Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 5 page





— Хак сүзгә җавап юк, бәрәңгедә сөяк юк, Әбүзәр Гиреевич, — дип, шунда ук эләктереп алды артист. — Алма урларга йөрмәсен дип, Маһирә Хәбировна минем ыштанны да салдырып алырга кушкан, ләкин алма дигәндә без аңа гына карамыйбыз.

Профессор, башын артка ташлап, җан рәхәте белән көлеп җибәрде, ә Маһирә ханым артистны шелтәләргә дип авызын ачкан иде, артист, аны шунда ук бүлдереп:

— Беләм, беләм, — диде, — яратканыңны да беләм. Әнә Верочка белән Гулечка да миңа күз кысалар. — Һәм Әбүзәр абзыйга таба башын борып: — Бу хәтле матур хатын-кызны мине күрсәтер өчен алып килдегезме? — дип сорады. — Тамара Ивановна, — диде ул невропатологка, — яшерегез әле шул кара күзләрегезне, зинһар. Акылдан яздыралар бит. Эх, нинди көннәргә калды минем газиз башкайларым! — дип тирән итеп көрсенде артист. — Карагыз, карагыз, бу затлы авыру. Аның юбилеен бөтен Союз күләмендә уздырдылар, бүләккә бер йөк катыргы, ике йөк ваза, җиде сәгать һәм эшләми торган телевизор алып бирделәр.

— Ярар, боларын, Николай Максимович, эш беткәч сөйләрсез, ә хәзер йөрәгегез турында, — диде профессор, көлеп туктагач.

— Йөрәк нәрсә, бер тибә, бер туктый. Кайчак ике тибеп бер туктый. Монысы инде терелү галәмәтедер дип уйлыйм.

Гөлшәһидә Бәдриевна гел шулай ди. Гөлшәһидә комач кебек кызарды. Бу артист үзенең шаяртулары белән теләсә кемне уңайсыз хәлгә калдыруы мөмкин.

Маһирә ханым профессорга электрокардиограмма тасмасын сузды. Профессор, аны яктыга тотып карый-карый, артистка:

— Сөйләгез, сөйләгез, мин тыңлыйм, — диде.

— Хикмәт шул тәкъдир тасмасында инде, Әбүзәр Гиреевич, — дип көрсенде артист. — Минем эшләр бик хөрти, ахрысы.

– Әйе-е, — диде профессор, сузып. — Хирург чакыртып, иреннәрегезне яматмыйча булмас.

Профессор бөтерелеп торган тасманы Маһирә ханымга бирде дә, урыныннан торып, Николай Максимовичның кулына җиңелчә генә кагылып алды. Бу аның ярату билгесе иде.

— Ике-өч көн ятыгыз әле, аннары торып йөрергә рөхсәт итәрбез. Хәлләрегез әйбәтләнүгә бара, туганкай. Менә шул!

Профессор очучы-инженер Андрей Андреевич Балашов янына күчеп утырды. Мендәрдә аның зур такыр башы карбыз кебек ялтырап ята иде.

— Йә, богауланган батыр, хәлләр ничек? — дип сорады профессор аңардан.

— Богауларны алып ташласагыз иде, Әбүзәр Гиреевич, — дип, ирләрчә якты итеп елмайды очучы.

Профессор аның караваты кырыеннан салынып торган лямканы кулына алып ачып-ябып карады.

— Каптырмасы бик җайлы икән моның. Тагын бер-ике пар шундый каптырма ясатып булмасмы икән, Андрей Андреевич?

— Ник булмасын, — дип, Балашовтан алда артист җавап бирде. — Бәясендә тормасагыз, йөзне дә ясап бирәбез.

Маһирә ханым Балашовның төнлә начар йоклавын, бастырылуын, билем авырта дип зарлануын әйтте. Йөрәк авыртуы бетеп бара, соңгы берничә көн эчендә тыны кысылмаган. Йөрәк тибеше ачык ишетелә. Авыру ян белән ятарга рөхсәт сорый. Тыйганны тыңламыйча, бик күп эшли.

— Нәрсә эшли? — дип сорады профессор.

Маһирә ханым Балашовның юрганын күтәрде. Анда китаплар, белешмәләр тулган иде. Хәтта бәләкәй генә чертеж тактасы да бар. Карандашын, төшеп китмәсен дип, бау белән бәйләп куйган.

— Бу нәрсә, конструкторлар бюросымы? — дип сорады профессор.

Ярый әле Маһирә ханым Балашов янына завод кешеләренең бертуктаусыз килеп йөрүләрен, болай кертмәсәләр, кичен, арткы ишектән кереп, Балашов биреп җибәргән кәгазьләрне бик сөенеп алып китүләрен белми иде.

— Эшләмичә ята алмыйм, Әбүзәр Гиреевич, гафу итегез, — диде Балашов.

Профессор бик каты ачуланыр дип көткәннәр иде, ә ул артык арымаска гына кушты. — Хезмәт — иң яхшы дару ул, — диде.

— Ята башлавы на күпме булды инде? — дип сорады аннары профессор һәм фонендоскоп белән Балашовның күкрәген җентекләп тыңлады, авыртулары турында сораштырды һәм, сынын турайтып, Маһирә ханымга мөрәҗәгать итте: — Минемчә, ян белән борылып ятарга рөхсәт итәргә мөмкин.

Бу минутны Балашов түземсезлек белән көткән иде. Гел чалкан яту коточкыч газап иде. Күкрәкне мең потлы таш баскан, арка сөяге катып беткән, ичмасам, бер генә минутка булса да кырын яту — утырып тору түгел, кая ул! — кырын яту теләге ком сахрасында бер йотым суга сусаудан да көчлерәк иде шикелле. Җаны теләгәнчә борылып ята алучы Николай Максимовичны ул дөньядагы иң бәхетле кеше дип саный иде. Ләкин шушы бәхетле минут килеп җиткәч, кинәт Балашовның күңелен курку басты.

Аның һавада моторы бозыла башлаган самолетны «корсагына» утыртканы бар иде. Андый самолетны күктә тотып булмый бит, тизрәк җиргә төшерергә кирәк. Котылу җирдә генә. Ләкин җир якынлашкан саен, бәрелеп шартлау куркынычы да күз иярмәс тизлек белән якынлаша. Рычагларны тартып, самолетны тагын һавага күтәрәсе килә... Менә хәзер дә шуңа охшашлырак бер тойгы кичерә башлады Балашов. Бер секунд эчендә маңгае тирләп чыкты. Беразга калдырып торыйк дип үтенәсе килде. Бәлки, иртәрәктер әле. Инфарктлы авыруларның вакытыннан элек торып утырулары сәбәпле генә кинәт үлеп китүләре турында аз сөйлиләрмени. Алар колакка керми калмый ич!

— Яле, туган, әкрен генә уң якка борылыйк, — диде профессор һәм сак кына булыша башлады. Маһирә ханым, Гөлшәһидә, Вера Павловна шулай ук ярдәмгә сузылдылар. Палата эче тып-тын булып калды. Авырулар да, табиблар да гүя сулыш алудан туктадылар.

Балашов җай гына уң ягына борылды һәм шунда ук елмая башлады. Ләкин профессорның йөзе һаман бик җитди иде, ул авыруның кулын ычкындырмады, аннары тагын йөрәген тыңлады, бары тик шуннан соң гына, җиңел сулап:

— Менә шулай, — диде. Бүтәннәрнең дә йөзләре яктырып китте. Ә артист, ике кулын кушырып яткан җиреннән селкә-селкә:

— Андрюша, җир! Тәбрик итәм! — дип кычкырды.

Балашов табибларга рәхмәт укый башлагач, Әбүзәр абзый аны бүлдерде:

— Монысы соңыннан, соңыннан, — диде һәм урындыгы белән Зиннуровка таба борылды: — Хәлең ничек, Хәйдәр?

Профессорның Зиннуров янына өченчеме, дүртенчеме килүе иде инде бу. Хәйдәр янына утыргач, аның тавышында, йөзендә, кул хәрәкәтләрендә сүз белән әйтеп биреп булмый торган үзенә бертөрле җылылык, йомшаклык хасил була иде.

Зиннуровның хәле беренче көннәрдәгегә караганда беркадәр яхшыра төшкән иде. Йөрәк авыртуы кимегән, тыны да элекке кебек минут саен кысылмый. Әмма йокысының һаман рәте юк: әле төш күрә, әле саташа, әле бастырыла. Бүген төнлә күкрәге бик каты кыскан. Йөзе, куллары хәзер дә ап-ак, бармаклары калтырап тора. Пульсы зәгыйфь, йокы артерияләрен бөтенләй капшап булмый. Йөрәк тибү тавышы тонык, үпкәләрендәге хырылдау да бетмәгән әле. Ләкин профессор моннан башка да нәрсәдер сизә иде, ахрысы, нык итеп әйтә куйды:

— Сират күперен кичтек дияргә ярый, туганкай. — Һәм авыруның ябык кулына җиңелчә генә кагылып алды: — Тереләсез, бүтән бернәрсә турында да уйламагыз. Мәдинә ханым сезгә күп итеп сәлам әйтте. Кунакка көтә, Фатихәттәй карлыган вареньесы әзерли.

Дүртенче караваттагы яңа авыруны Әбүзәр абзыйның беренче күрүе иде. Авыруның киң маңгае аркылы бер колагыннан икенчесенә кадәр кыршау сыман кызыл эз сузылган. Чырае сүрән, күз карашы авыр. Маһирә ханым аны йөрәк пристубыннан соң «ашыгыч ярдәм» машинасы белән китереп салганлыкларын әйтте. Нитроглицериннан һәм морфий, атропин, камфара уколларыннан соң йөрәк авыртулары басылган. Электрокардиограмма үзенчәлекле түгел.

«Кайда күргән идем мин бу «кызыл чалмалы» кешене?» — дип уйлады профессор, һәм кинәт барысы да кылт итеп исенә төште. 1937 ел. Төн уртасы. Профессорны, йокысыннан уятып, кара машинага утырттылар да алып киттеләр. Аннары менә шушы «кызыл чалмалы» кеше аңардан сорау алды. Ул чагында бу кеше болай ябык, чал түгел иде. Әмма авыр карашы, ачы көлемсерәве һич тә үзгәрмәгән. Өч айдан соң профессорны, шәһәрдән беркая да китмәскә дип кулыннан язу алып, төрмәдән чыгардылар. Ике ай үтәр-үтмәс яңадан килеп алдылар, һәм ул кабат шул «кызыл чалма» алдына килеп басты. Инде дөнья белән бәхилләшергә туры килә дип торганда, профессорны кабат өенә кайтардылар. Шуннан соң инде аны бервакытта да борчучы булмады. «Кызыл чалмалы» кешене дә ул артык күрмәде. Менә бүген күпме еллардан соң беренче очрашулары иде.

Профессор, бер кулына сәгатен тотып, авыруның тамыр тибешен тикшерде. 120! Димәк, ул да таныган, борчыла.

— Тыныч булыгыз, — диде профессор, карап чыкканнан соң. — Йөрәгегез таушала төшкән. Ләкин режим саклаганда, бу йөрәк белән торып була әле.

Авыру, бер сүз әйтмичә, ачы итеп көлемсерәп куйды.

— Сезнең нервларыгыз какшаган. Шул нәрсә йөрәккә китереп суккан. Дәвалаганнан соң, спазмалар үтәр. Бавырыгызны да дәваларга кирәк булыр.

Профессор урыныннан торды. Авыру, үзенең авыр карашын түшәмгә төбәгән килеш, миңа барыбер дигән шикелле, хәрәкәтсез һәм сүзсез ятып калды.

Бу «кызыл чалмалы» кеше белән көтмәгәндә очрашу профессорның кәефен китәрде. Дөрес, бүтәннәрнеке белән чагыштырганда, Әбүзәр абзыйның язмышы бик җиңел булды. Элек ул башкаларның гаебе бардыр, ә минем халык каршында, ил каршында бернинди гаебем юк дип уйлый иде. Күрәсең, шик төшкән дә, тикшергәч, аны артык бимазаламаганнар. Соңыннан, социалистик канунлыкны тупас бозу фактлары фаш ителгәч, ул үз язмышын үзе аңламый башлады. Меңләгән гаепсезләр башына яуган бәла ничек итеп аны читләтеп үтеп китте икән?

Бик борчылган кыяфәттә Алексей Лукич Михальчук күренде.

— Артык түзәрлегем калмады, — диде ул. — Тилертер хәлгә җиткерде мине бу Солтанморатова. Төрле яктан талыйлар... Җитмәсә, телефоннан хатынны әрләп елаткан. Коридорга булса да салыйк, Әбүзәр Гиреевич.

Соңгы ике-өч көн эчендә ул чыннан да шактый ябыккан иде. Күзләре тынычсыз, үзе кырынмаган да.

— Сез, Алексей Лукич, эткә сөяк ташлап котылмакчы буласыз. Мин мондый нәрсәгә бара алмыйм, — диде профессор, тыныч кына.

Алексей Лукич, әрнеп:

— Мин дә бит кеше, минем дә нервларым бар, минем дә вакытыннан элек инфаркт аласым килми, — диде. — Иртән-иртүк шалтырата башлый да кичкә кадәр эзәрлекли. Иртәгә китерсен дип әйтәм.

— Ихтыярыгыз, — диде профессор, нык итеп. — Әгәр сез иртәгә чире булмаган бер кешене хастаханәгә саласыз икән, берсекөнгә мин бу хастаханәдән китәм. Чөнки мин авыруларны гына дәвалый алам.

Алексей Лукич ике кулы белән башын тотты.

Профессорның чираттагы лекциясе тәмам булгач, курска килгән табибларның кайсыдыр сорау бирде:

– Әбүзәр Гиреевич, әйтегез әле, — диде, — сигезенче палатадагы кыз ни белән авырый? Ни өчен сез аны безгә күрсәтмәдегез?

Профессор, кашларын җыерып, берничә минут эндәшми торды. Урынсызга яки гади кызыксыну аркасында гына бирелгән сорауларны яратмый иде ул. Аннары башын күтәрде, тере кара күзләре белән залга бераз карап торды, күзлеген салып кафедра өстенә куйды. Ике кулын кушырды. Бу аның җавап бирергә әзерләнүе иде.

— Медиклар телендә nil nocere[2] дигән бер яхшы сүз бар. Шуны беркайчан да онытмавыгызны үтенәм. Авыру ремонтка китерелгән җансыз машина да, телсез хайван да түгел. Ул үзе бер дөнья. Бик катлаулы, бик нечкә бер дөнья. Ул кызның күзләренә игътибар итүче булдымы? Ут иде бит аның күзләре, ә җаны аучы мылтыгы алдын дагы болан йөрәге кебек тетрәп тора иде. Аны газапларга минем хакым бар идеме? Авыруга урынсызга рухи травма ясау — җинаять ул. Әгәр сез барыгыз да, бигрәк тә ирләр, аның янына килеп тотып карый башласагыз, ул сезгә юл куяр иде дип беләсезме? Юк, ул шунда ук чыгып китәр, аннары көне буе гарьләнеп елар иде. — Профессор, зиһенен туплап, бер минут чамасы эндәшми торды, күзлеген бер урыннан алып икенче урынга куйды. — Догматизм һәр эштә зыянлы, медицинада аеруча. Күп вакытта без кабатланмый, башкаларга охшамый, гомуми кануннарга сыймый торган индивидуумнар белән эш итәбез. Әгәр авыруның табибтан күңеле бизсә, дәвалауның уңышлы нәтиҗә бирүе бик шикле. Авыруның чиреннән тыш күңеле бар әле. Күңеле! — дип, профессор кулын югары күтәрде. — Сократ моннан ике мең ел элек: «Күңелне дәваламыйча, тәнне дәвалап булмый», — дип әйткән. Күңелнең илаһи бернәрсә түгеллеге, бәлки реаль физиологик күренеш булуы — нервларның иң югары эшчәнлеге, кешенең психикасы икәнлеге — хәзер сезнең һәрберегезгә билгеле. Үткән заманның бөек галимнәре — Сергей Петрович Боткин, Григорий Антонович Захарьин, Владимир Михайлович Бехтерев һәм башка атаклы клиницистлар — тән белән күңелне бергә дәвалау бердәнбер дөрес метод икәнен практикада күрсәттеләр, шул юлдан баруны безгә дә васыять итеп калдырдылар. Бөек Иван Петрович Павловның «Шатлык тәнне ныгыта» дигән сүзләрен дә беркайчан да исегездән чыгармагыз. Без кешене дәвалыйбыз! Чирне түгел. Хәзерге көндә медицина фәненең еллап түгел, айлап, көнләп үсә баруы деонтология[3] мәсьәләсен юкка чыгармый, киресенчә, тирәнәйтә, үстерә һәм катлауландыра гына. Авыруларыбыз да Чехов заманындагы авырулар түгел, күпчелеге югары культуралы кешеләр. Аларны дәвалар өчен алардан түбән тормаска кирәк.

Гөлшәһидә профессорны тыңлаган чагында күз алдыннан Акъяры китмәде. Акъяр хастаханәсендәге һәр авыруга нәкъ профессор әйткәнчә карарга тырыша башлагач, кайбер табиблар моны яратып бетермәделәр, әллә нәрсәләргә юрадылар. Табиблар арасында ризасызлык тудырасыз, бу табиб этикасына сыймый дип әйтүчеләр дә булгалады. Бигрәк тә авылга беренче барып төшкән елларда аның күзен ачырмадылар. Бер яктан, хосусый хуҗалыкка баштанаяк баткан, авыруларны карарга вакыты да калмый торган карт табиб, икенче яктан, шул табиб кубызына биюче райздрав мөдире аның һәр эшенә аяк чалды. Элек прокурор ярдәмчесе, аннары райфин, аннары избач булып эшләгән һәм шуннан сәламәтлек өлкәсен «ныгытуга» күчерелгән мөдир агай Гөлшәһидәгә кергән саен әйтә торган иде:

— Табиб гроза булырга тиеш, авырулар, аны күргәч, уттан курыккан кебек качсыннар. Хастаханә кунак йорты кебек чиста да, җылы да булса, бушка әпәй ашаучылар тулып ятачак. — Һәм татарча гына төшендереп бетерә алмам дигәндәй, тагын да ныгытыбрак русча өсти торган иде: — Вы тут мне клинику не разводите! Ближе к жизни! Вот вам координаты: посевная, уборочная — действуйте!

Лекциядән соң профессор Гөлшәһидәне халык арасында күреп янына килде дә, гаепле сыман елмаеп:

— Мин бит сезнең алда алдакчы булдым, — диде һәм нинди көтелмәгән хәл килеп чыгуын аңлатып гафу үтенде.

— Зинһар, борчылмагыз, Әбүзәр Гиреевич, — диде Гөлшәһидә, уңайсызланып.

— Монда Мансур кайткан дигән хәбәр дә таралган икән. — Профессорның йөзенә шунда ук күләгә ятты. — Юк сүз ул, дөрес түгел. Хәтта хәбәре дә юк.

Гөлшәһидә кызарды. Аңа калса, профессор Гөлшәһидәнең Вера Павловнага килеп сөйләвен генә түгел, юләрләнеп Федосеев дамбасына төшкәнлеген дә белә иде кебек. Шулай да, бу хәбәрне ишеткәч, Гөлшәһидәгә ямансу булып китте. Нигәдер ялгыз каласы килде һәм, ашханәдән кайтышлый бакчага кереп, тын почмакка барып утырды.

Соңгы ике-өч көн эчендә җирдәге сары яфраклар тагын да күбәя төшкән. Кая карама, бөтен җирдә күздән яшь чыгара торган моңсулык. «Мансур кайтмаган икән... Алай булгач, аның кайтуы турындагы хәбәр каян чыккан? Ә Акъярда озакламый туйлар башланыр...» — дип уйлады Гөлшәһидә үзалдына. Шунда сап-сары бер яфрак аның итәгенә үк килеп төште. Ул аңа бер минут чамасы карап торды да кинәт Асияне исенә төшерде һәм, тиз генә урыныннан торып, хастаханәгә кереп китте. Ләкин Асия аның белән сөйләшергә аз гына да теләге юклыгын башта ук ап-ачык сиздерде.

— Алай үпкәләмәгез әле, Асия, — диде Гөлшәһидә, йомшак кына. Ул биргән вәгъдәсен тотмаган, тиз килмәгән өчен Асиянең хәтере калган, ахрысы, дип уйлады. — Эш бик тыгыз...

— Ни кирәк сезгә? Авыруым турында беләсегез киләме? Иртәдән кичкә хәтле гел шул турыда гына сөйләп торасым килми минем! — дип кычкырды кыз, тыңлап та тормыйча.

— Юк, мин башка нәрсә турында сөйләшмәкче идем.

— Сез кем соң?

— Курска килгән авыл табибы.

– Ә-ә... шәһәр авыруын карыйсыгыз килдеме? Ә минем теләсә кемгә күренәсем килми. — Асия гасабиланып читкә борылды. — Зинһар, башымны катырмагыз. Минем ялгыз утырасым килә. Япа-ялгыз! Эчем поша, елыйсым килә. Үз-үземне өзгәлисем килә. Кеше киләчәгенә өметләнеп яши, диләр, ә минем нинди киләчәгем бар?

— Болай булгач, Асия, сезгә бигрәк тә ялгыз калырга ярамый. — Гөлшәһидә аңа якынрак елышып утырды. — Үземнән беләм, ялгыз күңел ямансулый. Авылда мин кичкырын, терсәгемә таянып, ачык тәрәзәдән кырга, болынга карап утырырга ярата идем. Безнең тәрәзәдән уңга карасаң — арыш басуы, сулда — киң болын. Аз гына җил кузгалса, басудан авыл өстенә яшел дулкыннар ишелеп килә башлый, менә-менә авылны басып китәр төсле тоела. Ә болында йомры башлы, озын сабаклы сары чәчәкләр үсә. Кичкырын алар авыр башларын кыңгыр салып, оеп, уйга чумып утыралар кебек. Кеше генә түгел, чәчәкләр дә, Асия, уйдан моңлана. Төсләре дә үзгәрә, алар инде сары булып түгел, карасу-кызгылт булып күренәләр, гүя кайгылары йөзләренә чыга... Мин уйлана башласам, Гөлшәһидә әкрен генә көлеп җибәрде, — Сәхипҗамал җиңгәм аркама уклау очы белән китереп төртә: «Өйгә сагыш тутырма әле, дошман саргайсын!» — ди. Аннары мине кешеләр арасына чыгарып җибәрә торган иде, кайгымны таратырга...

Ник бу вөҗдансыз табиб сары чәчәкләр, кояш баешы, күңел моңнары турында сүз кузгатты икән?! Ул үзе дә сизмәстән Асиянең йөрәк ярасына тоз салды бит! Һәм кыз, үз-үзен белештермичә:

— Китегез! — дип кычкырды. — Китегез, мин беркемне дә күрергә теләмим... Үзе бәхетле кеше кеше хәлен беләмени?!

— Асия!.. — Сөйләмәгез! Сезнең дөньягыз түгәрәк, ә минем... Мин унтугыз яшемдә кара кабергә керергә торам... — Кыз хисләренә түзә алмыйча елап җибәрде. — Нинди каты бәгырьле кешеләр бар дөньяда, кеше газаплаудан тәм табалар...

— Гафу итегез, — диде Гөлшәһидә, урыныннан торып. Ул үзен теләсә кем белән ипләп сөйләшә алам дип йөри иде. Бу уй аңарда, ихтимал, үзенең матурлыгын, ягымлылыгын тою, үзендә кешеләрне буйсындыра торган бер көч барлыгын сизү һәм Акъярдагы чагыштырмача җиңел уңышлары нәтиҗәсендә туган булса кирәк. Баксаң, аңарда бернинди көч тә, сәләт тә юк. Бу кыз алдында ул бөтенләй югалып калды.

Соңыннан Гөлшәһидә, җәберсенүен яшерә алмыйча, боларның барысын да Маһирә ханымга сөйләп бирде.

— Тынычланыгыз, — диде Маһирә ханым аңа, сабыр гына. — Табиб бит ул шәм төсле: үзе яна, яктысын авыруларга бирә. Аның януы турында берәү дә уйламый. Аңардан бары яктылык кына көтәләр. Аннары, Гөлшәһидә, сер итеп кенә шуны да әйтим үзеңә, — дип тартынып кына елмайды Маһирә ханым, — табиб буларак сезнең отышлы ягыгыз белән бергә отышсыз ягыгыз да бар. Ачуланмыйсызмы миңа? Әйтимме? Сез яшь һәм артык матур. Сез көнләшү тудырасыз, бигрәк тә хатын-кызларда. Сезне барысы да вакыт уздырырга гына килгән кеше дип уйлыйлар. Ләкин сез авыруларга үпкәләмәгез, яме... Шуның өчен дә алар авыру инде.

Ике-өч көн вакыт үткәч, бүтән табиблар кайтып китеп, көндезге ыгы-зыгы басылган кичке сәгатьләрнең берсендә Гөлшәһидә яңадан Асияләр палатасының ишеген ачты. Асия, тәрәзә яңагына сөялеп, әкрен генә җырлый иде. Тавышы ягымлы һәм моңлы икән. Тәрәзә яктысында аның шәүләсе бик ачык күренә: озын һәм матур муен, чәчен артка төйгән, борыны, бигрәк тә ияге нәфис.

Гөлшәһидә янына шушы тирәдәге авырулар да җыела башлады. Ә Асия, берни сизмичә, тәрәзәдән караган килеш, һаман җырлый да җырлый. Аны оялтмас өчен Гөлшәһидә тыңлаучыларга таралырга кулы белән ишарә ясады. Үзе палатага узды һәм кызның иңбашыннан кочып алды:

– Җитәр, Асиякәй, сагышланырга.

Асия, сискәнеп китеп, күз кырые белән аңа карап куйды: күз карашы ягымлы түгел иде аның. Ләкин бу юлы яныннан кумады, иңбашына салынган кулны этеп төшермәде.

— Нинди моңлы кич, — диде ул, әкрен генә. — Кояш байый. Күләгәләр... шәфәкъ... Барысы да әкрен генә тына, сүнә бара... кеше дә шулай. Буяуларым, мольбертым биредә булса, мин авыру кыз рәсемен ясар идем.

— Бүтәннәрне дә сагышландырыр өченме? — дип сорады Гөлшәһидә. — Сездә талант бар икән, минемчә, кешеләргә шатлык бирә торган әйберләр иҗат итәргә кирәк.

Асия, иңбашларын җиңелчә генә селкетеп, нечкә иреннәрен кыйшайтты:

— Сез әллә беркатлы кеше, әллә бик хәйләкәр. Теге вакытта моңаеп утырган сары чәчәкләр турында сөйләп җаныма тигән идегез, бүген шуның нәкъ киресен сөйлисез. Нигә?

— Чөнки мин кешеләрнең шат күңелле булуларын яратам.

— Теләк белән генә шат күңелле булып булса иде! — дип көрсенде Асия.

— Сез китап укырга яратасызмы? — дип сорады Гөлшәһидә, кызны күңелсез уйлардан аерыр өчен. — Яратсагыз, алып киләм. Сез шигырь укый торгансыздыр.

— Шигырьне авыру кызлар гына укырга тиешмени?

Date: 2015-12-13; view: 561; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию