Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 11 page





Диләфрүз, күзләрен зур итеп ачып, беренче тапкыр аңа төбәлеп карады да, башын иеп, ике кулы белән йөзен каплады. Мансур аны бер кулы белән кочып үзенә таба тарта башлады. Диләфрүз каршылык күрсәтмәде. Ничектер күгәрчен кебек тынып калды, чак кына калтыранды. Кинәт ул йөзеннән кулларын алды, аз гына читкә тайпылды. Мөлдерәмә яшь белән тулганга тоныклана төшкән зур күзләрен яңадан Мансурга төбәде. Алар хәзер кырыс карыйлар иде.

Сез артык зур корбаннар таләп итә торган юл сайлагансыз түгелме, Мансур абый? — дип сорады ул әкрен генә.

Әйе, Диләфрүз, — диде Мансур, — Ләкин башка юл юк.

Ике яшь гомерне коткару өчен ике яшь гомерне корбан итү... — Диләфрүз гүя бу сүзләрне үзалдына әйтә иде.

Бүтән юл юк, Диләфрүз.

Кыз, гүя аның сүзләрен ишетмичә, һаман үзалдына сөйләнгәндәй дәвам итте:

Корбан бирү кыен эш түгел... Ләкин шуның бәрабәренә нәрсә алабыз? Ул балаларны бәхетле итә алырбызмы?

Безнең илдә бөтенләй ят балаларны да тәрбиягә алып бәхетле итүчеләр бик күп бит, Диләфрүз.

Беләм... Ләкин алар башка... Алар үз-үзләрен корбан итмиләр.

Мин сезне төшенеп бетмәдем, Диләфрүз.

Диләфрүз башын иде дә тагын шунда ук күтәрде.

Монда килгән чагында мин сездән... — Диләфрүз иреннәрен тешләде, — хәзер... — диде ул, күз яшен йотып. — Сез мине, Мансур абый, бер дә... Сез минем турыда кеше итеп уйламыйсыз да... Сез үз вөҗданыгыз турында гына... Сез үз вөҗданыгыз каршында пакь булырга телисез. Сез, ничек дип әйтим, яңа Нехлюдовмы... Сез беренче тапкыр мине эзләп килгәч... Ул чакта сезнең шулхәтле шәфкатьле булуыгызга мин таң калдым, төне буе йоклый алмадым. Мин уйлаган идем, сез... аз гына булса да... Миңа инде шундый юлны җизни тәкъдим иткән иде. Бөтен таныш-белешләр дә мине күндерергә тырыштылар... Мин сезне җизни белән чагыштырырга теләмим... Мин сезне бик хөрмәт итәм. Сез... Әгәр сез мине... мин уйлап та тормас идем, болай... Сезнең күңелегездә миңа карата күп булса... кызгану хисе бар. Сез мине гомерлек утка салмакчы буласыз. Ни өчен мин ул утта янарга тиеш? Сез бит бу турыда уйлап та карамагансыз... Сез, үзегез дә сизмәстән, минем иң саф хисләремне мыскыл иттегез. Бу бик зур рәхимсезлек. Бары тик усал ният белән түгел икәнен белгәнгә генә... Юк, Мансур абый, әйтеп бетерергә ирек бирегез. Югыйсә, хәзер елый башлармын да берни дә әйтә алмый калырмын. Мин беләм, сез башка берәүне яратасыз, ул да сезне ярата. Бары тик вөҗданыгыз каршында пакь булу өчен сез әле үзегездән, миннән кала, тагын бер кешене корбан итмәкче буласыз... Бу бит, Мансур абый, чынын гына әйткәндә, кешелексезлек. Аннары мәхәббәт юк гаиләдә балалар да бәхетсез булачак. Балалар... алар бит кечкенә генә ялганны да күрәләр... Аннары, әтиләре бар бит...

Диләфрүз тагын ике кулы белән йөзен каплады. Ул арада җил көчәйде, дулкыннар чыкты. Алар ярга ак ялларын селкә-селкә ачуланып киләләр. Шәһәр өстендә тузан өермәсе айкала, яр буендагы агачлар барысы бер якка сыгылганнар.

Мансур эндәшми утырды. Ул таң калган иде. Аның ничәмә-ничә атналар буе уйланган уйларын бу ябык кыз берничә минут эчендә челпәрәмә китереп ташлады. Мансур Диләфрүзне беренче тапкыр күргәндәй гаҗәпләнеп карады. Җил кызның чәчен тузгыта, күлмәк якасын, җиң-очларын җилфердәтә. Нинди зур, нинди матур, нинди саф иде бу минутта Диләфрүз!

— Мин сөяргә һәм сөелергә телим. Башкасы миңа кирәкми. Мин инде бер тапкыр... бер кешегә... Ул чакта миңа мең тапкыр кыенрак иде. Мин аны... Ә ул... Күңел бизү.... бик авыр, Мансур абый. Әллә кемне эзләмим дә. Үз тиңем очрар әле дип торам. Аның белән балаларга ярдәм итү юлларын да табарбыз дип ышанам. Сезгә дә, Мансур абый, сөремнән айнырга вакыт.

Кинәт яңгыр коеп ява башлады. Кая булса йөгереп барып ышыкланырга мөмкин түгел иде. Якын-тирәдә бер каралты заты да юк. Яр буенда нибарысы яртылаш корыган бер тирәк үсә. Аннары Диләфрүз дә кузгалмады. Мансур пиджагын салып аның иңнәренә япты. Ә яңгыр шундый көчәйде, бер минут эчендә шәһәр дә, Кабан да күздән югалдылар. Гүя бөтен җиһанны су басты.

Яңгыр кинәт башланган кебек кинәт туктады да. Яңадан ялтырап кояш чыкты. Аннары Казан өстендә аллы-гөлле Салават күпере күренде. Диләфрүз белән Мансур аңа озак кына карап утырдылар. Салават күперенең нәкъ уртасы өзелгән иде.

 


Date: 2015-12-13; view: 350; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию