Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 5 page





Энәтирелеләрнең иң үзенчәлекле билгесе — су каналлары (амбулакраль) системасы булу. Ул йоткылыкны әйләндереп алган боҗра каналдан һәм аннан нурларга китүче биш радиаль каналдан тора.

Радиаль каналлардан аякларга бер ягыннан — имгечләре, икенче ягыннан куыкчыгы булган сузылучан нечкә көпшәчекләргә парлы тармаклар китә. Тышкы тирәлек белән су каналлары системасы каты стенкалы канал һәм тишекле пластинка аша тоташа. Системага керә торган су пластинка тишекләре аша фильтрлана. Хәрәкәтчән энәтирелеләр, бу системадан файдаланып, грунтка ябышып, хәрәкәтләнә алалар; хәрәкәтләнми торганнарының су каналлары системасы аша газлар алмашы һәм бүлеп чыгару бара.

Мускуллары хәрәкәтләнүгә һәм тире скелеты нинди булуга карап төрле дәрәҗәдә үсеш алган.

Энәтирелеләрнең нерв системасы радиаль төзелешле: йоткылык тирәли нерв боҗрасыннан тәндәге нурлар санынча нерв тәҗләре китә.

Сизү органнары начар үсеш алган. Бик гади төзелешле күзчекләр диңгез йолдызларында — нурлар очында, ә диңгез керпеләрендә тәненең өске өлешендә урнашкан. Шулай ук тою органнары да бар.

Кан йөреше системасы гадәттә ике боҗра тамырдан һәм радиаль тамырлардан тора. Боҗра тамырларның берсе — авызны, ә икенчесе аналь ачыклыкны әйләндереп алган. Радиаль тамырлар­ның саны диңгез йолдызлары тәнендәге нурлар санына туры килә.

Диңгез йолдызларында һәм диңгез керпеләрендә сулыш органнары булып тире саңаклар — тәннең өске ягындагы юка стенкалы үсентеләр хезмәт итә.

Ашкайнату системасы тәннең аскы өслегендә уртада урнашкан авыз тишеменнән башлана, аннан кыска үңәч һәм эчәклек китә. Аналь ачыклык энәтирелеләрнең кайбер төрләрендә булмый.

Энәтирелеләрдә махсус бүлеп чыгару органнары юк. Матдәләр алмашы продуктларын бүлеп чыгару су каналлары системасының стенкалары аша бара.

Җенес органнарының төзелеше төрлечә. Күпчелек энәтирелеләр аерым җенесле, ләкин гермафродит формалары да бар.

Үсеше катлаулы әверелешләр белән бара. Энәтирелеләрнең ике яклы симметрияле личинкалары берникадәр вакыт суда йөзеп йөри; әверелешләр (метаморфоз) процессында хайваннар радиаль симметриялеге әйләнә һәм, диңгез төбенә төшеп, шуышып яшәү рәвешенә күчә.

Күп кенә энәтирелеләр тәненең югалткан өлешләрен яңадан үстерү сәләтенә — регенерациягә ия. Мәсәлән, диңгез йолдызының бер нурыннан бербөтен хайван организмы барлыкка килергә мөмкин.

Энәтирелеләр классларга бүленә: Диңгез йолдызлары, Диңгез керпеләре һәм Голотурияләр, яки Диңгез кыярлары.

ДИҢГЕЗ ЙОЛДЫЗЛАРЫ КЛАССЫ

 

Диңгез йолдызының тәне, исеменнән аңлашылганча, формасы белән биш яки аннан артыграк нурлы яссы йолдызны хәтерләтә. Нурларның аскы ягында буй буразналар сузылган, аларда күп санлы аяклар урнашкан. Диңгез йолдызы нурлары ярдәмендә хәрәкәтләнә. Авызы тәннең аскы өслегенең уртасында урнашкан. Табышына (мәсәлән, моллюскка) юлыккач, диңгез йолдызы аны үзенең тәне белән каплый, ашказанын әйләндереп чыгара һәм шуның белән табышын кыса. Ашказанында бүленеп чыккан сок тәэсирендә азык кайнатыла. Кыска эчәклек тәннең өске өслегендә яткан аналь ачыклыкка илтә.

Диңгез йолдызлары, бик тирәнгә төшеп, диңгез төбендә яшиләр. Диңгез төбендәге хайваннар органик калдыклар белән тукланалар.

ДИҢГЕЗ КЕРПЕЛӘРЕ КЛАССЫ

Диңгез керпесенең тәне шарсыман яки дисксыман. Ул үзара тыгыз тоташкан известь пластинкалардан торган тоташ панцирь белән капланган. Беришләренең пластинкаларында — нечкә очлы энәләр, икенчеләрендә юан җәенке энәләр була. Тәненең аскы ягында авыз урнашкан. Ул биш теше тышкы якка караган үзенә бер төрле казналык аппараты белән әйләндереп алынган. Эчәклек аналь ачыклык белән бетә.

Диңгез керпеләре — диңгезнең төрле тирәнлектәге урыннарында су төбендә аз хәрәкәтләнеп яшәүче хайваннар. Алар хайван һәм үсемлек азык белән тукланалар.

ГОЛОТУРИЯЛӘР, ЯКИ ДИҢГЕЗ КЫЯРЛАРЫ КЛАССЫ

Голотуриянең тәне капчыксыман яки суалчансыман, авыз тирәсен тармаклы кармавычлар таҗы әйләндереп алган. Тәне буйлап биш рәт аякчыклар сузылган. Су төбендә яшәүче һәм сирәк кенә йөзүче диңгез хайваннары, голотурияләр гадәттә азык эзләп диңгез төбендә шуышып хәрәкәтләнә. Алар су төбендәге вак хайваннар, суүсемнәр, чери башлаган калдыклар белән туклана.

Энәтирелеләр — тән төзелеше радиаль симметрияле, су төбендә яши торган диңгез хайваннары. Скелеты известь пластинкалардан тора. Төп үзенчәлекле билгесе — хәрәкәтләнүдә, сулышта һәм бүлеп чыгаруда катнаша торган су каналлары системасы булу. Кайбер вәкилләре, мәсәлән диңгез кыяры, азык буларак кулланыла.

Хордалылар тибы

Хордалылар — тән төзелеше ике яклы симметрияле югары төзелешле хай­ваннарның күп санлы төркеме. Алар­ның барысында да үсешләренең төрле стадияләрендә терәк хезмәтен үтәүче тыгыз үзәк скелет — хорда була. Үзәк нерв системасы тәннең арка ягында урнашкан нерв көпшәсеннән тора. Кан йөреше системасы йомык, йөрәк тәннең корсак ягында урнашкан. Сулыш органнары (саңак ярыклары) ашкайнату көпшәсенең алгы өлеше — йоткылык белән тыгыз бәйләнгән.

Хордалылар төп яшәү тирәлекләренең барысында да очрый. Аларның 40 меңнән артык төре билгеле.

Хайваннарның хордалылар тибы өч зур төркемне берләштерә: Башсөяксезләр астибы, Личинка-хордалылар астибы, Умырткалылар астибы

. Башсөяксезләр астибы

Бу астипка 30 га якын төрне бер­ләштергән Ланцетниклар классы керә. Ланцетник — формасы белән балыкка охшаган 5—8 см озынлыктагы ярым үтә күренмәле хайван. Арка ягында тире җыерча — арка йөзгечен, ә койрык өлешен әйләндереп алып койрык йөзгечен барлыкка китерә. Тәненең аскы өлешендә ян-ягыннан ике ян тире җыерча урнашкан. Ланцетникның нерв системасы нерв көпшәсеннән тора, ә эчке скелеты — хорда.

Умырткалылар астибы (Башсөяклеләр)

Умырткалылар астибы умырткалыгы һәм баш сөяге булган хайваннарны берләштерә. Аларның «Башсөяклеләр» дигән икенче исеме шуннан алынган. Умырткалылар — югары төзелешле, функцияләре бүленгән органнар системасы булган хайваннар. Үзәк нерв системасы баш һәм арка миеннән тора; кан әйләнеше системасында, башсөяксезләрдән аермалы буларак, йөрәк барлыкка килә; сизү органнарының төзелеше катлаулана. Бу астипның барлык вәкилләре актив яшәү рәвеше алып бара.

Хайваннарның бу төркеменә Балык­лар, Җир-су хайваннары, Сөйрәлүчеләр, Кошлар һәм Имезүчеләр керә.

БАЛЫКЛАР ӨСКЛАССЫ

Барлык балыклар — суда яшәүче умырткалы хайваннар. Аларның тәне, кагыйдә буларак, тәңкә белән капланган. Төп һәм күбесенең бердәнбер сулыш органы — саңаклар. Балыкларның үсеше бары тик суда гына бара.

Бу өскласска ике класс: Кимерчәкле балыклар һәм Сөякле балыклар керә. Кимерчәкле балыклар — акулалар һәм скатлар, ә сөякле балыклар хайваннарның дүрт төркемен берләштерә: Нурканатлылар асклассы (табан балык, чуртан), Чукканатлылар асклассы (латимерия), Кимерчәкле-сөякле балыклар асклассы (осетр, чөгә балык) һәм Ике төрле сулаучы балыклар (африка тәңкәчел балыгы).

Тән төзелеше. Балыкларның төзелешендәге үзенчәлекләрне Сөякле балыклар классы, Нурканатлылар асклассы вәкилләре мисалында тикшерик.

Бу балыкларның тышкы кыяфәте бик төрле, ләкин барысы да уртак билгеләргә ия. Анарның тәне яннан яссыланган һәм баш, гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Ул сөяк тәңкәләр — берсе өстенә икенчесе чирәпсыман яткан юка сөяк пластинкалар белән капланган. Тәңкәләр ярым үтә күренмәле, кырые шома яки тешле була. Тәңкәләр чын тиредән (дермадан) ясала. Тәңкә япманың өсте лайла белән капланган.

Балыкның скелеты тулысынча диярлек сөякләрдән тора. Умырткалык сөяк умырткалардан төзелгән һәм гәүдә, койрык өлешләренә бүленә. Умырткаларның үсентеләре — өске һәм аскы җәяләре була. Гәүдә өлешендә өске җәяләр кушылып арка мие каналын барлыкка китерә. Тән куышлыгын өстән һәм ян-яктан кабыргалар чикли. Баш сөягенең күп өлеше — сөяк, ул ми тартмасыннан, казналык сөякләреннән, саңак җәяләреннән һәм саңак капкачыннан тора. Парлы күкрәк һәм корсак йөзгечләре бик күп вак сөякләрдән ясалган.

Мускуллар системасы тоташтыргыч тукымадан торган бүлгеләр белән сегментларга бүлгәләнгән. Аны 2-сыман гәүдә мускуллары тәшкил итә.

Балыкларның нерв системасы баш һәм арка миеннән, алардан китүче нервлардан тора. Баш мие ми тартмасында урнашкан һәм биш бүлектән тора: алгы ми, ара ми, урта ми, озынча ми һәм кечкенә ми. Озынча ми арка миенә күчә. Ул умырткаларның өске җәяләре барлыкка китергән тишекләрдән ясалган умырткалык каналы эченнән озын ак тәҗ булып сузылган. Күп санлы нервлар баш һәм арка миен балыкның төрле органнары белән бәйләнештә тота.

Балыкларның үз-үзләрен тотуында шартсыз һәм шартлы рефлекслар күренә.

Сизү органнары. Тәм тою органнары хезмәтен тәм төерчекләре үти. Алар нерв очлары белән чорналган күзәнәкләр төркеменнән тора. Тәм төерчекләре авыз куышлыгында гына түгел, бәлки тәннең күп кенә өлешләрендә тиренең тышкы катлавында да урнашкан. Күрү органнары — яссы мөгезкатлау белән түгәрәк хру­сталиктан торган күзләр. Ишетү анализаторы — баш сөягендә урнашкан эчке колак кына; колак яфрагы һәм ишетү юлы юк. Балыкларга суның хәрәкәтен тоючы, үзенә бер төрле сизү органы — ян сызык булу хас. Ул тәннең ян өслекләрендә тупланган сизүче күзәнәкләрдән тора. Су агымы, сизгер эпителийның теге яки бу ноктасын тынычсызлап, балыкка ориентлашырга, хәтта якынлашучы дошманын сизәргә дә мөмкинлек бирә. Болганчык сулыкларда, тәннең пространстводагы торышын билгеләү өчен, ян сызык органнары күзгә һәм башка сизү органнарына караганда еш кына кирәклерәк тә була.

Кан әйләнеше системасы йомык һәм ике камералы (йөрәгалды һәм карынчык) йөрәктән һәм кан тамырларыннан тора. Кан карынчыктан корсак аортасына керә. Аорта артерияләргә бүленә. Алар буйлап кан саңакларга килә, саңакларда артерияләр күп санлы вак кан тамырларына — капиллярларга тармаклана. Саңак капиллярларындагы кан, углекислый газдан арынып, кислородка байый һәм бу кан, арка артериясенә җыелып, тәннең бөтен органнарына, шулай ук мускулларына китә. Биредә куе капиллярлар челтәре аша кандагы кислород һәм туклыклы матдәләр — тукымаларга, ә алардан углекислый газ һәм тереклек эшчәнлегенең башка продуктлары канга күчә. Тукымалардан кан йөрәккә баручы тамырларга — веналарга җыела һәм алар буйлап йөрәгалдына килеп керә.

Сулыш системасы функциясен саңак капкачының эчке ягына урнашкан дүрт тулы саңак җәясеннән һәм бер рәт башлангыч яфракчыклардан торган саңаклар үти. Авыз һәм саңак капкачларының хәрәкәте нәтиҗәсендә авызга кергән су саңак куышлыгына куыла һәм саңак яфраклары аша, саңакларны юып, тышка чыгарыла. Шулай газлар алмашы бара.

Ашкайнату системасы. Балыкларның күпчелек төрләренең авыз куышлыгында күп санлы конуссыман тешләр була. Авыз куышлыгы белән кыска үңәчкә илтүче йоткылык арасында чик беленми. Ашказаны төрле формада һәм төрле зурлыкта була, кайбер төрләренең ашказаны зәгыйфь үскән. Тирән суларда тереклек итүче ерткыч балыкларның ашказаны сузылучан, бу — озак ач торырга җайлашу, чөнки бик тирәндә табыш сирәк эләгә.

Эчәклекнең нәкъ башланган урынында ашкайнату өслеген арттыручы сукыр үсентеләр була. Бавырда эшләнгән үт сыекчасы үт куыгына җыела, аннан эчәкнең алгы бүлегенә керә. Ашказаны асты бизләренең юллары эчәклекнең башлангыч бүлегенә ачыла.

Күпчелек сөякле балыкларның һава тулган йөзү куыгы була. Ул ашкайнату көпшәсенең арка ягы үсентесе кебек үсеш ала. Соңрак күп кенә төрләрендә йөзү куыгы үңәч белән бәйләнешен югалта, ләкин кайберләрендә бәйләнеш гомер буена саклана. Йөзү куыгы, нигездә, гидростатик функцияне үти, ягъни вертикаль яссылыкта балыкның ирекле хәрәкәтен тәэмин итә. Аның стенасы капиллярлар челтәре белән яхшы тәэмин ителгән. Бик тиз тирәнгә төшкәндә, балык тәненә басым кинәт арта, һәм һава куыктан канга күчә. Нәтиҗәдә балыкның чагыштырма авырлыгы арта, бу аның чумуына булышлык итә. Өскә йөзеп чыкканда, киресенчә, суның басымы һәм газларның канда эрүчәнлеге кими, һәм газ кан тамырларыннан һава куыгына чыга.

 

Бүлеп чыгару системасы озын тасмасыман бөерләрдән гыйбарәт. Алар умырткалыкның ике ягында йөзү куыгы өстендә ята. Бөерләрнең эчке кырыеннан сидек юллары сузылган, алар, бер каналга тоташып, аналь ачыклык артында, җенес юлыннан аерым, тышка ачыла. Кайбер төрләрендә сидек куыгы да була.

Үрчү органнары — нарлы орлыклыклар һәм күкәйлекләр — аерым каналлар белән җенес юлы булып тышка ачыла. Күкәй күзәнәкләр (уылдыклар) вак, юка къойкъасыман тышчалы; балыкларда, кагыйдә буларак, тышкы аталану.

КИМЕРЧӘКЛЕ БАЛЫКЛАР КЛАССЫ

Кимерчәкле балыклар — хәзерге чагыштырмача аз санлы төркем, аларның саны 700 төрдән артмый.

Бу балыкларда скелет гомер буена кимерчәк булып кала. Тире үзенә бер төрле тәңкә белән капланган, алар төзелеше буенча эмаль белән капланган тешләрне хәтерләтә. Сөякле балыкларныкыннан аермалы буларак, аларның саңак капкачлары юк, һәм саңак ярыклары мөстәкыйль тишемнәр белән тышка ачыла. Парлы йөзгечләр горизонталь урнашкан, койрык йөзгече ике аерчалы, өске аерчасы зуррак. Очлыкларның кулбаш поясы тәнне ян-яктан һәм астан уратып алган тоташ кимерчәк җәядән тора. Йөзү куыгы юк. Бу класс вәкилләре — диңгездә яшәүче акулалар һәм скатлар.

Акулалар өсотрядына торпедосыман озынча тәнле эре һәм уртача зурлыктагы балыклар керә. Кайбер төрләре генә кеше өчен куркынычлы: юлбарыс-акула, ак акула, сирәгрәк башка төрләре. Иң зурлары — гигант акула (15 м га кадәр) һәм китсыман акула (20 м га кадәр),— суны саңаклары аша сөзеп, вак планктон организмнар белән тукланалар; кеше өчен куркынычлы түгел. Башка акулалар балыклар белән тукланалар, еш кына кораблар артыннан ташландыкларны чүпләп баралар.

Безнең илдә Кара диңгез һәм Япон диңгезендә катран-акуланы (озынлыгы 1 м га кадәр) аулыйлар.

Барлык акулалар диңгездә яши, тропикларның төче суларына бары тик аерым вәкилләре генә йөзеп керә.

Скат кыяфәте белән акулага охшамаган: аның тәне аркадан корсак юнәлешендә яссыланган. Бу — гадәттә су төбендә яшәүче балык. Аның саңак ярыклары корсак ягына күчкән. Сулаганда, саңакларга ком кермәсен өчен, ул суны бөркегечләр аша ала.

Скат су төбендә яшәүче организмнар һәм балык белән туклана. Күп җирләрдә аларны ите өчен аулыйлар. Кайбер скатларның, мәсәлән диңгез мәчесенең (чәнечке койрыклы скатның), койрык төбендә өстә озын (35 см га якын), гадәттә тешле, агу бүленеп чыгу өчен буразналы чәнечкесе була. Тропик скатларның чагуы кайвакыт үлемгә китерә. Озынлыгы 2,5 м га кадәр җиткән диңгез мәчесе Кара диңгездә яши, Көньяк Приморье яр буйларында да очрый.

Электр скаты гәүдәсенең ян-ягында электр органнары була. Электр тогы белән скат табышын үтерә, кешене һуштан яздырырга мөмкин. Алар җылы сулы тропик диңгезләрдә яшиләр, Урта диңгезгә кадәр килеп җитәләр.

Кайбер скатлар, вак балыклар белән тукланып, ирекле йөзеп йөрүгә күчкәннәр. Аларга бөркет канатлы скат, мобула һәм манталар (диңгез дьяволлары) керә. Манталар — иң зур скатлар, аларның киңлеге — 7 м га, ә массалары 2 т га җитә.

СӨЯКЛЕ БАЛЫКЛАР КЛАССЫ

Сөякле балыкларның скелеты өлешчә яки тулысыңча сөяккә әйләнгән. Бу класска, төзелеше 175—177 нче битләрдә тасвирланганча, үзенчәлекле билгеләре белән аерылып торган балыкларның зур төркемнәре керә.

КИМЕРЧӘКЛЕ-СӨЯКЛЕ БАЛЫКЛАР АСКЛАССЫ

Бу — төзелешендә кимерчәклеләр белән шактый охшашлыклары булган балыкларның аз санлы борынгы төркеме (барыбызга да таныш осетрсыманнар — кырпы, осетр, чөгә балык).

Койрык йөзгече, акуланыкы кебек, тигез булмаган ике аерчалы. Йөзгечләре горизонталь урнашкан. Тәңкәләре әре сөяк тәңкә рәвешендә. Үзәк скелетның нигезен калын тышча эчендәге хорда төзи. Ми тартмасы тулысынча диярлек кимерчәктән тора, ул тыштан ми капкачын төзүче сөякләр белән капланган. Саңак капкачлары һәм эчәклек белән тоташкан йөзү куыгы бар. Тышкы аталану. Уылдыклары вак.

Безнең илдә осетрсыманнарның сигез төре очрый; алар барысы да — бик кыйммәтле промысел балыклары.

ИКЕ ТӨРЛЕ СУЛАУЧЫ БАЛЫКЛАР АСКЛАССЫ

Ике төрле сулаучылар — аз санлы борынгы һәм бик тә үзенчәлекле төче су балыклары. Аларда специальләшмәгән борынгы бабаларының билгеләре белән еш кына кибеп корый торган, кислородка ярлы сулыкларда яшәүгә нык җайлашу билгеләре берләшкән. Хәзерге вәкилләрендә скелетның күп өлеше гомер буе сакланучы кимерчәктән тора; хорда саклана, ә умырткалык баганасын умырткаларның өске һәм аскы җәяләр башлангычлары тәшкил итә.

Ике төрле сулаучыларның үзенчәлекле билгесе: алар саңак белән дә, үпкә белән дә сулый. Үпкә функциясен үңәчнең корсак ягында ачылучы бер яки ике куык үти. Ике төрле сулаучылар Африка, Австралия һәм Көньяк Американың кибүчән төче сулык­ларында яши. Бик эссе вакытларда алар су төбендә коега охшаган оя ясый һәм шунда кереп, су кибеп беткәнче атмосфера һавасын сулап тора. Сулыклар бөтенләй кипкәч кенә, хайван су төбендәге ләмнән кузы ясый, сусызлана («кипкән» кебек була) һәм йокыга тала. Сулыкларда яңадан су күренгәч, балык «уяна», күпләп су эчә һәм актив яшәү рәвешенә күчә.

ЧУККАНАТЛЫ БАЛЫКЛАР АСКЛАССЫ

Чукканатлылар — балыкларның борынгы һәм бөтенләй бетүгә йөз тоткан төркеме. Хәзерге вакытта аларның бер генә вәкиле — латимерия — Комор утрауларында гына сакланып калган. Бу хайваннар күбрәк яктылыктан качып яшиләр.

Чукканатлылар — үткен тешле ерткыч балыклар. Аларның озынлыгы 125—180 см га, массасы 25—80 кг га җитә. Умыртка­лары башлангыч формада, үзәк скелет сыйфатында хорда саклана. Ми тартмасы, нигездә, кимерчәктән тора. Калаксыман, итчел йөзгечләренең скелеты төзелеше белән җир өстендәге умырткалы хайваннарның очлыклары төзелешен хәтерләтә.

Хордалылар тибына күп күзәнәкле ике яклы симметрияле хайваннар керә. Хорда (үзәк скелет) — терәк хезмәтен үтәүче эластик тәҗ. Күпчелек хордалыларның хордалары яралгы үсеше этабында гына була. Үзәк нерв системасы тәннең арка ягында урнашкан. Кан әйләнеше системасы йомык; йөрәк яки аны алмаштыручы көпшә (ланцетникларда) тәннең корсак ягында урнашкан.

Балыклар — бары тик су хайваннары. Баш. мие биш. бүлектән тора. Саңаклар белән сулыйлар. Йөрәге ике камералы. Очлыклары йөзгечләр формасында.

Date: 2015-09-05; view: 783; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.007 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию