Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Дүртенче бүлек 3 page





Бик яхшы, Мәдинә апа. Үзегез ничек торасыз?

Безнең инде картларча.

Әй, куйсаңчы шул картларчаңны. Коммунизмда яшәмичә китмибез әле бу дөньядан, — диде Фатихәттәй, Гөлшәһидәнең киемен алып.

Мансурның әйдә юклыгын белгәч, Гөлшәһидә иркен сулап куйды. Ул аның белән очрашырга тели дә, очрашудан курка да иде.

Ике-өч минут үтмәде, Фатихәттәй өстәлгә самовар китереп утыртты, ут уйнатып табын әзерләде. Әбүзәр абзый алдына гадәттәгечә бәләкәй чынаягын, вак-вак шакмаклы шикәрен китереп куйды.

Инде, Гөлшәһидә кызым, съездда күргәннәреңне сөйләп бир, — диде ул, чәй агыза-агыза. — Монда без телевизордан карап та шаклар каттык. Кай тирәдәрәк утырдыгыз? Бер генә тапкыр күземә чалынган булдың да юкка чыктың. Әллә кара гарәпләр дә бар иде анда?

Сиксән илнең коммунистлары катнашты, Фатихәттәй.

Гагарин белән Титовны да күрдеңме?

Күрдем.

Безнең ише кешеләрме соң үзләре?

Юк, Фатихәттәй, ике башлылар, — дип көлде Әбүзәр абзый.

Ике башлы булмаса, андый җиргә күтәреләме соң адәм баласы, — диде Фатихәттәй, бер дә исе китмичә.

Гөлшәһидә үзе сөйләде, үзе шыпырт кына картларны күзәтеп утырды. Ниндирәк мөнәсәбәттә икән хәзер алар аңа? Әбүзәр абзыйның нинди йомышы бар икән?

Чәйдән соң Әбүзәр абзый Гөлшәһидәне үз бүлмәсенә чакырды, урындык тәкъдим итте. Үзе каршыга утырды.

Сезнең күчү озакка сузылды сузылуын, ләкин хәерлегә булды, — дип елмайды ул. — Съездга барып кайтуыгыз бик тә зур бәхет. Инде вакытыгызның бер минутында әрәм итмичә имтиханнарга әзерләнергә керешегез, туганкай. Ачыграк итеп бу турыда соңыннан сөйләшербез әле. Быел мин бик еш сырхаулый башладым, исән чакта сезнең диссертациягезне төгәлләргә булыша алсам, күңелем тынычланыр иде. Мин сезгә зур өметләр баглыйм, Гөлшәһидә, турысын әйткәндә.

Рәхмәт, Әбүзәр абзый. Сез мине һәрвакыт канатландырасыз.

Юк, сезнең канат хәзер нык, бик нык! Яшь чакта миндә шундый канат булсын иде!

Әбүзәр абзый урыныннан торып кысан бүлмә буйлап бераз йөренеп алды да, иягенә таянып, яңадан утырды.

Киңәшәсе сүзем бар дип әйткән идем ич... Ләкин эш киңәшкә кадәр ук барып җитмәде әле. Ачыклыйсы нәрсәләрем калган икән. — Бер минут эндәшми утырды, аннары бик җитди итеп сорады: — Әйтегез әле, Гөлшәһидә, съездда сезгә иң көчле тәэсир иткән нәрсә булды?.

Чәй янында съезд турында бер сөйләгәннән соң Гөлшәһидә мондый сорауны һич көтмәгән иде. Имтихан бирүче кебек аптырап калды.

Онытылмаслык тәэсир иткән нәрсәләр күп булды инде анда, Әбүзәр абзый, — диде ул, сүз таба алмыйча. — Мин ни күргән. Авыл кешесенә барысы да хәйран.

Ул турыда Фатихәттәйгә сөйләдегез.

Гөлшәһидә, тагын да аптырый төшеп:

Әгәр имтихан аласыгызны белсәм, бераз әзерләнеп, фикерләремне туплый төшеп килгән булыр идем, — дип елмайды.

Монда кемнең кемнән имтихан алуы караңгы әле, — дип, Әбүзәр абзый да елмайды. — Мин тыңлыйм.

Гөлшәһидә ни дияргә дә белмәде. Әгәр бу сорауны аңа берәр җыелышта бирсәләр, ул аптырап калмас иде. Коммунистик идеалларның бөеклеген, тирәнлеген, матурлыгын, куәтен тагын да ныграк тоюын, шул идеаллар белән күңеле җилкенүен, коммунизмның яхшы кешеләр теләге генә түгеллеген, бәлки, бөек фән икәнен, кешелек җәмгыятенең объектив кануны икәнен, шуннан башка җирдә бөек хакыйкать юк икәнен әйтер иде. Ә атаң урынындагы олы кешегә җыелыштагыча гомуми сүзләр белән акыл сатмассың бит. Ә гади генә итеп әйтергә сүзләрен таба алмый. Бала кебек кызарып, каушап, көч-хәл белән генә әйтә алды:

Мин, Әбүзәр абзый, съезддан дөньяның ямен, кешенең зурлыгын, матурлыгын тирәнрәк тоеп кайттым.

Профессор тагын торып йөренә башлады.

Сезгә Америка галиме Розбериның язмаларын укырга туры килгәне юкмы? Ул әйтә: хәзерге вакытта Кушма Штатларда хастаханәләр аз салына, дәвалау көннән-көн кыйбатлана бара, димәк, ди ул, кеше гомере арзанайганнан-арзаная. Егерменче йөзнең алтмышынчы елларында, атом энергиясен ачкан, космоска очкан кешенең гомере арзаная, имеш! Этләрнең, мәчеләрнең бәясе арта, ә кешенең бәясе төшә! Этләрне, мәчеләрне курортларга йөртәләр, ә кеше бер сынык икмәккә тилмерә. Ни дигән, сүз бу?! Кешелекнең йөзенә төкерү түгелме? — Әбүзәр абзый туктап китапларына карап торды да Гөлшәһидәгә йөзен борын тагын сөйли башлады: — Моннан илле еллар элек, холера вакытында, көндәлегемә шундый сүзләр язганым хәтеремдә: «Әгәр мин җиһангир булсам, әгәр миннән: кешеләрне бәхетле итәргә синең кодрәтеңнән килә, нишләтмәкче буласың аларны, нинди боерык бирәсең? — дип сорасалар, мин әйтер идем: барлык кешеләргә дә сәламәтлек бирәм!

Аларны яман чирләрдән коткарам!» Әлбәттә, бу — җәфа чигүче халыкны кызгану нәтиҗәсендә туган бер хыял гына иде. Мең төрле чирләрдән коточкыч газап чиккән, чебен урынына кырылган халыкны афәттән коткару өчен башта иске дөньяны җимереп, яңасын төзергә кирәклеген ул чакта мин белмәгәнмен. Ләкин бүген мин үземне җиһангир итеп хис итәм. Сез, гомерегез медицинаның чәчәк аткан чорына туры килгән яшь һәм бәхетле табиблар, безнең, медицинаның бишеге янында торып эшли башлаган карт табибларның, бүгенге шатлыгын бик үк аңлап та бетермәссез. Мин күңелем белән Чишмәгә кайтам, вабадан кырылган авылларны күз алдыма китерәм: каян башладык: та кая килеп җиттек дим! — Профессор тагын йөренә башлады, аннары туктады, стенадагы академик Павлов рәсеменә карап алды, — Боек Пастер: фәннең Ватаны юк, дигән иде. Бөек Павлов: фәннең Ватаны булмаса да, галимнең Ватаны булырга тиеш! — дип кабатларга ярата иде. Мин карт галим, мин коммунистик Ватаным булуга горурланам.

Профессор берничә секунд сүзсез басып торды, башын кыйшайта төшеп, тышта улаган буран тавышына колак салды, аннары Гөлшәһидәгә таба борылды:

Мин сезне бүлдердем. Дәвам итегез, зинһар.

Гөлшәһидә ничек җайлырак әйтим дип бераз уйланып торды да:

Башка шәһәрләрдә халыкка җәмәгать тәртибендә медицина хезмәте күрсәтәләр. Бездә нигәдер ул-бу сизелми, — диде.

Без дә бер башлап караган идек, ләкин оештыру сәләтебез җитмәү сәбәпле, ярты юлда туктап калдык, һәр эшнең әйдәп баручылары кирәк. Менә сез тотынсагыз, бик әйбәт булыр иде.

Мин? Мин монда яңа кеше әле, Әбүзәр абзый. Халыкны да, шартларны да белеп бетермим дигәндәй.

Профессор аның алдына ук килде.

Яңа булуыгыз әйбәт тә, Гөлшәһидә. Менә безнең хастаханә урамында гына бер зур завод бар. Мин узган саен аңа күз салам. Без, табиблар, кешенең хезмәт урынына якынрак барырга тиешбез. Аны хезмәт шартларын белеп дәваларга кирәк. Сез, бер җаен туры китереп, дирекция белән сөйләшеп чыксагыз иде. Картаймаган булсам, мин бу эшне берәүгә дә тапшырмас идем, үзем эшләр идем.

Гөлшәһидә профессорның аңа иң изге теләген үтәүне ышанып тапшырасы килгәнлеген төшенде. Мондый чакта каршы сәбәп эзләп маташу — картның, хәтерен калдыру булыр иде.

Ярар, Әбүзәр абзый, мин тырышырмын.

Тырыша күрегез, Гөлшәһидә. Тик озакка суза күрмәгез. Чөнки калган эшкә кар ява.

Алар әле байтак сөйләшеп утырдылар. Аннары сүз иярә сүз чыгып, диагностика аппаратлары мәсьәләсенә күчтеләр. Гөлшәһидә Мәскәүдә канның химик составын билгели торган «ялкынлы фотометрга» күзе кызып кайтуын әйтте.

Беләм мин ул аппаратны, — диде профессор. — Казанда ул бер хастаханәдә да юк әле. Алексей Лукичны күндереп булса, һичшиксез, алырга кирәк.

Ничек инде күндереп булса? — дип, бераз гаҗәпләнеп сорады Гөлшәһидә. — Баш табиб иң элек үзе кайгыртырга тиеш.

Профессор мыек астыннан гына көлемсерәде. Аның бу көлемсерәве «сез Алексей Лукичны белеп бетермисез әле» дип әйтә иде шикелле.

Мансур һаман юк иде. Әллә Гөлшәһидә килүен белгәнгә юри кайтмый инде. Мәдинә ападан бу турыда сораштырырга Гөлшәһидә батырчылык итмәде. Кухняга Фатихәттәй янына керде. Башлап бүлмә турында әйтте.

Вәгъдәм — иман, — диде Фатихәттәй, — табам дигәч табам. Аз гына да борчылма. Менә Мансурыбыз эчне пошыра. — дип, Гөлшәһидә көткәнне Фатихәттәй үзе башлап җибәрде. — Юматшасы килмәсә, гел өйдә бикләнеп утыра.

Кем ул Юматша, ирме, хатынмы? — дип, эчтән калтырап сорады Гөлшәһидә.

И, юләркәем, хатын-кызның андый исеме буламыни.

Ирләрнең дә андый исемен беренче ишетүем. Башкортмы әллә?

Үземнең дә сорыйсым килә дә, күргәч хәтеремнән чыга. Бер сорармын әле. Болай әйбәт егет ул, хирург.

Илһамия белән аралары ничек, Фатихәттәй? — дип, кызара төшеп сорады Гөлшәһидә.

Өзеп кенә әйтә алмыйм, әмма безгә килеп йөрүдән туктады. Әйтүләренә караганда, Мансур ниндидер бүтән бер кыз артыннан чаба, имеш. Җәй айларында бик еш киенеп-ясанып чыгып китә торган иде. Хәзер тагын күбрәк өйдә утыра башлады. Сине дә әйтер идем инде, Гөлшәһидә. Яратканыңны белеп торам бит...

Фатихәттәй, җаным, миңа тимә инде. Көчләп яр булып булмый... Мин кайтыйм инде. Бүлмә турында кайчанрак белешермен икән?

Бер-ике көннән шалтыратырсың яки үзең килеп чыгарсың.

Рәхмәт, Фатихәттәй. Сау бул.

Хуш, акыллым, хуш. — һәм инде коридорга чыккач, колагына пышылдады: — Берүк шул тычкан бәбәк белән зинһар буталма. Мәңге бәхил булмам үзеңә.

«Тычкан бәбәк» дип Фатихәттәй Яңгураны әйтә иде. «Күр, монысын да белә икән», — дип, коты очып уйлады Гөлшәһидә.

Атнадан артык вакыт үтте. Гөлшәһидә Әбүзәр абзыйга биргән вәгъдәсен һаман үтәгәне юк иде әле. Завод яныннан көн саен үтсә дә, анда керергә батырчылык итмәде. Аның күңеле тыныч түгел иде. Авырулар әле булса аңа читсенеп, ышанып бетмичә карыйлар. Ул палатага килеп керүгә, берсенең дә йөзе яктырып китми. Ә өлкән табиблар әйткән: доктор палатага килеп керүгә авыруның йөзендә өмет чаткысы кабынмаса, ул доктор доктор түгел! Шул хәлендә Гөлшәһидә җәмәгать эшенә керешсә, аның турында: «Үз өендә өйрә пешерә белмәсә дә, кеше өенә барып ботка пешермәкче була», — дип әйтәчәкләр ич. Аннары квартира мәсьәләсе дә эчен бик пошыра. Фатихәттәй бик ансат кына вәгъдә итеп ташлаган иде дә, эзли башлагач, ул да тиз генә таба алмый икән.

Шулай да Әбүзәр абзый икенче тапкыр исенә төшергәч, Гөлшәһидә заводка барып кайтты. Аны анда бик яхшы кабул иттеләр. Аның күңеле күтәрелеп китте. Шатлыгын якын күргән табиблары белән уртаклашты. Алардан да җылы сүзләр ишеткәч, тәмам иңнәре турайды. Ләкин чыкмаган кояшына сөенгән икән ул. Кич белән, кайтып китәргә җыенган чагында, баскычта аны Клавдия Сергеевна туктатты.

Әллә кая заводларга барып йөргәнче, ичмасам, шул Диләфрүз белән мораль кодекс турында сөйләшер идең, — диде.

Ни булган Диләфрүзгә? — дип аптырап сорады Гөлшәһидә. — Ул әдәпле кыз ич.

Әдәпле! — Клавдия Сергеевна авызыннан бер көлтә төтен өрде дә Диләфрүзнең... Мансур белән ничек чуалуын сөйли башлады. Гөлшәһидә моны башына да китермәгән иде. Хәтта Клавдия Сергеевна әйткәч тә ышанасы килмәде. Ләкин Диләфрүзнең күргән саен качулары, кызарулары бу хәбәрнең дөреслеген раслый иде. Гөлшәһидә үз хисләренә чик куярга булды, акыл белән яши башларга бик вакыт. Кыз чагы түгел бит. һәм ул шулай эшләде дә, Диләфрүзгә берни сиздермәде һәм, билгеле, мораль кодекс турында да аның белән сөйләшмәде. Дөрес, вакыт-вакыт аның күңелендә көнчелек хисе шактый хәтәр кузгалып китә иде, ләкин Гөлшәһидә бу хисен дә авызлыклады, үз эченә тирәнрәк йомылды. Кемгә кирәк аның бу кадер янулары, көюләре. Бәлки, авыруларның аңа һаман ятсынып карауларына ул үзе гаепледер, ихтимал, ул үз кичерешләре белән мавыгып аларга тиешенчә игътибарлы түгелдер, ә авырулар бит алар, бала шикелле, кечкенә генә фальшны да бик тиз сизеп алалар.

Бүген Гөлшәһидә бүлегенә гипертониядән җәфа чигүче бер картны салдылар. Гипертония картларда була торган авыру инде. Ләкин бүгенге обходы беткән булса да, Гөлшәһидә, култык астына Рива-Роччи аппаратын кыстырып, карт янына китте. Ул палатага барып кергәндә, авыру тәрәзә буендагы караватта ята иде. Тышта кояшлы салкын көн. Өй түбәләре ап-ак. Морҗалардан төтеннәр туп-туры өскә күтәреләләр. Күрәсең, җил басылган. Иртән эшкә килгәндә ул шактый көчле иде.

Исәнмесез, бабай? — диде Гөлшәһидә, яңа авыру янына утырып һәм шунда ук чәчәк сатучы картны таныды— Авырып киттегезмени, Мортаза бабай?

Карт кулын каш өстенә куйды.

Әллә күргән кешем инде?

Былтырлары мин сездән чәчәк сатып ала торган идем.

Һай, парин! Кемне танымыйм. Исән-саумы соң, кызым? — Карт ике кулын сузды. — Күрешик. Озак күренми тордың. Мин берәр җиргә киткәнсең дип уйлаган идем.

Авылда эшләдем.

Ие шул, авылныкы дип әйткән идең шул.

Кай төшең авырта, бабай?

Шул тыпыр-тыпыртай инде миндә, кызым. Менә җилкә чокыры астыңнан баш сөягенә казык очы белән төртеп торалар кебек. Баш, уйлы кешенеке төсле, гел аска тарта, ком тутырган кебек авыр җитмәсә. Күз аллары сөремле мунчадан чыккандагыча, әлҗе-мөлҗе килә. Күңел дә болгана. Аяк атлауларым исерек кешенеке төсле чалыш-чолыш.

Сездә бу авыру булмаска тиеш, Мортаза бабай. Сез бакчачы, гел саф һавада,

Мортаза бабайның чырае караңгыланып китте.

И кызым, — диде, — Мортаза бабайның бакчасыннан җилләр исте инде. Бәлки, авыруымның башы да шуннан булгандыр. Анысын тәгаен генә әйтеп бирә алмыйм.

Әллә яңа йортка күчтегезме?

Күчсәк, үкенече дә булмас иде. Югыйсә.... — Карт тамырлары бүртеп торган кулын хәлсез генә селтәде, — Югыйсә, бер юньсез пирсон аркасында...

Нинди пирсон?

Бар безнең күршедә шундый бер аша чыккан бдительный пирсон. Гомере буе бер рәтле эш эшләмичә бдительный булып йөрде. Пенсионерларның күбесе картлык көннәрендә дә халыкка изге эш эшләп кальгам дип тырыша, Ә моның ишеләре... Күршеңә жалу язу эшмени ул. Ярамаган ягым бар икән, тот та күземә карап әйт! Ә ул кәгазь буйый! Грамотный, янәсе. Чәчәк белән подпольный сәүдә оештырган, имеш... Минем бакчаны күргән кеше син. Ашъяулык хәтле бакчада күпме чәчәк үстерергә мөмкин? Бөтен рәхәте — карчык белән шул чәчәкләр арасында чәй эчә идек. Аннары көз җиткәч, күрше-күләннең беренче кат сабакка баручы балаларына букет өләшә, торган идем. Алар тәпи йөри башлагач ук минем янда бөтереләләр. «Миңа бирерсеңме дә миңа бирерсеңме?» —. дип, авызыма карап торалар иде... Сатарга дигәне биш— ун букеттан артмый торган иде... Аның белән генә баесаң... Эх! Менә шул пирсон бакчамның башын ашады. Аның әләкләве буенча килделәр дә... Ә үзебез коммунизм дибез, кешеләребез яхшыра, чистара дибез. Иң элек шушындый аша чыккан бдительныйлардан чистарырга кирәк иде безгә...

Тынычланыгыз, Мортаза бабай. Монда ниндидер хаталык килеп чыккан.

Мин үзем дә советский властьны гаепләмим, кызым. Ул кадәресен генә беләбез. Как-никак, гражданскийны үткән кеше... Яшьрәк булсам, әлбәттә, авыз ачып ятмас идем. Картайгач бала белән бер буласың икән: үпкәлисең дә кул селтисең.

Гөлшәһидә картның кан басымын үлчәде. Әйе, бабайның кан басымы югары, ике йөздән артып китә.

Күптән чирли башладыгызмы? — дип сорады Гөлшәһидә.

Докторларга йөри башлаганга ярты ел була инде.

Нинди дарулар бирделәр?

Тәмсез генә бер төймә. Иртән бер, көндез бер, кич бер эчәрсең диделәр. Резинный бугай,

Резерпин, — дип төзәтте Гөлшәһидә. — Файдасы тидеме соң?

Башта бераз тигән күк була да тагын кирегә китә. Соңыннан бер доктор әйтте: картлык галәмәте, диде. Шулай да әзрәк яшисе килә бит әле, кызым. Яңа бистәдән кайту юк бит.

Борчылмагыз, Мортаза бабай, терелтербез. Диләфрүз сезгә дарулар китереп бирер, ул ничек кушса, шулай эчәрсез. Ярыймы? Аннары уколлар булыр.

Ярый, ярый, кызым. Мин аккуратный кеше. Бераз мактанып әйтим: аккуратный булмаган кеше чәчәк үстерә алмый ул.

Башы чатнаудан гел ыңгырашып яткан Мортаза бабай берничә көннән соң үзен яхшы ук әйбәт хис итә башлады. Шуннан ул Гөлшәһидәнең чәчәк яратуын сөйләргә кереште. Аннары сүзенә йомгак ясагандай:

Чәчәк кадерен белгән кеше кеше кадерен дә белә инде ул, — диде.

Бу сүзләр башка палаталарга да таралды һәм әле күптән түгел генә Гөлшәһидәгә шикләнеп караган күзләр хәзер ул палатага килеп керүгә әкрен-әкрен яктыра, җылына башладылар. Билгеле инде, аның съезд делегаты булуы да, авылдан килүе дә авырулар өчен сер булып калмады. Аннары профессорның беренче обходтан соң ясаган кисәтүе дә Гөлшәһидәгә бик ярап куйды. Эчендә нинди генә газаплы уйлар ташыганда да аларны авыруларга сиздермәде.

Маһирә ханым аңа һәрвакыт булышып, күңелен күтәреп торды. Гөлшәһидә үзе дә аның саф йөрәген сизеп, өлкән апасының канаты астына сыенган кебек, аңа ныграк сыенды. Шуңа күрә, беркөнне кич, Маһирә ханым кунакка алып барам дигәч, ул бигрәк тә шатланды. Хастаханә ни әйтсәң дә хезмәт урыны, Маһирә ханым аның җитәкчесе, Гөлшәһидә аның кул астындагы кеше. Нихәтле ачылып китәргә тырышсаң да ахыргача ачылып булмый, рәсмилек чабудан тарта. Әйдә кеше бөтенләй башка, син аның эштә чакта күренми торган сыйфатларын күрәсең, күңел пәрдәсенең бер чите күтәрелеп китә шикелле...

Маһирә ханым шәһәрнең югары ягында тора икән. Кайчандыр аның квартирасы бик иркен булган. Хәзер бары тик ике бәләкәй бүлмәсе калган. Берсендә үзе тора, икенчесендә малайлары.

Гөлшәһидә Маһирә ханымның шәхси тормышын бик аз белә иде. Бүген бергәләп чәй эчкәндә — малайлары әле эштән кайтмаганнар иде — Маһирә ханым үткән көннәр истәлеге — альбомын күрсәтә-күрсәтә, аңа үзенең гаилә тормышын сөйләп бирде. Сугышка кадәр аның ире сәламәтлек саклау министры булган. Әйбәт яшәгәннәр. Өч ир балалары туган. Бик күп гаиләләргә бәхетсезлек китергән сугыш аларны да читләтеп үтмәгән. Маһирә ханымның ире хәбәрсез югалган. Улларының икесен суворовчылар мәктәбенә урнаштырган, кечесе үзе белән калган. Сугыш елларында тормышлары бик читен булган. Маһирә ханым иртәдән кичкә кадәр госпитальдә эшләгән, квартирасына эвакуированныйларны керткәннәр.

Әгәр бер янып, бер көеп кенә калсам, ил белән килгән, бер без генә ятим түгел, язмышка күнеккән дә булыр идем, бәлки, — диде Маһирә ханым көрсенеп. — Ләкин язмыш безгә мең тапкыр кыенрак өлеш әзерләгән булып чыкты...

Сугыш бетәр алдыннан гына ул иреннән хат алган. Үлгән дип санаган якын кешең исән! Моннан да зуррак шатлык бармы соң намуслы хатын кешегә! Маһирә ханым шунда ук үз исәбенә ял алып ире янына — төньякка киткән. Ире аның пленда булган икән. Маһирә ханым моңа башта әллә ни игътибар да бирмәгән. Сугыш булгач, әсирләре дә була инде аның. Ләкин ире яныннан кайтуга, ул чакта госпиталь начальнигы булып эшләгән Тютеев аңа:

Мин сезне эшегездән чыгарырга мәҗбүрмен, — дип, башына күсәк белән суккандай каршы алган. Маһирә ханым ирен яклап авыз ача башлагач, Тютеев өстәл сугып: — Ул — предатель! — дип кычкырган.

Ни сөйлисез, Шаһгали Галиевич?! Андый кешемени ул?! Үзегезгә нихәтле яхшылыгы тиде, исегезгә төшерегез. Үлгән хәбәре килгәч, сез аның турында нинди яхшы сүзләр сөйләдегез... Оныттыгызмыни?.. — Шулай дия әйттем үзенә. Ә ул күземә карап үз сүзләреннән ваз кичте, минем ирем аңа гел начарлык кына эшләгән кеше булып чыкты... Шуннан соң мин аңа үземнең сугыш буе госпитальдә эшләвемне, орден-медальләр алуымны, донор булуымны әйтеп карадым. Тютеев бары тик иремнән аерылган тәкъдирдә генә эшемдә калдырырга риза булды. Мин эшемне яратсам да, бу тәкъдимне нәфрәтләнеп кире кактым. Бик кыенлык белән генә хәзер эшләгән хастаханәгә эшкә урнаша алдым. Әбүзәр Гиреевич булмаса, ихтимал, урнаша да алмас идем, ул әллә кайларга барып, минем өчен поручаться иткән. Моны мин гомер онытасым юк. Ләкин миңа бу хастаханәдә да тынычлык бирмәделәр. Атна саен диярлек органнарга чакырып тордылар. Бигрәк тә Тютеев азынды. Искә төшерәсе дә килми ул елларны. Өлкән улымны суворовчылар мәктәбеннән кудылар. Әллә акыл керә башлаганга, әллә холкы шундый булганга, бу фаҗигане ул артык авыр кичермәде. Әмма уртанчы малаем мәктәптән һич тә китәргә теләмәде. Китмим дип күз яше белән елады... Тютеевларның сүзен тыңлап түгел, шул сабый балам хакына... үз бәхетемне корбан иттем, — диде Маһирә ханым, өстәлгә капланып. — Мин иремнән аерылдым... Мин аны тереләй күмдем... Кем булса бу фаҗигане яхшылап аңлармы икән? Балаларыма күрсәтми күпме күз яше түктем мин. Саргаеп, кибеп беттем.

Date: 2015-12-13; view: 418; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию