһәмиятле булган икенче бер проблеманы — хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Хәнифә, ата-аналарының, үзен чолгап алган, ул вакытта чиксез көчле булган иске тормыш традицияләрен җимереп, үз язмышын үзе хәл итә.

Әсәрдә автор, ул чорда уку-укыту һәм тәрбия өлкәсендә хөкем сөргән иске тәртипләрне, дини фанатизм гына таратучы мәктәпләрне кире кагып, тормыш өчен кирәкле белемнәр бирә торган уку йортларын яклап чыга. Мәктәп ишекләре бай балаларына гына түгел, бәлки бөтен балаларга ачык булырга тиеш дигән карашта тора.

1880 нче еллар уртасыннан мәгърифәтчелек әдәбиятның төп иҗат методы булып китә. М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә дә бу шактый урын ала. Автор, беренчеләрдән булып, үз заманының реаль тормышына мөрәҗәгать итә, мәгърифәтчеләргә хас күп кенә актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Алар арасында иң әһәмиятлесе — заман герое. Яңа әдәбият яңа геройлардан башлана. Мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты тормышны һәм шәхесне яхшыртуның төп чарасын мәгърифәттә күргән һәм аның өчен көрәш байрагын күтәргән укымышлы геройны игътибар үзәгенә алды. М. Акъегетнең менласы — нәкъ менә шундый образларның берсе. Әдип аның асыл сыйфатларын мәгърифәткә омтылуында, шәхес иреге өчен көрәш байрагын күтәрүендә, эшлекле булуында һ.б. күрә. Хисаметдин менла образында Муса Акъегет үз заманының күп кенә уңай идеалларын чагылдырып бирүгә ирешә. Төп герой кешенең байлыгына, дәрәҗәсенә карап эш итми, хәтта үзенең шәхси интересын да беренче урынга куймый, бәлки башка кешеләр тормышын кайгырта. Әсәрдә ул үзен гади халыкны агарту эшенә багышлаучы уңай персонаж итеп сурәтләнә. Хисаметдиннең бу эшчәнлеге авылда балалар укытуында һәм, тирә-яктагы авылларга чыгып, фән китаплары таратып йөрүендә күренә. Әсәрдә эшчәнлек мактала, эшлекле булырга кирәк диелә.

Хисаметдиннең тышкы портреты да, эчке уй-хисләр дөньясы да бик күркәм итеп бирелә. Ул — эчкерсез, олы җанлы, саф күңелле кеше. Күңел түрендә яткан иң зур изге тойгысы — үз халкын, милләтен ярату. Герой халыкка хезмәт итүне, мәгърифәт ярдәмендә аның тормышын җиңеләйтүне иң зур максаты итеп куя. Милләткә хезмәт итү идеясе башка геройлар һәм образлар аша да күрсәтелә.

М. Акъегет яңа чор прозасының оригиналь әсәре «Хисаметдин менла» белән татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмының метод буларак яши башлавын раслады.

Мәгърифәтчелек реализмы — реалистик сәнгатьнең бер этабы ул. Дидактик тенденциялелек, публицистик рух белән язу, уңай персонажларны идеаллаштырып бирү — шулай ук мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты өчен хас билгеләр. Без бу билгеләрне «Хисаметдин менла» повестенда ачык күрәбез, һәм шуның өчен дә аны мәгърифәтчелек реализмы методы белән язылган әсәр дибез.

«Хисаметдин менла» әсәре татар мәгърифәтчелек реализмы прозасы тууның төп закончалыгын — аның, заман тормышына борылып, чынбарлыкны мәгърифәтчелек карашларында торып гәүдәләндерүдә башка әдәбиятлар тәҗрибәсен милли әдәбият һәм халык иҗаты традицияләре белән бергә файдалануын күрсәтә. Болар XIX гасырның соңгы чирегендә татар әдәбиятында яңа прозаның үзенә тулы хокук алып яши башлавы турында сөйли. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте әдәби сөйләмнең эзлекле, сәнгатьчә яңгырашлы һәм эмоциональ булуы белән аерылып тора. Әсәрдә татар халкының көнкүрешенә, милли гадәтләренә бәйләнешле тасвирлауларга игътибар ителә. Язучы көндәлек тормыш һәм мәхәббәт мәсьәләләрен сурәтләгәндә кешеләрнең эчке кичерешләрен ачык чагылдыра торган тел-стиль чараларына мөрәҗәгать итә, шул чорның язма сөйләменә хас үзенчәлекләр җанлы сөйләм элементлары белән кушыла.

Бу романның тарихи әһәмияте — барыннан да бигрәк татар прозасының милли тормышын сурәтләүгә йөз белән борылып, мәгърифәтчелек реализмы баскычына күтәрелүен күрсәткән беренче әсәр булуында. Повесть үз заманының актуаль, прогрессив идеяләрен чагылдыра, феодаль-патриархаль яшәешкә, тормыш-көнкүрештәге, уку-укытудагы иске тәртипләргә каршы күтәрелеп килгән хәрәкәтне әдәби образларда гәүдәләндерә. Моңа үз вакытында рус матбугаты да игътибар иткән.

«Хисаметдин менла» үзенең тарихи әһәмиятен бервакытта да югалтмый торган әсәр. Күп кенә әсәрләр өчен ул үрнәк, өлге булып хезмәт итте. Романның үзәгенә куелган халык язмышы мәсьәләсе, милли прогресс идеяләре хәзерге заман проблемалары белән дә бик аваздаш.

Повесть бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятлелеген югалтмый. Милләт язмышын, искелек һәм яңалык көрәшен, мәгърифәтчелек фикерләрен үзәккә куйган әсәр үзенең тормышчанлыгы, яңа тип каһарманнары, тәнкыйди рухы белән татар әдәбиятында яңа тормыш ачып җибәрде.

Без үзебез дә милләтебез язмышы белән кызыксынырга тиешбез. Үз халкыбызга хезмәт күрсәтергә кирәк. Эшлекле, белемле, һөнәрле һәм әхлаклы шәхесләр булып формалашырга һәм тормышта яшәү өчен дөрес юлны сайларга тиешбез.








Date: 2015-09-18; view: 524; Нарушение авторских прав

mydocx.ru - 2015-2017 year. (0.007 sec.) - Пожаловаться на публикацию