Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Яшелчәләрне тап” уены уздырыла. Куян яшерелгән кишер белән кәбестәне таба





Алып баручы. Менә булдырдың, Куянкай. Бу сусыл кәбестә белән баллы кишер сиңа бүләк булсын!

Куян. Рәхмәт сезгә күчтәнәчләрегез өчен!

Күчтәнәчләрне алып, куана-куана Куян чыгып китә.

Алып баручы. Менә безгә кунаккка яңгырлы Болыт та, якты Кояш та, куркак Куян да килеп киттеләр. Ә безнең бәйрәмебезнең төп кунагы – Алтын Көз күренми нигәдер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырып карыйк.

Көз, көз, алтын Көз,

Без сине бик көтәбез.

Бик моңсу безгә синсез,

Килче тизрәк безгә, Көз!

Матур көй яңгырый. Залга Алтын Көз керә.

Алтын Көз. Исәнмесез, дусларым,

Балаларым, матурларым.

Чакырдыгыз, ишеттем,

Ашыгып килеп җиттем.

Алып баручы. Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,

Тансык кунак син безгә.

Уйна, бие, күңел ач,

Ямь бир бәйрәмебезгә.

Алтын көз” җыры башкарыла (З.Нури сүзләре, А.Батыршин көе).

Күңелле көй яңгырый. Залга Тычкан йөгереп керә.

Тычкан. Исәнмесез, балалар,

Матур кызлар, малайлар!

Сез шат күңелле булганга

Килергә булдым монда.

Сезгә уеным да бар,

Кем минем белән уйнар?

“Шалкан” уены уздырыла. Балалар түгәрәк ясап басалар, уртада – “шалкан”; түгәрәкнең тышкы ягында – “тычкан”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк буенча җырлап баралар:

 

Бакча җирен йомшарттык,

Язын шалкан утырттык.

Шалкан, үс нык булып,

Зур булып, тәмле булып!

Шалканны тычкан күрде,

“Шалкан минеке!”– диде.

Шалкан, кач! Тычкан, ку!

Чынлап түгел, уен бу!

Ыр дәвамында “шалкан” “үсә”, ә “тычкан” түгәрәкнең тышкы ягы буенча йөри. Җыр бетүгә балалар кулларын өскә күтәрә. “Шалкан” качмакчы була, ә “тычкан” аны тотарга тырыша. “Шалкан” тотылгач, икесе бергә түгәрәк уртасына кереп бииләр.

Алтын Көз. Күзләрегезне йомыгыз. Тыныч кына торыгыз...

Бу вакытта залга эченә алмалар тутырылган, папье-машедан ясалган зур шалкан кертелә.

Алтын Көз. Бер, ике, бер, ике,

Күзләрне ачтык инде.

Тычкан (шалкан тирәли әйләнә-әйләнә карый, гаҗәпләнеп):

Мондый шалканнар сирәк,

Нинди матур, түгәрәк!

Мин шалканны яратам...

Ярыймы ашап карасам?

Алтын Көз. Син ашыкма әле, Тычкан.

Гади түгел бу шалкан.

Аның серен без табыйк,

Җирдән тартып чыгарыйк.

Date: 2015-11-15; view: 526; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию