Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Олимпиадные задания по татарскому языку (школьный этап). 2. Җире аз кешеләр ул елны иза чиктеләр җөмләсен рус теленә тәрҗемә итегез





Класс

1. Җөмлә дип нәрсәгә әйтәләр? Әйтү максаты ягыннан җөмләнең төрләрен билгеләгез, мисаллар китерегез.

2. Җире аз кешеләр ул елны иза чиктеләр җөмләсен рус теленә тәрҗемә итегез.

3. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләргә мисаллар уйлап языгыз.

4. Нәрсә ул инверсия? Мисалларда аңлатыгыз.

5. Илсөярнең ак каеннары су читендәге тал тирәкләр өй артындагы куаклар бөтенесе дә саргая башлаган иде. Тыныш билгеләрен куеп языгыз.

6. Нәрсә ул повесть? Жанр формасы буларак аңа нинди сыйфатлар хас?

7. “Мокамай”, “Алсу”, “Киләчәккә хатлар”. Бу поэмаларның авторы кем?

8. “Белмим,

Әллә күпкә,

Әллә бик озакка,

Ахры, мәңге оныта алмамын

Тамбов болыннары уртасында

Усак яфраклары шаулавын...”. (Һ. Такташ).

Бу өзектә нинди хата бар?

9. “Агыла да болыт агыла” җырының көе – Ә.Акчуринныкы, ә сүзләре кемнеке?

10. Г. Исхакыйның “Җан Баевич” исемле сәхнә әсәре нинди жанрга карый:

А) Комедия В) Мелодрама

Б) Драма Г) Водевиль?

 

Инша темалары

 

1. Бәйлисе бар йөрәкне (Х.Туфанның иҗаты буенча).

2. Бер дустымның ачы язмышы (Һ. Такташның “Мокамай” поэмасы буенча).

3. Тормыш бураннары котыра (Ш. Камалның “Буранда” әсәре буенча).

4. Бер җыр керде күңелгә...

5. Гүзәл җирдә тудым...

 

 

Олимпиадные задания по татарскому языку (школьный этап)

Класс

1. Сөйләмнең төп берәмлекләрен атагыз һәм аларга аңлатма бирегез.

2. Нәрсә ул актив лексика һәм пассив лексика?

3. Сүзнең лексик мәгънәсе дип нәрсәгә әйтәләр? Мисалларда аңлатыгыз.

4. Үзебезнекеләрнең күңеле киң, йөрәкләре чиксез һәм куллары юмарт җөмләсен русчага тәрҗемә итегез.

5. Уфада яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләрен атагыз.

6.Урта гасыр Шәрык, шул исәптән татар әдәбиятында башка бер авторның теге яки бу әсәр тәэсирендә туган, аңа охшатып язылган әсәр. Бу җөмлә нинди төшенчәгә билгеләмә булып тора:

А) Назыйрә В) Мәрсия

Б) Мәдхия Г) Тавтология?

7. “ Гәүһәр – таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмый.

Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас,

Бу назымның кадерен һич ахмак белмәс, –

Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди”.

Бу шигъри юлларда Кол Гали назым төшенчәсенә нинди мәгънә салган?

8. Кем үзенең бер шигырендә “Камышлы йорт бәнем туган илем иде” дип яза?

9. “Нәһҗел-фәрадис” әсәренең авторын атагыз.

10. М. Кашгарыйның “Диване лөгәтет-төрк” китабында чагылыш тапкан “Кыш кунагы – ут” гыйбарәсен ничек аңлыйсыз?

 

Инша темалары

 

1. Гадел хөкемдарлар кирәк илгә (Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре буенча).

2. Мәхәббәтне данлый бөтенесе (Борынгы татар әдәбиятында мәхәббәт дастаннары).

3. Хан кызлары йөрәгендә мәрхәмәт бар (С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәре буенча).

4. Минем сүзем – көмеш, картлар сүзе – алтын.

5. Кеше кайчан матур була?

 

 

Date: 2015-12-13; view: 1915; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию