Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 3 page





Сизү органнары — химик сизү һәм тигезлек саклау органнары моллюскларның барлык вәкилләрендә дә очрый, күпчелек төрләрендә күзләр була.

Кан йөреше системасы йөрәк һәм кан юллары булу белән үзенчәлекле. Йөрәк карынчыктан һәм бер яки ике йөрәгалдыннан тора. Моллюксларда ачык кан йөреше системасы, ягъни канның юлы өлешчә эчке органнар арасындагы куышлыклар буйлап үтә.

Сулыш органнары күпчелек төрләрендә — саңаклар, коры җирдә яшәүчеләрендә — үпкәләр.

Ашкайнату системасы. Йоткылыкта азыкны ваклый торган орган була. Бу — мөгезматдәдән торган тешчекләр белән капланган кыргыч. Ул, гадәттә, үсемлек азыкны кырып алу өчен һәм, бик сирәк очракларда гына (ерткычларда), азыкны эләктерү өчен хезмәт итә. Ашказанына бавыр һәм ашказаны асты бизе функ­цияләрен үтәүче ашкайнату бизләре ачыла. Эчәклек аналь ачыклык белән мантия куышлыгына чыга.

Бүлеп чыгару органнары — бөерләр. Аларның юллары мантия куышлыгына ачыла.

Моллюсклар — күбесенчә аерым җенесле хайваннар. Гермафродит формалары читтән аталана.

Моллюскларның әһәмияте. Кайбер моллюсклар перламутр һәм энҗе ясаучылар буларак әһәмиятле. Энҗе болай ясала: мантия куышлыгына эләккән ком бөртеге озак вакытлар дәвамында кабырчыкның эчке катлавына охшаш перламутр белән каплана. Шулай итеп, ялтыравыклы бөртек — энҗе барлыкка килә. Бигрәк тә Кызыл диңгездә, Һинд океаны һәм Тын океанда очрый торган диңгез энҗе моллюскларының энҗесе кыйммәтле санала. Хәзерге вакытта, күпләп энҗе табу өчен, диңгезләрдә махсус фермалар оештыралар һәм энҗе моллюскларының мантия куышлыгына, энҗе ясалсын өчен, ком бөртекләрен махсус кертәләр.

Күпчелек ике капкачлы диңгез моллюсклары азык буларак кулланыла, мәсәлән устрица, мидия, диңгез таракчыгы, башаяклы моллюсклардан — кальмар.

Ике капкачлы моллюсклар — чын табигый су чистарткычлар — биофильтраторлар. Алар, судагы органик матдәләр һәм йөзеп йөрүче бик вак тере организмнар (планктон) белән тукланып, мантия куышлыгы аша күп микъдарда су үткәрәләр. Су төбенең 1 м2 ында яшәүче мидияләрнең тәүлеккә 280 м3 га кадәр суны фильтрлавы исәпләнгән.

Моллюсклар, планета буйлап таралу процессында, берничә класска берләшкән төркемнәргә бүленгәннәр. Алар арасында Корсагаяклылар, Икекапкачлылар һәм иң югары төзелешле Башаяклылар.

КОРСАГАЯКЛЫ МОЛЛЮСКЛАР КЛАССЫ

Корсагаяклылар, яки әкәм-төкәмнәр — моллюскларның 90 меңләп төрен берләштергән иң зур класс.

Корсагаяклыларның тән формасы төрлечә була. 1—2 кармавыч һәм бер пар күз урнашкан баш өлеше гәүдәдән ачык аерылып тора. Шуышуга җайлашкан киң яссы табанлы аягы нык үскән. Гәүдәсе капчыксыман, кабырчык эченә кереп, аның формасын алган. Спиральсыман кабырчык ясалу нәтиҗәсендә, төзелешләрендә симметрия булмау — барлык корсагаяклыларның үзенчәлекле билгесе.

Корсагаяклыларның зурлыгы 2—3 мм дан алып берничә сантиметрга җитә (виноград әкәм-төкәме, лайлач, буа әкәм-төкәме).

Корсагаяклы моллюскларның күбесе — диңгез хайваннары. Бу классның кайбер вәкилләре эволюция барышында төче сулыкларда тереклек итүгә, икенчеләре коры җирдә яшәүгә җайлашкан. Корсагаяклылар диңгезләрдә — төрле тирәнлектә, коры җирдә төрле климат шартларында очрый. Төньякта — кыш көне, көньякта җәен һәм еш кына кышын йокыга талганлыктан, алар югары һәм түбән температураны яхшы кичерә.

Корсагаяклылар төрле азык белән туклана; сулыкларда һәм коры җирдә тереклек итүче моллюскларның үсемлек азык белән тукланучылары бик күп, суалчаннар, кысласыманнар яки икенче төрле моллюсклар белән тукланучы ерткычлар да җитәрлек.

Чын паразитлар корсагаяклыларның бер генә асклассында бар. Аларның күбесе энәтирелеләрнең (диңгез йолдызлары, диңгез керпеләре һ. б.) тиресендә яки тән куышлыгында паразит булып яши. Паразитларча яшәү рәвеше аларның шактый үзгәрүенә һәм төзелеше гадиләшүенә китергән: кабырчык, аяклар, мантия, ашкайнату, нерв һ. б. системалары тулысынча юкка чыккан.

Корсагаяклыларның хуҗалык ягыннан әһәмияте зур түгел. Лайлачлар һәм виноград әкәм-төкәме — авыл хуҗалыгы корткычлары. Ләкин виноград әкәм-төкәмен кайбер илләрдә, бигрәк тә Франциядә, тәмле ризык итеп саныйлар һәм махсус үрчетәләр. Диңгездә яшәүче күп кенә башка эре әкәм-төкәмнәр дә (торбачылар) азык итеп кулланыла. Перламутр катлавы калын булган төрләрнең кабырчыклары бизәнү әйберләре ясау өчен файдаланыла. Каури дип аталган үзенә бер төрле кабырчыклар элекке заманда Көньяк илләрендә вак акча булып хезмәт иткән. Корсагаяклыларның кайбер төрләре — кеше өчен дә куркынычлы паразит яссы суалчаннарның беренче арадаш хуҗалары. Тропик моллюскларның ике ыругына караган конус һәм теребраның агу бизләре була, саксызланып кулына алган кешене алар нык итеп «чагарга» мөмкин.

ИКЕ КАПКАЧЛЫ МОЛЛЮСКЛАР КЛАССЫ

Икекапкачлыларның үзенчәлекле билгесе — ике капкачлы кабырчык булуда. Капкачлар арка ягында, сыгылмалы сеңер һәм бер капкачның тешсыман үсентеләре белән икенчесенең аларга туры килгән уемнары ярдәмендә, бик кебек ябыла. Күпчелек вә­килләрендә пластинкалы зур саңакларга әверелгән мантиянең ике үсентесе була.

Тәне озынча, ян-яктан кысылган, ике. яклы симметрияле. Ул гәүдәдән һәм аяктан тора. Гәүдәнең алгы өлешендә — авыз, арткы өлешендә арт юл ачыклыгы урнашкан. Корсак ягында аягы чыгып тора. Икекапкачлыларның бик сирәгенең аягында шуышу өчен яссы табаны була, күпчелегенең аягы чөй рәвешендә очлаеп бетә. Мондый аяк аларга шуышу өчен генә түгел, ә ком яки ләм казу өчен дә хезмәт итә, чөнки икекапкачлылар еш кына ләмгә күмелеп яшиләр.

Икекапкачлыларның гәүдәсе ике зур мантия җыерчасы белән капланган. Алар арасында мантия куышлыгы ясалып, шунда аяк урнашкан. Мантия җыерчалары алгы, арткы һәм корсак ягында салынып тора һәм анда кайчак кечкенә кармавычлар, хәтта күзләр үсәргә мөмкин.

Кабырчыкның ике капкачы да мантия җыерчаларының тышкы эпителиеннан ясала. Капкачлар тәнне ян-яктан каплап тора һәм күпчелек икекапкачлыларда тигез үсеш ала.

Икекапкачлылар — шактый зур моллюсклар. Мәсәлән, Һинд океаны һәм Тын океан яр буе зоналарында яшәүче кайбер төрләрендә кабырчыкның диаметры 135 см га, ә тән массасы 250 кг га кадәр җитә (гигант тридакна).

Үзәк полоса сулыкларында тешсез әкәм-төкәмне, сәдәп әкәм-төкәмен (перловицаны), шулай ук елга энҗе моллюскысын очратырга була.

Диңгез икекапкачлыларыннан мидия, устрица, диңгез таракчыгы күп илләрдә тәмле ризык булып санала.

Кайбер таш тишүче моллюсклар кабырчыкларының үткен кырлары белән бораулап каты грунтта һәм йомшак ташта оялар һәм юллар ясарга мөмкин. Икенчеләре агачны бораулап тишә, алардан иң билгелесе һәм куркынычлысы — кораб суалчаны — тередә.

Тередо моллюскка охшамаган да, ул күбрәк суалчанны хәтерләтә; арткы өлешендә — ике озын сифоны, алгы өлешендә капкачлары борауга әйләнгән кечкенә кабырчыгы бар. Тередо кабырчыгы белән агачны бораулап тишә һәм агач чүбен йота. Аның шулай ук целлюлозаны тарката торган симбиот бактерияләре бар. Нәтиҗәдә агач тишкәләнеп бетә, губкага охшап кала. Безнең илдә тере до Кара диңгездә, Азов һәм Ерак Көнчыгыш диңгезләрендә очрый.

Диңгезләрдә тереклек итүче күпчелек икекапкачлылар — балыклар, диңгез кошлары һәм хәтта моржлар өчен яхшы азык. Гомумән, ике капкачлы моллюсклар диңгезләр һәм океаннар тормышында зур роль уйный.

БАШАЯКЛЫ МОЛЛЮСКЛАР КЛАССЫ

Хәзерге фаунада башаяклы моллюскларның 700 гә якын төре билгеле. Аларның диңгездә ирекле йөзеп йөрүче һәм шуышучы (сирәгрәк), бик хәрәкәтчән, эре (озынлыгы 18 метрга кадәр җиткән) ерткыч формалары (кальмар, сигезаяк, каракатица һ.6.), шулай ук бик кечкенәләре дә (1 см га якын) очрый.

Тәне ике яклы симметрияле, баш һәм гәүдә өлешләре ачык беленеп тора. Гади төзелешле формаларында кабырчык — тышкы, күп камералы, ә югары төзелешлеләрендә — эчке, аз үсеш алган.

Аякның бер өлеше кармавычларга әйләнгән. Кармавычлар башта урнашкан һәм томшыкка охшап бөгелгән казналыклары булган авыз тишемен әйләндереп алган. Аякның икенче өлеше бүрәнкә ясый. Югары төзелешле башаяклыларда — барысы сигез кармавыч. Алар — башта киңчел, ә аннан очлаеп бетүче мускуллы үсентеләр. Аларның авызга караган эчке ягы озынча улакка охша­ган. Кармавычларның бу ягында диск формасындагы күп санлы эре имгечләр була. Имгечләр хайванга су төбенә нык ябышып торырга һәм табышын эләктерергә мөмкинлек бирә. Кайбер төрләренең, сигез кармавычтан тыш, шактый озын, очы киңәеп киткән ике ау кармавычы була. Башында ике зур күз урнашкан.

Башаяклылар диңгез һәм океаннарда тереклек итә. Алар арасында суда йөзеп йөрүчеләре дә, бик тирәндә һәм суның төбендә үк яши торган формалары да бар.

Күпчелек сигезаяклар һәм каракатицалар нинди тирәлектә булуга карап төсләрен үзгәртәләр. Моңа тире астындагы махсус күзәнәкләрнең кысылуы яки тартылуы белән ирешелә һәм аны нерв системасы көйли.

Башаяклыларның үзенә бер төрле җайланмасы — «кара» бүлеп чыгару бизе бар. Аның юлы арткы эчәккә ачыла. Кинәт куркыныч туганда сигезаяк, кальмар яки каракатица биздән чыккан сыекчаны, кара яки көрән болыт рәвешендә, бүрәнкә аша тышка бөрки һәм үзенә ташланган дошманыннан кача. «Кара» сыекчасы агулы була, һәм ул ерткыч балыкларның сизү нервларын зәгыйфьләндерә. Мәңге караңгы диңгез тирәнлегендә кайбер каракатицалар һәм кальмарлар, «кара» урынына яктыртучы симбиотик бактерияләр болытын чыгарып, дошманының күзен чагылдыра. Аларның тиреләрендә төрле төстәге (ачык зәңгәр, куе кызыл) «кабынырга» һәм «сүнәргә» сәләтле яктыртучы органнар була. Төзелеше буенча алар күзләрне хәтерләтә.

Башаяклы моллюскларның кайбер төрләрен, күбесенчә кальмарларны, азык итеп кулланалар.

Күпчелек моллюскларның тәне баш, гәүдә, аяктан тора. Тәне, гадәттә, кабырчык белән капланган. Мантия ул — мантия куышлыгын чикләүче тиречел җыерча. Мантия куышлыгында саңаклар урнашкан һәм аңа бөер юллары, аналь ачыклык ачыла. Төеннәр тибындагы нерв системасының нык үсеше үз-үзләрен тотышы катлаулырак булган башаяклы моллюскларда күзәтелә. Икекапкачлылар һәм башаяклылар — фәкать су хайваннары гына. Корсагаяклылар суда да, коры җирдә дә очрый.

Буынтыгаяклылар тибы

Буынтыгаяклылар — хайваннарның төркемнәргә иң бай тибы. Бу тип 1,5 млн. нан артык төрне берләштерә. Аларга тәне — сегментлардан, аяклары буынтыклардан торган, суда һәм коры җирдә тереклек итүгә җайлашкан төрле формадагы хайваннар керә.

Буынтыгаяклылар — ике яклы симметрияле хайваннар. Аларның тәне күпчелек очракта өч өлештән — баш, күкрәк һәм корсактан тора, һәм тоташ хитиннан торган кутикула белән капланган. Кутикуланың каты калканнан һәм аларны тоташтыручы юка элпәдән торган урыннары бар.

Беренче буынтыгаяклылар борынгы иң гади төзелешле күптөкле суалчаннардан диңгездә килеп чыкканнар.

Тип берничә классны берләштерә, алар арасында аеруча билгелеләре — Кысласыманнар, Үрмәкүчсыманнар һәм Бөҗәкләр.

КЫСЛАСЫМАННАР КЛАССЫ

 

Кысласыманнар — буынтыгаяклыларның иң борынгы вәкилләре. Алар су фаунасының күп өлешен тәшкил итәләр. 30— 35 меңләп төре билгеле.

Бу класска кергән буынтыгаяклыларны ике зур төркемгә: түбән төзелешле (дафния, циклоп) һәм югары төзелешле (кысла, краб, креветка) кысласыманнарга берләштерәләр.

Кысласыманнар башка буынтыгаяклылардан кайбер үзен­чәлекле билгеләре белән аерылып тора. Беренчедән, аларның берьюлы ике пар мыекчасы бар: кыска мыекчалар — антеннулалар һәм тәненең беренче сегментының үзгәргән очлыклары — озын антенналар. Икенчедән, бары тик кысласыманнарның гына очлыклары күпчелек очракта гади төзелешле.

Кысласыманнарның төзелеше. Кагыйдә буларак, кысласыманнарның тәне өч өлештән тора: баш, күкрәк һәм корсактан. Кайберләренең, мәсәлән елга кысласының, баш һәм күкрәк өлешләре бергә кушылып, тоташ башкүкрәкне барлыкка китерә.

Кысланың башкүкрәк очлыклары бик төрле һәм берничә функцияне башкара. Күпчелек очракта алар хәрәкәтләнү (йөзү, су төбендә хәрәкәтләнү) органнары булып тора. Күбесенең күкрәк сегментларында урнашкан беренче өч пар аягы азыкны эләктереп алуда һәм ваклауда катнаша. Елга кысласының беренче ике пар очлыклары мыекчаларга әйләнгән. Аннан соң авыз аппаратын ясаучы бер пар өске һәм ике пар аскы казналыклар, алардан артта өч пар аяк-казналыклар урнашкан. Елга кысласының биш пар йөрү аяклары була, аларның беренче пары кыскычлар белән бетә. Бу аяклар азыкны эләктерү өчен, шулай ук саклану өчен хезмәт итә.

Корсак өлешендә очлыклар югары төзелешле кыслаларда гына була. Алар, еш кына хәрәкәт итүдә катнашмыйча, нинди дә булса башка функцияне (сулыш, кушылу органнары һ. б.) үти.

Кысласыманнарның каты япмасы бар, аның нигезен үзенә бер төрле органик матдә — хитин тәшкил итә. Хитин япма сузылмый диярлек, бу яшь кыслачыкларга үсәргә комачаулый. Шуңа күрә барлык буынтыгаяклылар кебек, кысласыманнар да әледән-әле кабыгын сала. Иске япма астында яңасы ясала. Иске хитин япма ярыла һәм салына. Кысла тиз үсә, известь сеңүдән хитин катылана бара. Шуннан соң, кабыгын яңадан салганга кадәр, кысланың үсүе тукталып тора. Эчтән хитин япмага мускуллар берегә, һәм ул тышкы скелет хезмәтен үти.

Кыслаларның нерв системасы боҗралы суалчаннарныкын хәтерләтә. Ул йоткылык өсте нерв төененнән — баш миеннән, йоткылык асты нерв төененнән, йоткылык тирәли нерв боҗрасыннан һәм һәр сегментта нерв төеннәре белән бер пар корсак нерв кәүсәсеннән тора.

Сизү органнары. Тиеп сизү тән япмасының билгеле бер нокталары, атап әйткәндә, антеннулалар, антенналар һәм башка очлыклар өслегендәге төк һәм кылларның бер өлеше белән бәйле.

Тигезлек саклау органнары кысласыманнарда чагыштырмача сирәк очрый. Шулай да күпчелек ун аяклы кыслаларның антеннулалары төбендә кечерәк куыкчык — статоцист була. Ул сизүче эпителий белән түшәлгән һәм тышкы тирәлек белән бәйләнештә тора. Аңа вак ком бөртекләре җиңел эләгә, һәм алар «ишетү ташлары» — статолитлар ролен уйный. Кысла кабыгын салганда статолитлар чыга, һәм хайван я кыскычлары белән, я башын комга күмеп, яңадан ком бөртекләрен туплый.

Күпчелек кыслаларның бер пар катлаулы (фасеткалы) күзе була. Бу күзләрнең һәрберсе күп санлы (елга кысласында аларның саны 3 меңнән артык) вак кына күзчекләрдән — фасеткалардан тора. Алар үзара бик тыгыз булып урнашкан һәм бер-берсеннән юка кара пигмент катлаулар белән генә аерылып тора. Күзчек, үз чиратында, яктылык нурларын сындыручы катлаулы төзелешле аппараттан һәм сизүче күзәнәкләр төркеменнән тора. Бу күзәнәкләрдән күрү нервысына башлангыч бирүче нерв очлары китә. Катлаулы күзләр еш кына башның махсус хәрәкәтчел үсентеләрендә — сабакчыкларда утыра.

Кысласыманнарның кан йөреше системасы башка буынтыгаяклыларныкы кебек, ягъни йомык түгел: гемолимфа өлешчә кан тамырлары буйлап, өлешчә тән куышлыгында — махсус стенкалар белән чикләнмәгән синусларда ага.

Кысласыманнарның сулыш органнары функциясен очлыклары белән тыгыз бәйләнештә торган тиречел саңаклар үти. Алар — тире япмасының, аяк төбеннән башланып үскән, пластинкалы яки тармаклы юка стенкалы үсентеләре.

Кырыгаякларның пластинкасыман корсак аякларының тиреләре тармакланып тирән булып эчкә батып тора. Очлык куышлыгы бу батынкыларны юучы гемолимфа белән тулган. Батынкы эченә һава керә һәм гемолимфага үтә. Бу органнар типик коры җир буынтыгаяклыларының сулыш органнарын — трахеяларны хәтерләтә.

Ашкайнату системасы туры яки бераз бөгелгән көпшә формасында. Елга кысласының үңәчтән соң киңәеп ашказаны ясала. Ул ике бүлектән тора: чәйнәү һәм бизле бүлекләр. Эчәк кайвакыт гади көпшә рәвешендә була, ләкин күбрәк стенкалары бизләргә бай үсентеләр барлыкка китерә. Бу үсентеләрдә ашкайнату фермент­лары бүленеп кенә калмый, ә бәлки сыек азык массасы эшкәртелә. Елга кысласының зур ике аерчалы «бавыр»ы күп санлы вак көпшәчекләрдән тора, алар, һәр ике яктан бер чыгару юлына җыелып, эчәккә ачыла.

Кайбер паразит кыслаларның эчәклеге бөтенләй булмый.

Кыслалар вак хайваннар яки таркала башлаган органик калдыклар белән туклана.

Бүлеп чыгару системасы парлы яшел бизләрдән тора. Аларның һәрберсе очта урнашкан капчыктан һәм аннан башланып киткән стенкасы бизле борылмалы каналдан тора. Бу каналлар тышка ачыла, кайвакыт тышка ачылганчы киңәеп, сидек куыгын барлыкка китерә.

Җенес системасы. Күпчелек кыслалар аерым җенесле, еш кына ачык беленеп торган җенес диморфизмы белән, ягъни ана кысла ата кысладан тышкы кыяфәте белән аерылып тора.

Яшәү рәвеше һәм әһәмияте. Кысласыманнар башлыча диңгезләрдә һәм төрле типтагы төче сулыкларда, шулай ук җир асты сулыкларында да яши. Планктон һәм бентос формалары очрый. Кайбер кыслалар утрак яшәү рәвеше алып бара. Паразит формалары да билгеле.

Түбән төзелешле кыслалар гадәттә суда йөзеп йөри һәм планктон составына керә. Күпчелек балыкларның, китсыманнарның төп азыгы буларак, аларның әһәмияте бик зур. Циклоплар — киң тасма суалчан һәм ришта кебек паразит суалчаннарның арадаш хуҗалары. Бик гади төзелешле формалары тозлы сулыкларда (артемия) яки кибеп баручы сулыкларда һәм күлләвекләрдә (калканкыслачыклар) тереклек итә. Аквариум тотучыларга таныш икенче кысласыманнар — дафнияләр — барлык төче сулыкларда күпләп очрый. Кайбер түбән төзелешле кыслалар утрак яшәү рәвешенә күчкән, мәсәлән, диңгез чикләвеге һәм диңгез үрдәкчеге. Аларның хәрәкәтчән личинкалары ике капкачлы кабырчык ясый һәм, су төбендәге предметларга берегеп, известь өйчекләр төзи.

Югары төзелешле кыслалар диңгезләрдә һәм төче суларда яши. Бу класс вәкилләреннән коры җирдә кырыгаяк һәм кайбер башка кыслалар («пальма карагы») тереклек итә. Елга кысласын, краб, омарны кеше азык итеп куллана. Күп кенә некрофаг-кыслалар, сулыкларны хайван үләксәләреннән чистартып, санитар буларак зур роль уйныйлар. Төче су кыслалары һәм краблары Ерак Көнчыгыш илләрендә паразит яссы суалчан — бавыр имгечнең арадаш хуҗалары булып торалар.

Буынтыгаяклылар тибы тәне сегментларга бүленгән, очлыклары буынтыклы, хитиннан торган каты япмалы ике яклы симметрияле хайваннарны берләштерә. Буынтыгаяклыларга кабык салу — иске япманы яңага алмаштыру характерлы.

Кысласыманнар — башлыча су хайваннары. Тәннәре баш, күкрәк (яки башкүкрәк) һәм корсактан тора. Елга кысласының башкүкрәк өлешендә биш пар йөрү аяклары; корсак аяклары хәрәкәтләнүдә (йөзүдә) һәм җенси үрчүдә катнаша. Сулыш органнары — саңаклар. Күзләре катлаулы. Кан йөреше системасы йомык түгел. Бүлеп чыгару яшел бизләр ярдәмендә башкарыла. Түбән төзелешле кыслалар күп кенә су хайваннары өчен азык булып тора. Югары төзелешле кыслалар — сулыкларның санитарлары; күп төрләрен кеше азык итеп куллана.

ҮРМӘКҮЧСЫМАННАР КЛАССЫ

Бу класс хайваннарның 36 меңнән артык төрең берләштерә. Үрмәкүчсыманнар буынтыгаяклылар арасыннан беренче булып коры җирдә яшәүгә күчкәннәр һәм әлеге шартларга җайлашу барышында күп төрле формаларга бүленгәннәр.

Хайваннарның бу төркеме вәкилләрендә башкүкрәк очлыкларының беренче пары азыкны ваклау һәм изү органнарына хелицераларга әйләнгән. Бу — аларның үзенчәлекле билгесе. Икенче пар очлыклар — педипальпалар (кармавыч-аяклар) табышны эләктерү һәм тоту өчен хезмәт итә. Үрмәкүчсыманнарның дүрт пар йөрү аяклары бар, алар үпкәләр яки трахеялар ярдәмендә сулый.

Үрмәкүчсыманнарның төзелеше. Үрмәкүчсыманнарның тәне күбрәк башкүкрәктән һәм корсактан тора.

Башкүкрәктә алты пар очлыклар урнашкан. Беренче ике пары — хелицералар һәм педипальпалар — азыкны эләктерүдә һәм ваклауда катнаша. Хелицералар авыз алдында урнашкан, алар күбрәк кыска кыскычларга охшаган, өч буынтыклы, өстәвенә соңгы буынтык хәрәкәтчән бармак хезмәтен үти. Сирәк кенә хелицераларның соңгы буынтыгы хәрәкәтчән тырнакка охшаган була. Икенче пар очлыклар, педипальпалар, берничә буынтыктан тора. Педипальпаларның төп буынтыгындагы чәйнәү үсентесе азыкны ваклый һәм изә. Кайбер отряд вәкилләрендә (мәсәлән, чаяннарда) педипальпалар көчле озын кыскычларга әверелгән.

Башкүкрәк очлыкларының калган дүрт пары 6—7 буынтыклы. Һәр очлык тырнаклар белән тәмамлана һәм хәрәкәт итүдә катнаша.

Үсеп җиткән үрмәкүчсыманнарның корсагында очлыклар булмый.

Үрмәкүчсыманнарның нерв системасы төзелеше буенча төрле, ләкин сизү органнары белән бәйләнгән йоткылык өсте нерв төененең нык үсеш алуы аларның гомуми билгесе булып тора. Баш мие кысласыманнарныкына караганда катлаулырак төзелешле; корсак нерв чылбыры эре нерв төеннәреннән барлыкка килгән.

 

Сизү органнары. Үрмәкүчсыманнар өчен бик әһәмиятле булган механик тынычсызлауларны төрле төзелешле сизү төкләре кабул итә. Алар бигрәк тә кармавыч-аякларда күп була. Күрү органнары — күпчелек үрмәкүчсыманнарда гади күзләр. Алар башкүкрәкнең арка ягында гадәттә 12, 8, 6, сирәк кенә 2 шәр булып урнаша. Чаяннарда, мәсәлән, уртада бер пар зуррак күзләр һәм 2—5 пар ян күзләр була. Үрмәкүчләрдә күбрәк 8 күз.

Date: 2015-09-05; view: 638; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию