Главная Случайная страница


Полезное:

Как сделать разговор полезным и приятным Как сделать объемную звезду своими руками Как сделать то, что делать не хочется? Как сделать погремушку Как сделать так чтобы женщины сами знакомились с вами Как сделать идею коммерческой Как сделать хорошую растяжку ног? Как сделать наш разум здоровым? Как сделать, чтобы люди обманывали меньше Вопрос 4. Как сделать так, чтобы вас уважали и ценили? Как сделать лучше себе и другим людям Как сделать свидание интересным?


Категории:

АрхитектураАстрономияБиологияГеографияГеологияИнформатикаИскусствоИсторияКулинарияКультураМаркетингМатематикаМедицинаМенеджментОхрана трудаПравоПроизводствоПсихологияРелигияСоциологияСпортТехникаФизикаФилософияХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника






Беренче бүлек 1 page





Габдрахман Әпсәләмов

АК ЧӘЧӘКЛӘР

(роман)

Ак чәчәкләр: Роман, — Казан: Татар, кит. нәшр.,

1989. — 510 бит.

«Ак чәчәкләр» романы бүгенге кешеләребез, аларның уй-кичерешләре һәм мәхәббәтләре турында сөйли. Әсәрнең үзәгендә иң кешелекле профессия вәкилләре — табиблар тора. Табиблар дөньясы белән янәшә, дөресрәге, бергә үрелеп, үзенең кайгы-хәсрәте һәм савыгу шатлыгы белән авырулар дөньясы бирелә. Шуларның бер-берсенә мөнәсәбәтеннән романның мавыктыргыч сюжеты туа. Автор геройларның рухи халәтен оста күрсәтеп, кеше күңеленең нечкәлеген һәм катлаулылыгын тирәнтен ачарга тырыша.

Беренче бүлек

Сибәләп кенә үтеп киткән төнге яңгырдан соң гаҗәеп аяз таң атты. Гөлшәһидә, күңелендә үтә бер җиңеллек һәм сафлык тоеп, урыныннан җәһәт торды, халатын киде һәм, иптәшләрен уятмас өчен аяк очларына гына баса-баса атлап барып, тулай таракның тәрәзәсен ачып җибәрде. Яңгырдан соңгы аз гына дымсу һава, салкынча ефәк сыман, йөзенә, муенына сарылды. Гөлшәһидә калтыранып куйды һәм, терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып, ияген учларына терәде. Аның алдында шәһәрнең бөтен түбән ягы җәелеп ята иде. Йокыдан уянып җитмәгән Казан өстенә әйтерсең үтә күренмәле алсу өрфия каплаганнар. Шушы алсу өрфия астында матурлыгын бернинди сүз белән дә әйтеп биреп булмый торган тылсымлы тынлык һәм изге тынычлык хөкем сөрә. Кояшның беренче нурлары бары тик аерым биек йортларның стеналарына гына төшкән. Алар исәпсез-хисапсыз ташпулатлар диңгезендә ак кыялар төсле калкып торалар. Тәбәнәгрәк йортлар барысы да күләгә эчендә. Бакчалардагы агачларның ябалдашлары, алтын нурга манчылып, очлы таҗлардай балкыйлар. Тәм барысы да, хәтта узып киткән паровоздан өзелеп калган соры төтен йомгагы да нәкъ рәсемдәге кебек хәрәкәтсез. Еракка-еракка җәелгән Идел дә тибрәнми, причаллардагы мәһабәт порт краннары да оеганнар, елга аръягындагы карасу-яшькелт хәтфә таулар да, иртәнге тынлыкка һәм тынычлыкка әсир булып, нәрсәдер көтәләр сыман.

Гөлшәһидә гүя тәрәзәдән карамый, ул гүя очып бара. Гел яктыга, иркенлеккә карап оча шикелле, ә күңелендә сөенечле дә, борчулы да бер уй: «Мансур кайткан!» Чындырмы, имеш-мимеш кенәдерме?.. Мансурны ул үзе күрмәде, аның кайтуын башкалардан гына ишетте. Ләкин шул кадәресе дә яшь күңелне очындырырга җитә калды...

Гөлшәһидәнең Мансурны инде дүрт ел күргәне юк, ләкин шушы дүрт ел эчендә аны исеннән чыгарган дүрт көн булдымы икән? Казанга килгән саен (мединститутны тәмамлаганнан соң, ул туган авылы Акъярга эшкә кайткан иде) аның йөрәге урыныннан куба, күңеле тыелгысыз рәвештә хатирәле урыннарга — Федосеев дамбасына, Фукс бакчасына тарта иде. Ләкин ул анда бармый, курка, гүя анда барса, әллә нәрсә булыр төсле иде. Ул ашыга-ашыга Казаннан тизрәк китү ягын карый иде, ә соңыннан хатирәле урыннарны күрмәве өчен үкенеп бетә алмый. Әмма Казанда кабат булырга туры килгәндә, барысы да нәкъ элеккечә кабатлана иде. Күңелнең аңлашылмый торган ниндидер бер уены иде, ахрысы, бу, чөнки Гөлшәһидә Мансурның Казанда юклыгын, кайдадыр ерак төньякта эшләвен белә. Аннары Федосеев дамбасына барып чыккан тәкъдирдә дә бернинди могҗиза булмаячагы көн кебек ачык. Ләкин моны акыл әйтә бит, ә күңел...

Быел җәй көне Гөлшәһидә Казанга, табибларның белемнәрен күтәрү курсына укырга килде. Әле Акъярдан кузгалганда ук ул, укуга зыян китермәс өчен, мәхәббәт турында уйламаска, хатирәле урыннарга, бигрәк тә Федосеев дамбасы белән Фукс бакчасына бер генә тапкыр да аяк басмаска антлар эчте. Бәхеткә каршы, уку программасы бик тыгыз булып чыкты: лекцияләр залы, хастаханә һәм китапханә — менә шул өчпочмакта аның бөтен сәгатьләре үтте. Кайчакта хәтта тамак ялгарга да вакыты калмый иде.

Шулай ыгы-зыгы белән укуларның дүрт ае узып та китте. Тагын күп булса ике ай калып бара. Укулар тәмамлангач та, Гөлшәһидә Казанда бер көн тормый Акъярга кайтып китәм дип уйлап йөрде. Анда кайткач, аның тормышы яңадан, Акъяр инеше кебек, кышларын калын боз астында калып, язларын аз-маз ташыштыргалап, җәйге челләләрдә саега-саега тын гына агар да агар...

Күңел чоңгылының төбендә бөтерелә башлаган дулкыннарның ерак тавышын ишетеп тәшвишкә төшкән кеше кайчак үзен-үзе шулай алдап хәвефтән котылмакчы була бит. Гөлшәһидә дә әле кичә генә шулай юана торган иде, ә бүген... «Нигә инде бичара күңелемне һаман-һаман газаплыйм... — дип уйлый ул, тәрәзәдән караган килеш.

— Барыбер анда бармыйча чыдый алмыйм бит», һәм бер карарга килгән кеше кебек, капыл кубып, тәрәзә яныннан китте. Ә ун-унбиш минуттан инде, өстенә сөтле чәй төсендәге пыльнигын киеп, болай да нечкә билен бил-бау белән кысып, стенадагы көзге алдына килде. Чем-кара чәче тома итеп артка таралган, калын толымнары урап тоеп куелган. Бу чәчләргә берни дә — эшләпә дә, яулык та кирәкми, алар шул табигый көенчә бик матур.

Урамга чыккач та икеләнмәде, бик кызу атлады ул һәм ун-унбиш минуттан Фукс бакчасының текә ярына — хатирәле таныш урындык янына килеп басты. Бу вакытта аның йөрәге сулкылдап тибә, сулышы ешайган, күзләре ялтырый иде инде. Алда Казанка җәелгән. Әнә кемдер таңнан торып җилкәнле көймәдә йөрергә чыккан, әнә кемдер дамбага төшеп бара...

Гөлшәһидә ике кулы белән йөзен каплады, һәм шул күз йомып ачкан бер мизгел вакыт эчендә моннан дүрт ел элек булган бөтен хәлләр аның күз алдыннан яшендәй ялтырап үтеп киттеләр.

Институтны тәмамлар алдыннан профессор Әбүзәр Таһиров Гөлшәһидәгә ординатурада калырга тәкъдим итте. Ятимлектә үскән, тормышта таяныр терәге булмаган гади авыл кызына моннан да зуррак бәхетне өмет итәргә мөмкин идеме соң?! Әгәр бу тәкъдим артында тагын бүтән бернәрсә тормаса, Гөлшәһидә моңа бик шатланып риза булган булыр иде! Бәхетсезлегенә каршы, ул чакта Гөлшәһидә профессорның асрамага алган улы Мансур белән дуслашкан иде. Дөресрәге, алар беренче курста ук таныштылар. Октябрь, Май бәйрәмнәрендә яки Яңа ел балында бергә биеделәр, кайчак бергәләп кинога, катокка баргаладылар. Мансур бокс ярата иде. Ул Гөлшәһидәне дә спорт залына чакыра иде. Ләкин Гөлшәһидә кешеләрнең бер-берсен кыйнашуларын тыныч кына карап утыра алмый иде. Беркөнне кайсыдыр иптәше Мансурны сугып екканнан соң, Гөлшәһидәнең котлары очты һәм егеткә боксны ташла дип ялына башлады. Спорт яратасың икән, җиңел атлетика яки футбол белән шөгыльлән, волейбол, баскетбол уйна, гер күтәр, суда йөз, чаңгыда шу, диде. Мансур бу тәкъдимнәрнең берсен дә кабул итмәде. Шуннан соң алар бераз бозылышып та йөрделәр. Дөресрәге, Гөлшәһидә үпкәләгән булып кыланды. Ләкин сөйгән күңел күпме турсая ала соң?! Актыккы курсларда укыганда, Гөлшәһидә, Мансурга ияреп, аларның квартирасына да баргалый башлады. Профессорның китапханәсе бөтен Казанга атаклы иде. Ул яшьләргә аннан теләгәнчә файдаланырга рөхсәт итте. Мансур белән Гөлшәһидә көннәр, кичләр буе анда утыра торган булдылар. Биредә аларга берәү дә комачауламый. Өй эче тып-тын, авыр шторалар төшерелгәнгә, ярым караңгы. Профессор үзе йә деканатта, йә хастаханәдә, йә гыйльми утырышларда. «Аның хатыны, Мәдинә ханым, яшь чагында мөгаллимә һәм һәвәскәр артистка булган кеше, хәзер инде беркайда да эшләми, вакытының күбрәк өлешен сәнгать, матур әдәбият китаплары укып һәм иренә кирәкле әдәбият әзерләп кую белән үткәрә. Ул һәр китапның урынын белә һәм гаҗәп пөхтә кеше иде. Тагын Таһировларда гомер итеп туганлашып беткән өй хезмәтчеләре Фатихәттәй бар. Ул фәкать аш вакыты җиткәч кенә кухнядан чыга. Аннары алар Мәдинә ханым белән икәүләп табын әзерлиләр. Шуннан соң җиңнәрен сызганган, озынча яулыгын яшь киленнәрчә колак артына кайтарып бәйләгән чандыр, җитез һәм шук Фатихәттәй, кабинетның ишеген шакып, ярым шаян тавыш белән:

— Ярар, Әбүзәр белән мин укыган хәтле барыбер укый алмассыз инде. Әйдәгез, чәй эчик. Чәйнең җитмеш җиде төрле сихәте бар, чәй эчкәч, башның зиһене арта, — ди-ди, яшьләрне табынга чакыра.

Кайчак, хисләре артыграк ташыган минутлар булса, Гөлшәһидә бу сөйкемле карчыкны кочып алып зырылдатып әйләндерергә керешә. Андый чакта апакайның чәчүргечендәге чулпылары гына чыңлый, һәм ахырда ул:

– Әбәү, Гөлшәһидә бәгырем, йөрәгемне өздең бит! — дип, бүлмә уртасындагы урындыкка лып итеп утыра да, хәйран калып, Гөлшәһидәгә башын чайкап карап тора: — Беләм, кызый!

Кайбер көннәрдә, укып арыгач, Мансур рояль уйный, Гөлшәһидә аңа кушылып җырлый торган иде. Ләкин уйна димәсәләр, Мансур үзе теләп бервакытта да диярлек рояль янына килеп утырмый. Ә менә профессор гел үзе теләп һәм нотасыз гына уйный. Гөлшәһидәнең җырлавын да күбрәк Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзый үтенәләр.

Май урталары иде. Алар Мансур белән Казанка елгасына җилкәнле көймәдә йөрергә төштеләр. Киңлек, җил, текә ярлар, яшел шәһәр, ак җилкән, вак дулкыннар, гармун моңнары. Кинәт якында гына исерек җыр ишетелде, аннары чыр-чу купты, һәм бөтен су өсләрен яңгыратып кемдер ачы тавыш белән кычкыра башлады:

— Батам!.. Коткарыгыз, ба-а-а...

Мансур күз ачып йомганчы көймәне тавыш ишетелгән якка таба борды. Алар килеп җиткәндә, ир кеше йөзтүбән капланган көймәгә үрмәләргә маташа, ә читтәрәк, бөтерелеп торган упкын уртасында, бата-калка хатын-кыз башы күренә иде. Ул да булмады, баш су астында бөтенләй югалды, өстә беразга тырпайган кул һәм алсу косынка очы гына калды. Аннары аларны да упкын йотты. Гөлшәһидә бер сүз әйтергә дә өлгермәде, Мансур киеме белән көймәдән нәкъ упкын уртасына сикерде. Гөлшәһидәнең коты очты, кулын калтыранган иреннәренә китереп, кычкырып җибәрде.

Мансур суга чумганнан соң санаулы секундлар гына үтте, ләкин бу секундлар Гөлшәһидәгә әйтеп бетергесез озак булып күренде. Ниһаять, су өстендә шактый читтә Мансурның башы күренгәч, ул үз күзенә үзе ышанмады. Ләкин Мансур, сулыш алгач, яңадан чумды һәм тагын су төбендә бик озак югалып торды. Тагын калыкты, тагын чумды... Тик дүртенчеме, бишенчеме чумганнан соң гына, ул суга баткан кызны чәченнән тартып өскә чыгарды...

Соңыннан алар, һушын югалткан кызны һәм аның исерек егетен көймә белән ярга чыгарып, икәүләшеп кызга ясалма сулыш алдырдылар. Бары тик кыз күзләрен ачкач кына, аны килеп җиткән табиблар кулына тапшырып, үзләре шыпырт кына китеп бардылар.

Кичен алар яңадан Казанка буена төштеләр, ләкин башка көннәрдәгечә дамбада йөрмәделәр, Фукс бакчасында текә яр кырыендагы бер буш урындыкка килеп утырдылар. Ул арада караңгы төште, ай калыкты. Cy өстенә көмеш юл сузылды. Шушы кичтә Мансур беренче тапкыр Гөлшәһидәнең иңбашыннан кочып алды, кыз шунда ук башын аның күкрәгенә куйды һәм күгәрчен кебек тынып калды. Егетнең йөрәге дөп-дөп тибә иде. Кинәт Гөлшәһидә чәчләреннән Мансурның җиңелчә үбүен сизде, башын чак кына кыйшайта төшеп: «Нишләвең бу?» — дигән шикелле, күз кырые белән генә аңа карап алды. Мансур аның караңгыда да ялтыраган күзләренә берничә секунд исереп карап торды да иреннәреннән суырып үпте...

— Бая мин бик-бик курыктым... — дип пышылдады Гөлшәһидә.

— Кирәкми ул турыда... Әнә су өстендәге көмеш тәңкәләргә кара. Нинди матур тибрәнәләр.

Алар, башларын башка терәп, шул серле көмеш тәңкәләргә бик озак карап сүзсез утырдылар. Аннары алар янына бер колгасар егет килде.

— Гафу итегез, мин сезне кич буе эзлим... Мине рәхмәт әйтергә җибәрделәр. Сез минем кызымны...

Бу көндез суга бата язган кызның егете иде. Мансур урыныннан сикереп торды да егетне беләгеннән кысып читкә алып китте һәм, авыз читен кулы белән каплап, тегенең колагына:

— Шайтаныма олак! — дип пышылдады.

Егет күзләрен чекрәйтеп арты белән чигенә-чигенә китеп баргач, Мансур тагын Гөлшәһидә янына килеп утырды, ниндидер үтә саф наз белән кызның иңбашыннан кочты һәм шуннан соң инде бер генә минутка да кызның кулын ычкындырмады.

Алар вәгъдәләр бирешмәделәр, бер-берсенә «сөям» дип әйтешмәделәр. Болай да барысы да ачык иде кебек. Гөлшәһидә үзен иң бәхетле сизеп йөри башлады. Кич саен диярлек Мансур белән очрашалар, кич саен диярлек Казанка буйларын бер әйләнеп кайталар, текә яр башында таныш урындыкта кулларны куллардан алмыйча утырып торалар. Өйдәгеләр дә аларның мөнәсәбәтләрен сизәләр иде. Мәдинә ханым белән Әбүзәр абзый, әдәп саклап, турыдан-туры әйтмәсәләр дә, үтә шук телле, аннары укымышлы кешеләр кебек тегесен-монысын нечкәләп тә тормый торган Фатихәттәй еш кына: «Уңган киленкәем минем!» — дип ычкындыргалый торган булды.

Аннары... Шуннан соңгы хәлләрне Гөлшәһидә ул чакта да аңлый алмады, менә хәзер дә, дүрт елдан соң да, төшенә алмый иде. Мансур нигәдер аңардан читләшә башлады, Гөлшәһидә Казанка буена чакырса, әллә нинди сәбәпләр табып, анда бармаска тырышты. Беркөнне бутала-бутала Гөлшәһидәдән гафу үтенә башлады. Ә тетрәп калган Гөлшәһидә: «Ни өчен гафу үтенәсең әле?» — дип, турыдан-туры сорарга кыймады. «Күрәсең, бүтәнне тапкандыр», — дип уйлады. Ләкин күпме генә күзәтсә дә, Мансурны ятлар белән күрмәде. Шуннан соң, тәвәкәлләп: «Ни булды әле сиңа, Мансур, нигә болай үзгәрдең?» — дип сорады. Әмма Мансур бу туры сорауга да ачык җавап бирә алмады. Гөлшәһидәгә исә аның иреннәре: «Мин сине яратмыйм», — дип әйтәләр шикелле тоелды.

Нәкъ менә шушы көннәрдә инде, алда әйткәнебезчә, профессор Таһиров Гөлшәһидәгә ординатурада калырга тәкъдим итте. Ә мәхәббәт уңышсызлыгына очраган кыз, уйлап та тормастан, күңеленә кинәт килеп киткән беренче тойгыга бирелеп (андый чакта акыл әйдә булмый бит): «Юк, мин башта үземнең туган авылыма кайтып эшләргә телим», — дип кырт кисте. Профессор, аның бу җавабын төпле уйлау нәтиҗәсе дип аңлапмы, әллә бүтән башка сәбәпләрдәнме, кабат үгетләмәде. Соңыннан Гөлшәһидә, билгеле, үзенең бу дуамаллыгы өчен үкенде дә. Аннары үзен аклау өчен сәбәп эзли башлады: «Әгәр мин сәләтле булсам, — дип уйлады ул, — Әгәр миннән медицина эшлеклесе чыгардай булса, профессор үз сүзеннән болай тиз кире кайтмас иде. Әнә Вера Иванованы аспирантурада калдыру өчен министрның үзенә үк барып даулашкан диләр бит. Юк, бу тәкъдимне ул миңа булачак киленнәре итеп кенә яки Фатихәттәйнең үтенүләрен тыңлап кына ясаган! (Фатихәттәй аңа: «Мин сине Казанда калдыртам», — дип гел әйтеп килде ләбаса.) Нинди хурлык!»

Атна-ун көннән соң Гөлшәһидә Мансурны, институт коридорында очратып, кич белән Федосеев дамбасына чакырды. «Бу, бәлки, соңгы йөрүебез дә булыр», — дип, үзенчә бер мәгънә дә өстәп куйды. Мансур, аның кайнар теләген сизепме, әллә вакыты буш булганга гынамы, бу юлы берсүзсез риза булды, тик ул кызны Федосеев дамбасына түгел, бәлки Идел буена алып китте, һәм менә алар бер-берсенең кулларыннан, дөресрәге, мәктәп балалары кебек, бармакларыннан тотып, порт дамбасы буйлап баралар. Кояш Ослан тауларының сыртын кызгылт нурга манчыган. Киң Идел өсте җем-җем итеп тора, күзне кысмыйча карарлык та түгел. Пароходларның берсе килә, берсе китә. Аларның басынкы гудок тавышлары яр буйлап әллә кайларга китеп баргач кына тыналар. Кайбер пароходлардан җыр-музыка ишетелә. Моторлы көймәләр, борыннарын югары чөеп, җилдереп узып китәләр. Идел ягыннан канны уйната торган тыгыз һәм җылы җил исә.

Гөлшәһидә үзенең иң яраткан эре бизәкле, киң итәкле юбкасын һәм кар кебек ак кофтасын кигән, нечкә биленә нәфис пластмасса билбау салган, аякларында ак босоножкалар. Толымнары яртылаш сүтелгән. Мансур исә киемен дә алмаштырмаган — көн дә киеп йөри торган ярым спортчы формасында.

Алар сөйләшмичә атлыйлар. Гөлшәһидә авыз эченнән генә көйләп ала, кайчак күз кырые белән Мансурга ук атып куя. Ниләр генә юк аның бу күз карашында: чакыру да, үтенү дә, ачулану да, ярату да — һәммәсе бар. Тик...

— Менә гыйллә! — диде түземлеге тәмам беткән Гөлшәһидә ахырда һәм Мансурның беретын йолкып алып чәчен тузгытты. — Менә шулай көнҗәлә бул, шулай килешә сиңа, Әлмансур! — Һәм кычкырып көлеп җибәрде. — Әйдә җилгә каршы йөгерәбез.

Мансурның онытылып китүе булдымы, әллә кызның яшерен теләгенә буйсындымы, порт дамбасын узгач та, стадион буендагы дамбадан соң да кирегә борылмады. Алар Кремль артына — Федосеев дамбасына ук барып чыктылар! Гөлшәһидә, бүген-иртәгә диплом алачакларын әйтеп, Мансурны да үзе белән авылга димли башлады.

– Әле соң түгел бит... бергә барып сорасак... И күңелле дә булыр иде бергә-бергә, Мансур... Акъярда яңа хастаханә салдырыр идек. Син — хирург, мин — терапевт... билләһи!..

Мансур тыңлады-тыңлады да Гөлшәһидәнең бу уйларын «соңга калган романтика» дип атады.

Ә син романтик түгелмени? — дип, тиз генә сорады гаҗәпкә калган Гөлшәһидә.

Мансур, Казанка ягына карап, җилкәнле көймәдә узып баручы таныш егетенә кул болгарга тотынды.

— Минем көймәдә йөрисем килми, Мансур. Әйдә бакчага менеп утырыйк, — диде Гөлшәһидә, турсая башлап.

Мансур гүя аның бу сүзләрен дә ишетмәде, иелеп таш кисәге алды да, каерылып селтәнеп, суга томырды. Еракта «чулт» иткән тавыш ишетелде һәм суга баткан таш урынында берсе эченнән берсе калкып чыгып һаман зурая барган түгәрәкләр генә калды.

— Бу нинди киная? Нигә телең белән әйтмисең?

Мансур дәшмәде. Аның карашы инде кер чайкаучы кызларга юнәлгән иде.

— Күрәм, минем янда сиңа күңелсез, — диде Гөлшәһидә, аскы иренен тешләп. — Ахрысы, туйдырып бетергәнмендер... Муеныма тагыла дип курыкма... Хуш!

Гөлшәһидә кисәк борылды да, дамбадан төшеп, әрекмәннәргә, шайтан таякларына, алабуталарга тотына-тотына, текә тауга үрмәләп менә башлады. Ул артына борылып карамады, Мансурның килү-килмәвен күрмәде. Тик Фукс бакчасына менеп, хатирәле урындык янында тыны кысылып туктагач кына борылып карады. Мансур баягы иптәшенең көймәсенә утырган да Казанка өстеннән кыйгачлап парк ягына таба берүзе китеп бара. Кояшның соңгы кызгылт нурларында аның ак җилкәне генә ялтырый...

«Күңелендә сөю чаткысы булса, хат язар яки Акъярга килеп китәр әле», — дип, беркадәр вакыт өметләнеп яшәде Гөлшәһидә, авылга кайтканнан соң. Әмма Мансур хат та язмады, Акъярга да килмәде. Бераздан Гөлшәһидә аның Казаннан бөтенләй китеп баруы турында ишетте. Янәсе, үзеннән күп өлкән бер хатынга ияреп өеннән качкан. Әй кимсенде, әй гарьләнде, әй хурланды Гөлшәһидә! Ләкин ни хәл итәсең, башны ташка орып булмый.

Бер елдан соң Гөлшәһидә үзе дә кияүгә чыкты һәм җиде-сигез ай гомер итәр-итмәс аерылды да. Шуннан соң инде ул еш кына үзен бәхетсез санап йөри башлады. Ләкин егерме алты яшьтә күңел моның белән һич тә килешергә теләми, сагынулар белән генә дә яшәргә риза түгел ул. Шунлыктан Казанга барып төшкән көнне үк Таһировларга керәм дип карар итте. Әмма үзенең инде элекке Гөлшәһидә түгеллеген уйлап, барырга дип чыккан җиреннән кире борылды. Шуннан соң ул Әбүзәр абзый үзе чакырыр әле дип көтеп йөри башлады. Ләкин профессор аның белән хастаханәдә әллә ничә очрашып хәл-әхвәлләрен сораштырса да, өенә чакырмады. Ичмасам, Мәдинә ханымны яки Фатихәттәйне урамда күрмәмме дип, Гөлшәһидә Таһировлар йорты турысыннан узгалады. Бәхетсезгә гел вакытсыз дигәндәй, аңа берсе дә очрамады.

Таһировлар урамына барган чагында ул нәрсә уйлый иде соң? Мансур турында уйлый идеме? Тәгаен генә Гөлшәһидә үзе дә әйтә алмастыр. Мансур бар, ләкин кайдадыр бер читтә басып тора, якын да килми, ерак та китми, һәрвакыт шулай: күзгә күренә — сөйләшергә тавышы-өне юк. Күңелдән бөтенләй чыгарып ташлап та булмый үзен, элеккечә җаннан якын итеп тә булмый...

Федосеев дамбасын Гөлшәһидә тыелган, бозарга ярамый торган соңгы чик дип уйлый иде. Ләкин бүген ул менә шушы соңгы чикне дә бозды һәм менә ярамаган бер эш эшләгән кеше кебек оялып, йөзен ике кулы белән каплап, текә яр кырыенда басып... кеше ирен көтә! Ләкин бу дөньяда могҗиза юк, берәү дә килеп Гөлшәһидәнең кулларыннан тотмый. Ул үзе курка-курка күзләрен ача. Казанка өсте дә, дамба да буп-буш...

Date: 2015-12-13; view: 542; Нарушение авторских прав; Помощь в написании работы --> СЮДА...



mydocx.ru - 2015-2024 year. (0.005 sec.) Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав - Пожаловаться на публикацию