Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Баш килешен таләп итүче бәйлекләр





Беренче бүлек. XIV йөз язма истәлекләре телендә бәйлек сүз төркеме.

Бәйлек-иярүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти. Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзләрнең нинди дә булса килештә торуын сорый [5, 242б]. Аерым төрки телләрнең тарихи үсешендә бәйлек үзенең идарәсен алыштырып торган: мәсәлән, таба/тапа XI йөз текстларында баш килештәге исем янында килгән, ә хәзерге төрки телләрдә юнәлеш яки баш килеш белән идарә итә [7, 491б].

Тюркологлар фикеренчә, бәйлекләр арасында гарәп һәм башка телләрдән алынган сүзләр дә очрый. Бәйлекләрнең бик аз өлеше генә гомум-төрки.

 

Баш килешен таләп итүче бәйлекләр

Әлеге төркемгә берничә вариантка ия булган “белән”, “өчен”, “кебек” бәйлекләре керә.

Белән, бирлә, берлә, берлән, белә, билә, илә.

Тикшерелгән чыганакларда бу бәйлек иң еш һәм күп кулланылучы булып тора. Иң актив сүз буларак, “Гөлстан бит-төрки” дә 343 тапкыр очрады. Бу әсәрдә аның биш төрле варианты күзәтелде.

Белән: әмма фәрагать белән фәкыйрьлек бер йирдә булмас [8, 211б.-1]; хаҗәтләнеп, галим аның белән чикыша белмәде [8, 156б.-11]; вәзир белән бер булып [8, 53б.-32].

Белә: ул эш кем алтун белә беткәй [8, 224б.-18] мәгъшука катында чөн тупрак белә алтын бар [8, 164б.-6]; безем белә йулдаш иде [8, 177б.-31].

Бирлә, берлә, берлән – бер-берсенә синоним бәйлекләр. Х.Р. Курбатов “берлә” бергә сүзенең шул рәвешле әйтелүе генә (“бер+илә”),-ди [2, 145б]. А.Габән фикеренчә, бирла һәм бирлан – бирли “берләшергә” фигыленнән ясалган. К.Брокельман бирла не бир саны + иле бәйлеге итеп карый. Г. Рамстедт бирла< бир+ра дип саный. Монда бир “бер”, ә “рә” кушымча [9, 496б]. Берлән бәйлеге борынгы язма төрки телгә хас фонетик үзенчәлеккә ия: янәшә рл әйтелеше.

Бирлә, берлә: игү аты йады берлә күб заман [7, 46-22]; белешләр берлә хуш зарифка зиндан, [7, 111-25] ки ятлар бирлә булгыйнча гөлестан [7, 111-26].

Берлән: сәлатыйнны пийадә берлән отса [7, 163-19]; йөрер дошманларың берлән булыб йар [7, 224-9]; хәлаекның телендәдер кәрам берлән булып мәшһүр [7, 127-7].

Мондый фонетик вариантлардан тыш, “Гөлстан бит-төрки” әсәре телендә генә үзенчәлекле форма очрады: “берләме” – “берлә” + -ме сорау кисәкчәсе.

Бу ихсан берләме җәннәт теләрсән?![7,141-22].

М.Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” әсәрендә бу бәйлекнең өч төрле формасы бар: “белән”, “берлә”, “бирлә”. Арада иң күп кулланылганы вариатив “берлә” һәм “бирлә”. Аларның саны 97.

Берлә, бирлә: оҗмах берлә, бишарәт кылды [9, 8ф.], тәкый угланы берлә пәйгамбәргә килде [9, 2 ф]; кемәрсәнең хатыны бирлә зина кылмыш [9, 2ф]; үз тырнаклары бирлә йөзләрене тырмарлар [9, 5ф].

Белән: сезне аның белән фетнәгә төшермәдин [9, 2ф]; рийа белән үзләрен халык ара нарсалык [9, 5ф].

“Җөмҗөмә солтан” дастанында “берлә”, “берлән”, “белә”, “илә” бәйлеге бик аз күләмдә, ягъни 14. Ләкин дүрт төрле формасы очрады.

Берлә: шаһидым берлә морадымны булып [10, 162б.- 22]; йөзем берлә сүрәйүбән илттеләр [10, 167б.-40]; игре хөкем берлә тотмышлар урын [10, 166б.-8].

А.М. Щербак фикеренчә, “берлән” бәйлеге “бер” һәм “илән” элементлары кушылудан килеп чыккан. Ул уйгур теле аша килеп керә [14, 57б].

Берлән: изге берлән явызын кыймыл тәмиз [14, 169б.-40].

Белә: андин ул баш тәңре фәрманы белә [14, 159б.-19]; кем сыйфат кыйлмага булмас сүз белә [ 14, 166б.-40].

Төрки телләрнең көнъяк-көнбатыш төркемендә “билә” һ.б. урынына гадәттә “илә” варианты кулланыла. Аның йогынтысы “Җөмҗөмә солтан” әсәрендә дә күренә.

Илә: сордылар, һәйбәт илә куркыттылар [ 14, 164б.-22]; юкса утлуг гамуд илә оргуси [14, 164б.-24]; гизәр ирде Шам илендин бер илә [14, 158б.-17].

“Мәхәббәтнамә” поэмасында бу бәйлек “билә”, “бирлә” буларак килә.

“Билә”: бүгүн мин җан билә ким көнүл ни [11, 41б.-169]; чәмән ниң гүллари булбул билә хал [11, 48б.-256].

Бирлә ” сәгадәт бирлә бәхет икени бичти [ 11, 30б.-45]; ераклык бирлә мен сизни укутмак [11, 39б.-146].

“Кисекбаш китабы” нда бәйлекнең түбәндәге формалары күзәтелде: илә, билә, бирлә. Сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләү өчен күбрәк илә варианты кулланыла. Аның саны 14.

Илә ”: гөүдәм илә овлымны бир ден җеди [12, 138б.-15]; аурат илә көп шүкүрләр кылдылар [12, 142б.-22]; дүдүл илә ол кесүк баш җывлады [ 12, 139б.-17].

Билә ” мен батман көрзиси бар өзи билә [ 12, 141б.-8]; көп сүкүрдәр кылдылар валы билә [ 12, 142б.-23]; отүр үч мен саҗаба җүмлә билә [ 12, 137б.-13].

Бирлә ”: җени бирлә сөртәр юри козини [12, 139б.-5]; назым бирлә җор сарҗын кыладым [12, 137.-5].

Мисаллардан күренгәнчә, барлык әсәрләрдә дә “белән” бәйлегенең төрле вариантлары зур роль уйный. “Белән”, “бирлә”, “берлә”, “берлән”, “белә”, “билә”, “илә” формаларын куллану, безнең уебызча, авторларның җөмләләрне матурлап бирү теләгеннән килеп чыккандыр. Моннан тыш, истәлекләр телендәге диалектлар аермасын авторларның теге яки бу диалект вәкиле булуы белән аңлатырга мөмкин.

“Кисекбаш китабы” нда башкаларыннан аермалы буларак, нигездә “илә” бәйлеге кулланылган. Галимнәр чыгытай, ягъни иске үзбәк әдәби телендә дә бу бәйлекнең очравын искәртәләр [7,497]. “Җөмҗөмә солтан” әсәрендә ул дүрт урында күзәтелде. Калган чыганакларда “илә” вариантын тапмадык. “Гөлстан бит-төрки” һәм “Җөмҗөмә солтан” әсәрләрендә “берлән” бәйлеге очрады. Үз вакытында тюркологлар аның килеп чыгышы буенча төрле фикерләр әйткәннәр иде. Ләкин “берлән” нең һәм шулай ук, “бирлә”, “берлә” формаларының борынгы язма телгә хас фонетик үзенчәлеккә ия булуы бәхәссез.

Әсәрләр телендә “белән”, “бирлә”, “берлә”, “берлән”, “белә”, “билә”, “илә” бәйлегенең берничә мәгънәсе күзәтелә.

1) бергәлек мәгънәсе барлык әсәрләр теле өчен дә хас.

“Гөлстан бит-төрки” дә: бер мәлик белән тиңиз күрмәгән бер җәләб кол [8, 57б.-28]; бер мәликнең аның белән гаразы бар иде [8, 76б.-4]; мәлик гадел хасс коллары белән ауга чыгыб [8, 138б.-21].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: ул Тәңре берлә ант йад кылырмын [9, 6ф.]; харам хатун бирлә хәлвәт кылмагыз [9,2ф.]; тәкый угланы берлә пәйгамбәргә килде [9,1ф.].

“Җөмҗөмә солтан” дастанында: шаһидым берлә морадымны булып [10, 162-22].

“Мәхәббәтнамә” поэмасында: сәгадәт бирлә бәхт икиен бичти [11, 30-45]; бүгүн мин җан билә ким көңүл ни [11,41-169]; чәмәнниң гүллари булбул билә хан [11,48-256].

“Кисекбаш китабы” нда: выйза бирлә ман намаз кылыз ирдым [12,138-8]; көп шүкүрләр кылдылар ялы билә [12,142-23]; Алла турур маның билә [12, 137-42].

2) эшне башкару чарасы. Әлеге мәгънә, шулай ук, актив. Бары тик “Кисекбаш китабы” нда гына очрамады.

“Гөлстан бит-төрки” әсәрендә: иле берлән колакларын тотыб тик [8,102-29]; кермәке купшы айагы берлә җәннәт багына [8,129-5]; төрле-төрле нәгъәм белән былбыл [8,113-9].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: мин телем берлә нәрсә тимәдем [9, 3ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: йәнә бер таифә күрдем күз белә [10,166-39]; йөзем берлә сурәт алып бардылар [10,165-4].

“Мәхәббәтнамә” дә: бизниң тил бирлә пәйда [11,30-36]; козүң, кашың билә ок-йа не хаҗәт [11, 50-272]; куллар билә хом [11,30-35].

3) корал мәгънәсе. Бәйлекнең бу мәгънәсе әсәрләрнең дүртесендә күзәтелде.

“Гөлстан бит-төрки” дә: илен –айагын агыр зынҗыр белән баглап, хәбескә тапты [8,203-11]; чүмеч сапы белән күзен чыгарма [8,211-3]; тер ифне иңән әсән орып ук берлә үлтермәк [8,233-8].

“Нәһҗел-фәрадис” тә бер таш бирлә ул Гамидийаның башынга ормыш [9,1ф.]; кәрәй пәке берлә иңсәседин йүлүсәңиз [9,5ф.]; кәләме бирлә хөкем кылгыл [9, 2ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: һәрберсе бер гөрзи берлә ордылар [10,164-26]; бер тынмас, утлуг кылыч берлә орыр [10, 166-42].

“Мәхәббәтнамә” дә: кылычың бирлә сафларны йәрарсын [11,33-77].

Бергәлек, эшне башкару чарасы һәм корал мәгънәсеннән калганнары аерым әсәрләрдә генә очрады.

4) бәяләү мәгънәсе.

“Мәхәббәтнамә” дә: бойы бирлә сачы тең йөратты [11,27-6]; йыраклык бирлә мен сизни унутман [11, 39-146].

“Кисекбаш китабы” нда: ятан ат бирлә йурмәк ерлик дагыл [12,140-27].

Мәгънә төрләре ягыннан бигрәк тә “Нәһҗел-фәрадис” нең теле кызыклы. Бу әсәрдә бәйлек биш мәгънә белдереп килгән.

5) урын мәгънәсе: уг торырмын оҗмах бирлә [9, 2ф.].

6) шарт мәгънәсе: сезнең берлә сүләшсә [9,7ф.]

7) сәбәп мәгънәсе: мондагы афәт берлә мөбталә булмыш [9, 5ф]; пакълек берлә йад кылмак торыр [9,6ф].

8) максат мәгънәсе: шәһвәт бирлә бакмак андин [9,3ф.]

9) эш-хәлнең башкарылу нигезе: өмид берлә ултырдым ирде [9,9ф.]; залим йазыклар бирлә тәмугка кергәй [9,4ф.]

“Кисекбаш китабы” нда башка әсәрләрдә очрамаган тагын бер мәгънә кулланылган.

10) вакыт мәгънәсе: намаз кылыр валы вафты билә [12, 139-2].

Шулай итеп, истәлекләр телендә “белән”, “бирлә”, “берлә”, “берлән”, “белә”, “билә”, “илә” бәйлеге бик күп төрле мәгънә белдереп килә. Бигрәк тә, бергәлек мәгънәсе һәр әсәрдә төп урынны алып тора. Ул кеше һәм аның рухи дөньясына бәйле сүзләр янәшәсендә килгән. Шулай ук, эшне башкару чарасы һәм корал мәгънәсенең киң кулланылуы ачыкланды. “Гөлстан бит төрки” һәм “Җөмҗөмә солтан” әсәрләрендә бу бәйлек санап үтелгән өч мәгънәне генә белдергән.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: “белән” һ.б. истәлекләрдә гаять зур урын биләгән. Аның 493 тапкыр очравы да моңа дәлил. Әсәрләрдә бәйлекнең җиде варианты күзәтелде: белән, белә, билә, илә, бирлә, берлән. Өстенлекне “белән” формасы алган. Ядкярләр мәгънә төрләренә дә бай.

Өчен, үчүн.

Бу бәйлек “белән” бәйлеге белән чагыштырганда бик еш кулланылмый. “Җөмҗөмә солтан” һәм “Мәхәббәтнамә” әсәрләрендә икешәрне генә таптык. “Кисекбаш китабы” нда бөтенләй очрамады. Ул чыганакларның транскрипциясендә “өчен” һәм “үчүн” формаларында бирелә. “Мәхәббәтнамә” дә ул – “үчүн”. Бу бәйлекнең өч мәгънәдә йөрүе ачыкланды.

1. Эш яки хәлнең кем өчен дә булса билгеләнгәнлеген белдерә.

“Гөлстан бит – төрки” дә: төрле нигъмәт вә зиннәт аның өчен бирде кем [8, 39-35]; хәлвәтдә аның өчен сафа табмассән [8,116-10]; мәлик өчен бер касыйдә мәдех кылыб торурмән [8, 83-26].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: аның өчен кем нәмәкрым [9, 3ф.]; аның өчен кем кайу тән [9, 5ф.]; минем өчен Хак Тәгалә [9, 8ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: мөхтәшәм коллыр йәнә эт, ат өчен [10,160-8]; кагып иңсәмдин, сугып аның өчен [10, 165-1].

Мисаллардан күренгәнчә, “өчен” бәйлеге күбрәк килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларыннан соң урнаша. “Җөмҗөмә солтан” дагы мисаллар эш-хәлнең кем өчен дә булса билгеләнгәнлеген белдерү мәгънәсендә генә килгән.

2. Эшнең үтәлү максатын белдерә.

“Гөлстан бит-төрки” дә: гакыйль йиймәк ийәр – терелмәк өчен [8, 130-12]; форсат вактын залимдан үчен алмак өчен [8, 235-21]; хәлал кылмак өчен сәгый иттеләр [8, 84-18].

“Нәһҗел - фәрадис” тән мисаллар: харам эш кылмак өчен [9, 2ф.]; нахкаска барды кол алмак өчен [9, 6ф.]; җанын кабз кылмак өчен килсәң [9, 10ф.].

“Мәхәббәтнамә” дә: сизни хөрмәт үчүн [11, 48-260]; йүрүмин йирда изни кармак үчүн [11, 48-261].

Эшнең максатын белдерү өчен бәйлек һәрвакыт –мак/-мәк формалы инфинитив янында кулланылган.

3. Эш-хәлнең сәбәбен белдерә.

“Гөлстан бит-төрки” әсәреннән мисаллар: мәмләкәт мәслихәте өчен мәшвәрәт кыйлыр иделәр [8,87-18]; гомер рәхате өчен дорыр [8,219-31]; уйган өчен җәһәннәмгә китте [8, 53-26].

“Нәһҗел-фәрадис” тән мисал: синең арыклыгың өчен ыза бирде [9,10ф.].

“Гөлстан бит-төрки”дә “өчен” күбрәк исем сүз төркеме янында килә, шулай ук, фигыльдән соң да очрый. “Нәһҗел-фәрадис” тә ул сыйфат сүз төркеме янында күзәтелде.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, өчен, үчүн бәйлегенең активлыгы сүлпәнрәк: биш әсәрдә ул 110 мәртәбә кулланылган. Мәгънәләре дә һәрбер әсәрдә чагылыш тапмый. “Җөмҗөмә солтан” да эшнең максатын белдерү һәм эш-хәлнең сәбәбен белдерү төркемнәре бөтенләй юк. “Мәхәббәтнамә” дә шулай ук, соңгысы һәм эш-хәлнең кем өчен дә булса билгеләнгәнлеген белдерү мәгънәсе булмаганлыгын күрдек. “Өчен”, “үчен” бәйлеге сүз төркемнәреннән исем, сыйфат, алмашлык һәм фигыльдән соң килгән.

Кеби, бики, бикин, мәңизлег, мәңизлек.

Бу бәйлекнең “кеби” формасы борынгы төрки телдән. “Бики”, “бикин” аның вариантлары буларак кулланыла. “Нәһҗел-фәрадис” әсәрендә генә күзәтелгән алынма сүз “мәңизлег”, “мәңизлек” шулай ук, “кебек” мәгънәсен бирә. Иң башта кеби “охшаш, шикелле, төсле” мәгънәсен белдергән [ 6, 248]. Ә аның төп мәгънәсе – чагыштыру.

“Гөлстан бит-төрки” әсәрендә ул кешенең эчке һәм тышкы сыйфатларын, асыл якларын күрсәтү өчен кулланылган: көнәш бики мәшһүр [8,169-7]; йуксыллык сәбәбе билә арслан бики иренләре [8,212-35].

“ Җөмҗөмә солтан” да бер әйбернең сыйфаты икенче әйбергә күчерелә: йәнә күрдем бер кавем хинзир(дуңгыз) кеби [10,165-29].

“Кеби” бәйлеге берничә вариатив формага ия. “Гөлстан бит-төрки” әсәрендә ул “кеби”, “бики”, “бикин”.

Кеби: моның кеби гали мәкзәләткә йук торыр [10,108-31]; мәндә үзгәләр кеби фазл вә әдәб йук [10,117-24].

Бики: булмасын кем таң белә собх бики сүз сүзләмәк [10,223-27].

Бикин: каз ите бикин хуш йийр [10, 138-19]; моның бикин иттифак надар төшәр [10,152-30].

“Җөмҗөмә солтан” әсәре телендә “кеби” генә очрады.

“Кеби” һәрберенең карны булмыш таг кеби [10,165-30]; йәнә күрдем бер кавем хинзир кеби [10, 165-29].

“Нәһҗел-фәрадис” тә аңа гына хас, “мәңизлег”, “мәңизлек” варианты кулланылган.

Мәңизлег: бер ботак мәңизлег торыр [9, 8ф.]; иләйләрендә җеназа куйылмыш мәңизлег [9, 10ф.].

Мәңизлек: андин борчак мәңизлек гарах килүр [9, 5ф.].

“Кисекбаш китабы” нда бу бәйлекнең бер генә очрагы теркәлде.

Бикин: нәфәс түрүн бикин илкәрү чыдар [9,140-20].

Әсәрләргә күзәтү ясаганнан соң шул күренә: “кеби”, “бики”, “бикин”, “мәңизлег”, “мәңизлек” бәйлегесаны ягыннан бик аз. Ә “Мәхәббәтнамә” дә ул бөтенләй күзәтелмәде. “Гөлстан бит – төрки” әсәрендә генә автор аның төрле вариантларын кулланырга тырышкан.

“Кеби”һ.б. исем, исем алмашлыклары һәм кайбер сыйфат фигыльләр янында килеп, исем баш килештә, алмашлыкны иялек килешендә башкару юлы белән аларга тагыла [13, 282]. Исем сүз төркеменә ияргән очракларын бу бәйлек кулланылган барлык әсәрләрдә күрергә мөмкин.

“Гөлстан бит-төрки” дә: һәрберергә җан бикин илгә йарар [8,45-18]; мәгънәсендә шикәр бикин утырыр [8, 131-23].

“Нәһҗел-фәрадис” тә: үфкәлег кеше мәңизлег бер сәгат ултурур [9.7ф.]; Хасса Абубәкер мәңизлек моэмин булса [9,7ф.].

“Җөмҗөмә солтан” да: һәрберенең карны булмыш таг кеби [10, 165-30].

“Кисекбаш китабы” нда: нәфәс түрүн бикин илкәрү чыдар [12,140-20].

“Бики”, “бикин” бәйлеге берлек сандагы II һәм III зат алмашлыгының иялек килеш формасына һәм “бу” күрсәтү алмашлыгының иялек килеш формасына тагылган. Мондый очрак “Гөлстан бит-төрки” теленә генә хас: күккә башын сәнең бики теккән [8,122-11]; аның бикин катты йөзле, йомшак тәнле [8,182-17]; мәне моның кеби әбләһ итмәк тели [8,172-25].

Нәтиҗә итеп шуны әйтергә мөмкин: истәлекләр “кеби”, “бики”, “бикин”, “мәңизлек”, “мәңизлег” бәйлегенә ярлы. Арада иң күләмле әсәр булган “Гөлстан бит-төрки” дә дә нибарысы 25 кенә. Шул сәбәпле, хезмәтебездә кайбер мисалларны ике тапкыр кулланырга мәҗбүр булдык.

Бу бәйлек исем һәм фигыль сүз төркемнәренә ияреп килгән.

 

Date: 2016-05-15; view: 1417; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию