Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Семлекләрнең һәм хайваннарның тукымалары





Сез инде беләсез, барлык тере организмнар үзләренең төзелешләре буенча ике төркемгә бүленәләр: беркүзәнәклеләр һәм күпкүзәнәклеләр. Бер күзәнәкле организмнарның барлык тереклек эшчәнлеге процесслары бара торган тәне бердәнбер күзәнәктән тора.

Күп күзәнәкле организмнарда исә башкача, аларның тәннәре күп сандагы төрле күзәнәкләрдән тора. Кеше организмында 100 триллионнан артыграк күзәнәк барлыгы билгеле. Күп күзәнәкле организмда һәрбер күзәнәкнең үз «специальносте» бар, ягъни һәр күзәнәк билгеле бер функция — эш башкара. Бер төрлеләре гәүдәнең терәге булып тора, икенчеләре матдәләр хәрәкәтен, ашкайнатуны, организмның үрчүен һәм башка функцияләрне тәэмин итә.

Зурлыклары, төзелешләре һәм башкарган функция­ләре белән охшаш күзәнәкләр төркеме тукыма дип атала. Бер тукыма күзәнәкләре үзара күзәнәкара матдә ярдәмендә тоташкан.

Әйдәгез, хәзер үсемлекнең эчен, аның тукымалары төзелешен карыйк. Менә безнең алдыбызда — тамыр һәм бәбәк очлары. Алар вак, һәрвакыт бүленеп торучы, эре төшле күзәнәкләрдән ясалган, аларның цитоплазмасында вакуольләр бөтенләй күренми. Бу — ясалгы тукыма, аның күзәнәкләре бүленеп үсемлекнең үсүен тәэмин итә. Мәсәлән, үсемлек яралгысы, тулысынча шушы тукымадан тора.

Үсемлекләрне уңайсыз тәэсирләрдән, зарарланудан япма тукыма саклый. Ул үле һәм тере күзәнәкләрдән тора. Аның үле күзәнәкләренең калын һәм нык тышчалары аша су да, һава да үтеп керә алмый. Алар үзара бик нык тоташканнар. Яфрак тиречеге, агач кәүсәсенең бөке катлаулары — япма тукыма.

Япма тукыма башка функцияләр дә үти. Мәсәлән, үсемлекне тышкы тирәлек белән бәйли: махсус ясалмалар — авызчыклар һәм ясмыкчыклар — аша үсемлек сулый, суны парга әйләндерә.

Үсемлекләргә һәм аның органнарына ныклыкны механик тукыма бирә. Аның күзәнәкләре бик калын тышчалы, күзәнәктә тере җисем күп очракта булмый. Механик тукыманың ныклыгын белү өчен сез Әстерхан чикләвегенең, абрикосның каты төшләрен ватып карагыз — аларда махсус ташчыл күзәнәкләр була. Ә сабакта терәк ролен озынча күзәнәкләр — җепселләр үти.

Су, анда эрегән минераль һәм органик матдәләр үткәргеч тукыма буенча хәрәкәтләнәләр. Үткәргеч тукыманың күзәнәкләре тере дә, үле дә булырга мөмкин. Тышкы күренешләре белән алар тамыр һәм сабактан яфракка юнәлгән көпшәләр һәм каналларны хәтерләтәләр.

Яфрак һәм җимешләр йомшагы, чәчәкнең йомшак өлешләре, сабак кабыгының һәм үзәгенең, шулай ук тамырның төп массасы төп тукымадан тора. Аның функцияләре күптөрле, иң әһәмиятлесе — туклыклы матдәләр барлыкка китерү һәм туплау. Яфрак йомшагы күзәнәкләрендә фотосинтез вакытында туклыклы матдәләр барлыкка килүдә катнашучы органоидлар — хлоропластлар була.

Хәзер хайван организмнарындагы тукымаларның үзенчәлекләрен карыйк. Тукымаларны дүрт типка — эпителиаль, тоташтыргыч, мускул һәм нерв тукымаларына бүләләр.

Хайваннар тәненең тышкы өслеген, шулай ук эчке органнар куышлыгын, мәсәлән, авыз, ашказаны, эчәк куышлыкларын эпителиаль тукыма түши. Бу тукыманың күзәнәкләре үзара бер-берсенә бик тыгыз урнаша, күзәнәкара матдә бөтенләй юк дип әйтерлек. Мондый төзелеш астарак урнашкан тукымаларны кибүдән, микроблар үтеп керүдән, механик зарарланудан саклый. Эпителиаль тукыма селәгәй, тир, ашказаны асты, бавыр һәм башка бизләр ясауда катнаша. Бу бизләр организм өчен бик кирәкле матдәләр бүлеп чыгаралар.

Хайваннар организмында терәк һәм саклагыч функ­цияләрне тоташтыргыч тукыма үти. Ул шулай ук күпмедер дәрәҗәдә аларның гәүдәсенең формасын билгели, энергетик депо булып хезмәт итә ала һәм организмны җылылык югалтудан саклый. Бу типка сөяк тукымасы, кимерчәк, май тукымасы, кан һәм башкалар керә. Тоташтыргыч тукымалар күп төрле булуга карамастан, аларны бер үзенчәлек — барысында да күзәнәкара матдәнең күп булуы берләштерә. Ул сөяк тукымасындагы кебек тыгыз, органнар арасындагы бушлыкны тутыручы тукымалар кебек көпшәк һәм кандагы кебек сыек булырга мөмкин.

Хайваннарның мөһим үзенчәлеге — аларның хәрә­кәтләнү сәләте. Күпчелек хайваннарның хәрәкәте — мускуллар кыскару нәтиҗәсе. Мускуллар мускул тукымасыннан тора. Шома һәм аркылы-буй мускул тукымалары була. Аларның төп үзлеге — ярсынучанлык һәм кыскаручанлык.

Шома мускул тукымасының күзәнәкләре бер төшле; алар бик әкрен кыскаралар, ләкин кыскарган халәттә озак тора алалар. Моллюскларның кабырчыклары тыгыз итеп йомылуы, кешенең кан тамырлары тараюы һәм киңәюе шома мускулларның кыскаруы белән тәэмин ителә.

Аркылы-буй мускул тукымасы аркылыга-буйга сызгаланган күп төшле күзәнәкләрдән тора (тукыманың исеме шуннан). Күп санлы буынтыгаяклыларның (бөҗәкләр, кыслалар, үрмәкүчләр) һәм умырткалыларның тиз хәрәкәтләре нәкъ менә шушы мускуллар кыскару белән бәйләнгән. Энә карагының, карлыгачның очышларын, антилопа, гепардның омтылып чабуларын исегезгә төшерегез.

Аркылы-буй мускул шома мускул белән чагыштырганда мең тапкырга тизрәк кыскара.

Хайваннарның нерв системасы нерв тукымасыннан тора. Аның нигезен нерв күзәнәге тәшкил итә. Ул тәннән һәм төрле озынлыктагы нерв үсентеләреннән тора. Аның берсе, гадәттә, озынрак була. Озынлыгы берничә сантиметрдан берничә метрга җитәргә мөмкин, мәсәлән, жирафта. Нерв күзәнәкләренең төп үзлеге — ярсынучанлык һәм үткәрүчәнлек.

Үсемлекнең яралгысы башлыча ясалгы тукымадан тора. Яралгы үсеш алган саен, аның күп өлеше башка төр тукымаларга әйләнә, ләкин бик карт агачларда да ясалгы тукыма кала; ул барлык бәбәкләрнең очларында, барлык бөреләрдә, тамыр очларында, сабакларның юанаюын тәэмин итүче күзәнәкләрдә — камбийда саклана.

Яфракның япма тукымасы — тиречек — яфрак өслегеннән суның парга әйләнүен тоткарлаучы балавызсыман матдә бүлеп чыгара.

Барлык умырткалыларның яралгыларының скелеты кимерчәктән тора, үсеш алган саен кимерчәк сөяк тукымасына әйләнә. Бары тик акулалар һәм скатлар гына — чыгарма; аларның скелеты бөтен гомерләре буе кимерчәк булып кала.

Мускул тукымаларында күп санда үзара бер-берсенә параллель урнашкан кыскаручан җепселләр була. Нәкъ менә шушы җепселләрнең кыскаруы мускулга механик эш башкарырга мөмкинлек бирә.

Тукыма ул — зурлыклары, төзелешләре, башкарган функцияләре белән охшаш күзәнәкләр төркеме. Тукымаларның күзәнәкләре үзара бер-берсе белән күзәнәкара матдә ярдәмендә тоташкан. Үсемлекләрдә — ясалгы, төп, япма, механик һәм үткәргеч тукымалар, хайваннарда эпителиаль, тоташтыргыч, мускул һәм нерв тукымалары була.

Date: 2015-09-05; view: 754; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию