Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Күзәнәкнең химик составы





Сез инде беләсез, барлык тере организмнар төзелеш­ләре белән охшаш: алар күзәнәкләрдән торалар. Шулай ук аларның химик составлары да охшаш — тере организмнарның күзәнәкләре бер үк төрле элементлардан тора. Хәзерге вакытта галимнәр табигатьтә очрый торган 109 химик элементның 80 нән артыгын күзәнәк составында таптылар.

Күзәнәктә химик элементларның микъдары төрлечә. Углерод, кислород, азот һәм водород күзәнәктә якынча 98 % тәшкил итә. Башка элементлар азрак: күкерт — 0,15—0,20 %, цинк — 0,003 %, ә йод — 0,000001 %.

Тере күзәнәктә очрый торган элементлар терек бул­маган табигатьтә дә — атмосферада, суда, җир кабыгында да киң таралган. Бары тик тере организмнарда гына очрый торган химик элементлар юк.

Күпчелек элементлар күзәнәктә химик кушылмалар — матдәләр хәлендә була. Аларны неорганик һәм органик матдәләргә бүләләр.

Организмда иң киң таралган неорганик матдәләрдән су исәпләнә, ул тән массасының 80 % ын тәшкил итә. Су хәтта теш эмалендә дә бар (10 %), сөякләрдә 20 % ка кадәр җитә.

Бу суның күзәнәктә башкарган роле белән аңлатыла. Беренче чиратта ул күзәнәкнең физик үзлекләрен, аның күләмен, тыгызлыгын билгели. Күпчелек химик реакцияләр бары тик сулы тирәлектә генә бара, чөнки ул — яхшы эреткеч. Һәм су үзе дә күп кенә химик реакцияләрдә катнаша.

Су матдәләр алмашы нәтиҗәсендә барлыкка килгән кирәксез һәм зарарлы матдәләрне организмнан чыга­руда, кислородны, углекислый газны һәм туклыклы матдәләрне организм буенча күчерүдә ярдәм итә.

Тере организмнар составына аз гына микъдарда булса да минераль тозлар да керә, алар күзәнәк массасының якынча 1 % ын тәшкил итә. Иң киң таралганнары — натрий һәм калий тозлары, алар организмның ярсынучанлык кебек бик мөһим функцияне үтәвен тәэмин итәләр. Кальций тозлары сөяк тукымасына, күп санлы моллюскларның кабырчыкларына ныклык бирәләр.

Органик матдәләр: аксымнар, майлар, углеводлар, нуклеин кислоталары фәкать тере организмнарда гына була.

Аксымнар — күзәнәкнең төп матдәсе. Әгәр күзәнәкнең барлык суын аерып алсаң, аның коры массасының 50 % ын аксымнар тәшкил итә. Алар бик катлаулы кушылмалар, күзәнәкнең төшен, цитоплазмасын, органоидларын төзүдә катнашалар. Канга кызыл төс бирүче гемоглобин дигән аксым кислородны күчерә. Мускуллар кыскаруы белән бәйле бер генә хәрәкәт тә кыскарту аксымнарыннан башка бармый. Аксымнар шулай ук организмны авыру кузгатучылардан саклауда, кан оюда һәм башка бик күп процессларда катнашалар.

Организмда углеводлар да мөһим роль уйныйлар. Болар — безгә яхшы таныш булган глюкоза, сахароза (без көн дә ашый торган чөгендер шикәре), клетчатка, крахмал. Углеводларның төп функциясе — энергия чыганагы. Организм глюкозаны «яндырып» үзендә баручы процесслар өчен кирәкле энергия ала.

Тере организмнар углеводларны крахмал (үсемлекләрдә) һәм гликоген (хайваннарда һәм гөмбәләрдә) рәвешендә туплый алалар. Бәрәңге бүлбесенең 80 % ы крахмалдан тора, ә хайваннарның бигрәк тә бавыр, мускул күзәнәкләрендә углеводлар күп, 5 % ка кадәр җитә.

Углеводлар башка функцияләр дә үтиләр, мәсәлән, терәк һәм саклау функцияләре. Клетчатка, үзагач составына кереп, үсемлеккә ныклык бирә. Хитин бөҗәкләр, кысласыманнар һәм башкаларның тышкы скелетын төзи.

Майлар организмда күп кенә функцияләр башка­ралар, мәсәлән, запас энергия чыганагы булып торалар. Алар организмга кирәкле барлык энергиянең 30 % ка якынын бирә. Майлар күзәнәк һәм төш тышчалары составының даими компоненты буларак, терәк функциясен дә үтиләр. Кайбер хайваннарда май калын катлам булып туплана һәм җылылык изоляторы ролен үти, ягъни организмны җылылык югалтудан саклый (мәсәлән, китларда май катламының калынлыгы 1 м га кадәр җитә).

Майлар су чыганагы буларак эчке резерв булып та торалар; күзәнәктә барган процесслар нәтиҗәсендә 1 кг майдан 1,1 кг су ясала. Бу кышкы йокыга талучы хайваннар — йомраннар, байбаклар (дала серкәләре), аюлар өчен бик әһәмиятле: тире асты майлары запасы булганга күрә алар ике айга якын су эчмичә тора алалар. Дөяләр чүлләрдә су эчмичә ике атна түзәләр: алар организмга кирәкле суны үзләренең өркәчләрендәге майлардан алалар.

Нуклеин кислоталары (латинча «нуклеус» — төш) нәселдәнлек билгеләрен саклау һәм ата-аналардан балаларга бирү өчен җаваплы. Алар — күзәнәк төшендә урнашкан аерым структуралар — хромосомалар составына керәләр.

Җир кабыгында киң таралган элементлар булып кислород, кремний, алюминий һәм натрий санала.

Кайбер организмнар аерым элементларны үзләрендә актив туплыйлар, мәсәлән, диңгез суүсеме — ламинария — йод, казаяклар — литий, бака тәңкәсе — радий, моллюсклар — бакыр.

70 кг массалы олы кеше организмында 45,5 кг кислород, 12,6 кг углерод, 7 кг водород, 2,1 кг азот, 1,4 кг кальций, 700 г фосфор була; калган элементларга 700 г туры килә.

Медузаның — 95 % ы, кешенең ми күзәнәкләренең — 85 % ы, канның 80 % ы судан тора. Имезүчеләрнең үз массаларының 10 % ыннан артыграк су югалтулары аларны үлемгә китерә.

Кешенең 1 тәүлеккә аш тозына ихтыяҗы 9 г тәшкил итә.

Чәчләр, тырнаклар, йон, каурыйлар, тояклар тулысынча диярлек аксымнан торалар. Елан агуы — шулай ук аксым.

Тере организмнарда иң киң таралган элементлар — кислород, углерод, азот, водород. Тере организмнар составына органик матдәләр (аксымнар, майлар, углеводлар, нуклеин кислоталары) һәм неорганик матдәләр (су, минераль тозлар) керә.

Date: 2015-09-05; view: 1000; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию