Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Бабам сугышта булган

Билет.

1. Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.

2. Әбиеңне Өлкәннәр көне белән котла.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.

1. Минем исемем …. Миңа …яшь. Бөгелмәнең … урамында яшим. Мин Бөгелмә шәһәренең 6нчы урта мәктәбендә укыйм. Мин китаплар укырга, җыр тыңларга, спорт белән шөгылләнергә яратам.

Гаиләмдә … кеше: әти, әни, мин, …(бабай, әби, энем, сеңлем, апа, абый)

Әтием -... Аңа … яшь. Ул машина йөртүче. Әнием - … Аңа … яшь. Ул сатучы.

Энем (сеңлем) балалар бакчасына йөри. Апам (абыем) – студент. Ул Казан Дәүләт Университетында укый. Әбием (бабам) - пенсионер.

Минем гаиләм бик тату. Ял көннәрен гел бергә үткәрәбез. Төрле кичәләргә, спектакльләргә, киноларга йөрибез. Гаиләмне бик яратам.

2. Хөрмәтле әбием!

Сине өлкәннәр көне белән котлыйм.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын йөрәктә

Саулык, муллык, тигез картлык сиңа

Без калабыз шушы теләктә.

3. Күрше әби

Безнең күршедә бер әби яши. Ул ялгыз, һәм аңа 93 яшь. Аның ире сугышта үлгән. Аларның өч улары булган. Ләкин олы улы сугышта хәбәрсез югалган. Уртанчысы фронттан әйләнеп кайтмаган.

Әби кечкенә улын кадерләп үстергән, белем бирергә тырышкан, тәртипле, инсафлы, игелекле итеп тәрбияләгән.

Бервакыт улы укудан кайтып килә икән… Егетне бик нык кыйнаганнар. Хастаханәгә илткәндә, инде соң булган. Әби ялгыз калган.

Әби күп авырлыклар кичергән, ләкин ул кешелеклеген югалтмаган. Ул һәркемгә ачык йөзле, тәмле телле.Әбине һәркем ихтирам итә, һәм күршеләре дә аңа ярдәм итәргә тырышалар.

Билет

1. Якын дусларың турында сөйлә.

2. Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тәрҗемә ит.

1. Минем дусларым күп, ләкин иң якын дустым берәү генә. Аның исеме - … Аңа … яшь. Без … белән күршеләр. Без аның белән балалар бакчасына бергә йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә бергә укыйбыз.

… - тәрбияле кыз (малай). Ул чиста киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, кешеләргә ярдәмчел, өйдә әти - әнисенә булыша. Яз җитсә, ул бакчада эшләргә ярата. Ул һәрвакыт шат күңелле, шуңа күрә аның белән бик рәхәт!

2. -Синең гаиләңдә ничә кеше?

- Алар кемнәр? (әти, әни, әби, бабай, сеңлем, энем, апам, абыем)

- Әтиеңнең(әниеңнең) исеме ничек?

- Ул кем булып эшли?

- Аңа ничә яшь?

- Апаңның (абыеңның) исеме ничек?

- Ул кайда укый?

- Энең (сеңлең) балалар бакчасына йөриме?

- Әбиең (бабаң) бармы?

- Алар кайда яшиләр?

3. Исәнме, мәктәп!

Менә көз дә килеп җитте. Мәктәләрдә укулар башлана. Без мәктәпкә җыелдык. Мәктәп безне матур, чиста булып каршы алды.

Беренче сентябрь көнне без үзебезнең сыйныф бүлмәсендә очраштык. Укытучылар белән таныштык. Татар телен Галия апа Сафина укытачак. Математиканы Венера Максимовна укытачак. География укытучысы яңа икән. Бу предметны, университет тәмамлаган яшь укытучы алып барачак.. Сызымны без яраткан Василий Петрович өйрәтәчәк. Инглиз телен Англиядән килгән Джон Рик өйрәтәчәк, диделәр. Менә кызык! Без аның белән ничек сөйләшербез икән?!

Без иртән укыячакбыз. Дәресләр 8 сәгать 30 минутт (сәгать сигездә) башланачак.

 

Билет

1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.

2.Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.

3.Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Минем яраткан шөгылем бик күп. Алар китап уку, музыка тыңлау, кинофильмнар карау, рәсем ясау, спорт белән шөгыльләнү.

Иң яраткан шөгылем – спорт. Дәрестән соң волейбол секциясенә йөрим. Спорт белән шөгыльләнү сәламәт булу өчен кирәк. Ә җәен мин йөзү белән шөгыльләнәм, кышын чаңгыда йөрим, шуңа күрә мин сәламәт.

2.- Мәктәбегездә китапханә бармы?

- Ул ничәнче катта урнашкан?

- Анда еш йөрисеңме?

- Китапханәченең исеме ничек?

- Китапханәгездә китаплар күпме?

- Китаплар укырга яратасыңмы?

- Син нинди китаплар укырга яратасың?

3. Бүләкләр бирү – бик матур гадәт

Без туганнарыбызга, якын дусларыбызга бүләкләр бирәбез. Бу – бик матур гадәт. Яңа ел, 8нче Март бәйрәмнәренә һәрвакыт бүләк әзерлибез. Чит илгә барсак, истәлекле әйберләр алып кайтабыз. Кунака барсак та, буш кул белән йөрмибез. Татар халкында бер мәкаль бар: «Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк». Димәк, бүләкнең зурлыгы аның бәясендә түгел. Бүләк ул – игътибар, дуслык, ихтирам итү, ярату билгесе.

Әгәр сез теге яки бу кешене аз белсәгез, бүләк бирергә ашыкмагыз. Ул моңа гаҗәпләнергә мөмкин. Туган көн яки мәктәпне тәмамлау уңаеннан бүләк тапшыру бик урынлы. Бүләк урынына акча тәкъдим итү әйбәт түгел. Бүләк серле, көтелмәгән әйбер булырга тиеш. Анны вакытында тапшыру күңелле. Бүләкне ничек сайларга соң? Иң яхшы бүләк - чәчәк. Чәчәкне һәркемгә бирергә була. Китап бүләк итү дә яхшы гадәт.

Билет

1. Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.

2. Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Минем мәктәбем зур һәм матур. Ул Бөгелмә шәһәренең үзәгендә, Ленин урамында урнашкан. Ул өч катлы. Беренче катта директор, сәркатип бүлмәсе, мед. пункт, ашханә, китапханә, актлар залы урнашкан. Икенче катта спорт залы, төрле кабинетлар бар. Өченче катта төрле кабинетлар, укытучылар бүлмәсе, директор урынбасарлары бүлмәсе урнашкан.

Дәресләрдә төрле фәннәрне өйрәнәбез. Миңа бигрәктә татар теле дәресе ошый. Шул дәресләрдә без яңа сүзләр өйрәнәбез, алар белән җөмләләр төзибез, татарча сөйләшәбез. Укытучы безгә төрле сораулар бирә, ә без җавап кайтарабыз. Һәр дәресләрдә диярлек без күнегүләр язабыз, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырырга тырышабыз. Телләр белгән - илләр белгән, диләр.

2. - Туган телең нинди?

- Син нинди телләр беләсең?

- Гаиләгездә нинди телдә аралашасыз?

- Татар телен кайчан өйрәнә башладың?

- Ә инглиз телен ничәнче сыйныфтан өйрәнәсең?

- Кайсы телне өйрәнү җиңелрәк?

- Сиңа нинди тел ошый? Ни өчен?

3. Казан – зур һәм матур шәһәр. Ул – Татарстанның башкаласы.

Анда бер милионнан артык кеше яши. Татарстан халкы дус – тату гомер итә. Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл – Кремль урнашкан. Аның каршындагы мәйданда герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган. Казандагы иң матур биналарының берсендә Татарстан Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында – 1804 елда ачылган Казан университеты. Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. Университет – республиканбыз горурлыгы. Башкалабызда тарихи биналар шактый күп. Алар арасында Сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее, шәһәр хакимияте бинасы һәм башкалар.

Казан - фән үзәге. Биредә күпсанлы фәнни – тикшеренү институтлары урнашкан. Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка һәм сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен яхшы белгечләр әзерли.

Казан – танылган мәдәни үзәк. Биредә җиде театр эшли, халыкара фестивальләр үткәрелә. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына соклана.

Билет

1. Яраткан ел фасылың турында сөйлә.

2. Дустыңа театрлар турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.

1. Елда 4 ел фасылы бар. Алар - җәй, көз, кыш, яз. Ел фасылының дүртесен яратам мин: ак тунлы салкын кышны да, тамчылы, чәчәкле язны да, җиләкле эссе яшел җәйне дә, алтын көзне дә.

Безнең Татарстанда җәй – бик җылы була, ә кыш бик салкын. Көзен бик күп яңгырлар ява, шуңа күрә урманнарда гөмбәләр күп үсә.

Ә иң яраткан ел фасылым, әлбәттә, ямьле яз. Табигать уяна, карлар эри, агачлар яфрак яра. Урамнарда гөрләвекләр ага. Кайвакыт яңгырлар ява, күк күкри. Үләннәр, чәчәкләр үсә. Җылы яклардан кошлар кайта. Урамда саф һава.

Язгы бәйрәмнәр – Халыкара хатын – кызлар көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Җиңү көне.

2. - Шәһәрегездә театр бармы?

- Театр ничек атала?

- Театырыгыз ничәнче елда ачылган?

- Син театрга еш йөрисеңме?

- Казанда нинди театрлар бар?

- Театрда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсеңме?

- Син нинди спектакльләр карарга яратасың?

3. Кыш көне иде. Көннәр салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт – шарт итә. Урамга чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашау табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә бер песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

- Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.

- Күрәсең бит урамда нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, - диде әнисе.

- Алайса, мин аны ашатыйм, диде Әнисә. Ул форточканы ачты да бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап бетерде. Шул көннән бирле песнәк бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Аннары ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

 

Билет

1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

2. Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга кайсы җәяү, кайсы машина белән килә. Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда яшүсмерләр, егетләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8километр ераклыктан чабып килә. Ат чабышында җиңүчегә иң зур бүләкләрнең берсе бирелә. Иң арттан килгән атка да бүләк бирәләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла. Артистлар да чыгыш ясый. Балалар да күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

2. -Син кайсы шәһәрдә тудың?

- Шәһәреңнең исеме нәрсәне аңлата?

- Синең туган шәһәрең матурмы?

- Нинди истәлекле урыннар бар?

- Шәһәрегезгә ничә яшь?

- Шәһәрегезнең туган көнен кайчан үткәрәсез?

- Шәһәрең янында елга бармы?

- Шәһәреңнең үзәгенд нәрсәләр бар?

3. Гүзәл апа.

Без авырганда, өебезгә табибә килә. Аның исеме - Гүзәл. Ул уртача буйлы, кара кашлы, кара чәчле. Һәрвакыт елмаеп сөйләшә. Авыруны игътибар белән тыңлый, файдалы киңәшләр бирә.

Олы яшьтә инде, әмма Гүзәл апа җиңел йөри, шат күңелле. Авырулар да канәгать, чөнки Гүзәл апа кешеләрне тыңлый белә, аңлый белә. Аның да үз мәшәкатьләре, борчулары буладыр инде, ләкин ул бөтен күңелен эшенә биргән.

Гүзәл апа кебек табибәләр күбрәк булсын иде.

 

Билет

1. Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.

2. Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1.Г. Зәйнашева «Туган җирем – Татарстан» 4б., М. Әхмәтҗанов «Кимчелеге бер генә» 44б., М. Җәлил «Кичер, илем!» 80б., Р. Миңнуллин «Әни кирәк» 86б., Ф.Зыятдинова «Сукмак» 104б.

2. - Казан нинди шәһәр?

- Кайсы Республиканың башкаласы?

- Казанга ничә яшь?

- Ул ничә районга бүленгән?

- Анда нинди истәлекле урыннар бар?

- Казанда уку йортлары күпме?

- Казанның нинди театрларында булганың бар?

3. Агач – җимеше белән, адәм – эше белән

Ниһаять, әбәткә туктаганнар болар. Әти кеше нәни улын күкләргә чөеп мактый икән:

- Агач – җимеше белән, адәм – эше белән, дигәннәр борынгылар. Кулың эшкә ябыша икән, улым. Болай булгач, дөньям түгәрәкләнде.

- Эшләрмен дип әйткән идем ич! - дигән малай, масая төшеп.

- Әйттең дә, эшләдең дә, улым. Егет сүзе бер булла ди бит.

- Әти, әтием, мин егетме?

- Синме? Егетнең дә егете син, улым.

 

Билет

1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.

2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Җирдә күп төрле кирәкле һөнәрләр бар. Кешеләрне дәвалау өчен табиб кирәк. Балаларга белем бирү өчен укытучы кирәк. Төзүчеләр булмаса йортларны кем төзер иде? Тегүчеләр теккән киемнәрне барыбызда киябез. Пешекчеләр безне тәмле ризыклары белән сыйлыйлар.

Мәктәпне тәмамлау – ул һөнәр сайлау вакыты. Бу җиңел нәрсә түгел. Чөнки бу характерыңны һәм тормышка хәзерлегеңне сынау дигән сүз. Кем булырга? Йөзләгән һөнәр арасыннан кайсысын сайларга?

Мин табиб булырга телим. Табиб булу өчен – бик дәрәҗәле, кирәкле эш. Кешеләргә ярдәм итәргә хыялланам.

2. - Татарстан кайда урнашкан?

- Ул нинди Республика?

-Татарстанның иң зур шәһәрләре ниндиләр?

-Татарстан аша нинди зур елгалар ага?

-Татарстанда нәрсәләр җитештерелә?

-Татарстанның башлыгы кем?

3. Бабам сугышта булган

Бабама 75 яшь. Ул сугышта булган. Хәтта Германиягә кадәр барып җиткән. Ул күпне күргән, ул күп бәлаләргә очраган…

Бервакыт, атакага барганда, ул яраланган. Аягына пуля тигән. Аны бер шәфкать туташы сугыш кырыннан алып чыккан, ярасын бәйләгән, аннары ул бабайны медсанбата дәвалаган. Бабай аның исемен яхшы хәтерли: Вера Самойлова. Ул күп сугышчыларны үлемнән коткарган. Шәфкать туташы кемнәрне коткарган, шулар аңа күп еллар хат язганнар.

Бабайның дуслары 9нчы Май көнне бергә җыелалар. Бу көнне сугыш беткән!... Кешеләр хәтерендә ул мәңге сакланыр!

Билет

1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.

2. Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы – 68 мең км. Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиле яши. Татарстан Республикасы составында 43 район, 19 шәһәр һәм 3000 гә якын авыл исәпләнә. Иң зур шәһәрләр – Казан, Яр Чалы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Алабуга һәм башкалар. Татарстан аша 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Кечкен елгалар һәм күлләр дә күп.

1990нчы елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы. Аның үз флагы, гербы һәм гимны бар. Татарстанның дәүләт флагы 1991нче елда, дәүләт гербы 1992нче елда, ә дәүләт гимны 1993нче елда кабул ителде. Конституция(6ноябрь 1992нче ел.) нигезендә Татарстанда ике тел - татар һәм рустелләре дәүләт телләре булып санала. Татарстанның ил башлыгы – Президент. Татарстанның беренче Президенты Минтемир Шңймиев 1991нче елда сайланды.

Республикыбызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли.

Бүгенге көндә Татарстан – зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк.

2. - Алло, … синең хәлләрең ничек?

- Нәрсәләр эшләп ятасың?

- Укулар барамы?

- Кайсы фәннәрдән имтихан бирәсең?

- Дүртенче чирекне ничек тәмамладың?

- Унынчы сыйныфта укуыңны дәвам итәчәксеңме?

- Нинди уку йортына укырга керәсең?

- Анда нинди имтиханнар тапшырырга кирәк?

- Яхшы хуш, шалтыратуга кадәр.

3. Без тыныч, яхшы күңелле кешеләр белән аралашырга яратабыз. Психологлар күңелсезлекләр турында кешеләргә сөйләмәскә, начар кәефне сиздермәскә киңәш бирә. Ачулану кешеләргә начар тәэсир итә. Без шуны беләбез: елмаюга – елмаю белән, яхшы мөнәсәбәткә яхшы мөнәсәбәт белән җавап бирәләр. Елмаю, аның сере, көче турында күп язалар. Елмаю аралашуда бик әһәмиятле чара. Елмаю - дөнья матур дигән сүз. Елмаю - сезгә бу кешене күрү шатлык дигән сүз. Мәсәлән, сатучылар ешрак елмайсалар, сату итү күпкә арта икән. Елмайган кешене яраталар. Аның эше дә яхшы бара.

Психологлар хәрәкәтләр кәефкә бәйле, диләр. Көзге каршына басыгыз. Кашыгызны җыерыгыз һәм моңсу итеп карагыз. Ике - өч минуттан башыгызга күңелсез уйлар килер. Ә менә елмаеп куегыз әле. Кеше өчен түгел, үзегез өчен генә. Үзегездә көч сизәрсез, кәефегез күтәрелер.

 

Билет

1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.

2. Югары уку йортында белем алучы апаңа (абыеңа, танышыңа, дустыңа һ.б.) бу уку йорты турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Казан – зур һәм матур шәһәр. Ул – Татарстанның башкаласы.

Анда бер милионнан артык кеше яши. Татарстан халкы дус – тату гомер итә.

Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл – Кремль урнашкан. Аның каршындагы мәйданда герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган. Казандагы иң матур биналарының берсендә Татарстан Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында – 1804 елда ачылган Казан университеты. Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. Университет – республиканбыз горурлыгы. Башкалабызда тарихи биналар шактый күп. Алар арасында Сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее, шәһәр хакимияте бинасы һәм башкалар.

Казан фән үзәге. Биредә күпсанлы фәнни – тикшеренү институтлары урнашкан. Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка һәм сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен яхшы белгечләр әзерли. Казан – танылган мәдәни үзәк. Биредә җиде театр эшли, халыкара фестивальләр үткәрелә. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына соклана.

2. - Апам (абыем) син нинди уку йортында укыйсың?

- Уку йортыгыз зурмы?

- Ул кайчан ачылган?

- Анда нинди факультетлар бар?

- Анда керү өчен нинди имтиханнар биргә кирәк?

- Сиңа ничә ел укырга кирәк?

- Анда уку авырмы?

- Синең булачак һөнәрең нинди?

3. Агач яфракларны нигә коя?

Юкәләр, каеннар Сары кием киде, шомырт һәм миләш агачлары кызарды, ялкынга охшады. Усаклар кызгылт - сарыга әйләнде.

Яфраклар ник агачлардан коелды? Алар ник туган агачларын ташлады?

Һәр агач җирдән тамырлары белән су ала, кирәкле тозларны да суыра. Аларны үзләренә калдыра. Аннары суны парга әйләндерә һәм һавага очыра. Бер каен биш-алты тонна су очыра. Яфраклар кышка калмый. Чөнки кышын җирдә ул чаклы су булмый. Агач корыр, һәлак булыр иде.

Чыршы һәм наратлар ылысларын кыш көне дә коймыйлар. Шуңа күрә ул агачлар салкыннан зыян күрмиләр.

Билет

1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.

2. Дустыңны туган көне белән котла.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.

1. Татар теле төрки телләрнең берсе. Төрки теленә башкорт, казак, ногай, карачай һ.б. телләр керә. Татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә. Татар теле әһәмияте ягыннан дөньяда 14нче урында тора. Аны белсәң 30лап телдә аралаша аласың. Татар күп өлкәләрдә, дәүләтләрдә яшиләр. Чит илдә яшәсәләр дә алар үз телен онытмыйлар.

Миңа да татар теле дәресе ошый. Шул дәресләрдә без яңа сүзләр өйрәнәбез, алар белән җөмләләр төзибез, татарча сөйләшәбез. Укытучы безгә төрле сораулар бирә, ә без җавап кайтарабыз. Һәр дәресләрдә диярлек без күнегүләр язабыз, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырырга тырышабыз.

Дәресләрдә без Татарстан Республикасының дәүләт төзелеше, халыкара багланышлары, сәясәте, иктисады, туган ягыбызның табигате, Казан шәһәре һәм аның истәлекле урыннары турында мәгълүмат алабыз. Шулай ук татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, күренекле шәхесләре турында текстлар укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез, аларның эчтәлеге буенча фикер алышабыз.

Телләр белгән - илләр белгән, диләр.

2. Дустым ….

Сине туган көнең белән котлыйм.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне

Бәхет, саулык, куанычлар белән

Килеп торсын иде көткәне.

3. Исәнме, дустым Гөлназ!

Мин сине бик сагындым. Авылда бергә үткәргән көннәрне һәрвакыт искә төшерәм. Анда шундый күңелле булган икән!

Мин авылдан шәһәргә кайттым. Аннары без гаиләбез белән Кара диңгез буена бардык. Мин анда уйчан кызга әйләндем. Диңгезгә карыйм да авылның күлен, сине искә төшерәм. Көньякта ял иткәндә, Карина исемле кыз белән таныштым. Ләкин ул үзсүзле кыз булып чыкты. Шунлыктан аның белән дуслашмадым.

Гөлназ, мин сиңа хат язып торырмын. Син дә җавап яз. Соңгы сүзем шул: мине көзге каникулларга көт! Авылга кайтасым килә.

Сау бул! Әти - әниеңә һәм энеңә миннән күп сәлам әйт.

Сине сагынып, дустың Света!

Билет

1. Яраткан язучың турында сөйлә.

2. Дустыңа туганнарына кунака баруы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.

1. Яраткан язучым

Фәнис Яруллин 1938нче елда Татарстанның Баулы районында туган. Булачак язучы туган як табигатенә балачактан ук сокланып үскән.

Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Фәнис Яруллин «Татнефть» берләшмәсендә монтер булып эшли башлый. Хәрби хезмәткә алынгач, ул укчы- радистлар әзерли торган авиация мәктәбенә эләгә һәм анда җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнә. Кызганычка каршы, физик күнегүләр башкарганда, ул турниктан егыла һәм имгәнә. Шул көннән бирле Фәнис Яруллин урын өстендә.

Павел Корчагин образы белән рухланган егет үзенең бөтен тормышын һәм көчен әдәбиятка багышлый. Аның китаплары әдәбият сөючеләр арасында зур уңыш казана. 1995нче елда «Җан авазы» исемле китабы өчен Фәнис Яруллин Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Фәнис Яруллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул шулай ук Халыклар дуслыгы ордены бел н дә бүләкләнә. Хәзерге вакытта шагыйрь иҗат эшен дәвам итә, яңадан – яңа шигырьләр, повестьлар яза. Ул – 30дан артык китап авторы.

2. – Син кемнәрдә кунакта булдың?

- Алар сиңа кемнәр?

- Ни өчен аларга кунака бардыгың? Әллә бәйрәмгә бардыгызмы?

- Кунакта сиңа ошадымы?

- Син анда кемнәр белән очраштың?

- Аларның өйләре зурмы?

- Гаиләләрендә ничә кеше?

- Балалары бармы? Ничә?

3. Кыш көне иде. Көннәр салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт – шарт итә. Урамга чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик авырайды. Аларга ашау табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә бер песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

- Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.

- Күрәсең бит урамда нинди салкын. Аның ашыйсы килгән, - диде әнисе.

- Алайса, мин аны ашатыйм, диде Әнисә. Ул форточканы ачты да бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды. Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап бетерде. Шул көннән бирле песнәк бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Аннары ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә башлады.

Билет

1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа спорт төрләре, Олимпия уеннары турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай

Шагыйрьнең туган ягы – матур табигатьле Казан арты. Ул 1886нчы елның 26нчы апрелендә хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага дүрт ай ярым булуга, ул үлә. Әнисе, анны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. Менә шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана. Габдулла авыр язмыш кичерә: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр…

1895нче елны Габдулланы әтисе ягыннан апасы Уральск шәһәренә алдыра. Анда ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта өчеллык рус мәктәбендә укый.

Уральск – шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак танылган урыны. Монда аның шигырьләре басыла башлый. Бу чорда Габдулла Тукай төрле әдәби журналларда эшли.

1905-1907нче елларда анны Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы белә башлыйлар.

Габдулла Тукай 1907нче елның көзенә чаклы Уральскида яши, аннан Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда булла. Сигез ел буена иҗат итү чорында у лун мең юлдан артык шигырь, иллегә якын басма табак проза әсәре язарга өлгерә.

Татар халкының Габдулла Тукайга хөрмәте бик зур. Казанның уртасында шагыйрьгә һәйкәл куелган, туган авылы Кушлавычта, Кырлайда аның истәлекләре музейда кадерләп саклана. Шигырьләре – җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Габдулла Тукай турында поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр языла.

2. - Син нинди спорт төрләре белән кызыксынасың?

- Ә үзең шул спорт төре белән шөгыльләнәсеңме?

- Синең ярышларда катнашканың бармы?

- Син быел узган Олимпия уеннарын карадыңмы?

- Сиңа кайсы уен төре ошады?

- Быел Олимпия уеннары кайда узды?

- Россия спортчылары медальләр алдымы?

- Татарстан спортчылары Олимпиадада катнаштымы?

3. Габделәхәт бабай авыл читендә яши, бал кортлары белән мәш килә. Бабайның оныгы Әхәт, ике көннең берендә, бабасы янына килә. Бал ашарга. Ипигә ягып, ипигә якмыйча, чәйгә салып, чәйгә салмыйча … Бабай, Әхәтне күргәч, кулларын сузып күрешә.

- Кара, кара, кем килгән. Әхәт килгән. Мактап кына йөрисең икән, әле генә җып- җылы бал суырттым…. Утыр, утыр, чит кешедә түгелсең бит- бабаеңда кунакта. Шулай булгач, куркак булма, кунак бул.

Шулай дия-дия, Габделәхәт бабай Әхәтне өстәл янына чакыра. Аннары өстәл астыннан артсыз урындыклар чыгара….

Әхәт, бал сүзен ишетүгә, иреннәрен ялый башлый.

- Мин теге… юл өсте генә…

- Юл өсте шул, - ди бабай. – Юл өсте булмаса, кермәгән булыр идең. Утыр әйдә, утыр.

Бабай урындыкның тузаннарын сөртеп ала. Һәрвакыт шулай…

Билет

1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.

2. Энеңә зоопарка баруы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Муса Җәлил

Муса Җәлил 1906нчы елның 15нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Ул бик яшьли әдәбият белән кызыксына, 9 яшендә үк шигырьләр яза. Бөек Ватан сугышына кадәр үк ул татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Бөек Ватан сугышы башлану белән үк, шагыйрь Совет Армиясе сафына баса. 1942нче елда авыр яраланып, фашистлар кулына эләгә.

Муса Җәлил яшерен оешмага 1943нче елның башларыннан ук кушыла, фашизмга каршы төрле юллар белән эш алып бара. Яшерен оешма әсирләрнең кораллы восстаниесен әзерли, ләкин гестапо анны белә, һәм җәлилчеләр восстаниегә берничә көн кала кулга алыналар. 1944нче елда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була, аларны үлем җәзасына хөкем итәләр һәм Плетцензее төрмәсендә гильотинада үтерәләр.

1956нчы елда СССР Югары Совет Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Муса Җәлилнең төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре теркәлгән дәфтәрне «Моабит дәфтәрләре» дип йөртәләр.

Туган илгә Муса Җәлилнең ике дәфтәре кайтты.

«Моабит дәфтәрләре»- Муса Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

2. - Сиңа зоопаркта ошадымы?

- Нинди җәнлекләр күрдең?

- Кайсылары сиңа бик ошады?

- Зоопарка кем белән бардың соң?

- Аю бармы?

- Ул зурмы, куркынычмы?

- Ә кошлар анда бармы?

3. Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга кайсы җәяү, кайсы машина белән килә. Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда яшүсмерләр, егетләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8километр ераклыктан чабып килә. Ат чабышында җиңүчегә иң зур бүләкләрнең берсе бирелә. Иң арттан килгән атка да бүләк бирәләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла. Артистлар да чыгыш ясый. Балалар да күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

Билет

1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

2. Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга кайсы җәяү, кайсы машина белән килә. Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда яшүсмерләр, егетләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8километр ераклыктан чабып килә. Ат чабышында җиңүчегә иң зур бүләкләрнең берсе бирелә. Иң арттан килгән атка да бүләк бирәләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла. Артистлар да чыгыш ясый. Балалар да күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

2. - … туган көнең ничек үтте?

- Кеше күп килдеме?

- Дусларыңнан кемнәр иде?

- Бәйрәм ничәдә башланды?

- Бәйрәм ничәгә кадәр барды?

- Сиңа нәрсәләр бүләк иттеләр?

- Туган көнеңдә биедегезме, җырладыгызмы?

- Нинди уеннар уйнадыгыз?

3. Кеше гомер - гомергә табигать белән көрәшкән, табигатьтән курыккан. Хәзер исә табигать үзе кешедән курка бугай…

Соңгы өч йөз илле ел дәвамында җәнлек – хайваннарның алтмыш төре һәм кошларның йөзгә якын төре юкка чыгарылган. Шуларның өчтән бере – соңгы илле ел эчендә. Африка филләренең озын ак тешләре бильярд шарлары ясарга әйбәт икән. Аларны шул тешләре өчен аулаганнар.

Һинд океаны утрауларында дронт дигән кошлар яшәгән. Дошманнары булмаганга күрә, алар очу сәләтен бөтенләй югалтканнар. Утрауга кешеләр килгәч, алар йөгереп качарга теләгәннәр, әмма котыла алмаганнар.

Америка даллаларында бизоннар көтүләп йөргән. Яңа дөньяны яулаганда, алар юкка чыккан. Кем тели, шул үтергән бизоннарны. Шунлыктан миллионлаган кыргый үгезләрдән хәзер берничә йөз бизон гына калган. Алары да тыюлыкларда гына әле.

Үсемлекләр дөньясы да күп кыенлыклар күрә. Кайбер үләннәр, агачлар юкка чыккан. Үсемлек, хайван, кошларның бетә баруы- табигать өчен зур югалту. Шуңа күрә җирдәге терлекне сакларга кирәк.

 

Билет

1. Татар композиторларының берсе турында сөйлә.

2. Әниеңне (әбиеңне апаңны һ. б. Халыкара хатын – кызлар көне белән котла.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап, тәрҗемә ит.

1. Татар композиторларының берсе

Танылган композитор Фәрит Яруллин- татар милли балетына нигез салучы. Ул 1914нче елда Казанда туган. Аның әтисе күренекле халык музыканты Заһидулла Яруллин булган. Кечкенә чакта ук Фәрит Яруллин әтисе кебек оста музыкант булырга теләгән. Башта аны әтисе фортепианода уйнарга өйрәткән. Соңыннан Фәрит Яруллин Казан музыка техникумында укыган, Казанның мәдәни тормышында актив катнашкан.

Техникумнан соң Мәскәү консерваториясендә укуын дәвам иткән. Биредә ул татар опера студиясендә белем алган.

1939нчы елда Фәрит Яруллин бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы буенча музыкаль әсәр яза башлый. «Шүрәле» балеты 1941нче елның августында Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә куелырга тиеш булла. Ләкин 1941нче елның июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, һәм Фәрит Яруллин фронтка китә. 1943нче елда лейтенант Фәрит Яруллин батырларча һәлак була.

Фәрит Яруллинның иҗат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый.

2. Кадерле әнием!

Сине Халыкара хатын – кызлар көне белән котлыйбыз.

Март кояшы кебек юмарт та син,

Умырзая кебек гүзәл дә.

Тыныч тормыш, сәламәтлек сиңа,

Без калабыз шундый теләктә.

3. Авылда.

Минем әбием шәһәр кебек авылда яши. Авыл шәһәрдән ерак түгел. Без каникулда әбием янына кунака кайтабыз.

Авыл тау астында урнашкан. Тауда калын урман үсә. Җәй көне урманда Кызыл төймәләр шикелле җиләкләр пешә. Тау астында чишмә ага. Аның суы чиста, салкын боз кебек.

Авыл янында тирән елга да бар, анда балык күп. Без җәй буе елгада су коенабыз, балык тотабыз. Әбиемнең өе агачтан салынган. Өй янында зур бакча бар. Анда алма, чия, карлыганнар үсә.

Җәй көне авылда әби өчен эш бик күп. Шуның өчен мин әбиемә һәрвакыт булышам: су китерәм, яшелчәләргә су сибәм, утын ярам.

Билет

1. Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1.Татар рәссамнарының берсе

Харис Якупов Казанда туа һәм анда сәнгать училищесын тәмамлый. Күренекле рәссамга фронт кырларында да булырга туры килә. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул ІІ дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

Рәссамга Почет Билгесе ордены «Татарстан АССР оешу турында декретка кул кую» исемле картинасы өчен бирелә. Харис Якупов шулай ук ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның һәм СССРның халык рәссамы кебек мактаулы исемнәргә ия була, Халыклар дуслыгы һәм Ватан алдындагы хезмәтләре өчен ΙV дәрәҗәдәге орденнары белән бүләкләнә.

Харис Якупов үзенең картиналарында Татарстанның кешеләрен, туган як табигатен һәм байлыгын тасвирлый.

2. – Син музейга бардыңмы?

- Музей ошадымы?

- Музей кайсы урамда урнашкан?

- Анда ничә зал бар?

- Һәр зал кемгә, нәрсәгә багышланган?

- Музейда үзеңне ничек тотарга кирәк беләсеңме?

- Безнең шәһәрдә музейлар бармы?

- Ничә музей бар?

3. Сез минем әбиемне беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа.

Минем әбием җитез куллы булган. Аның кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң, ул тау болытка тияр иде. Аларны юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде. Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән…

Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланган. Шулай булса да, әбием башымнан сыйпаганда, ул куллар иң йомшак, иң җылы булып тоела. Аның шул кечкенә генә кулларын үбәсем килә. Әгәр дә: «Дөньяда кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?» - дип сорасалар, мин әбиемнең шул кечкенә кулларын күрсәтер идем.

Әйе, әбием зур тормыш юлы үткән. Аңа инде быел 72 яшь тула. Әгәр дә әбием туган көнне җиргә каен агачы утырткан булсалар, ул каеннан коелган орлыклардан зур урман үскән булыр иде…

Билет

1. Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.

2. Авырган дустыңа шалтыратып, хәлен сораш.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Меңләгән, миллионлаган кешеләр спорт яраталар, чөнки ул сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Спорт залы булмаган нинди дә булса уку йортын табу да авырдыр. Шәһәрләрдә стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары һәм җәмгыятьләре эшли. Профессиональ спорт өлкәсендә иң зур ярышлар – Олимпия уеннары. Анда спортның барлык төрләре буенча көч сынала: җиңел атлетика, авыр атлетика, гимнастика, футбол, волейбол һәм башкалар. Мин дә спорт белән шөгыльләнәм. Атнага биш тапкыр мәктәпнең баскетбол, футбол, волейбол һәм җиңел атлетика секциясенә йөрим. Мәктәп командасы төрле ярышларда катнаша шул ярышларда җиңеп чыккач грамоталар, зур бүләкләр ала.

2. - Сине авырый дип ишеттем, дөресме?

- Нәрсә булды?

- Кайсы җирең авырта?

- Табиб чакырдыгызмы?

- Температураң бармы?

- Ютәллисеңме?

- Сине ничек дәвалыйлар?

- Табиб сиңа нинди дарулар эчәргә кушты?

- Ничә көнгә өйдә утырырга куштылар?

3. Яз. Кояшлы көн… Казанда ел саен апрель ахырында шигырь бәйрәме үткәрелә. Ул Тукайның туган көнендә уздырыла. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, җырлар җырлана.

Тукай яшәгән Кырлай авылында да бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үтәләр. Бу авыл Казаннан алтмыш чакрым чамасы ераклыкта урнашкан, һәм ул Арча районына керә.

Габдулла Тукай Кушлавыч авылында туа. Әмма, кызганыч, яшьли әтисез һәм әнисез кала. Шуннан соң төрле кешеләрдә яши. Кечкенә Габдулла, ниһаять, Кырлайда яши башлый. Монда аның тормышы бәхетле була. Шушы матур авылда ул укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәмнәренә йөри. Бу авылда һәрнәрсә Тукайны хәтерли кебек… Бер сукмак музейга алып килә.

Музей 1976нчы елда ачылган. Бу ике катлы мәһабәт агач йорт ерактан күренеп тора, ә аның янында Тукай һәйкәле урнашкан.

Билет

1. Дусларың белән аралашу турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Минем дусларым күп, ләкин иң якын дустым берәү генә. Аның исеме - … Аңа … яшь. Без … белән күршеләр. Без аның белән балалар бакчасына бергә йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә бергә укыйбыз.

… - тәрбияле кыз (малай). Ул чиста киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, кешеләргә ярдәмчел, өйдә әти - әнисенә булыша. Яз җитсә, ул бакчада эшләргә ярата. Ул һәрвакыт шат күңелле, шуңа күрә аның белән бик рәхәт!

2. - Син ял итәргә яратасыңмы?

- Җәйге каникулларны ничек үткәрәсең?

- Авылга кунакка кайтасыңмы?

- Нинди лагерьда ял итәчәксең?

- Каникулларда нинди китаплар укыйсың?

- Җәен диңгез буена барасыңмы?

- Каникулларны файдалы үткәрәсеңме?

- Җәен нинди шәһәргә барасың?

- Җәен яңа дуслар белән танышасыңмы?

3. Без барыбыз да трамвайны бик яхшы беләбез. Ә ни өчен «трамвай»? Кайдан килә бу исем? Дөньяда беренче трамвай юлы Германиянең Берлин каласында ачыла. Аны салу эшләре белән Англиядән килгән инженер О. Трэм җитәкчелек итә, шуңа күрә бу юлны трамвай дип атыйлар. Аннары буи сем шул юлдан йөргән вагоннарга да күчә.

Россиядә беренче трамвай юлын Киевта төзиләр. Аннары трамвайлар Казанда, Орелда һәм башка шәһәрләрдә йөри башлый, ә Мәскәүдә трамвай юллары соңрак салына. Трамвай вагоннары Германия һәм Англиядән кертелә. Беренче вагоннар хәзергеләрдән шактый аерыла. Алар барысы агачтан эшләнә. Рамнары гына тимердән ясала. Шулай да бу вагоннар нык була. Алар пассажирларны да күп сыйдыра. Ә хәзер инде иркен һәм йомшак утыргычлы вагоннар йөри. Трамвайлар уңайлы һәм гади транспорт булганга күрә, алар кешеләргә озак еллар хезмәт итә. Аларның арзанга төшүе дә бик мөһим.

Билет

1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.

2. Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Мин җәйге һәм кышкы каникулларны бик нык яратам. Җәен мин мәктәп участогында эшлим. Әбиләргә кунакка кайтам. Дусларым белән авылда су коенам, кызынам. Бабам белән балыка йөрим. Әбиемә бакчада булышам. Алар белән урманга җиләккә, гөмбәгә йөрим. Әти - әни белән диңгез буена барам. Кышкы каникулларны да бик күңелле үткәрәм. Дусларым белән чана, чаңгы, тимераяк шуарга йөрим. Шулай ук мин каникулларда китаплар укырга, кинофильмнар карарга яратам. Төрле шәһәрләргә экскурсияләргә барам. Каникулларны бик файдалы, күңелле үткәрергә тырышам.

2. - Синең буш вакытың буламы?

- Нәрсә ул буш вакыт?

- Буш вакытны ничек үткәрәсең?

- Буш вакыңда әти - әниеңә булышасыңмы?

- Буш вакытыңда китаплар укырга, кино карарга яратасыңмы?

- Буш вакытыңны дусларың белән үткәрәсеңме?

- Буш вакытыңны дусларың белән ничек үткәрәсең?

3. Кем кая барды?

Дәрес башланды. Укытучыбыз:

- Балалар, бүген сезнең җәйге ялыгыз турында сөйләшәбез, - диде. - Җәй көне кем кая барды?

- Мин әти - әнием белән Кара диңгезгә бардым, - диде Коля.

- Мин Чиләбегә бардым, - диде Руслан.

- Ә мин Чаллыга, - диде Света.

- Мин авылга кунака кайттым, - дидем


<== предыдущая | следующая ==>
 | 

Date: 2015-11-13; view: 1413; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.009 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию