Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Ченче бүлек 3 page





Мансур гаҗәпләнеп аңа карады.

Әйе, әйе, ялгыш әйтмәдем. Минем яшемә җиткәч, син дә шулай бер сөйләрсең әле. — Әбүзәр абзый башын иеп аз гына уйланып утырды. — Мин мондый хәлләрне, Мансур, сиңа караганда мең тапкыр күбрәк кичердем. Ләкин кичереп бетергәнем юк. — Ул Әнисә Чибәркәева турында әрнеп сөйләде дә дәвам итте: —Бу безнең гомер буе сузыла торган газабыбыз. Гомер буе без аны сыгылмыйча күтәреп барырга тиешбез. Кыенлыклар алдында табибның каушап калуы, сыгылып төшүе — җинаять ул. Гафу ителми торган авыр җинаять.

Алар аталы-уллы бу кичтә бик озак утырдылар, Аннары Мансур урыныннан торды.

Рәхмәт, дәү әти.

Миңа Мансур, рәхмәт әйтер урын юк. Ләкин Татьяна Степановнага син баш ияргә тиеш.

Ул ни әйтте? — дип сорады Мансур агарынып.

Без — табиблар, Мансур. Үзара, үзең беләсең, ачык сөйләшәбез.

Бу тәндә профессор күзен йоммады. Аның ашыгыч эше юк иде, ул Мансурны саклады, әллә ничә тапкыр аның ишеге төбенә барып тыңлап торды. Тик Мансурның йоклаган тавышын ишеткәч кенә, ул урынына барып ятты. Бу вакытта сәгать инде иртәнге алтыны суга иде.

Сәлимова үлгәннең икенче көнендә үлемнең сәбәбен тикшерү буенча клинико-патолого-анатомик конференция булды. Барлык табиблар җыелды. Эчке тетрәү, газаплы төн Мансурны танымаслык итеп үзгәрткән иде. Ул кечкенә ак сакаллы, йомры гәүдәле патологоанатомның сүзләрен хөкем карарын тыңлаган шикелле тыңлады. Патолог операциянең барлык кагыйдәләрне саклап ясалуын, үлемнең хирург гаебе аркасында түгел, бәлки йөрәк параличы сәбәпле булуын әйтте.

Ләкин гаҗәп: бу нәтиҗә Мансурның хәлен аз гына да җиңеләйтмәде. Ул бары тик, Татьяна Степановна алдына барып, аңа баш иде һәм борылып китеп барды.

Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Мансур эшкә йөрде, авыруларны карады, ләкин һәр эшне нурлы, мәгънәле итә торган эчке дәрт аның күңелендә сүнгән, яки сүнәр дәрәҗәгә җиткән иде. Яңгураның басымы аркасында, аңа яңа операция бирмәделәр, ул үзе дә моны дауламады, чөнки бер нәрсәгә дә кулы бармады. Аны, әйтерсең, алмаштырдылар, ул аска карап, канатларын салындырып йөрде. Татьяна Степановна гына түгел, бүтән иптәшләре дә аңа әйткәләп карадылар, синең гаебең юк бит, патологоанатомнан соң сине беркем дә гаепләргә базмаячак, диделәр. Мансур аларга каршы берни әйтмәде, һаман шулай сүлпән йөрүендә булды.

Ниһаять, беркөнне Самуил Абрамович аны кабинетына чакырып алды. Ул аңа урындык тәкъдим итмәде, үзе урыныннан торып аның алдына килде. Буйга Мансурдан кечерәгрәк булганга, пеләш башын кыйшайта төшеп астан өскә карап, ачуланмыйча, дусларча гына итеп:

Атакаем, җитәр, — диде. — Мин сезне аңлыйм. Үземнең баштан кичкән нәрсәләр. Табиблардан вөҗдан җәзасын татымаган кешеләр аздыр. Инде эшкә керешергә вакыт. Хирургның озак вакыт хискә бирелеп йөрергә хакы юк. Нервлары йомшарган хирург хирург булудан туктый. Иртәгә рәхим итеп, операциягә керешегез.

Булмый, — диде Мансур, әкрен генә.

Бул! — диде Самуил Абрамович, аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә, һәм үз сүзенең катгыйлыгын белдертергә теләгәндәй, бармак буыннары белән өстәлгә сугып алды. — Бүген вакыт бар әле, авырулар белән таныша торыгыз...

Кичен Мансур өйгә лаякыл исереп кайтты.

Таһировлар семьясында мондый көннәрдә түгел, бәйрәмнәрдә дә кызыл аракыдан башка эчемлек булмый торган иде. Бу гаилә өчен өйгә дөм исереп кайту гомердә булмаган, башка сыймый торган бер хәл иде.

Ул арада Мансур ава-түнә кухняга чыкты, нәрсәдер аударды, нәрсәнедер төшереп ватты.

И дошман! Бөтен әйберебезне кыра инде, — диде Фатихәттәй.

Әбүзәр абзый кухняга чыга башлагач, Мәдинә ханым аны кулына ябышып туктатты:

Зинһар, туганый, исерек күзенә күренә күрмә, сугар да үтерер.

Фатихәттәй булып Фатихәттәй дә шүрләде. Инде тавыш кубара, сугыша гына күрмәсен дип, өчесе дә, ишек төбенә җыелып, ярыктан карап тора башладылар.

Мансур, башын кран астына куйган, салкын су агыза иде. Аннары сынын турайтты, Фатихәттәйнең савыт-саба сөртә торган сөлгесен алып, юеш чәч, юеш бит, суга чыланып беткән күлмәк белән караватына килеп утырды. Аннары кинәт кычкырып көләргә тотынды.

Әллә инде Мансурның көлүеннән батыраеп, әллә тәвәккәлләп, Фатихәттәй кухняга керде. Сөт савыты ватыкларын һәм идәнгә җәелгән сөтне күргәч, ярсып китте:

Әй дошман! Нинди затлы сөт савытымны харап иткәнсең. Хәзер үз башыңны сугып ватам!

Ә Мансур һаман тыела алмыйча көлә иде.

Котны алып, Ватан бакчасындагы аюлар кебек акырма әле, — дип ачуланды, тәмам батырайган Фатихәттәй. — Исерек җанвар! Гөлчәчәгемне куркытырсың,

Кайда ул, кайда? — дип, Мансур урыныннан торды. — Фатихәттәй, Гөлчәчәк кайда? Миңа Гөлчәчәк кирәк. Ул минем бердәнберем. Мин аның өчен генә дөньяда яшим. Гөлчәчәк, кайда син? — Ул, чалыш-чолыш атлап, бала йоклый торган бүлмәгә таба бара башлады.

Фатихәттәй аның юлына аркылы төште.

Кит, дошман, кит. Бала янына кертәмме соң! — Ул Мансурның күкрәгеннән этте. — Яхшылыкта кит моннан!

Мансур күзләрен мөлтәйтеп аңа бераз карап торды да, артка чигеп, караватка утырды, тагын юеш башын сөртә башлады. Фатихәттәй аның кулыннан савыт-саба тастымалын тартын алып чиста сөлге ташлады:

Эчкәнсең икән, буеңа сеңдер, ахмак. Фатихәттәй, мин исерек? Эчми исердем мин... Нишләргә белмәгәнгә. Кызганам мин аны... Ул миңа ышанды... Әнә ул, Фатихәттәй, әнә! Йөзенә кичке шәфәкъ нуры төшкән. Әнә иреннәре кыймылдый, ул миңа нәрсәдер әйтмәкче... Ух! — Мансур мендәренә капланды да бик озак ыңгырашып ятты.

Әй балакай, балакай! — диде Фатихәттәй, аны кызганып, — Синең гаебеңмени... Әҗәле җиткән булгандыр... Язмыштан узмыш юк.

Иртән Мансур башының котырып авыртуына уянды. Аякка баскач, чайкалып китеп егыла язды. Эшнең җаен белүчеләр махмырдан соң баш төзәтәләр. Мансур аптечкадан ниндидер дару алып капты. Аннары яхшылап юынды, өстәл янына утырды, ике стакан бик кайнар куе чәй эчте.

Нигә ашамыйсың? — дип сорады Фатихәттәй, коры гына.

Ашыйсы килми, — диде Мансур. Соңгы вакытта болай да аның борыны гына утырып калган иде. — Фатихәттәй, — диде ул оялып кына, — кичә мин... бик әшәке кыланмадыммы?

Сорап торган буласың, юньсез баш. Лаякыл кайтудан да әшәке эш бармы. Икенче шулай кайтсаң, өйгә дә кертмим. Милиция чакырам да туп-туры трезвилкага озаттырам. Аннары адәм мәсхәрәсе итеп, Бауман почмагына сурәтеңне ясап куярлар. Нинди затлы сөт савытымны ваттым.

Дәү әтиләрне бик борчымадыммы?

Юк, алар син баеп кайткач шатландылар гына, — диде Фатихәттәй мыскыллап.

Мансур шыпырт кына эшкә китеп барды, ләкин операция ясамады, ул бары тик Самуил Абрамовичка кулларын гына күрсәтте, — куллары калтырый иде аның.

Карт пеләш башын бик озак селкеп торды да:

Әйбәт түгел бу, бөтенләй әйбәт түгел! — диде.

Эштән Мансур юри соңга калып кайтты. Ул Мәдинә апа белән Әбүзәр абзыйның күзләренә күренергә ояла иде. Ләкин вакыт соң булса да, дәү әтисе йокламый иде әле. Мансур чәй эчеп бетерүгә, ул аны кабинетына чакырды.

Кайгыны аракы белән юып булуын мин аңламыйм, Мансур, — диде профессор, — рюмкада кешеләр диңгездәгедән күбрәк баталар. Ташла син бу эшеңне.

Әбүзәр абзый урыныннан торды, бераз йөренеп алды.

Мин менә һаман уйлап йөрим... Сәлимованың үлеме бик гыйбрәтле. Син бу кинәт булган параличның фаразан сәбәпләре турында уйламадыңмы?

Бу, дәү әти, гаепне үз өстеңнән шудырырга юл эзләү булыр иде.

Сине берәү дә ул юлга этәрми. Әмма сорау туган икән, аңа җавап табарга кирәк.

Мансур авыз ачарга өлгермәде, Фатихәттәй кереп, коры гына тавыш белән:

Сандугач... телефонга, — диде.

Өйдә юк, чыгып киткән дип әйт, — диде Мансур.

Әбәү, ник мине ялганчы итәсең. Бар, үзең ялганла. Минем үз гөнаһым да җитәрлек.

Мансур урыныннан торды, алгы бүлмәгә чыкты һәм сөйләшмичә трубканы куйды,

 

Берничә көн үткәннән соң, Самуил Абрамович бик үтенеп һәм зинһарлап профессор Таһировны үз клиникасына консилиумга чакырды. Әбүзәр абзыйның эше бик тыгыз булса да, чакырган җиргә бармый калырга вөҗданы кушмады. Гадәтенчә ул: «Авыру кем?» — дип сорамады. Кем генә булмасын, консилиум аның язмышын хәл итә. Профессор өчен иң элек шул ягы мөһим иде.

Көндезге уникеләрдә ул инде клиникада иде. Аңардан кала тагын Казанның биш-алты атаклы медицина белгече — профессорлар чакырылган иде. Алар, зур укымышлылар арасында гына була торганча, бер-берсенә тирән хөрмәт күрсәтешеп күрештеләр, хәл-әхвәл сораштылар, яңалыкларын уртаклаштылар.

Яңгура иң актыктан килеп керде, һәммәсе белән бик нәзакәтле итеп күрешеп чыкты, борчулары өчен гафу үтенде, күңелле генә итеп бер анекдот сөйләп алды. Аннары яңадан барысына да берьюлы баш иеп:

— Хөрмәтле коллегалар, бәлки эшкә керешергә рөхсәт итәрсез? — дип сорады. Кыска гына итеп авыруның тарихы, кем булуы, ни өчен консилиум җыярга карар итүләре турында сөйләп бирде. Шунда ук рентген снимокларын, анализларны күрсәтте.

Тышкы яктан һаман шул бер Яңгура — үз-үзенә нык ышанган, башкалар алдында дәрәҗәсен, абруен тота белгән, профессорлар белән бер тактада басып торган кыю, җитез Яңгура иде. Ләкин эчтә аның бөтен пружиналары боргычланган һәм, шуны башкаларга сиздермәс өчен, һәрвакыт я ясалма елмаерга, я шаян тонга күчәргә, я тагын бүтәнчә йонын-төсен алмаштырырга мәҗбүр иде. Карт патологоанатом аның карталарын бик нык бутап ташлады. Аның Мансурны аклавы бер үк вакытта коллегалары алдында Яңгураны гаепләве булып яңгырады. Яңгура юләр дә, сукыр да түгел иде. Ул моны ачык күрде. Хәзер аңа ничек тә булса судан коры чыгарга, шул ук вакытта үзенең дәрәҗәсен төшермәскә, исеменә, абруена кимчелек китермәскә кирәк иде. Шунлыктан Яңгура хәзер чак кына тәвәккәллек сораган эштән дә читкә китүне хәерлерәк күрде. Ләкин моны шулай эшләргә кирәк, бу куркаклык яки качу булып килеп чыкмасын.

Ул үзе консилиумга куеласы авыруга операция кирәклеген, бу операциянең шактый катлаулы, тәвәккәл булуын аңлый иде. Әмма операциянең уңышлы чыгуына өмет чамалы, авыру бетеренгән, чире озакка сузылган, вакыт ычкындырылган. Шуның өстенә бу авыру Сәлимова яки аннан алда үлгән Шадрин гына түгел, республиканың зур белгече. Совмин председателе үзе ике тапкыр шалтыратып бөтен чараларны күрегез дип үтенде. Аннары тагын кайдандыр шалтыратканнар: «Бу кешебезнең академик Ландау, аның өчен башыгыз белән җавап бирәсез», — дигәннәр. Өлкә комитетыннан Яңгураның үзе белән сөйләштеләр. Шуңа күрә консилиумның Яңгура фикерен кире кагуы бик кирәк иде. Яңгура, янәсе, йөрәге сыкрап булса да дигәндәй, авторитетлар теләгенә буйсыначак, аннары ни булса да шул булсын, бу Казан Ландауы үләме-каламы, анысы Яңгура өчен мөһим түгел.

Авыруны карагач, нәкъ Яңгура көткәнчә, фикерләр икегә бүленде. Күпчелек Яңгурага каршы иде, Яңгура мин мондый зур авторитетларның сүзенә колак салмыйча булдыра алмыйм дип әйтә башлаган гына иде, профессор Таһиров аны бүлдереп:

— Фазылҗан Җангирович, авторитетлар артына алай тиз посмагыз әле, — диде. — Бу һәрвакытта да ышанычлы калкан була алмый. Монда терапия бернәрсә дә бирмәячәк. Монда иң радикаль чаралар кирәк һәм аларны мөмкин кадәр тизрәк кулланырга кирәк. Мин тулысы белән Павел Дмитрович ягында, — ул нык-таза гәүдәле, чал сакаллы хирургка карап алды.

Яңгураның өстенә кайнар су койгандай булдылар. Ул Таһировның бөтен эшне бозуын аңлады. «Терапевт башы белән...»

Соңыннан бүтәннәр кайтып китеп, кабинетта икәү генә калгач, Яңгура Таһировка болай диде:

— Рәхмәт сезгә, Әбүзәр Гиреевич. Коллегалар алдында сез мине күтәрдегез дә, канатландырдыгыз да.

Аңламыйм, — диде һәртөрле хәйләләрдән ерак торган Әбүзәр абзый. — Сездә бераз артистлык бар, уйныйсыз.

Яңгура көлеп җибәрде дә ике кулын җәйде.

Сез бигрәк мактыйсыз, Әбүзәр Гиреевич, — һәм шунда ук көрсенеп тә куйды. — Юк, тормыш алай уйнарга ирек бирми әле. Артыннан йөз эт куып килгән чакта бүре бүре булудан туктый диләрме әле?

Ауга йөри башладыгызмыни? — дип көлемсерәде Әбүзәр абзый.

Яңгура бераз фикер җыеп утырды, торып йөренеп алды:

Әбүзәр Гиреевич, без бик дипломатичный сөйләшәбез түгелме? Миңа калса, сез миңа бик нык ачуланган булырга тиеш.

Ни өчен?

Ничек инде ни өчен? — дип кайтарып сорады Яңгура. — Бөтен Казан шаулый, ә сез ни өчен... Сезгә килешми болай белмәмешкә салыну, Әбүзәр Гиреевич. Турысын әйткәндә, бу күңелсез хәл миңа ошамый. Нокта куярга кирәк.

Шулай да сез ачыграк әйтегез инде. Мин карт кеше, кайбер нәрсәләрне онытуым мөмкин. Сезнең белән, тәнкыйтьчеләр әйтмешли, конфликтка кергәнем юк шикелле.

Һемм, — диде Яңгура, иренен тешләп. — Сүз сезнең турыда бармый. Мин үзем дә андый ахмаклыкны эшләмәс идем, сезнең акыл да ана юл куймас иде. Бу яшьләр эше... Мәгънәсез бер очрак аркасында, алар минем яхшы исемемә шактый ямьсез күләгә төшерделәр. Миңа ышанмый башладылар. Күрдегезме, Самуил Абрамович нинди консилиум җыйган, — диде Яңгура, башына кинәт килгән бер уйга ябышып. — Элек мондый гына авыруга консилиум җыеп та тормыйдыр идек. Диагнозы көн кебек ачык.

Әгәр кеше гомерен саклап калу турында киңәш бара икән, моңа нигә хәтерегез кала, Фазылҗан? Кызганычка каршы, без кайчак, үз-үзебезгә артык ышанып, киңәшмичә эш итеп ташлыйбыз. Анысы менә эчне пошыра.

Гомумән алганда, әлбәттә, киңәшергә кирәк. Ләкин безнең шартларда бу һәр даим мөмкин түгел бит.

Менә без бүген сезнең ярты көнегезне алдык. Әгәр иртәгә дә, берсекөнгә дә шулай эшли башласак, сез үзегез үк моңа юл куймаячаксыз, чөнки сезнең үзегезнең төп эшегез бар. Башкаларның да шулай. Монысы мәсьәләнең бер ягы гына. Икенче ягы, минемчә, иң мөһиме: консилиумнарны еш җыю белән без табибларны үзалларына фикер йөртүдән, мөстәкыйль карар кабул итүдән, инициатива күрсәтүдән биздерәбез. Шулай түгелме? Алар шәхси җаваплылыкны онытачаклар, әйткәнне генә эшләргә өйрәнәчәкләр. Бу инде гариплек, медицинаны торгынлыкка илтү. Сезгә сер түгел бит, безнең яшь белгечләребезнең сыйфат дәрәҗәсе соңгы унбиш-егерме елда бик йомшарды. Мин хәтта әйтер идем: табибларны без вакландырдык. Күбрәк сан артыннан куабыз.

Сез хаклы, — диде профессор, — ләкин өлешчә генә... Туктагыз, әйтеп бетерим. Мин бит сезне бүлдермәдем. Сез кадрлар тәрбияләү кебек мактаулы эшне теге яки бу шәхеснең гомере белән санашмау исәбенә, икенче төрле әйткәндә, берсе өчен икенчесен корбан итү исәбенә башкармакчы буласыз бугай... Әйе, әйе, Фазылҗан, сезнең сүзләрнең кабыгын ватсаң, нәкъ шул килеп чыга.

Кызганыч, әгәр мине шулай аңлаган булсагыз, бик кызганыч, Әбүзәр Гиреевич. Күрәм, сез дә миннән шикләнә башлагансыз.

Монысы инде үзе бөтенләй мәгънәсез шик. Мин бу турыда сезнең белән сөйләшергә дә теләмим. Бигайбә. Ә менә операцияне сузмаска кирәк, Фазылҗан. Хәзер көннәр түгел, сәгатьләр хәл итә. Хушыгыз.

Яңгура аны тышкы ишеккә кадәр озата чыкты. Профессор киенгән чагында, ул аңардан Чалдаевка биргән хезмәтенең язмышы турында сорады.

Әле кайтармадымыни? — дип гаҗәпләнде профессор. Иртәгә үк белешергә вәгъдә бирде.

Берничә көннән соң Яңгураны Тютеев янына чакырдылар. Тютеевны аның бер-ике атна күргәне юк иде. Әллә инде шешенгән, әллә тазара төшкән. Йөзе кирпеч кебек кызыл, әйтерсең, яңа гына мунчадан чыккан. Әллә гипертония үзендә.

Утырыгыз, Фазылҗан Җангирович, — диде ул, аяк өсте торып күрешкәннән соң. — Сүз озын булмас, сәгатегезгә карап тормаска мөмкин. Шикаятегезне тикшерү нәтиҗәсен әйтергә дип чакырткан идем. Онытмагансыздыр бит? Теге кем... Сәлимова вакыйгасыннан соң...

Яңгура эчтән сискәнеп куйды. Ул теге вакытта, кабинеттан дулап чыгып киткәннән соң, Мансур Таһиров һәм ана килеп кушылган Юматша Әхмәтшин, Татьяна Степановлар өстеннән язган зур шикаятен, Самуил Абрамович киңәш иткәнчә, үз кулы белән ертып ташламады, бәлки Тютеевка китереп бирде.

Хаклык сездә, Фазылҗан Җангирович. Минемчә, ул Мансур дигәнегез бер молокосос. Аны эшеннән алганда да ярар иде. Андыйларга юл куйсаң, түбәңә менеп утырырлар... Михальчук белән Бариевага ничек сыптырганыбызны ишеткәнсездер.

Әйе, Яңгура сәламәтлек саклау министрының махсус приказы булуын, Алексей Лукич белән Маһирә ханымга ниндидер бер авыруның хастаханәдә им-томчылар «даруын» эчеп агуланып үлүе өчен шелтә бирелүен ишеткән иде. Солтанморатова, профессор Таһировка да эләгәчәк әле, дип мактанып сөйләнгән иде. Әмма хәзер Яңгураның үз хәле хәл, башында алар кайгысы түгел иде.

Сузмагыз, мин керешсез дә аңлыйм.

Аңласагыз ярый, — диде Тютеев, гүя Яңгураның мыскыллы тонын бөтенләй сизмәгән төсле итеп. — Замана, замана, Фазылҗан Җангирович. Министр сезнең шикаятегезне...

Кем бирде аңа? — дип тиз генә сорады Яңгура.

Ничек кем? Мин.

Сез... — Яңгура тешләрен кысты. — Үзегез хәл итәсе урында...

Әгәр минем генә көчем җитмәсә? Әгәр аңа миннән алда җиткергән булсалар?.. Ул сезгә яхшылап аңлатырга, төшендерергә кушты, Фазылҗан Җангирович.

Яңгура Тютеевның сүзен рәтләп тыңламады. Ләкин үз гаризасының министр кулына эләгеп кире кагылуы... Монысы аның өчен бик җитди һәм булып үткән хәлләрдән соң иң каты удар иде.

Тютеев үзенекен сөйли бирде:

Сезнең ише фән әһеленә... сезнең кебек... болай вакланырга... һы, ни... Ләкин, гафу итегез, әгәр мин хәзергесе көндә сезгә дә аеруча сизгер флюгер кирәк дип әйтсәм, һәм, ни... зинһар авырга алмагыз, Фазылҗан Җангирович. Миңа җитәкче урыннан күбрәк күренә. Дус иткәнгә генә әйтәм: хәзерге көндә иске флюгерлар гына ярамый, локаторлар кирәк хәзер!

«Лыгырдавык сез, Тютеев!» — дип чак әйтеп ташламады Яңгура.

Урамга чыккач, Яңгура уйга калды, Ул гомер буе бөтен көчен, бөтен тырышлыгын җитәкчеләргә ярашың яшәргә биргән, кирәк чакта юмалый да, сыйпый да белгән, иң әшәке мәкердән дә тартынмаган Тютеевны акыллырак дип, бүгенге яңа шартларга ярашу юлларын да тапкандыр дип уйлаган иде. Яңгурага нәкъ әнә шундый утта янмый, суда батмый торган, эшне үзе хәл итә торган булдыклы кешеләр кирәк иде. Ул үзе беркайчан да көрәшнең алгы планына чыкмады, әмма һәр җирдә аның бармагы уйнады. Тютеевның профессор Таһировка күптәннән ачу саклап йөрүен белгәнгә, Мансурны аның улы булганы өчен генә дә акылга утырту чараларын табар дип көткән иде, һәм ул үзенең бу исәбендә ялгышмады да. Тютеев Яңгураның үзеннән дә зуррак күсәк күтәреп, бер селтәнүдә Мансурны да, профессор Таһировны да бәреп төшерергә, һич булмаса сиздертерлек итеп сугарга сикереп торган иде. Моның өчен бик шәп җай да бар иде шикелле. Ләкин Тютеевның флюгеры утыртты. Кыскасы, министрлыкта да, өлкә комитетында да кырт кисеп әйттеләр:

Җитәр, талаш белән шөгыльләнмәгез, эшләгез! — диделәр.

Дөрес, бу кадәресен Тютеев сөйләмәде, бөтен серне ачып салырга ул алай юләр түгел иде. Ләкин Яңгураны Тютеев тузан хәтле дә кызыксындырмады. Аңа күңелсез булып китте, дөнья караңгылангандай булды, башны иеп, бөтен көчкә чабып, кремль стенасына барып бәреләсе килде аның.

Хастаханәдә Әбүзәр абзый Чалдаевны күрә алмады, икесенең дә бик мәшәкатьле көннәре булды, каты авырулар күбәеп киткән иде. Кич белән эштән кайтышлый Габделкәрим үзе Таһировларга кереп чыкты. Бүрегенә, иңнәренә сыкы коелган, керфекләрендә дә боз эреп бетмәгән иде.

Әйдәгез, әйдәгез, тизрәк кайнар чәй эчегез, тәмам туңгансыз бит, — диде профессор, аны каршы алып.

Чәйнең, — белмим, мәйнең бәлки файдасы тияр иде, — дип көлде Чалдаев күшеккән иреннәре белән, — Менә сездән алган әйберне сезгә кайтарыйм дип кенә кергән идем.

Рәхмәт, — диде профессор, Габделкәримнең кулыннан Яңгураның сәхтиян тышлы кызыл папкасын алып.

Мәдинә апа белән Фатихәттәй дә чыгып кыстый башлагач, Чалдаев чишенеп олы якка узды.

Гел яхшылык кына теләп йөрисен ахрысы, Габделкәрим, — диде Фатихәттәй, — самоварым да кайнаган. Рәхим ит, Әбүзәр белән янәшә утыр.

Чәйләр эчеп беткәннән соң, Әбүзәр абзый Яңгураның хезмәте турында белеште. Чалдаев көрсенеп алды.

Яза алмадым бит, Әбүзәр Гиреевич, — диде ул, урындык култыксасын озын бармаклары белән сыпыра-сыпыра.

Шаяртмыйча гына сөйләгез әле, Габделкәрим.

Ходай мине андый сәләттән тумас борын ук мәхрүм иткән, Әбүзәр абзый, — дип, ничектер хәсрәтле генә елмайды хирург. — Язарга дип ун утырганмындыр... күңел тартмады.

Date: 2015-12-13; view: 342; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.012 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию