Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 10 page





Чагасызмы? — дип, көлде Гөлшәһидә һәм шунда ук җитди тонга күчте: — Без шәһәрчә сөйләшергә өйрәнмәгән. Үзеңнән олы кешегә исеме белән генә мөрәҗәгать итү әдәпсезлек ул.

Бу сүзләр Яңгурага астыртын чәнчү булып тоелды, иренен тешләде, кызарды. Әйе, ул Гөлшәһидәдән ике тапкыр диярлек олырак. Ләкин күңел бит...

Ул урыныннан торды, кулын каш өстенә куеп киң тугайга карады. Аннары кырт борылып, Гөлшәһидә алдына килеп басты. Аның карашы гүя: «Беткән баш беткән!»— дия иде.

Мин, Гөлшәһидә ханым, сезнең белән ачыктан-ачык сөйләшергә дип килдем, — диде. — Артык түземем калмады... Сез, бәлки, минем җитди сөйләвемә ышанмый да торгансыздыр. Әмма мин, Гөлшәһидә ханым, сезгә гашыйк! Юләргә сабышырлык дәрәҗәдә гашыйк!

Әллә инде баштан ук сизенгәнгәме, Гөлшәһидәгә бу сүзләр тирән тәэсир итмәде, кызаруы да бик җиңелчә булды.

Фазылҗан Җангирович, — диде ул тыныч кына, — бу турыда сөйләшү файдасыз...

Юк, мин сөйләми булдыра алмыйм. Мин, Мәҗнүн кебек, гел сезнең турыда гына уйлап йөрим. Мин сезгә тәкъдим ясарга килдем, Гөлшәһидә ханым!

Гөлшәһидә урыныннан торды, беседка баганасын кочаклады. Күрәсең, ул да дулкынлана иде, күкрәге бер күтәрелә, бер тешә.

Мин сезнең алдыгызга тезләнәм! — диде Яңгура һәм чыннан да идәнгә чүгеп ике кулын, Гөлшәһидәгә сузды: —Мин сезнең хөкемегезне көтәм...

Багананы кочаклаган Гөлшәһидә эндәшмәде, һаман еракка караган килеш басып торды, ә баш өстендә бал кортлары борчылышып бөтерелделәр.

Гөлшәһидә ханым, үтенәм... Минем хисләрем... Минем...

Нәкъ шул вакыт кайдандыр борылыштан көймә килеп чыкты. Солярийга кызынырга баручы авыруларның кайсысыдыр хәзер Акъярда бик модный саналган җырның урта бер җиреннән башлап җибәрде:

Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,
Күнелдә ул гына, йөрәктә ул гына...

13

Ни тырышуына карамастан, Юматша мәрхүмәнең китабы эченнән табылган записканың кем тарафыннан язылуын әле һаман ачыклый алганы юк иде. Бу хәл егетне чамасыз борчый. Мансур исә моны бөтенләй кирәксез эш дип карый, эзләшүдә катнашмый иде. «Былтыр яуган карны быел эзләүдән ни файда?» дип, Юматшаны да бу эштән туктатырга маташты. Юматша аны яңаклавын яңакламады, ләкин ызгышкан чаклары бер генә булмады. Дөресрәге, Юматша дустын яманлыкка күз йомасың, принципиальлектән качасың дип гаепләде. Мансурны аңлавы читен иде. Кеше ничектер икегә бүленеп яши кебек: эштә бер төрле Мансур, хастаханәдән тыш икенче. Мансур — хирург Юматшага аңлашыла: кыю да, сак та, кирәк икән тырыша да, сугыша да, ә Мансур-шәхес, Мансур-кеше аңа һич аңлашылмый: канатлары салынган, башы иелгән. Күңелендә нинди уйлар, нинди теләкләр — шайтан белсен!

Теге чакта, иң хәтәр минутларда Мансурга ярдәмгә килгән Татьяна Степановна да аны торгынлыктан чыгару өчен күп тырышты. Яхшылап та, үгетләп тә, дусларча кызганып та, ниһаять, өлкәннәр кебек әрләп, орышып та карады, юк, Мансур барыбер рух төшенкелегеннән котыла алмады.

Әбүзәр абзый да Мансурның, сөмсерләре коелып йөрүен күрә иде. Беркөнне Мансур эштән кайтып караңгы чырай белән башын иеп утырганда, ул аңардан:

— Авырулар арасында да син шулай балтасы суга төшкән агай кебек йөрисеңме? — дип сорады.

Мин кайда да бер кеше инде, дәү әти? — диде Мансур, башын күтәрмичә генә, —Кая барсам да, кара күләгәм үзем белән.

— Кара күләгәң, — диде Әбүзәр абзый кабатлап. — Ә син, туганкай, бу кара күләгәң авыруларда да кара уйлар тудырыр дип уйламыйсыңмы? Моннан кырык биш еллар элек беркөнне мин хастаханәгә сакалымны кырмыйча килдем. Кәефем бозылган чак булгандыр. Мәрхүм Казембек мине коридорда туктатты да, кесәсеннән унбиш тиен акча чыгарып, учыма төртте: «Марш парикмахерга! Сез үзегезнең табиб икәнегезне оныткансыз!» — диде. Белсәң иде, бу миңа ничек тәэсир итте?! Әле дә ул унбиш тиен учымны яндыра кебек. Мин бөек Казембекка үпкәләмәдем, чөнки ул мең тапкыр хаклы иде.

Мансур дәү әтисенә туры итеп карады. Карт профессор чыннан да аңа бик авыр икәнлеген төшенде. Ул аның иңбашына кулын салды һәм әкрен генә үзеннән этеп җибәрде.

Уян, дустым! Бүтән барлык профессия кешеләре ничек теләсәләр, шулай яши алалар. Аларга беркем бер сүз әйтми. Чөнки аларның башкаларда, башкаларның аларда эше юк. Ә табиб... Табиб ул үзе өчен генә яшәми, ул барыннан да элек башкалар өчен яши! Үз кайгысы чыдый алмаслык булса да, аның җебергә хакы юк. Ул бөек артист булырга тиеш. Беләсеңме, мин Николай Максимович Любимовны ни өчен яратам? — дип кинәт сорап куйды профессор һәм артистның стенадагы рәсеменә карап алды. — Чын артист булганы өчен! Шундый вакыйга хәтеремдә. Күптән инде, әле Николай Максимович сәхнәдә җилбәзәк Хлестаковны уйнаган елларда булды бу хәл. Искиткеч итеп уйный Николай Максимович ул көнне Хлестаковны! Тамашачыларның көлә-көлә эчләре ката, ә үзе, тәнәфес саен миңа телефоннан шалтыратып, елый-елый хатынының хәлен сорый: хатыны үлем түшәгендә! Тамашачыларның берсе дә аның күңелендә нинди газап булуын сизми. Соңыннан бу турыда махсус белештем. Залда минем дустым профессор Миславский да булган. Сөйләп биргәч, аның да исе китте. Без бүген артистның кәефе бик шәп икән дип уйлаган идек диде. Чын табиб та шулай булырга тиеш, Мансур. Бу, беләсең килсә, сәнгать, бик читен, әмма бик кирәкле сәнгать. Моның өчен сиңа соңыннан берәү дә рәхмәт әйтмәс, хәтта синең шундый сәнгатькә ия булуыңны белүче дә булмас, әмма табиб өчен телдән әйтелә торган рәхмәтләргә караганда, әйтелмәгәне кайчак артыграк. Тыңлыйсыңмы мине?

Тыңлыйм, дәү әти.

Мин акыл өйрәтергә яратмыйм, Мансур, үзең беләсең. Монысы ихтыярсыздан килеп чыкты, гафу ит, артык дулкынлансам, туарылып китәм. Картайганмын да ахрысы. Картлар күп сөйли... Авыр, авыр безнең хезмәт, туганкай, ләкин аннан матур, аннан кешелекле хезмәт бармы соң? Мә, укы! Укы!

Мансур, дәү әтисенең тавышындагы горурлыкка гаҗәпләнеп, ул сузган газетаны кулына алды. «Авыл табибының батырлыгы» дип укыды ул шактый зур очеркның башын, һәм шунда ук аның кем турында икәнен аңлады. Бер секунд эчендә аның күңелендә көчле өермә булып алды, ул эсселе-суыклы булып китте.

... Акъяр хастаханәсе. Төне буе табиб авыруның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Тып-тын. Тик авыру гына ара-тирә ыңгыраша. Аның хәле бик авыр. Баш очында хатыны утыра. «Сула, бәгырем, сула инде, җаным!» — дин пышылдый хатын. «Мине таныйсыңмы, Хәсән? Бу! Ләләң ич». Гөлшәһидә тагын нинди дару бирергә мөмкин дип уйга калып тәрәзә янында басып тора. Ачык форточкадан дымсу һава керә. Яз. Акъяр суында бозлар ярылган тавыш ишетелә. Иртәгә бөтен авыл халкы ташу карарга төшәчәк. Гөлшәһидә тиз генә авыру янына килә, хатын аның кулына ябыша. «Зинһар коткарыгыз, Гөлшәһидә... Бигрәк яшьли...» Гөлшәһидә аны култыклап коридорга алып чыга, үзе яңадан авыру янына керә... Шулай төн көнгә, көн төнгә ялгана, ял да, йокы да юк. Аннары Акъяр колхозының ерак фермаларыннан радиограмма килеп төшә. Сыер савучы хатын бик каты авырып киткән. Ул арада колхоз председателе дә йөгереп килеп җитә. Нишлибез, Гөлшәһидә, ди. Юллар өзек. Ат белән дә, машина белән дә барыр хәл юк. «Хәле бик авыр, үлә инде дигәннәр бит, Гөлшәһидә, — ди колхоз председателе. — Әле былтыр гына өйләнешкәннәр иде...» Гөлшәһидә райкомга, Казанга шалтырата, тиз генә вертолет җибәрүләрен үтенә. Менә Гөлшәһидә вертолетка утырып оча. Менә ул җеп баскычтан җиргә төшә...

Газетада Гөлшәһидәнең рәсеме дә бар иде. Мансур аңа бик озак карап торды. Үзенең беренче тапкыр самолет белән авыру янына очулары күз алдына килде. Илмира исенә төште. Шуннан ул, ике кулы белән башын кысып, үз бүлмәсенә кереп бикләнде дә уйга чумды, ә икенче көнне кич Ерак Кабан буендагы аркылы тыкрыкка китте. Диләфрүзнең үтенечен истә тотып, ул аларга туп-туры барып кермәде, урамда гына көтте. Ләкин ул көнне Диләфрүз урамда күренмәде. Шуннан соңгы кичләрдә дә Мансур аны очрата алмады. «Әллә бер-бер хәл булдымы?» дип тә борчыла башлаган иде, бүген Бауман буйлап барганда, Диләфрүз үзе аның каршына килеп чыкты.

Исәнмесез, Мансур абый, — диде ул, кул биреп. — Әллә берәрсен көтәсезме?

Мансур Диләфрүз белән бик ягымлы итеп күреште. Аннары «көткән кешем үзе килеп чыкты» дип елмаеп, кая булса халык азрак җиргә барыйк дип үтенде.

Әйдәгез Ботан бакчасына барабыз, — диде Диләфрүз уйлап та тормастан.

Ботан бакчасында төрле кош-кортлар белән җәнлекләрне тамаша кылып йөри торгач, алар тавис кошлары читлеге алдында туктадылар. Халык бик күп, читлеккә якын да барырлык түгел. Ак тависларның берсе озын койрыгын җәеп җибәргән икән, халык таң калып шуны карый икән.

И, күрә алмыйм, и, күрә алмыйм бит, — дип, Диләфрүз дә өзгәләнә башлады.

Мансур беләгендәге плащын иңбашы аркылы ташлады да:

Әйдә, күтәрим, — диде.

Буй җиткән кыз өчен бу яхшымы-түгелме икәнен уйлап та тормыйча, Диләфрүз күз ачып йомганчы Мансурның. иңбашына баладай менеп утырды.

И, нинди матур, җаным! — дип шатланып кычкырын җибәрде ул.

Алар караңгы төшкәнче бакчада йөрделәр. Тып-тын җылы кич иде. Күзгә күренмәгән тоҗым җепләре йөзгә сарылып аз гына кытыклап алалар. Кош-корт көндезге җанланудан тынып ояларына посты, читлекләр бушап калды. Тик көне буе күзләрен йомып суфи кебек йокымсырап утырган ябалак кына, караңгы төшүгә уянып, сары күзләрен ялт-йолт иттерә башлады. Ямь-яшел агач яфраклары каралды. Фәкать электр утлары бар урыннарда гына алар һаман карасу-яшел булып күренәләр.

Халык инде, бульвардагы кебек, парлашып аллеялар буйлап йөри, сөйләгән сүзләре дә Ботан бакчасыннан бик еракта. Әмма Диләфрүз бакчада күргәннәреннән һаман аерыла алмады. Ул бигрәк кош-корт ярата икән. Чуар каурыйлы эреле-ваклы тутый кошларга ул исе китеп карап торган иде, хәзер шушы кошлар яши торган ерак илләргә бер барып кайтсаң иде дип хыяллана.

Мансур бу беркатлы, баладай саф җанлы кыз янында үзенең эчке газапларын онытты, күп сөйләде, көлде, шаяртты.

Урамга чыгуга Диләфрүзне, әйтерсең, алмаштырдылар. Ул инде көлми, теге яки бу нәрсәгә сокланып, баладай йотлыгып сөйләми башлады. Уйчанланды, йөзен моң басты. Мансур да ничектер үзеннән-үзе тынды.

Зәңгәр утлы тәрәзәләр турысына җиткәч, алар икесе дә сүз куешкан төсле шып туктадылар. Ачык тәрәзәләрдән урамга күңелле җыр сибелә иде. Мансур гаҗәпләнеп Диләфрүзгә карады.

Җизни өйләнә, бүген туе, — диде Диләфрүз, башын иеп.

«Туй? Ничек инде? Әле моннан ике-өч ай гына элек хатыны хәсрәтеннән юләргә сабыша язган, «докторны да суям, үзем дә суелам», дип дулаган ир бүген инде өйләнәме?»

Ирләрнең кайгысы махмыр гына икән, — диде Диләфрүз әрнеп. — Кыланалар гына икән алар... Җизни апага кабер ташы да куйдырмады. Ходай каршында ташлысы да, ташсызы да — барысы бер, ди. Миңа кырык көннән үк өйләнергә яраган, ди. Янәсе, озаграк өйләнми торып апага ниндидер яхшылык эшләгән әле... Балаларны бик кызганам, Мансур абый. Ул мескеннәргә хәзер көн бетте инде Үги ананың иң яхшысыннан да козгын тавышы килә диләр. Мөмкинлегем булса, шул балаларны үземә генә алып тәрбияләр идем.

Мансур, электр тогы бәргән кебек, калтыранып китте.

Артык озатмагыз, — диде Диләфрүз, саубуллашырга кулын сузып. — Туйга бармас өчен нишләргә белми аптырап йөргән чагымда сез очрап күңелемне бераз ачтыгыз. Ак тависларны күрсәтүегез өчен бигрәк тә рәхмәт.

Сез китәсез? — диде Мансур, ни әйтергә белмичә.

Болай да озак йөрдек. Өйдә эшем дә бар.

Диләфрүз...

Мансур абый, зинһар тотмагыз инде мине, — һәм Диләфрүз йөгереп китеп барды.

Менә Мансур җәйге төннең сыек караңгылыгына чумган урамнар буйлап берүзе кайта. Күңелендә ниләр ташуын ул үзе дә рәтләп белми. Ләкин бу кичне ул бушка үткәрмәде кебек, нәрсәдер тапты кебек...

Кабанның суы кап-кара. Шул кара суда яр буе утлары алтын баганалар булып чагылып күлгә әллә нинди серле төс бирәләр. Буш трамвайлар шаулап узалар. Гранит һәйкәл булып баскан шагыйрь тынып барган шәһәргә уйчан гына карап тора...

 

Фатихәттәй базардан күңелсез хәбәр ишетеп кайтты: имеш, профессор Яңгураны бик каты кыйнаганнар, үләргә ята, ди, тәмам шешенгән, ди. Мәдинә ханым шунда ук ире Әбүзәр абзыйга шалтыратты, хәлен белеп кайтуны үтенде. Профессор бу хәбәргә бик үк ышанып бетмичә, Мансурдан гына сорарбыз дип, сүзне өзде. Ләкин Мансурдан алда котлары очкан Илһамия килде. Ул кайдадыр командировкада булган, бүген генә кайтып төшкән, кайтуына шул хәл. Җизнәсенең йөзе менә болай дип, ул ике кулы белән күрсәтте.

Ул арада Мансур да кайтып керде. Илһамия аңа эшләпәсен салырга да ирек бирмичә:

Җизнине харап иткәннәр, — диде.

Мансур исе китмичә генә башын чайкады.

Ышанмыйсыңмыни? — дип сорады Илһамия, күзләрен зур итеп ачып. — Син аның кая барганын беләсеңме?

Юк, белмим. Миңа килеп әйтүче булмады.

Ул Гөлшәһидә янына барган! Ул аңа өйләнмәкче! — дип ярсып кычкырды Илһамия.

Мансурның йөзендә бер генә тамыры да селкенмәде.

Мыскыллы тыныч тон белән:

Бик әйбәт, туйга барырбыз, — диде.

Илһамия аптырап калды. Җизнәсе Гөлшәһидәнең Мансур белән хат алышуын гына ишеткәч тә ничек шашынган иде. Илһамия Мансур да шулай котырыр дип көткән иде. Тәэсире көчлерәк булсын өчен ул юри фаҗигалерәк итеп әйтте дә бит.

Барыгыз, дәү әни янында әзрәк тынычланыгыз, — диде Мансур Илһамиягә, үзе кухня ишеге төбендә басып торган Фатихәттәйгә борылып: — Илһамиягә су бирегез, — диде.

Юынып, киемен алыштыргач, Мансур әүвәлгечә тыныч, хәтта беркадәр ваемсыз кыланып залга узды. Илһамия диванда Мәдинә апа якында утыра иде.

Миңа Юматша барысын да сөйләде, — диде Мансур, Мәдинә ханымның борчылып соравына каршы. — Алар Самуил Абрамович белән икәүләп Фазылҗан Җангирович янында булганнар. Куркыныч нәрсә юк. Әзрәк нервлары уйнап алган... Һәм корт чаккан.

Көлмә, Мансур! Аның Гөлшәһидә янына баруы хак. Моны ул үзе әйтте! Нигә син моңа бер дә реагировать итмисең, нигә көнләшмисең? — дип, бөтенләй икенче тавыш белән сорады Илһамия.

Мансур әкрен генә елмаеп урыныннан торды.

Сез мине реагировать иттереп көнләштерер өчен килдегезмени? Юкка маташасыз, Илһамия!

Мансур, не смей со мной так разговаривать!

Менә нәрсә, Илһамия, — диде Мансур, җитди итеп, — Гөлшәһидәнең үз башы бар. Тели икән Фазылҗан Җангировичка, тели икән башка берәрсенә чыга.

Фатихәттәй Мансурга карап бик озак башын селекте.

Тиле дә тиле, син дә тиле, — диде. — Үз бәхетеңә үзең күз йомасың.

«Үз бәхетеңә...» дип, Мансур Диләфрүз турында уйлады. Юк, аның карарын хәзер берни дә какшата алмый инде. Ул кухняга чыкты, аяк өстән генә тамагын ялгады һәм Фатихәттәйгә:

Тегене әзрәк сөйләштерегез, — дип пышылдады да эшләпәсен алды. Фатихәттәй «була ул!» дигәндәй уң кашын сикертеп куйды, Ә Илһамия: «Мансур кайда югалды?» — дип сорагач, шатлыгын аз гына да яшермичә:

Ир башы белән җыен карчык арасында утырмас инде, киенде дә китте, — диде.

Кояш әле шактый югары. Көн эссе. Койма буйларында яшел чирәм, әмма юллар тузанлы. Шул тузан эчендә ялантәпиле малайлар чабышып уйнап йөриләр. Аларга дөньяда шуннан да матуррак почмак юк. Соңыннан, дәү булгач, тормыш аларны нинди генә җирләргә ташласа да: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», — дип, нәкъ менә шушы почмакны сагынырлар алар...

Диләфрүз ничек каршы алыр? Телефоннан кунакка барам дигәч, бик аптырап калды: кил дип тә, килмә дип тә әйтә алмады.

Соңгы тапкыр алар моннан дүрт көн элек очрашканнар иде.

Апагызның балаларын еш күрәсезме? — дип сорады Мансур. — Ничек торалар?

Торалар инде... Берсен каядыр авылга олактырмакчылар, икенчесен интернатка бирергә йөриләр.

Әтиләре шуңа ризамыни?

Ул инде хәзер, Мансур абый, бөтенләй башка кеше. Әйтерсең, элекке җизни дә түгел. Беркөнне өйләренә барып керсәм, балалар елашып утыралар. Әтиләре кыйнаган. Балаларның бергә буласылары килә икән. Мине күргәч, кочагыма ташландылар... Бала булсалар да, аңлыйлар бит алар, Мансур абый.

Мансур күзләрен зур итеп ачып эндәшми утырды. Аннары кинәт Диләфрүзнең беләгеннән тотып, әсәрләнгән тавыш белән;

Сез аларны бәхетле итәргә теләр идегезме? — дип сорады. Үзе, үз соравыннан курыккан кеше кебек, калтыранып китте.

Әгәр бу эш минем кулымнан килә торган булса, — дип җавап бирде Диләфрүз чын күңелдән.

Шуннан соң Мансур дүрт көн, дүрт төн уйланып йөрде дә, катгый бер фикергә килеп, Диләфрүз янына барып үзенең актыккы сүзен әйтергә булды. Менә шул ният белән ул бүген өйдән чыкты.

Әнә Диләфрүз үзе дә килә. Күзләре әллә кайдан нур сибәләр, иреннәре шаян елмая. Бер борчылу, бер каушау юк йөзендә. Ә бит ул Мансурның нинди ният белән килүен белергә тиеш. Кыз кеше ничек шулай тыныч була ала икән?

Диләфрүз, бу юлы да кая булса барыйк, — диде Мансур, аның бәләкәй кулын ычкындырмыйча. Диләфрүз үзе дә аны тартып алмады.

Кунакка килгән кешене өйгә алып керәләр, — диде ул

Рәхмәт. Берәр бакчага кереп утырсак.

Монда аның бакчасы да юк бит, Мансур абый. Парк ерак, аннары анда кеше дә бик күп, базардагы шикелле тыгылган. Әллә Кабан буена гына төшәбезме?

Менә алар күл ярында яшел чирәмдә газета җәеп утыралар. Диләфрүз кул астына эләккән вак ташларны алып күлгә ташлый да су өстендәге түгәрәкләргә уйчанланып карап тора. Кайчак ниндидер уйларына җавап иткәндәй үз алдына елмаеп та куя, кайчак карашын еракка, күл аръягына төби. Мондый минутларда аның күзләре ачылып алардан нур сибелгәндәй була. Ул Мансурның сүз башлавын көтә, ләкин дулкынлануын, сабырсызлануын сиздерми.

Мансурга, киресенчә, дулкынлануын яшерү читен. Ул кыю булырга, ярып салырга дип килгән иде дә, минуты җиткәч, тотлыгып калды. Аның күз алдында кайдадыр еракта, томан эчендә Гөлшәһидә моңсу гына басып тора иде. Тукта, кайдан килеп чыкты әле ул? Мансур бит аны «оныттым» дип йөри иде...

Диләфрүз зуррак таш алып күлгә ераккарак ташлады. Су өстендәге түгәрәкләр дә зуррак булып калыктылар. Ләкин ул түгәрәкләр берсе эченнән икенчесе туа һәм берсе артыннан икенчесе югала баралар. Бу түгәрәкләрдән чыгу мөмкин түгел. Ә Мансур белән Диләфрүз шуннан чыгарга тиешләр. Мансур уйга калды, келт итеп Казанка буе исенә төште. Ул чакта Мансур үзе суга таш орды. Ул чакта да су өстендә шундый ук түгәрәкләр хасил булды. Мансур — Гөлшәһидә түгәрәкләре. Мансур ул түгәрәкләрдән нинди җиңел чыкты... Чыктымы икән? Бәлки, берсеннән, икенчесеннән чыккандыр. Ләкин ул түгәрәкләр, җиһандагы радио дулкыннары кебек, бетәсе түгел бит.

Инде болары яңа — Мансур — Диләфрүз түгәрәкләре. Алар да һаман зурая баралар һәм Мансур белән Диләфрүзне чыгармаслык итеп үз эчләренә, яшерәләр шикелле.

Юк, күзне йомарга да, барысын да онытырга! Югыйсә...

Диләфрүз, — диде Мансур, ниһаять, үзенең эчке көчсезлеген җиңеп. Шул чакта йөзенә беренче яңгыр тамчысы тамды. — Ни өчен чакырганымны беләсезме?

Беләм дә, белмим дә, Мансур абый, — диде Диләфрүз, бик гади генә итеп. Икенче яңгыр тамчысы Диләфрүз йөзенә тамды. Ләкин болар әле адашкан тамчылар гына иде.

Мансур башын кыйшайта төшеп болытларга карап алды. Көрсенде. Алдан уйлап, тәртипкә салып килгән сүзләре онытылды. Инде ни әйтергә бу тилмереп көткән кызга? Мансур тагын балалар турында, аларның рәхимсез әтиләре турында сөйләп китте. Үзенең ул мескен балалар каршында мораль бурычлы булуын, ничек тә булса аларның язмышларын җиңеләйтәсе килгәнлеген әйтте. Аннары Диләфрүзнең аңардан бөтенләй башка сүзләр көтүен аңлап булса кирәк, тагын сүздән туктады, күзләрен йомды. Тагын сөйләп китте. Ләкин аны аңлавы читен иде, мөгаен, ул үзе дә ни сөйләгәнен рәтләп төшенми иде.

Ничектер шулай килеп чыкты, Мансур яшь табиблар кичерә торган күп нәрсәне: беренче уңышсызлыклардан соң үз-үзеңә ышанып бетмәү, курку, аптырау, хирургиядән, гомумән, медицинадан күңел бизү һәм башка шуның кебек кыенлыкларны вакытында башыннан үткәрмәде, вакытында тиешле сынау узмады, чыныкмады. Ә соңга калган һәрнәрсә, күрәсең, авыррак була, һәм Мансур беренче җитди сынауга очрау белән үк аптырап калды, чамадан артык вөҗдан газабына бирелде.

Тәмам буталып бетүен һәм әйтәсе сүзен әйтә алмый калуын сизеп, Мансур Диләфрүзнең ике беләгеннән тотып, бик әсәрләнеп:

Ләкин без моны икәү бергә булганда гына... бергә булганда гына... Аңлыйсызмы минем ни әйтергә теләгәнемне, Диләфрүз? — дип сорады.

Date: 2015-12-13; view: 394; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.006 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию